поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
12.11.2013 Мәдәният

Татар мәдәнияте фестивале (ФОТО)

18 октябрьдә узган Икенче “Милли көй” өлкә фестивален тантаналы рәвештә Т.Новгород мәдәният министрлыгы вәкиле Н.А.Столярова, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары М.Р.Тукаев, өлкә Диния нәзарәте рәисе, региональ милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Г.С.Закиров һәм Спас районы администрациясе ярдәмчесе Р.Ә.Салихҗанов ачып җибәрделәр.

Наталья Александровна үзенең сәламләү чыгышында күренекле якташларыбызны онытмавыбыз, аларны шул рәвешле зурлап искә алуыбызны ассызыклап үтте, ә Рәшит Ваһапов һәм Хайдәр Бигичевның варисларына – үзешчән һәм профессиональ артистларыбызга уңышлар, залда утыручыларга күңелле ял теләде.

Марс Рифкатович татарстанлы милләттәшләребезнең кайнар сәламнәрен җиткерде, татар мәдәниятендә, аеруча җыр сәнгатендә олы дәрәҗәгә ирешкән, бөтендөнья абруй казанган якташларыбызның исемнәрен мәңге-ләштерүдәге эшләребезне югары бәяләде һәм Бөтендөнья татар конгрессы рәисенең котлау хаты белән таныштырды.

Гаяз Салехович, иң баштан, узган Корбан гаете белән тәбрик итте, игелекле гамәлләребез Аллаһы каршында булсын диде һәм өлкә татар мәдәниятен саклап үстерүдә зур өлеш керткән үзешчән һәм профессиональ артистларыбызга, әлеге тамашага килүчеләргә олы рәхмәтләрен белдерде.

Рамил Әхмәтович үз чыгышын саф татар телендә башлап, фестиваль белән тәбрикләп җылы теләкләрен барчабызга юллады, ә бөек җырчыларыбызның ул чакларда татар мохитында уйнаган рольләре турында тамашачыларга рус телендә сөйләде.

Менә, ниһаять, күңелле мизгелләр: Бозлауда 28 сентябрьдә булып үткән татар халык иҗаты конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү церемониясе башланды.

“Сәнгатьле халыкчан башкару” номинациясендә I дәрәҗә диплом белән Т.Моклокасыннан Р.Ә.Мәхмүтов һәм Х.А.Бәдретдинов бүләкләнделәр, ә К.-Пожардан “Жиһаншин+” дуэты – аталы-уллы Азат һәм Марат Жиһаншиннар шушы номинациядә профессиональ осталык өчен махсус бүләккә лаек булдылар.

“Фольклор театры” номинациясендә I дәрәҗә дипломны Т.Моклокасыннан “Сәрвиназ” төркеме алды. Ә “Хореография”дә беренче дипломга Балахна районының Гидроторф посёлогыннан “Аллегро” хореография коллективы һәм Мөтеравылдан “Конфетти” дуэты ия булдылар, II дәрәҗәдәге дипломны Сафаҗайдан “Умырзая” бию төркеменә бирделәр.

“Вокал-шигърият жанры”нда беренче урыннарны Бозлаудан Р.С.Юсипова, Р.А.Юнисова, Т.Моклокасыннан Фатыйма апа Таштабанова һәм “Сафаҗай чишмәсе” вокаль ансамбле алдылар. Икенчедә – К.-Пожардан А.Г.Насибуллина һәм Т.Моклокасыннан Р.М.Сәйфетдинова, өченчедә – Тукайдан Алимә апа Ганеева һәм Т.Моклокасыннан А.У.Сәбитова. Шулай ук оста чыгышлары өчен махсус дипломнарга яшь талантларыбыз – К.Рбишчадан Илдус Харрәсов һәм Дзержинсктан Энҗе Сафина лаек булдылар.
 

* * *

18 октябрьдә Т.Новгородның Тимерьюлчылар мәдәният йортында күренекле якташларыбыз, татар сәнгатенең бөек җырчылары Рәшит ВАҺАПОВ белән Хайдәр БИГИЧЕВның якты истәлекләренә багышланган II ачык өлкә татар мәдәнияте фестивале булып үтте, дип узган саныбызда язып чыккан идек.

Шунда ук 28 сентябрьдә Бозлауда үткән районара татар халык иҗаты конкурсы җиңүчеләренең исем-фамилияләрен дә әйтеп уздык. Ә бүген зур оешканлык белән өлкәдә гөрләп, яңгырап узган, тамашачылар күңеленә хуш килгән фестивальгә, аның әһәмиятенә күбрәк тукталырбыз.

Халык килә башлаганда, мәдәният йорты фойесында сынлы декоратив-кулланма сәнгате күргәзмәләре эшли иде инде. Минем игътибарымны, татарстанлылардан кала, Пильна районының татар авыллары администрацияләре тарафыннан киң иттереп эшләнгән күргәзмәләр, тәм-том белән тулган самоварлы өстәл җәлеп итте. Аларның экспонатлары заманча зәвыклы, төсле фотолар белән баетылган. Һәр администрациянең зур иттереп паспорты ясалган, казанышларын күрсәткән әйберләр дә юк түгел. Ә өстәлләре?! Хуш исле, матур итеп урнаштырылган ризыкларны биредә күреп алып, берәүнең дә кунакчыл пильналыларны читләтеп үтәсе килмәде. Шуңа күрә чәй эчеп тамак ялгаучылар нәкъ аларның тирәсендә бик күп тупланды.

Рамилә Закирова, чын татар хуҗабикәсе буларак, барысын да сыйлады, аягүрә генә булса да, аларны киң колач җәеп кунак итте. Кызыксынучыларны үз күргәз-мәләре, җирле традицияләре белән таныштырганда Сафаҗай, Петрякс, Яңа Мочали авыллары башлыклары Фәрит Каюмов та, Ансар Насибуллин да, Рафаил Айнуллин да зур активлык күрсәттеләр. Ә фес-тивальгә килгән иң зур Пильна районы делегациясен район администрациясе башлыгы урынбасары Сергей Бочканов җитәкләгән иде.

Спаслыларның да зур өстәлгә матур итеп тезгән милли сый нигъмәтләре белән сыйланучылар аз булмады. Спас делегациясен милләтпәрвәр якташыбыз Рамил Әхмәт улы Са-лихҗанов җитәкләде. Ә Сергач районыннан фестивальдә катнашучыларны һәм бер төркем тамашачыларны Т.Новгородка илтеп кайтару мәсьәләсен җирле район администрациясе ярдәме белән шушы районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рушан Идрисов башкарды. Тик берсе кызганыч, шундый матур күргәзмәләр, милли ризыклар белән корылган табыннар арасында милли дип саналган Кызыл Октябрь районының казысы түгел, катламасы да юк иде. Пильна, Спас, Сергач районнарыннан махсус бүленеп бирелгән автобусларга авыллардан җыелып килгән тамашачылар арасында да кызылоктябрьлыларның күренмәве аңлашылмады. Дөрес, озак еллар милли районда культураны җитәкләп килгән Максут Мансур улы Яруллин, яңа гына районда барлыкка килгән информацион-мәдәни үзәк рәисе Халит Мансур улы Харрәсов анда иделәр. Бүтән берәүне дә күрмәдем. Ә бит Рәшит Ваһапов та, Хайдәр Бигичев та, аларның казанышларын дәрәҗәләп, үзләрен хөрмәт итеп бу көнне сәхнәгә чыккан Татарстанның атказанган артистлары Наилә Фатехова белән Роза Хабибуллина да, популярлыклары ай үсәсен көн үсә дигәндәй өч туган Яруллиннар да, DJ Радик та чыгышлары белән нәкъ К.Октябрь районыннан...

Концертка килгәндә, уздырып әйтәм, аның беренче өлешендә сәхнәгә чыгучы үзешчәннәр профессиональ якташ артистларыбыздан ким чыгыш ясамадылар. Аеруча бәет-мөнәҗәтләрендә табигый чынбарлык, татар халык авыз иҗатының үзенчәлекләре, әсәрләрнең гади халыкка якын булуы ачык чагылды. Безнең үзеш-чәннәрнең чыгышларына "Казан" бию ансамбле артистлары өстәмә нур сипте, җан өрде. Сәхнәне тутырып профессиональ биюләре тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде, кайнар алкышларга күмелде. Тәнзилә Паламарчукка да, яшь талантларга да тамашачы алкышларын кызганмады. Димәк, халык җирле үзешчән артистлар чыгышларына, татар халык авыз иҗатына сусаган.

Бу, әлбәттә, медальнең алгы - ялтыраган ягы. Ә бит медальнең икенче ягы да бар. Авыл үзешчәннәрен өлкә сәхнәсенә чыгару бигрәк катлаулы, шул ук вакытта зур әһәмияткә ия булган эш. Кем белә, бәлки өлкән буын вәкилләре шушы зур сәхнәгә чыгу хыялы белән гомере буе яшәгәннәрдер. Ә яшьләргә, иманым камил, искиткеч зур аудитория каршында чыгыш ясау иҗади күтәренкелек биргәндер, үз-үзләрен өлкә сәхнәсендә тота алуларына ныклык өстәгәндер, илһам чишмәләрен баеткандыр. Иң мөһиме, авыллардагы музыкаль сәләтле үзешчәннәребезгә үзләрен югары дәрәҗәдә күрсәтер өчен мөмкинлек барлыкка килде, мәйдан булдырылды. Шуңа күрә фестивальнең традициягә әверелүенә бигрәк нык ышанасы килә. Әлбәттә, авыллардан башлап, районнардан җыеп, тумыштан талантлы булган милләттәшләребезне өлкә сәхнәсенә чыгару зур тырышлык һәм шактый чыгымнар таләп итә. Аллага шөкер, Нижгар татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе инициативасы буенча, өлкә һәм Татарстан мәдәнияте министрлыкларының тыгыз хезмәттәшлегендә, "Ока яры" торак төзү компаниясенең матди ярдәме белән автономия каршында эшләп килгән "Шатлык" клубы җитәкчесе Рәзилә Ахмадуллина үзенең киң иҗтимагый эшчәнлек тәҗрибәсен кулланып, эчкерсез хезмәтен, көчен кызганмыйча үтә дә мөһим бу эшне уңышлы гына башкарып чыга алды. Афәрин, Зилә ханым! Зур концерт-фестиваль өлкә үзәгенең зур сәхнәсендә күркәм оештырылган иде.

Ләкин, дөреслек хакында әйтергә кирәк, бу фестивальнең чишмә башы Спас районыннан бәреп чыкты, андагы яшь культура белгече Гүзәлия Зиннәтуллина тырышлыгы аркасында ул Рангы елгасыннан ага башлап, үз "суын" бүген бөек Идел елгасына "коя" башлады инде. Ә Идел бит ул, киң бит ул... Рухи мирасыбызны барлап бәреп чыккан бу саф чишмә үзаңыбызны уятып, күңел түредәге милли хисләребезне тирбәтә-тирбәтә газиз халкыбыз иҗатын, культурасын челтер-челтер ага башлаган тылсымлы су буларак киң Иделгә барып кушылды һәм йөзләгән милләттәшебез аның "суында коенып", музыкаль фестивальдән җан рәхәте алды.

Әлеге "Зур концерт"ның беренче өлешендә чыгыш ясаучыларга узган саныбызда тукталган идек. Хәзер берәр сүз инде күптән зур сәхнәләрдә чыгыш ясаучы профессиональ якташ җырчыларыбыз турында әйтеп үтик. Концертның икенче өлешен Яндавишчадан булган Рифат Ильясов, көзгә туры китереп булса кирәк, "Кил син...", "Сары каеннар" дигән моңлы җырлары белән башлап җибәрде. Мөтеравылдан булган җырчы, композитор Сәит Абдуллин, киресенчә, дәртле җырлар башкарды. Яндавишчалы Наилә Фатехова җитәкчелегендәге "Мәдинә" триосы хак динебез турында бик оста мөнәҗәт әйтте. Тамыр җеп-ләре Чүмбәлигә барып тоташкан Роза Хабибуллинаның чыгышы көчле алкышларга күмелде. Шулай ук Т.Новгородтан "Туган як моңнары" ансамбленың чыгышы да тамашачы күңеленә хуш килде.

Яшь талантларыбызга кайтканда, Рената Ильясованы, DJ Радикны, Айрат Сафинны һәм дә өч туган - Ринат, Гөлнара һәм Марат Яруллиннарның чыгышларын билгеләп үтәр идек. Айрат та, Яруллиннар да бу концертка ниндидер бер үзенчәлекле матур төсмер бирделәр. Ә "Зур концерт" Наилә Фатехова җитәкчелегендә Нижгар татарларының гимнына әйләнгән "Нижгарым" җырын күмәк башкару белән тәмамланды. Олы игътибарга һәм олуг хөрмәткә лаек булган бу тамашаны Казаннан махсус килгән Илдар Кыямов әйбәтләп кенә алып барды.

Иң ахырда бөек җырчыларыбыз Рәшит Ваһапов белән Хайдәр Бигичевка багышланган татар мәдәнияте фестиваленең төп оештыручысы - Нижгар татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе рәисе Гаяз Салех улы Закиров сәхнәгә чыккан артистларга, залда утырган тамашачыларга һәм дә мәрхәмәтле спонсорларга тагын бер тапкыр олы рәхмәтләрен белдерде.


 

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11


Автор фотолары.
 


О.КОСТИН
Туган як
№ 44 | 01.11.2013
Туган як печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»