поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
05.02.2009 Җәмгыять

ТАРИХ АЛТАЙДАН БАШЛАНА

Татарстан Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты фән дөньясын дөньяда тиңе булмаган “Tartarika” сериясе белән шаккатырды да... тагын бер үзенчәлекле проектка кереште. “Идел-Алтай” проекты шулай ук тиңдәшсез, ул төрек-татар, монгол, иран, япон, корея цивилизацияләренең килеп чыгышын һәм үсешен тикшерә. “Идел-Алтай” проектының татар халкына нигә кирәклеге, аның әһәмияте турында безгә институт директоры, проект җитәкчесе Рафаэль Сибгат улы Хәкимов сөйләде:

– Әлеге проект “Зур Алтай” дип атала, “Идел-Алтай” – без кушкан исем, без аны үзебезгә яраклаштырдык. “Зур Алтай” – ул Алтай республикасы, Русия, Төньяк Монголия, Төньяк Казахстан һәм Кытай территорияләре. Монда монголлар, ираннар, японнар һәм корея халкы формалашкан. Димәк, төрек-татар, монгол, иран, япон, корея цивилизацияләре шуннан башлана. Бу халыклар арасында нинди уртаклык бар, тарих аларны соңрак ничек аерган – “Идел-Алтай” проекты шул сорауларга җавап бирәчәк.

 

Без үзебезнең VII гасырдан соңгы чорны әйбәт беләбез, фактлар чыганагы да җитәрлек. Ә менә борынгы чор, өйрәнелгән булса да, бик үк төгәл түгел. “Идел-Алтай проекты” борынгы чорга ачыклык кертәчәк. Төрки халыклар Алтайдан чыккан, тарихны яхшырак белү өчен  безгә шунда эшләргә кирәк.  Әлеге проект безгә III гасырлар чорын тирәнрәк белү мөмкинлеге бирәчәк. Бу тарихны яңадан язу дигән сүз түгел, тарих әллә ни үзгәрмәс дип уйлыйм, без аны яңа мәгълүматлар белән тирәнәйтәчәкбез генә. Әлегә безнең борынгы чор тарихы буенча белемебез "хуннар – безнең бабайлар, алар тауларга качкач, төрекләр килеп  чыккан" дигән гомум сүзләр белән чикләнә. Кытайда шуңа ишарәләгән берничә чыганак бар һәм – шуның белән шул. Алар ничек яшәгән, ничек киенгән, нәрсә ашаган – монысы караңгы. Ә бу зур эшне ерып чыксак, без үз тарихыбызны яхшырак белә башлаячакбыз.

 

Алтай белән кызыксынучанлык элек тә бар иде. 10-12 ел элек Мәскәүдә төрки каганат буенча фәнни конференция дә үтте. Әмма башка чорлар буенча фундаменталь китаплар чыгармыйча, бу эшкә тотынып булмады. Бүгенге көндә татарлар тарихы буенча ике том дөнья күрде, инде өченчесе типографиядә. Хәзер борынгы чорны тулыландыру кирәк.

2-3 ел элек Алтайда ТР Президенты Минтимер Шәймиев исеменнән истәлек тамгасы куелгач, ябышып эшли башладык. Шул тамганы куярга баргач, үзенә күрә разведка да ясадык: тауларда ничек казынып булганлыгын карадык, музейларда йөрдек. Шунда эшләмәсәк, иң борынгы чорны ача алмаячагыбызны аңладык.

 

“Идел-Алтай” – халыкара проект. Бу – әлегәчә дөньяда булмаган яңа адым. Бүгенге көнгә кадәр төрек, монгол, иран, япон, корея цивилизацияләре уртаклыгы һәм үзенчәлеге турында фундаменталь эш юк иде әле. Әйе, лингвистлар телләрнең алтай группасын бүлеп чыгара. Әмма күбесенчә япон, корея, төркиләрне бүләләр. Ә бу проект, инде әйткәнемчә, аларның уртаклыгын күрсәтәчәк. Барнаул һәм Новосибирск университетлары, Тува, Хаккасия, Казахстан, Иран, Монголия, Япония, Корея, Кытай галимнәре берләшеп эшлиячәкбез. Ә башлавын без – Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты башлый, чөнки башкаларның моңа фәнни көчләре җитми. Хәтта Русия Фәннәр академиясе дә мондый зур эшне күтәрә алмый, алар кушыла гына. Ә безнең фәнни мөмкинлегебез бар.  

 

Проект татар халкына үз тарихы белән горурланырлык фактлар өстәр дип уйлыйм. Без бит урманнан чыккан кабилә түгел. Без элек-электән дәүләтле халык. Гади генә мисал: дөньяда ыштан кайдан килеп чыккан?  Аны хуннар уйлап чыгарган, безнең бабайлар. Хәзер бөтенебез ыштан кия. Бу горурланырлык факт түгел мени?  Тауларда йөргәндә үк без төрки шәһәре эзләре таптык инде. Бу урынны чирәм каплаган, әмма анда төрки шәһәр булганлыгы, сәүдә юллары күренеп тора. Минем уйлавымча, бу шәһәр 4-5 гасырларга карый. Бу да горурлык, безнең борынгылык билгесе.

 

“Идел-Алтай” проекты өч елга исәпләнгән. Быел яз Алтайда археология эшләре башланачак. Проект нәтиҗәсе буларак, “Tartarika” сериясендә “Алтай” дигән атлас барлыкка килер,  фәнни китап язылыр дип уйлыйм. Казанда “Идел-Алтай: дөнья цивилизацияләре башлангычы” дигән I Халыкара археология конгрессы уздырырга җыенабыз. Шул проектка нигезләнеп, бер фильм төшерү планлаштырыла. Кыскасы, планнар бик күп. Әмма “Идел-Алтай” проекты үзе генә дә искиткеч зур һәм әһәмиятле эш.

 


Гөлнара САБИРОВА
Татарстан яшьләре
№ 12 | 31.01.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»