поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 02 Май
  • Флера Хәмитова - актриса
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
07.11.2013 Сәясәт

ТР юстиция министры Мидхәт Корманов отставкага җибәрүләрен сораган

Бүген ТР юстиция министры Мидхәт Корманов ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка, үз теләге белән вазыйфасыннан азат итүләрен сорап, мөрәҗәгать иткән. Аның мөрәҗәгате ТР Юстиция министрлыгы сайтында бастырылган.

“Әлеге адымым үз гаиләмне яклауда һәм намуслы исемемне кайтаруда катнашырга, шулай ук тикшерүгә басым ясыйм дигән сөйләшүләрне туктатырга мөмкинлек бирер, дип ышанам. ММЧна ирештерелгән ашыгыч мәгълүмат дөреслектән ерак, дип сезне ышандырам. Кызганычка каршы, безгә хокукый дәүләткә ирешүгә таба әле бик ерак икәнлегенә тагын бер кат инандым”, - дип яза М.Корманов.

Аның сүзләренчә, мондый авыр гаепләү чыгарганчы, РФ Конституциясенең 49 нчы маддәсен өйрәнергә кирәк булган. Моннан тыш, ул Интернетка аның һәм гаиләсе әгъзалары рөхсәтеннән башка гаилә фотосурәтләрен урнаштырган ММЧна искәртеп үткәнчә, бу “шәхси тормышка керү, һәм ул начар нәтиҗәләргә китерә ала”.

“Мин дә, тормыш иптәшем дә җинаятьче дип табылмаган. Үземне, һәм гаиләмне яклый алуымда шикләнмим һәм ышанам. Мин саубуллашмыйм. Очрашуга кадәр дим. Тикшерү нәтиҗәләрен көтик. Әлеге авыр минутларда аңлау һәм ярдәм күрсәткән кешеләргә рәхмәт”, - ди М.Корманов.

Исегезгә төшерик, Мидхәт Кормановның улы – 33 яшьлек Илдар Кормановка карата җинаять эше кузгатылган. Ул РФ ҖК 159 нчы маддәсенең 4 нче часте буенча җинаять кылуда шикләнелә (“Хезмәт урыныннан файдаланып, аеруча зур күләмдә мошенниклык кылу”).

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, 2011 елның октябрендә Корманов ТР Энергетика министрлыгының юридик бүлеге җитәкчесе дип танышып, билгесез затлар белән “Леруа Мерлен Восток” ҖЧҖ кә шул фирма төзи торган сәүдә комплексын файдалануга тапшыру өчен җылылык һәм электр челтәренә тоташтыруга техник документларны, шулай ук кирәкле коммуникацияләр салу һәм тоташтыру буенча төзелеш-монтажлау эшләрен башкаруга “СЭМ” ҖЧҖ белән килешүләр төзү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән. “СЭМ” ҖЧҖ не гамәлгә Илдар Кормановның әнисе куйган.

Нәтиҗәдә, гамәлгә куючысы “Леруа Мерлен Восток” ҖЧҖ булган “Интеллект и право” ҖЧҖ “СЭМ” ҖЧҖ белән килешү төзегән. Шулай итеп, “СЭМ ҖЧҖ исәп-хисап счётына 47 миллион сум акча күчерелгән, әмма килешенгән эш башкарылмаган.

Хәзерге вакытта вакыйганың барлык шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү чаралары уздырыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә. 



Татар-информ
№ | 07.11.2013
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»