07.11.2013 Икътисад
Кризис каян килә?
Без инде берничә ел дәвамында бөтендөнья кризисы шартларында яшибез. Сәясәтчеләр һәм икътисадчылар 2008-2009 елгы кризис тәмамланды дип күпме генә игълан итмәсеннәр, күккә ашкан бурычлар нәтиҗәсендә Европа һәм Америка икътисадының кыл өстендә торуы берәүгә дә сер түгел.
Каян килә соң ул кризис? Технологияләр югалып, җитештерү кимиме? Һич юк, киресенчә, технологияләр елдан-ел камилләшә генә. Җир тетрәп, бөтен дөньяда завод-фабрикалар җимерелдеме? Катастрофалар арта, билгеле, ләкин алар глобаль җитештерүгә әлегә тәэсир ясамыйлар диярлек. Бүгенге җитештерү куәтләре бөтен дөньяны көнкүреш техникасы, кием-салым, азык-төлек, электрон гаджетлар, автомобильләр һәм башка кирәк-ярак белән күмеп ташларлык. Бәлки, чимал кытлыгы башлангандыр? Юк, киресенчә, чимал җитештерүчеләр корычны, алюминийны, төзелеш материалларын куярга урын тапмыйлар һәм җитештерүне киметергә мәҗбүр булалар. Акча кая китә, бәрәкәт ник юк – сорауны шул яссылыкта куеп карыйк һәм җавапны әйдәгез... Коръәннән эзлибез. ”Бәкарә” сүрәсенең 276 нчы аятендә Аллаһы Тәгалә безгә кризисның төп сәбәбен аңлатып бирә: ”Аллаһ риба (процент капиталы) белән кергән малны һәлак итә...” Биржа кризисы нәтиҗәсендә активларның чүпкә әйләнүе, банклардагы кредит дефолты, дәүләтләрнең үз өсләренә алган финанс йөкләмәләреннән баш тартулары... – болар безгә таныш түгелме?
Саклык банкында гомерлеккә дип җыйган акча санаулы көннәр эчендә ярты ипилек кенә булып калмадымы, 1998 елда доллар өскә сикереп, кулда булган барлы-юклы акчабыз кыйммәтен 5-6 тапкыр югалтмадымы, инфляция эшләгәнебезне ай саен эчтән кимереп бармыймы? Боларның барысының да асыл һәм нигез сәбәбе икътисадның процент капиталына корылган булуы һәм ул гына да түгел, кешелектә оят качу, тоталь рәвештә ялганның, зинаның, ришвәтнең, караклыкның һәм башка зур гөнаһларның ачыктан-ачык мәйданга чыгуы. Боларның барысын да рөхсәт иткән ирекле җәмгыять яңа процентлы әҗәтләр белән кризисны томаларга күпме генә тырышмасын, барып чыкмый. Бары тик тагын да дәһшәтлерәк финанс түнтәрелешенә һәм бөлгенлеккә нигез генә салына.
Коръәндә Аллаһы Тәгалә исә икътисадый кризисның бөтенләй башка төрле чишелешен тәкъдим итә. ”Әгәр шәһәр кешеләре иман китереп, Аллаһыга тәкъвалык кылсалар иде, әлбәттә, аларга Җирдән вә күктән бәрәкәт ишекләрен ачар идек...” (Коръән 7:96). Тәкъвалык дигәндә Аллаһы Тәгалә тыйган, ягъни хәрам иткән нәрсәләрдән тыелу күз алдында тотыла. Процент капиталы белән табылган мал да, урлау, алдашу, ришвәт кебек нәрсәләр ярдәмендә җыелган байлык та хәрамнан санала. Тәкъвалыкның чиге, әлбәттә, мал белән генә бетми, Коръән әхлагына буйсыну, һәр нәрсәдә гаделлеккә омтылу, зина, гомосексуализм кебек гөнаһлардан да ерак тору һәм башкалар, һәм башкалар. Тәкъвалыкның, гаделлекнең иң югары үрнәкләреннән бер мисал китерик. Шәһәрләрнең берсенә барыр өчен ат яллаган кешенең (риваятьләрдә аны Ибраһим Әдһәм дип китерәләр) кулыннан камчысы төшә. Хайваннан төшеп, аны бәйләп куя, кире барып, камчысын алып килә. Аннан: ”Атыңның башын борып, камчыны алсаң ни булыр иде?” – дип сорыйлар. ”Мин аны барырга дип ялладым, кайтырга дип түгел”, – дигән җавап ишетелә. Кешеләр тормышның һәр очрагында менә шуңа якын торган дәрәҗәдә гаделлеккә, тәкъвалыкка ирешсәләр, Аллаһы Тәгалә кризисларсыз тормыш, ягъни бәрәкәт вәгъдә итә. Кризислар бит малның юклыгыннан түгел, бәрәкәтнең булмавыннан килеп чыга. Ибраһим Әдһәм дәрәҗәсендәге гаделлеккә исә бары тик Аллаһы Тәгаләдән чын курку белән курыкканда гына ирешеп була.
Шундый курку гына кешене бәрәкәткә ирештерә дә. ”Берәү Аллаһыга гөнаһлы булудан сакланса (ягъни тәкъва булса – Р.Ф.), ул кешегә Аллаһ дөньяда һәм ахирәттә хәсрәтле булудан котылу юлын ачар. Ул кешене уйламаган җирдән ризыкландырыр” (Коръән 65: 2-3), – дип вәгъдә бирә Аллаһы Тәгалә. Аллаһы Тәгалә исә – вәгъдәсендә торучы, шуңа күрә тәкъвалыкны корал итеп алучыларга кризисның һичбер куркынычы юк. Җир шарындагы бүгенге технологик потенциал, андагы чимал ресурслары белән кризиска түгел, тулы матди җитешлеккә ирешеп була. Белгечләр, әгәр Җир шары тирәнлекләрендәге барлык алтынны чыгарып бетерсәң һәм аны коры җир өслегенә таратсаң, тездән булыр иде диләр. Алмазларны исә һәр кешегә тигезләп бүлсәң, бер касә кыйммәтле ташка ия булыр иде һәркем. Әмма ресурсларның булуы ул әле байлыкка ирешү дигән сүз түгел. 2011 елның мул көзен хәтерлик. Татарстанда ул чакта гадәттән тыш мул икмәк уңышы җыелды, әмма бәрәкәте булмады, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен тәмам бөлдерә язды ул уңыш. Бу юлларның авторы шул чакта: ”Мул уңыш... кайгысы” дигән язма бастырган иде. Малның булуы гына түгел, бәрәкәте кирәк. Тагын бер тапкыр Аллаһы Тәгаләнең вәгъдәсен искә төшерик: ”...иман китереп, Аллаһыга тәкъвалык кылсалар иде, әлбәттә, аларга Җирдән вә күктән бәрәкәт ишекләрен ачар идек” (Коръән 7: 96).