05.11.2013 Спорт
Эмиль Гарипов ничек капкачы булган?
“Ватаным Татарстан” хәбәрчесе шалтыратканда ул мәчеткә барырга җыена иде. Без аның белән берничә сәгатьтән соң компьютер клубында очрашырга сүз куештык. Әнә шундый гади, беренче карашка башкалардан бер ягы белән дә аерылмый торган егет ул. Гади, әмма быелгы сезон алдыннан зур үзгәрешләр кичергән “Ак барс”ның җиңүләренә саллы гына өлеш керткән егет. Сүзебез Эмиль Гарипов турында.
“Олыгаеп була”
– Эмиль, без шалтыратканда син мәчеткә җыена идең... Нәрсә бу – мавыгумы, тәрбияме, әллә инде дингә килергә берәр вакыйга этәргеч булдымы?
– Җомга көннәрендә булса да мәчеткә йөри башладым. Әтием дә дин тота. Мондый карарга килгәч, дөресен әйтәм, әлхәмдүлиллаһ, күп нәрсәгә мөнәсәбәтем үзгәрде. Хәмергә дә, башка нәрсәләргә дә. Бу үзгәрешләр әле күптән түгел генә булды. Кем әйтмешли, соң булса да, уң булсын. Бу миңа рухи яктан нык ярдәм итә. Бозга Аллаһ ярдәме белән чыкканда инде бернидән дә курыкмыйсың. Аллаһ синең белән, барысы да җиңел бирелә. Инде үз-үзеңне генә җиңәсе кала. Матчлар алдыннан дога кылам.
– Син инде “Ак барс”та өченче ел уйныйсың. Хәтерлисеңме, сезон башында очрашкач, “миңа олыгаерга вакыт” дигән идең. Олыгаеп буламы?
– Була кебек. Мин моны, Аллага шөкер, үз уенымда да сизәм. Ходай миңа Сергей Абрамов кебек тренер белән эшләргә насыйп итте. Быел капкачылар белән тагын бер тренер эшли башлады. Хәзер тагын да ныграк шөгыльләнәбез. Алар миңа ышаныч белдерә дип өметләнәм. Миңа калса, быелгы сезон яхшы башланды.
– Әмма беренче капкачы булып Барулин санала. Аның урынын алу җиңел булмаячак.
– Әлбәттә, ул бит – җыелма команда капкачысы. Тик арабызда ниндидер көндәшлек юк. Бер-беребезгә ярдәм итәбез. Аңа карап, тагын да яхшырак уйнарга тырышам. Мөнәсәбәтләребез һәрвакыт яхшы булды, әле дә шулай. Яшермим, хыялым – беренче капкачы булу. Әмма миңа әле 22 генә яшь. Шуңа күрә барысы да алда әле. Тренерларның өметләрен акларга тырышам. Калганын тормыш күрсәтер.
– Синең яшьтә уенчылар еш кына НХЛга китү турында хыяллана. Ә син?
– Анда киткәнче, башта үзебездә яхшы уенчы булып өлгерергә кирәк. Миңа калса, хоккейчылар чит илгә үзен сынау өчен түгел, ә уйнау өчен барырга тиеш. Мин дә НХЛда чыгыш ясау турында хыялланам. Әмма башта “Ак барс”ның беренче капкачысы булырга кирәк. Җыелма команда белән дә шул ук хәл. Яшьләр җыелма командасы белән 2011 елда дөнья чемпионы булдык. Хәзер максатым – төп командага эләгү.
“Ак барс”та лидерлар җитәрлек
– Быел “Ак барс”та зур үзгәрешләр булды. Беркем дә Казан командасы сезон башыннан ук яхшы уйный башлар дип көтмәгән иде. Ничек шулай килеп чыкты?
– Миңа калса, моның сере яшь уенчыларның күп булуына бәйле. Барысының да командада уйнарга лаек булганнарын раслыйсы, уңышка ирешәсе килә. Алла боерса, бергәләп бу максатка ирешербез дип өметләнәм. Элек тә команданың максаты шул иде. Тик ел саен чемпион булу мөмкин түгел бит. Көндәшләрнең дә җиңәсе килә. Быелгы команда Гагарин Кубогын отарга тырышачак. Моның өчен тамашачының да ярдәме кирәк. Әмма мин команда җиңгәндә генә хоккейга йөри торган кешеләрне аңлый алмыйм. Әнә Англиягә карагыз! Анда футбол тамашачылары яраткан командаларын беркайчан да ташламый. Ә бездә барысы да киресенчә. Команда җиңелә башлый икән, кайберәүләр борылып та карамый. Җанатар ахырга кадәр команда белән бергә булырга тиеш.
– Командада күбрәк кемнәр белән аралашасың?
– Барысы белән дә мөнәсәбәтләр яхшы. Төркемнәргә бүленү юк. Әлбәттә, яшь уенчылар күбрәк үзара аралаша. Безнең бит мавыгулар да, шаярулар да аерылып тора.
– Зарипов белән Морозов киткәч, командада кем лидер булып калды?
– Әлбәттә, капитан Никулин. Свитовның да тәҗрибәсе зур. Терещенко белән Петров та – лидерлар. Команданы бергә тупларлык егетләр җитәрлек “Ак барс”та.
– Шулай да тамашачының Казан егетләренә мөнәсәбәте аерым булганы белән килешәсеңдер. Бу бит әле җаваплылык та.
– Әлбәттә, шулай. Тамашачыларның яратуын сизәм һәм аларның өметләрен акларга тырышам. Дөрес, татар егете булганга гына алар миңа аерым игътибар бирәдер дип уйламыйм. Әмма үз тамашачыларым алдында яхшырак уйнарга тырышам һәм аларның ышанычы миңа ярдәм итә. Хыялым гомерем буе “Ак барс”та уйнау. – Мин әле яшь, әмма беркая да китәсем килми. Инде клуб андый мөмкинлек бирә икән, һәрвакыт “Ак барс” данын якларга, Казан клубының дәрәҗәсенә лаек булырга телим.
– Сине еш кына Арча малае дип йөртәләр...
– Мин башкалада тудым. Әмма мине Арчаныкы дип санаучылар да бар. Без анда берничә ел гына яшәп алдык. Аннары яңадан Казанга күчтек.
Әти-әнине тыңларга кирәк
– Әтиеңнең көрәшче икәнен беләбез. Син ничек хоккейга килеп эләктең?
– Чыннан да, әтием Рамил – татарча көрәш буенча спорт остасы. Аның зур ярышларда җиңгәне бар. Әмма минем көрәш белән шөгыльләнгәнем булмады. Ә хоккей Татарстанда беренче спорт төре санала. Мин аның белән алты яшемдә үк шөгыльләнә башладым. Башта мин сакчы идем. Начар уйнаганга, капкачы иттеләр. Чөнки капкага куярга башка кеше юк иде. Беренче матчларда 18-20 алка керттергән вакытлар булды. Гадәттә, команда көчсезрәк булган саен, капкачы яхшырак була. Әнә шулай уйнап, әкренләп “Ак барс-2”гә кадәр барып җиттем. Аннары 17 яшьтә Әлмәткә киттем, “Нефтяник” белән югары лигада чыгыш ясадым. Соңрак “Ак барс”ка кире кайттым.
– Иң авыр чор кайчан булды? Һәркем төп командага эләгә алмый. Хоккейдан китү теләге дә булгандыр.
– Миндә андый теләк булмады. Чөнки һәрвакыт әтием янымда иде. Ул үзе кырыс кеше, әмма миңа һәрвакыт ярдәм итте, киңәшләрен бирде. Минем ике энем бар. Зуррагы хоккей белән шөгыльләнә. Ул да – капкачы. Әлбәттә, аңа да җиңел булмаячак.
– Син – Казан егете, ә яшәү урының клуб базасында икән. Нигә анда калырга булдың?
– Чөнки анда күпкә җайлырак. Күнегүләргә барганда “бөке”дә утырасы юк. Әти-әнием шәһәр читендә яши. Аннан тиз генә килеп җитеп булмый. Әмма вакыт чыгу белән гаиләм янын ашыгам.
– Алар янына ашыкканда хоккей яратучы кызлар аптыратмыймы? Син бит хәзер башкаланың иң танылган кияү егетләреннән берсенә әверелеп барасың.
– Бу миңа комачау итми. Урамда таныйлар, фотога төшәләр, автограф сорыйлар. Мин моңа ияләштем инде, барысы да тәртиптә. Юлдан язмас өчен Аллаһы Тәгаләне яратырга, әти-әнине хөрмәт итәргә һәм аларның сүзен тыңларга кирәк. Алар исә беркайчан да начарга өйрәтми.