поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
05.11.2013 Җәмгыять

"Кирәк!" диюче дә, "әйе!" диюче дә калмады (ВЛКСМның 95 еллыгы уңаеннан)

Татарстанның сәүдә-промышленность палатасы рәисе Шамил Агеев белән эшлекле очрашуга барган җирдән... сюрпризга эләктем. Очрашу азагында Шамил: «Сәгать биштә оргкомитет утырышына киләсеңме?» – дип сорап куйды. «Нинди оргкомитет ул тагын?» «Элеккеге комсомол лидерлары. ВЛКСМның 95 еллыгын бәйрәм итү буенча».

Бернишләр хәл юк, кичен сәүдә-промышленность палатасының бизнес-клубына килергә туры килде, чөнки яшьлектә үзем дә комсомолда «буталып» алган кеше мин. Секретарь кыздан сорыйм: «Әле кем дә булса килдеме?» «О, әйе! Герасимов, Петрушин, Илгиз Шамилевич Рахманкулов биредә». Кабинетка керәм һәм ... беркемне танымыйм... Болар югыйсә 70-80 нче елларның комсомол функционерлары, фотосурәтләре һәрдаим газета битләрендә, телевизорда, төрле тан-таналы чараларда күренгәләп торган кешеләр.

– Исәнмесез, иптәшләр-әфәнделәр! Сезнең кайсыгыз кем була инде?

– Мин – Герасимов!

– Карале, агай-эне, шаяртма. Мин нәрсә, Герасимовны белмимме әллә? Ә сез кем буласыз?

– Петрушин.

– Син дә артист ахрысы. Ә Рахманкулов кайда?

– Мин Рахманкулов, – диде креслода утыручы чандыр-коры сөякле абзый.

– Ышанмыйм! – дидем мин аңа каршы, артистланып.

Чыннан да, Илгиз Шамилевичны – Татарстан комсомолының мәһабәт кыяфәтле, үзен бик ышанычлы тотучы ул вакыттагы башлыгын мин танымадым. Комсомолда карьерасы төгәлләнгәннән соң ул экология министры булды, докторлык диссертациясе яклады – минем аның турыда бөтен белгәнем шул иде. Соңгы утыз елда юллар аның белән бер тапкыр да кисешмәде. Юк, бүгенге техник фәннәр докторы, гыйльми совет әгъзасы... (Илгиз, башка регалияләреңне һәм эш урыныңны үзең өстәп бетерерсең)... мин күргән кешегә бөтенләй дә охшамаган.

Соңрак килеп кергән Андрей Ершовны гына (шулай ук фән докторы, профессор, институт ректоры) шунда ук танып алдым, соңгы елларда берничә мәртәбә очрашкалаган идек.

Кыскасы, элеккеге комсомол башлыклары һәм функционерлары, түгәрәк өстәл артына җыелып, ВЛКСМның 95 еллыгын «Корстон»да 25 октябрьдә бәйрәм итү турында сөйләшә башладылар. Бәйрәмгә 600 кеше чакырылачак, алар арасында космонавтлар, танылган сәясәтчеләр, эшкуарлар, атаклы хоккейчылар, шул еллардагы «йолдыз» җырчылар да булачак икән. Мәскәүдән һәм чит илләрдән кадерле кунаклар да чакырылган. Ә башта арадан киткәннәрнең каберләрен зиярәт кылып, чәчәкләр куярга кирәк... Бер сүз белән әйткәндә, гадәти оештыру эшләре, ягъни «черновая работа» – бүген моның белән элеккеге җитәкчеләр үзләре шөгыльләнә...

Дөресен әйткәндә, мин үземне биредә «артык кашык» сыманрак тойдым, чөнки Татарстан өлкә комитетында комсомол функционеры роленә мин студент вакытымда ялгыш кына эләгеп һәм моның «минем эш» түгеллеген бик тиз аңлап, ел ярымнан китеп тә барган идем. Һәм шуннан соң комсомол белән мине берни дә бәйләмәде. Бүген элеккеге ВЛКСМ, ДОСААФ, КПСС, ВЦСПС ише аббревиатуралар узган гасырның анахронизмнары (ягъни, искелек калдыгы) булып яңгырый. Кемгә кирәк ул бүген? Мәгънәсе бармы? Мин аңлыйм, әле тормышта үз урынын тапмаган «пике жилетлар» бергә җыелып, элекке вакытларны сагынышып утырсалар. Ә бит болар барысы да нәрсәгә дә булса ирешкән абруйлы шәхесләр. Шулай булгач, элеккегене сагынудан башка тагын нәрсә этәрә аларны бу эшкә? Әлеге сорауга җавапны мин иртән Интернеттан таптым.

Анда егерме ел элек кагылу-сугылуда булып алган Борис Ельцинның күренекле урыс философы Александр Зиновьев белән булган дискуссиясенең стенограммасы куелган булып чыкты. Әлеге сүз «сугышы»ннан соң, Борис Ельцин бүтән беркайчан да үзеннән акыллырак оппонентлар белән бәхәскә керергә батырчылык итми башлады. Ельцин, президентлыгы башланган чорда, «нигезенә кадәр җимерербез» дигән лозунгның нәрсә икәнен аңлап бетерә алмый иде әле. Ә күренекле философ салкын акылы белән Русияне киләчәктә нәрсә көткәнен бөтен ваклыкларына кадәр күргән һәм моны әйтеп тә биргән.

«Перестройка»ны (ягъни, үзгәртеп коруны) Зиновьев кабул итә алмаган, аны «катастройка» дип атаган. СССРның тормышы эш урыннарындагы коммунистик ячейкалар – партия, комсомол, профсоюз ячейкалары тирәсендә оештырылган, аларны бетерсәгез – система гына түгел, ә җәмгыять җимерелеп төшәчәк, дигән ул. «Метили в коммунизм, а попали в Россию!» – дигән Зиновьев. Алачык җимерегеннән күккә ашкан бина төзеп булмый. Тагы да начаррак алачык кына төзеячәксез, дип фикер йөрткән Ельцин реформалары турында күренекле акыл иясе.

Сүз уңаеннан, элеккеге совет-партия функционеры Ислам Кәримов, бәйсез Үзбәкстан президенты булып алгач, куәтле идеологиядән башка халыкны буйсындырып тотып булмаячагына бик тиз төшенде. Шул нисбәттән Әмир Тимур (Тамерлан) турында «үзбәк дәүләтчелеген төзүче» дигән шәп миф уйлап чыгарылды. Әлеге басып алучы һәм дәүләт эшлеклесенә куелган һәйкәлләр дөнья пролетариаты юлбашчысына куелган һәйкәлләрнең данын басып китте, чөнки пролетариат юлбашчысы үзбәк йөрәгенә һәм аңына берние белән дә якын түгел иде. Назарбаев та Казахстанда нәкъ шул юлдан китте, монголлар гомумән дә бөтенесеннән арттырып җибәрделәр – Чыңгызхан һәйкәленә тәңрегә табынган кебек табыналар бүген. Ә украиннар, тарих нафталинын кагып төшереп, «апостол самостийности Мазепа»ны калканга күтәрделәр.

Сүз дә юк, Советлар Союзы тоталитар система иде, әмма комсомолның юнәлеш бирүче роле, әһәмияте бүгенге көн биеклегеннән торып караганда бәя биреп бетергесез. Чирәм җирләрне күтәрү, студент отрядлары, бөтенсоюз яшьләр төзелешләре, БАМ, яшьләрнең фәнни-техник үзәкләре, студентлар һәм бард җырлары хәрәкәте, вокаль-инструменталь ансамбльләрне популярлаштыру – ис китәрлек бит. Комсомол җырларының тулы бер плеядасы булган композиторлар һәм шагыйрьләр әле бүген дә совет цивилизациясенең «алтын гасыры» булып кала. Боларның барысын да сызып ташларгамы? Ә алар урынына нәрсә тәкъдим итәсез: «Бутылку клинского пивасика в руки и не думай ни о чем! Оттягивайся круглосуточно!» – шунымы?

Бар яктан да комсомолны узып китәрдәй нәрсә, ни кызганыч, төзелмәде. Нәтиҗәдә, без бүген, үзегез беләсез, кайда... Зиновьев алдан күргән хәлләрдән гайре башка төрле нәтиҗә була да алмый иде.

Яхшы, серле «оргкомитет»ның СССР вакытындагы яшьләр оешмалары һәм хәрәкәтләренең файдасыз нәрсә булмаганын искә төшерү өчен җыелуын аңладык төсле. Ә минем әле үземнең бер соравым калды: егетләр, ә сезгә шәхсән нигә кирәк соң бу матавык? Сезнең бала-чага, оныкларыгыз, дача-бакча-макчаларыгыз, «җылы компанияләрегез», ниһаять, «хобби» кушаматлы берәр шөгылегез юкмыни соң? Нигә кирәк бу сезгә?! Бәхеткә каршы, монысына да җавап тиз табылды...

Әгәр дә сез яшьлегегездән баш тартасыз икән, димәк, сез үз-үзегездән – яшьлекнең кадерле елларында үзегезгә газиз, тормышыгызның бер кисәге булган нәрсәләрдән баш тартасыз! Хәтта болар ил дөрес юнәлештән бармаган вакытта булган булса да.

Утырыш азагында Илгиз Рахманкулов: «Яшьләр һәм спорт министрлыгы! 25 октябрьгә үз өстегезгә нәрсә аласыз?.. Яхшы, шулай дип язып куябыз. Андрей, син ничек ярдәм итә аласың? Ярый, хет машина синнән! Вахит, син нәрсә эшли аласың?» – дип сораша башлады. Мин үземне артык, бу эшләргә катышы юк кеше кебегрәк сизсәм дә, яшьлек рефлексыдыр инде, үзем дә сизмәстән: «Мин,Илгиз Шамилевич, ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган китап өчен Юрий Наживин турында очерк язам!» – дип рапорт бирдем (моңа кадәр «син» дип сөйләшкән кешегә субординация буенча исеме һәм атасының исеме белән дәшүемне дә сизми калдым). «Ярый, шулай дип язабыз!»

Эчтән генә елмаеп куйдым. Ничек иде әле ул елларда? «Партия сказала: надо, комсомол ответил: есть!» Ягъни, партия кирәк дип әйткәч, комсомол әйе дими генә карасын!..  


Вахит ШӘРИПОВ
Татарстан яшьләре
№ 48 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»