05.11.2013 Авто
Таныклыкны үзең белән йөртү кирәкме? (Сораштыру)
Хөкүмәт “тимер ат” хуҗаларына тагын бер “бүләк” ясамакчы. Сәламәтлек саклау министрлыгында машина йөртүгә комачаулык итүче чирләре булган кешеләрнең машина йөртү таныклыгын вакытлыча яраксыз дип табарга тәкъдим иткәннәр. Машина хуҗасы терелгәч, ул кабаттан үз көченә керә. Хәле тагын да авырайган очракта, машина йөртүчене таныклыктан бөтенләй мәхрүм итмәкчеләр.
Хәзерге вакытта моны бары тик суд аркылы гына эшләп була. “Ярамый” дигән чирләр исемлеге исә Россия Хөкүмәте тарафыннан расланачак.
Машина йөртүченең үзе белән сәламәтлек турында белешмә йөртүенә ничек карыйсыз? Ул нинди нәтиҗәгә китерер?
Рамил Хәйруллин, Россия машина хуҗалары федерациясенең Татарстандагы вәкиле:
– Бу яңалыкның бер генә уңай ягын да, мәгънәсен дә күрмим. Хәзер медицина белешмәләренең ничек эшләнгәнлеген барыбыз да бик яхшы белә. Алар ярдәмендә кешенең 100 процент сәламәтме, түгелме икәнлеген ачыклап булмый. Чөнки аларның күбесе сатып алынган. Сез әйткән яңалык та ришвәтчелекнең артуына гына китерәчәк. Моңарчы сатып алганнар “акча төртү”ен дәвам итәчәк, аларга яңалары да өстәләчәк. Белешмәләрнең яраклылык срогы чыга торган гадәте бар бит. Ә болай эшләгәндә, чират торасы да, нервыларыңны бетерәсе дә юк. Шуңа күрә иң элек медицина учреждениеләрендәге бу ямьсез күренешләрне бетерергә кирәк. Үзең белән белешмә йөртүне мәҗбүри итеп куйган очракта да, аларны бирү системасын үзгәртергә кирәк. Моңа өстәп, ун минутлык психологик тестлар кертсәләр дә яхшы булыр иде. Юкса хәзер рульгә психик тайпылышлы кешеләр дә утыра бит.
Гөлнара Вәлиуллина, Казанның 6 нчы шәһәр поликлиникасы терапевты:
– Сәламәтлек турында белешмә йөртүне 50 яшьтән өлкәнрәк булган кешеләргә генә мәҗбүри итеп куярга кирәк. Калганнарга кирәкми. Таныклык алганда да, аннан соң да биш елга бер тапкыр машина йөртүчеләр җиренә җиткереп медицина тикшерүе үтеп тора. Ә сәламәтлеге начар булу аркасында кешене машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итүгә килгәндә, бу – кеше хокукларын бозу. Чирне беркем дә үзе сорап алмый бит. Хәзер поликлиникаларда су буе чират. Бу яңалык үз көченә керә калса, халык, гомумән, табиблар янына йөрүдән туктаячак.
Адилә Сәфәрова, ТНВ каналының “Зәвык” сәхифәсе авторы:
– Күзе начар күрүче, кан басымы, йөрәк чирләре белән интегүчеләр руль артына утырса, Аллам сакласын, фаҗигаләр килеп чыгар. Әйтик, кешенең кич белән күзе начар күрсә, ул юл кырыендагы кешене яисә юл аркылы чыгып баручы җәяүлене күрмәскә дә мөмкин. Шуңа күрә сәламәтлек турында белешмә йөртүне кирәк саныйм. Шәхсән үзем йөртергә риза. Әмма сәламәтлегемә ышанычым булмаса, руль артына утырып та тормас идем. Башка кешеләрнең тормышын куркыныч астына кую – зур җавапсызлык.
Илназ Гыйлаҗиев, ЮХИДИ инспекторы:
– Сәламәтлек турында мәҗбүри белешмә йөртүне бөтенләй кирәк тапмыйм. Таныклык алганда, булачак машина йөртүчеләр җитди тикшеренү уза бит инде. Шул җиткән. Күзе начар күрүчеләргә ниндидер чикләүләр кертүне аңлап була әле. Ә менә калган чирләргә “бәйләнү” – бөтенләй башка сыймый торган хәл. Бу үзгәреш керә калса, кәгазь боткасы күбәеп, чиратлар тагын да озынаячак, халыкның ризасызлыгы артачак. Шул гына.