|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.11.2013 Мәдәният
"Калеб"тән ФОТОрепортаж“Калеб” яңа буынының чираттагы герое – Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры солисты, балерина Айсылу Мирхафизхан. Камал театрының Кече сәхнәсендә узган кичә Айсылуының үзе, иҗаты белән танышудан тыш, Татарстандагы балет сәнгатенә дә экскурс ясау булды. Татарстанның балет ветераннары катнашуы «Калеб» җыенына ямь өстәү белән беррәттән, сәнгатьтә буыннар бәйләнеше булуын да раслады. Кичәнең музыкаль аһәңен, лейтмотивын фортепианода музыкант, композитор Диләрә Хуҗина билгеләде. Чараны Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яшь актёры Ришат Әхмәдуллин алып барды. Бер-берсен моңа кадәр белмәгән яшьләрнең бер сәхнәдә очрашуы очраклы түгел, ”Калеб”нең төп максаты - яшь сәнгатькәрләр арасында бәйләнешләр тудыру, аларның иҗатларын тәкъдир итү, халыкка таныту, мәдәнияткә кызыксыну кимеп барган заманда иҗатчыларга үз аудиториясен табарга булышу. Фото # 1 Фото # 2 Фото # 3 Фото # 4 Фото # 5 Фото # 6 Фото # 7 Фото # 8 Фото # 9 Фото # 10 Фото # 11 Фото # 12 Фото # 13 Фото # 14 Фото # 15 Фото # 16 Фото # 17 Фото # 18 Фото # 19 Фото # 20 Фото # 21 Фото # 22 Фото # 23
Рәмис Нәҗмиев фотолары |
Иң күп укылган
|