поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
01.11.2013 Җәмгыять

Адәм баласына авыру юкка гына бирелми

“Миндә табиб булу теләге шулкадәр көчле булды. Беренче уем кешеләргә ярдәм итү, аларның сәламәтлеген кайгырту иде. Шул ният белән Казанга укырга кердем.

Булачак ирем Равил белән шунда таныштык та инде, – ди Фәния Җәләлиева. – Хәрби та­биб­лар булып эшли башладык.Казах­стан, Ленинградта, Коми республикасында, Новосибирскида эшләргә туры килде. Шул вакытта туган як сагындырды. Казанга кайту теләге белән яна башладым. Ирем белән киңәштек тә кайтырга булдык. Монда кайткач, хокук саклау системасында табиблык эшен дәвам иттердек. Ул вакытка ике кызыбыз бар иде инде. Алар да тегендә-монда йөрүдән тәмам арып беттеләр. Без 1995 елда Казанда здравпункт ачып, эш башлап җибәрдек. Менә шул вакытта хәлсезләнә баруымны сиздем“.

Фәния ханым хезмәттәшенә, син эшли тор, мин тиз генә тикшерелеп киләм әле, ди дә анализлар тапшырырга китеп бара. Әмма шул көннән башлап, яраткан эшенә чыга алмаячагын ул чакта күз алдына да китерми әле. Анда яман шеш барлыгы ачыклана. Тиз арада хастаханәгә ятарга кирәклеген әйтәләр. Ризалаша. Авыруы чыннан да катлаулы була аның, инде метастазалар да китә башлаган була.

– Бәргәләнмәдем, ни язган шул булыр дип, үземне тынычландырырга тырыштым. Әнием Фаһилә өйрәткән зикерләрне кат-кат әйтеп йөри башладым. Ул вакытта намаз укый белми идем әле, догалар гына өйрәнгән идем. Тормышыбыз да авыр бара иде. Яңа гына фатирлы булган чагыбыз. Дарулар юк, аны алырга акча да табып булмый иде, – ди ул.

Бервакыт ире, янына килеп: “Фәния, синең чиреңә каршы дару бар. Әмма бәясе бик кыйммәт. Фатирны залогка салып, шуны алыйммы?” – дип сорый. Фәния ханым: “Сабыр ит, уйланам әле“, – дип җавап бирә. Шунда башына бер уй килә. “Әгәр дә миңа яшәргә язган икән, яшәрмен, китәргә икән – балаларымны фатирсыз итмәм”, – дип уйлый ул. “Аллага һәм табибларга тапшырдым да дарудан баш тартырга булдым, әмма гел теләктә тордым. Табиблар алар – Аллаһы Тәгаләнең әмерен үтәүчеләр. Коръәндә, бер авыруны да аңа шифасын кылмыйча бар кылмадык, диелә. Догаларым кабул булып, метастазаны туктату насыйп булды. Ашказанымны бөтенләй алып ташладылар. Хастаханәдән чыккач, химия терапиясе алдым. Бу хакта бик күп укыдым”, – ди Фәния ханым.

Бүген яман шеш диагнозы күпләр өчен үлем белән бер кебек яң­гырый. Әмма Фәния Җәләлиева мондый диагнозга тарыганнарга беркайчан да бер генә юлны сайламаска киңәш итә.

– Кемдер гел табибларга гына йөри, ә кайберәүләр дингә кереп китә, икенче берәүләр исә кү­рәзәчеләрне, имче-томчы­лар­ны эзләргә керешә. Аллаһы Тәгалә белән табибларга ышанырга ки­рәк. Кеше организмы химия алганда нык хәлсезләнә. Шуңа күрә бу хәлдән чыккач, иммунитетны кайгыртырга кирәк. Җиләк-җи­меш ашарга, витаминнар җыяр­га, беренче чәчәкләр, үләннәр белән чәй ясап эчәргә киңәш итәм. Гел чиреңне уйлап, башкаларны борчып торырга кирәк түгел. Үзеңне, күңелеңне тың­ларга өйрәнү дә мөһим. Химия, нурланыш алгач, кеше организмын чистартырга тиеш. Яз көне әрекмәннең яфрагын кулланырга, көзен тамырларыннан төнәт­мә ясап эчәргә.Химия терапиясен бергә узган чакта танышым нык хәл­сезләнде. Нигә шундый син, дип сорыйм. Баксаң, терапияне үтеп бетү белән ай дәвамында канлы үлән (чистотел) төнәтмәсе эчкән икән. Бер чиктән икенче чиккә ташлану шулай ук яхшыга илтми. Шулай итеп, кеше, бел­мичә, үзен газаплый, гүргә кертә, – ди ул.

Ул үз тормышында булган тагы­н бер хәлне искә төшереп үтте. Моннан 6-7 еллар элек анемия белән авырый. Гемоглобины 80нән ары күтәрелми. Ниләр генә эшләп карамый ул чакта. Туганнары да: “Орга­низмның бер ноктасы булырга тиештер бит инде, аны табарга кирәк”, – дип борчылалар.

– Таптым мин ул ноктаны, туган авылымда мәдрәсә эшләтеп җибәрдек. Саф һава, күңел күтә­ренкелеге... Белгән гыйлемемне башкаларга өйрәтә башладым һәм җиңеллек тойдым. Шуннан соң хәлем яхшырып китте, – ди Фәния. – Кешенең язмышы ана карынында чакта ук билгеле була. Әмма аны ни рәвешле үтүең Аллаһы Тәгаләдән тора. Син Аңа якынрак булган саен, сынаулар да җиңелрәк узыла. Табибларны тыңлап, күңелеңне чистартып яшәргә кирәк. Пәйгам­бәребез дә (с.г.в.), табиблар яшә­гән шәһәрдә яшәгез, дип тикмәгә генә әйт­мәгән. Кешегә чир тиктомалдан гына бирелми. Димәк, тормышта нәрсәнедер дөрес эшләмә­гән­сең. Тәүбә итәргә, Ал­лаһны искә тө­шерергә, яхшылык эшләргә, чит кешеләргә дә үзеңә булышкан төсле ярдәм итеп яшәргә кирәк.

Хәзерге вакытта Фәния абыс­тай дин белемнәрен укыта, мәд­рәсәләрдә сабак бирә. Төпле киңәшләрен бирер өчен табиб һөнәре дә ярдәмгә килә аңа. “Табиблар күп, әмма динне бел­гәннәре сирәк, – ди ул. – Соңгы вакытта: “Миндә – депрессия”, –диючеләр күбәйде. Андыйларга 500 тапкыр Әлхәмдүлилләһ дип тәсбих тартырга кушам мин“, – ди Фәния Җәләлиева. 


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ 179 | 01.11.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»