поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
01.11.2013 Язмыш

Энесе гүренә абыйсы керде

«Миңа ни дип әйтерләр? Үткән еллар ярасын яңартып, бу кешеләргә авырлык китермәмме?» – дигән меңләгән сораулар белән кердем мин бу өйгә. Бер авылда яшәп, күрешеп-аралашып торсак та, бүген языласы вакыйга турында сүз кузгатырга кыенсына идем мин. Тик Аллаһы Тәгаләдән килгән сынау-кайгылардан сыгылып төшүчеләр, күңел юаткычын хәмердә тапканнар күбәеп киткән заманда бу йортта яшәүче апаның башыннан кичкәннәре турында язмыйча кала алмадым. Гайбәт түгел бит, бары гыйбрәт...

... Матур Зәй елгасы буенда урнашкан Тоба авылыннан 26 яшендә килен булып төшә ул безнең авылга.

– Авыл аралары 5-6 чакрым гына булса да, Чаллы башында бер мәртәбә дә булганым юк иде. Ир дигәндә килдем инде – димләделәр дә бер күрмәгән кешегә чыктым, – диде Мәликә апа, шаяртып. Кулыннан дисбесен төшермәгән, бер ноктага төбәлеп сөйләүче Мәликә апаның сукырайганына да 6 ел үткән икән инде. – Елап кына бетте күзләрем... Мин күргән хәсрәтләрне беркемгә дә күрергә язмасын, – дип дәвам итте ул. – Ризатдиным белән бик тату яшәдек, биш бала үстердек. Бар җиребез җиткәч кенә, иремдә яман чир таптылар. Берсеннән-берсе кечкенә балалар белән ялгыз каласымны белгәч, бүре булып улыйсыларым килде. Ирем: «Ничек итсәң ит, балаларны ташлама», – дип, кулларымда җан бирде. Ничек кирәк шулай ялгыз дөнья көтәргә өйрәндем, балаларымны укытып, башлы-күзле иттем. Тик хәсрәтнең иң ачысы мине алда көтеп торган икән...

Мәликә апа ул көнне Зәй шәһәренә кунакка барасы була. Китәр алдыннан күршеләренә өйгә күз-колак булуны сорарга кергәч, нигәдер: «Бала хәсрәтләре күрергә язмасын», – дип әйтеп куйганын сизми дә кала ул. Тик алдагысын сизмәгәч, ана күңеле буламы соң ул.

– Аш мәҗлесендә утырганда, уртанчы Фәрит улымның авыр хәлдә икәнен телефоннан әйттеләр. Тик авылга кайтып, тынычландыра торган дарулар эчкәннән соң гына чын дөреслекне белдем. Чаллыда янгын сүндерүче булып эшләүче Фәритем янып киткән «КамАЗ» машинасын сүндерергә бара. Бригададагы 17 иптәше белән, көчле газдан агулана алар, барысының да бөерләре эштән чыга. Хәзер булса, чаң сугарлар иде, ә ул вакытта яшереп маташтылар – соңыннан гына белдек.

Ана кеше ни исерек, ни аек йөри ул көнне. Туганнарга Фәритнең үлеме турында хәбәр бирелгәч, Зәйдә яшәүче икенче малае Миннеразый да хәзер кайтасын әйтеп шалтырата. Өйдә Фәритнең җәсәден көтәләр, авыл халкы җыела, кабер казыла, тик 18 чакрым ераклыкта гына урнашкан Зәй шәһәреннән кайтучы Миннеразый гына күренми. Шулвакыт, өй тынычлыгын бозып, телефон шалтырый... Бу кышның зәмһәрир суык көне – 26 февраль була.

...Энесенең үлеме турында ишеткәч тә, Миннеразый, ашыга-ашыга такси яллап, вокзалга юнәлә. Болай да чирле йөрәк кайгылы хәбәрне авыр күтәрә, күрәсең: үз аяклары белән кергән вокзалдан аның үле гәүдәсен генә алып чыгалар...

Бер көндә ике үлем, бер өйдә ике мәет, бер гаиләдә ике югалту, бер анага ике хәсрәт. Фәритенең үлем хәбәреннән дә айнырга өлгермәгән Мәликә апаның йөрәгенә мәңге төзәлмәслек тагын бер яра... Әле кайчан гына ялан тәпи чирәмлектә бер-берсе артыннан куышлы уйнап йөргән нарасыйларын Мәликә апа бүген бер-бер артлы ак кәфенгә төрде. Энесе Фәриткә дип өлгерткән кабергә абыйсы керде. Баһадирдай ике туганны җир үз куенына сыендырды. Мәликә апа бүген, беренче тапкыр, Ризатдинының үлеменнән көнләште: «Син бу хәсрәтләрне күрмәдең, ә миңа ничек түзәргә?!»

...Төшләр күрми Мәликә апа, аларның якты истәлекләре белән яши. Ә менә зур малае Разимга төшләр еш керә икән. «Икесе дә ак киемнән, елмаеп кул изиләр», – ди. Ана кеше шушы кечкенә хәбәргә дә чын күңелдән куанып юаныч таба.

– Вакыт – дәва, диләр, тик бала хәсрәтенә дәва юк икән лә ул, – ди Мәликә апа. – Кайгы дигәннәре мине бер дә читләтеп үтми. Күптән түгел бердәнбер кызымның ирен – киявемне җирләдек. Кеше шул сынауларга күнегә башлый, ахрысы. Күрәчәкне белеп булмый шул, сабыр итәргә кала. Әле дә ярый янымда кече улым – Маратым, киленем Рәйсә бар. Хәзер инде оныкларым – бер юаныч. Үземә яшь бала тәрбиясе бирәләр, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре булсын үзләренә!

Тәкъдиренә риза булып зарланмыйча яшәүче бу Ананың сабырлыгы һәркемгә үрнәк булырлык. Аллаһы Тәгалә аңа тыныч һәм бәхетле картлык бирсен! 


Мәрьям АБДУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»