поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
31.10.2013 Авыл

Юанырга түгел, уянырга вакыт

Җәй башында корылык, аннары тоташ яңгырлар теңкәгә тигәндә дә, авыл хуҗалыгында эшнең өзе­леп торганы юк. Нәтиҗә­ләр әллә ни мактанырлык түгел, әмма елына күрә ярыйсы. Игенчелектә дә, терлекчелектә дә күп хуҗалыклар үзләреннән торганның барысын эшләргә тырыша.

Җир эшкәртүгә килгәндә, бүген республика буенча 1 миллион 720 мең гектарда эш башкарылган. Тик бу кадә­ресе дә төрле хуҗалык­ларда төрлечә. Әйтик, Зәй, Әтнә, Балтач, Кайбыч һәм Тукай районы хуҗалыкларында эшне тулысынча тәмамласа­лар, Чирмешән, Мөслим, Лениногорск, Әлмәт һәм Яшел Үзән районы хуҗалыклары төрле сәбәпләр белән җир эш­кәр­түне һаман суза. Нәти­җәдә, республика буенча планлаштырылган мәйдан­ның әлегә 79 проценты гына сөрелгән.

Шикәр чөгендере уңышы быел башка елларга караганда күпкә югары. Буа районы хуҗалыкларында ул гектарыннан 453 центнер тәшкил итә. Иң зур күрсәткеч – Зәй районы хуҗалыкларында – 322 мең тонна уңыш җыелган. Буа, Сарман, Нурлат, Тәтеш районы чөгендер игүчеләре­нең эш нәтиҗәләре дә куанычлы. Республика буенча быел 2 миллион тоннадан артык чө­гендер җыелыр дип фаразлана. Шуның 1 миллион 720 мең тоннасы инде казып алынган.

Сөт җитештерү буенча да хуҗалыклар төрлечә эшли. Сыерларга тиешле тәрбия булганнарында сөт тә бар, терлекнең баш санын да киметмиләр. Әлеге җәһәттән Саба, Әтнә, Балтач, Кайбыч һәм Актаныш районы хуҗа­лыкларын үрнәк итеп куярлык. Чирмешән районы хуҗа­лык­ларында исә сөт җитеште­рү күләме бөтен районга нибары 9 тонна тәшкил итә. Чирмешәнлеләр тарихында мондый түбән тәгәрәү булганы юк иде дисәм, һич кенә дә арттыру булмас. Нәкъ менә шундый районнар исәбенә республика буенча сөт җи­тештерү күләме узган елдагыдан шактый ким.

Күпертеп күрсәтү упкынга этәрә


Чирмешән районы авыл хуҗалыгы тармагы буенча элегрәк елларда республикада иң тотрыклы районнар исәбендә булды. Хуҗалык­лар­да сөт җитештерү күләме бү­генгедән ун тапкыр артык иде. Язгы кыр эшләре, урып-җыю, көзге мәшәкать­ләр вакытында да сынатмадылар. Дөрес, вакыты-ва­кыты белән бу якта да җил-давыл күтә­релеп алгалады бугай. Тик тиешле нәтиҗәләр генә ясалмады.

Халыкта “утсыз төтен булмый” дип тикмәгә генә әйтел­мидер шул инде. Югыйсә район җитәкчесе Минсәгыйт Шакиров республика күлә­мендә үтә җаваплы эшкә алынганнан соң, чагыштырмача бик аз гына вакыт эчендә барлык күрсәткечләр дә бу кадәрле түбән тәгәрәмәс иде. Иген­челектә дә, терлекче­лек­тә дә моңарчы озак вакытлар җые­лып килгән проблемалар, хуҗалыклардагы хәлне ничек бар – шулай түгел, ә яхшырак итеп күрсәтергә ты­ры­шу­ның аяныч нәтиҗәсе инде бу. Аларны күрмәмеш­кә, белмә­мешкә салышу, мондый хәл­нең сәбәпләрен яшереп калдырырга маташу башкаларга гыйбрәт була алмый шул инде.

Мөгезле эре терлекнең туберкулез, лейкоз һәм башка төр авырулар белән инте­гүен элегрәк беркем күрмә­гәнме? Яисә райондагы төрле җитеш­сезлекләрне, закон бозуларны беркем белмәгәнме? Бик яхшы белгәннәр, әлбәттә. Тик тиешле чарасын күрергә генә теләмәгәннәр. Җәзасыз калган һәр җавапсызлык кү­ренеше яңа җинаять тудырырга мөмкин. Чирмешән районында да шулай. Әйтик, булмаганны бар итеп күрсә­тергә тырышу, аерым алганда, сыерларның баш санын арттырып күрсәтеп, савым турында дөреслеккә туры килми торган мәгълүмат бирү. Яки терлекнең төрле куркыныч авырулар белән чирлә­вен яшереп калу үзе үк җи­наять түгелме? Авыру терлек­нең сөтен, итен кулланудан бер гөнаһсыз кешеләр, биг­рәк тә сабыйлар организмына ника­дәрле зарар килгәнен җитәк­челәр белгәннәр булыр. Чир яшерү бервакытта да эзсез калмый. Авыр хәл­ләрне яшереп калырга тырышу нәти­җәсендә бүген Чир­мешән районы упкын читенә килеп җиткән. Мондый башбаштаклыклар өчен иртәме-соңмы кемнәргәдер халык алдында җавап тотарга туры килер әле. Татарстан Прези­дентының коррупциягә каршы көрәш идарәсе, республика хокук саклау органнары уздырган тикшерүләр дә нә­тиҗәсез калмастыр, шәт.

Өстәгеләргә ярагач...


Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган кайбер мәгълүматлар белән танышканнан соң, урыннардагы хәлне күпертеп, бизәп күрсәтергә тырышуның каян килүен аңларга була. Авыл хуҗалыгында инде егерме елдан артык түбән тәгәрәү дәвам итсә дә, рәсми мәгъ­лүматларда ни өчендер бар да “ал да гөл”. 40 миллион гектардан артык уңдырышлы җир чәчү әйләнешеннән тө­шеп калган. Чит илләрдән кертелгән азык-төлек ташкыны инде табыныбызның яртысын алып тора. Башка төр­ле аяныч хәлләрне дә санап бетерерлек түгел.

Ә Россия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров Мәскәүдә уз­ган Халыкара форумда: “Соң­гы елларда төрле инвес­ти­ция­ләрнең күләме арту нә­тиҗә­сендә, авыл хуҗалыгы пред­приятиеләре, тулаем алганда, табышлы эшли”, – дип белдерде. Югыйсә мо­ның киресе күзәтелә. Росстатның рәсми мәгълү­матларыннан күрен­гәнчә, авыл хуҗалыгы пред­прия­тиеләре, чыннан да, ел башыннан бирле 78,7 миллиард сум табыш алган алуын. Тик бу кадәресе табышлы эшләүче хуҗалыклар өлеше. Әмма аларның кереме дә узган елга караганда 22 процентка кимрәк. Ә инде керемсез эшләүче хуҗалык­ларга килгәндә, төрле югалтулар нәтиҗәсендә аларга килгән зыян 37,2 миллиард сум булып, узган елның шул чоры белән чагыштырганда ике тапкыр арткан.

Гому­мән алганда, Россия авыл хуҗа­лыгына җәлеп ителгән инвестиция күләме хәтта 2012 ел белән чагыштырганда да 8 тапкыр кимегән бер вакытта министрның ниндидер “алга китү” турында сүз алып баруы гаҗәпләндерә, билгеле. 


Камил СӘГЪДӘТШИН
Ватаным Татарстан
№ 178 | 30.10.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»