30.10.2013 Авыл
Җир кадере – бер тиен
Россия үзенең җирләре белән бай, диләр. Тик бездә аннан тиешенчә файдаланмыйлар гына. Аеруча авыл хуҗалыгы максатларында булган җирләр аяныч хәлдә. Эшкәртелмәгән басу-кырларда чүп үлән генә үсеп калмый, урман хасил була. Уңдырышлы җирләрне уңдырышсызга чыгарып, бистәләр барлыкка килә. Россия өчен мондый хәлләр ят күренеш түгел. Бу – кемнәр өчендер акча эшләү юлы.
Баксаң, алга киткән чит илләрдә бөтенләй икенче күренеш икән. Анда һәр мәйдан максатчан файдаланыла. Фермер Илдар Ситдыйков, җиләк үстерү серләрен белергә теләп, күптән түгел Голландия белән Италиягә барып кайтты. Эшчәнлекләре белән танышып йөргәндә, чүп үлән үсеп утыручы ташландык җирләр күрмәгән. Бу хакта аларның үзләреннән дә сораган. “Бездәге кебек меңләгән гектар кишәрлек алып, берни эшләмичә, җирдән “көлеп“ яшәмиләр. Маңгай тирен тамызып, җирдә акча эшлиләр, – ди фермер. – Тагын шуңа игътибар иттем: җитәкчеләрнең һәрберсе эш киеменнән, башкалар белән рәттән эшли”.
Анда җирне эшкәртмәсәң, салым суммасын берничә тапкыр арттырып түләтәләр икән. Шуңа күрә биләмәсе булганнар аны буш тотмый, нәрсә булса да үстерә. Эшләргә мөмкинлеге булмаганнар, бурычларга батмас өчен, җирне тизрәк башкаларга бирергә тырыша.
Россиядә исә авыл хуҗалыгы җирләрен күпләп үзләренә алалар да, эшкәртелмәгән җирнең файда китерәсен көтеп яшиләр. Ахыр чиктә андый урыннарда авыл хуҗалыгы продукциясе үсәсе урынга, мәһабәт йортлар баш калкыта.
Ни кызганыч, безнең республикада да тиешле максатларда файдаланмый торган җирләр бар. Аларны Россельхознадзор белән Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча (Росреестр) идарәләре даими тикшереп тота. Алар хилафлыкларны бетертү максатыннан гаепле затларны җаваплылыкка тартырга тырыша. Россельхознадзор бу нияттән махсус белешмәлек тә эшләгән. Анда җирне тиешле максатларда файдаланмаган, уңдырышлылыгын югалткан очракта нинди җәзалар күрелүе тәфсилләп язылган. “Без урыннарга чыгып, җирләрне тикшереп, хаталарны ачыкларга тырышабыз, аны төзәтү өчен вакыт бирәбез”, – ди Россельхознадзорның җир күзәтчелеге бүлеген вакытлыча җитәкләүче Рөстәм Гыйбадуллин. Кайвакыт идарә белән Росреестр уртак рейдларга да чыга. Бергә эшләү нәтиҗәлерәк, ди алар.
Росреестрдан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, ел дәвамында республикада 54,5 мең гектар җирнең тиешле максатларда файдаланылмавы ачыкланган. Шуның 23,18 мең гектары юридик затларга һәм крестьян-фермерлык хуҗалыкларына туры килә. 5,83 мең гектары – физик затлар карамагында. Дәүләтнеке булган 10,08 мең гектар кишәрлектә дә авыл хуҗалыгы продукциясе үсми. Буш ятучы җирләр күбесенчә Алабуга, Лаеш районнарында. Нурлат, Чирмешән, Сарман, Зәй, Спас, Аксубайда да эшкәртелми торган биләмәләрнең шактый икәнен белдерә Росреестр.
Җирне эшкәрткәнче, аннан ничек итеп башкача табыш алып булганлыгын безнең илдә яхшы беләләр. Иген үстереп газапланганчы, яраксызга чыгарып, коммерциячел максатта файдалансаң, аның бәясе бермә-бер арта. “Кайбер инвесторлар җирне авыл хуҗалыгы максатында түгел, менә шул капитал кертү ниятеннән ала. Мондый очраклар аеруча Казанга якын районнарда күзәтелә”, – ди Росреестрның дәүләт җир күзәтчелеге, җир кишәрлекләрен үлчәү һәм җирләрне мониторинглау бүлеге җитәкчесе Илнур Галиев. Кайбер җирләрнең эшкәртелмәвен хуҗаларының финанс мөмкинлеге булмауда да күрә ул.
Законнарга күз салсак, авыл хуҗалыгы категориясенә кергән җирләрне эшкәртмәгән өчен гражданнарга 2 меңнән алып 5 мең сумга кадәр штраф каралган. Вазыйфаи затларга – 4-6 мең, юридик затларга 80-100 меңгә кадәр штраф салынырга мөмкин. Бу зур сумма түгел, билгеле. Җир турындагы законнарда кишәрлекне – 3 һәм аннан да күбрәк ел дәвамында эшкәртмиләр икән, аны кире алу мөмкинлеге әйтелә. Тик белгечләр биләмә хуҗаларын мондый кырыс җәзага тарту авыр икәнлеген әйтә. Моны судлар аша дәлилләргә кирәк. Нәтиҗәдә хуҗа кишәрлекнең эшкәртелүен судта расларга мөмкин. Шул ук вакытта хөкем каршына басмас өчен, җирен башка кешегә арендага бирергә, сатарга да ихтимал. Ахыр чиктә җирдән ”көлгән” кеше өстеннән җаваплылык алына. Яңа хуҗа җирне 3 ел дәвамында эшкәртмәсә дә, тикшерүче оешмалар күпме генә тырышмасын, аннан биләмәне кире ала алмый. Җир турындагы законнарга үзгәрешләр кертелгән очракта гына, мондый башбаштаклыкларга юл куелмавын әйтә белгечләр.
Фермер Илдар Ситдыйковны да бу хәлләр борчый. “Чит илләрдә авыл хуҗалыгы җирләре кыйммәт йөри. Шуңа да алар аны тиешенчә файдаланырга тырыша. Таләпләрне бездә дә үзгәртергә, законга үзгәрешләр кертергә кирәк”, - ди ул. Шулай ук ул гамәлдә булган җирләрне тагын бер кат күздән кичереп, Россельхознадзор һәм Росреестр белән берлектә эшләүче авыл хуҗалыгы идарәсе карамагында булган “Хуҗасыз җирләр” фонды булдырырга дигән фикерне белдерә. “Җирдә эшләргә теләге булган фермер, агрохолдинглар бар икән, шушы фонд аша аларга уңайлы булган җир тәкъдим ителсен, - ди үзе дә җиләк-җимеш үстерү өчен сугарулы кишәрлекләр эзләп йөргән Илдар. – Бу фонд эшләргә теләге булучыларга ярдәм кулы суза торган оешма булсын иде. Алар шулай ук җирлектә булган авыл хуҗалыгы җирләрен алыш-биреш китермәүгә юл куймаска тиеш”. Илдар фикеренчә, аграр кишәрлекләрне эшкәртмәгән очракта, штрафлар урынына салымны гамәлдәгедән 5-10 тапкыр арттырырга кирәк.
Авыл хуҗалыгы җирләреннән максатчан файдаланмаучыларга кырыс җәзалар булдырырга кирәклеген инде күптәннән әйтәләр. Әмма кайчан булыр!?