поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
28.10.2013 Җәмгыять

Кытай ысулы безгә туры киләме? (Сораштыру)

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев, Кытайга барып, ришвәтчелеккә каршы көрәш ысуллары белән танышып кайтты. Соңрак ул: “Кытайда ришвәтчелеккә каршы көрәш чаралары кырыс, әмма кызыклы. Алар Россиягә бигүк туры килеп бетми. Шулай да, ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләсен хәл иткәндә, без Кытай тәҗрибәсен дә тикшерәчәкбез”, – дип белдерде.

Кытайда ришвәтчелеккә каршы көрәш чарасы буларак үлем җәзасы һәм гомерлек төрмә дә кулланыла. Интернеттан алынган мәгълүматларга караганда, соңгы 12 елда илдә ришвәтчелектә гаепләнгән 13 мең түрә атып үтерелгән. Узган ел ришвәт алган 160 мең дәүләт хезмәткәренең төрмәгә утыртылуы билгеле. Ничек уйлыйсыз, Россиядә ришвәтчелеккә каршы көрәштә Кытай ысулларын куллану кирәкме?

Искәндәр ЯСӘВИЕВ, социолог, Казан федераль университеты доценты:

– Әлеге ысуллар Россиягә бөтенләй туры килми. Үлем җәзасы мәсьәләне хәл итми, киресен­чә, каршылыкны кө­чәйтә, ришвәтчелекне арттыра гына. Шул ук вакытта бу чаралар халыкның игътибарын риш­вәт­челекнең төп сәбә­беннән ерагайта. Ә аның тө­бендә дәүләт идарәсе сис­тема­сы­ның дөрес булмавы ята. Россия Җинаять кодексы болай да коточкыч кырыс. Безнең ил иреге чиклән­гән­нәр саны буенча дөнья иллә­ре арасында дүртенче урында тора. Ми­нем­чә, хәзер Җи­наять кодексын катгыйландырырга түгел, ки­ресенчә, йомшартырга кирәк.

Анатолий ФОМИН, Татар­станның Иҗтимагый палатасы рәисе:

– Беренчедән, җәзаның кырыслыгы түгел, котылгысыз булуы гына вәзгыятьне үз­гәртә ала. Икенчедән, дәү­ләтнең барлык институтлары – башкарма орган, закон чыгару органнары, суд һәм массакүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлекне Конституция нигезендә алып барырга тиеш. Кытайда әлеге чара­ларның файдасы юк бит. Фарсы култыгы илләрендә кеше­нең аяк-кулларын өзү тәҗ­рибәсе дә бар. Бу дөрес юл түгел. Вәз­гыятьне үзгәр­тү өчен халык­ның фикерләвен үзгәртү ки­рәк.

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА, шагыйрь:

– Ришвәтчелек бүген генә барлыкка килгән әйбер түгел. Петр I, бау бәясеннән артыг­рак ришвәт алганнарны асып үтерергә дигән карар кабул итмәкче була. Шунда статсекретаре әйтә, туктагыз, пади­шаһ, подданныйларсыз калабыз бит, ди. Халыкта, һәр­кем­нең бармагы үзенә таба кәкре, диләр. Кешене риш­вәтче­лек­тән ике нәрсә туктата ала: берсе – курку, икенчесе – намус. Намуслы кешеләр дөньяда элек-элек­тән аз булган. Димәк, төп чара җәза белән куркыту булырга тиеш. Бездә, полиция хезмәт­кәрлә­ренең, табиб­лар­ның эш хакын арттырсаң, риш­вәт алмаячаклар, диләр. Бу дөрес юл түгел. Кеше, күпме генә хез­мәт хакы бирсәң дә, риш­вәт алырга мөмкинлек булса, алачак.

Рәмис ЛАТЫЙПОВ, “Яңа гасыр” телеканалы журналисты:

– Беренчедән, Медве­дев­ның беркайчан да җитди сүз сөйләгәне юк, сөйләгәннә­ренең тормышка ашканы юк. Икенче­дән, әй­тәләр бит, җә­заның кырыслыгы тү­гел, ә котылгысызлыгы мө­һим. Рос­сиядә хәзер га­мәлдә булган законнарны йомшак дип әйтеп булмый. Әмма алар үтәлми. Аларны эшләтергә нәрсә комачаулый соң? Әгәр инде, ришвәт­че­леккә каршы көрәшнең Кытайдагы чаралары бездә кулланыла башлады дип фикер йөртеп карасак, бу чара­ларның ошамаган кеше­ләрне урыннан читләштерү, ә уңайлы кешеләрне түрә итеп кую өчен кулланылуы да мөмкин. Аннан соң, чынлап торып ата башласаң, бездә бит ярты халыкны атарга туры киләчәк. Алайга китсә, илдә яшәргә кеше калырмы икән? 



Ватаным Татарстан
№ 175 | 26.10.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»