поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.10.2013 Мәдәният

Самарада халкыбызның милли бәйрәме - Сөмбелә үткәрелде (ФОТО)

Төрки халыкларда көзге кыр эшләре тәмамлангач, Җир-анага, Ходай Тәгаләгә рәхмәт йөзеннән бәйрәм ясау, анда иң уңган, иң булган игенчеләрне зурлау, җырлап һәм биеп күңел ачу гадәте булган. Бу бәйрәм Россиядә беренче булып Самараның “Туган тел” оешмасы тарафыннан 2000 елда торгызылган иде. Шул вакыттан бирле ул биредә ел саен уздырылып килә һәм, Самарадан үрнәк алып, аны инде башка регионнарда да бәйрәм итә башладылар.

Быелгы бәйрәм аеруча тантаналы узды, дип авыз тутырып әйтергә була. Чөнки өлкә хөкүмәте Сөмбелә бәйрәменең әһәмиятен аңлап, аңа югары бәя бирә башлаган. Моны беренче тапкыр бәйрәмгә Самара өлкәсенең авыл хуҗалыгы министры урынбасары Роман Некрасовның килүе, матур сүзләр әйтеп игенчеләрне котлавы, алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә өлкә хөкүмәте бүләкләрен тапшыруы дәлилләде.

Бу тантанага без кабат кайтырбыз әле. Ә Сөмбелә бәйрәме, театр чишенү бүлмәсеннән башланган кебек, фойедан башланып китте. Залга килеп кергән тамашачыларны Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары бии-бии каршы алдылар. Өс киемнәрен салып та өлгермәгән апа-абыйлар гармунчы Идеал Галәүтдиновның сиптереп уйнаган бию көенә түзә алмыйча, түгәрәккә чыктылар. Ә биеп арыганнары татар җырлары язылган видеокассеталар, түбәтәй-намазлыклар янына барып, үзләренә кирәген сайладылар, шунда ук “Бердәмлек” газетасына язылу да оештырылган иде. Икенче катта урнашкан буфет та, татар милли ашлары исләрен аңкытып, тамашачыларны үзенә тартып торды. Биредә чират бер дә бетмәде кебек. “Яктылык” мәктәбен тәм-томнар белән тәэмин итеп торучылар бу көнне дә сынатмады, өчпочмакларны һәм самсаларны барыбызга да җитәрлек итеп әзерләп килгәннәр иде.

Тамаша башланганчы халык фотокүргәзмә карап хозурланды. Быел “Татар акценты” дип аталган күргәзмәдә дистәдән артык фото төшерергә яратучылар һәм профессиональ фоторәссамнар катнашып, татар тормышының төрле күренешләренә акцент ясый алдылар. Биредә елмаешып утырган бәхетле картлык кичерүче ак әбиләрне һәм бабайларны һәм хәерче кыяфәтендәге соранып йөрүче татарларны, милли бәйрәмебез Сабан туе уеннарын һәм Казанда уздырылган Универсиада батырларын, татар авыллары төзеклеген һәм биек мәчет манараларын, хәтта 70 - 80нче елларда төшерелгән аклы-каралы тарихи фотоларны да күрергә була иде. Бу күргәзмә, беренчедән, татар тормышы барлыгын һәм аның башкалардан аермалы булуын күрсәтте, икенчедән, олы яшьтәгеләрне шаулы яшьлегебезгә сәяхәт итәргә мәҗбүр итте.

Бу күргәзмәне оештырган “Туган тел” җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров фотокүргәзмә оештыруның бик четерекле эш булып чыгуын, аның булу-булмавы бәйрәмгә каршы төндә генә хәл ителүен искәртеп үтте. Ул жюри составындагы рус милләтендәге фотобелгечләрнең гадел хөкемче булуларына ышаныч белдерде.

Шулай итеп, жюри “Портрет” номинациясендә - Нәсибә Хәбибовага, “Ислам - ата-бабаларыбыз дине” номинациясендә - Фәрхәт Мәхмүтовка, “Батыр“ номинациясендә - Римма Нуретдиновага, “Массакүләм мәдәни чара” номинациясендә - Искәндәр Мифтаховка, “Вакыйга” номинациясендә - Фәрзәнә Мәхмүтовага, “Тарихи репортаж” номинациясендә - Җәмилә Мингалимовага, “Татар авылларында яшәүче гореф-гадәтләр” номинациясендә - Хәмзә Мортазинга, “Гаилә альбомы” номинациясендә - Лилия Рахмаевага дипломнар һәм 2,5 - 5 мең сум күләмендә премияләр тапшырылды. Ә җиңүчеләр: III урынны алган Әнәс Мингалиевка, II урынга чыккан Таһир Әбүзәровка һәм I урынны биләгән Алсу Хафизга бирелгән конвертлар күпкә калынрак иде.

Быел өлкә “Сөмбелә” бәйрәменең концерт программасын алып бару өчен Камышлы районы һәвәскәрләре чакырылган иде. Камышлы районында “Ак каен” халык фольклор ансамбле - 40 ел, ә Камышлы халык театры 93 ел эшләп килә. Залны тутырып утырган тамашачылар алдында “Ак каен” ансамбле халык җырлары башкарып, борынгы биюләребезне биеп, тулы башаклы Сөмбеләне зурлаганнан соң, бәйрәмнең рәсми өлеше башланып китте.

Бәйрәмне алып баручылар - “Яктылык” мәктәбе укытучылары Ленар Абсаттаров һәм Рәхимә Хәерова сәхнәгә губернатор администрациясенең милли конфессиональ сәясәт идарәсенең җәмәгать фикерен сорашып белү департаменты консультанты Вера Алексееваны чакырдылар. Ул губернатор Николай Меркушкин исеменнән халыкны бәйрәм белән котлап: “Бүген без авыл хуҗалыгы елы уңышлы тәмамлану уңаеннан төн йокыларын йокламыйча эшләгән авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен зурлау өчен җыелдык. Татарларның милли бәйрәме бүген шәһәр һәм авыл халкын, олыларны һәм кечкенә балаларны, татарларны һәм башка милләт халыкларын берләштерә. Барыгызга да сәламәтлек, уңдырышлы еллар һәм Россиянең чиксез кырларында эшләү теләге булуын телим”, - диде өлкә хөкүмәте вәкиле. Ә шәһәр администрациясе вәкиле Дмитрий Долганов шәһәр башлыгы Дмитрий Азаровның котлау хатын укыды. Анда шушы бәйрәмне оештыруга зур өлеш керткән шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗинның эшчәнлегенә уңай бәя бирелгән иде.

Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин да игенчеләргә һәм гомумән милләтебезгә сәламәтлек теләп, иген үстерүне халкыбыз күңелендә рухи байлык тәрбияләү белән чагыштырды: “Иген кырларын чүпләрдән һәм корткычлардан чистартып тормасаң, яхшы ашлык җыеп ала алмаган кебек, баланың да күңеленә яхшы орлык салмасак, карап, тәрбияләп тормасак, аны чүп басу ихтималы бар”, - диде мөфти.

Шуннан соң сәхнәгә Самара өлкәсенең авыл хуҗалыгы министры урынбасары Роман Некрасов, шәһәр Думасы депутаты Минәхмәт Хәлиуллов һәм авыл хуҗалыгы алдынгылары күтәрелделәр.

Роман Некрасов авыл хуҗалыгы министры Виктор Альтергот исеменнән зур эшне йомгаклаучы шушы бәйрәм белән котлап: “Горурланырлыгыбыз бар: Самара өлкәсе буенча бүгенге көнгә 1,5 миллион тонна ашлык җыеп алынган һәм бу әле соңгы сан түгел. Өлкә элеваторларына салып куелган шушы зур уңышны үстерү эшенә татар милләтендәге игенчеләр дә зур өлеш кертәләр. Һава торышына, икътисади кыенлыкларга карамастан, алар сезнең белән безнең өстәлләрне мул итү өчен көрәш алып баралар, үсеп килүче буынга үрнәк күрсәтәләр. Аяз күк йөзе, вакытында явучы яңгырлар һәм сәламәтлек телим”, - диде Роман Владимирович һәм, алдынгыларның һәрберсенең исемен атап, өлкә хөкүмәтенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Кошки районының «Романовка» авыл хуҗалыгы производствосы директоры Мирас Нуриҗанов һәм «Дружба» хуҗалыгы механизаторы Ринат Мәхмүтов, Елховка районының “Игенче” җәмгыяте трактор бригадасы бригадиры Хәсибулла Исмәгыйлев, машина йөртүче Рөстәм Галимов, “Колос” җәмгыяте механизаторы Шамил Ибраһимов, Камышлы районының “Байкомсервис” җәмгыяте механизаторы Әнәс Газизов, фермер хуҗалыгы башлыгы Флюра Мөхәммәтҗанова, Шенталы районының “Карабиккол” җәмгыяте механизаторы Дамир Хәсәншин, фермер хуҗалыгы җитәкчесе Ринат Әбүсәетов, Похвистнево районының “Салават күпере” җәмгыяте директоры Гамил Субеев, “Восток” хуҗалыгы директоры Ринат Искәндәров исемнәре аталды.

Ә терлекчелек өлкәсендә зур уңышларга ирешкән Похвистнево районы фермеры Минегали Гайсаров һәм Камышлы районы фермеры Илшат Каюмов 9 - 15 октябрьдә Мәскәүдә үткән “Алтын көз - 2013” бөтенроссия күргәзмәсендә катнашканнар һәм анда алтын һәм көмеш медальләргә ия булганнар. Бу бәйрәм сәхнәсендә аларның күкрәгенә шушы медальләр тагылды һәм бүләкләр тапшырылды. Шулай ук игенчеләргә һәм терлекчеләргә “Туган тел” оешмасы һәм шәһәр автономиясе тарафыннан әзерләнгән бүләкләр дә бар иде.

Бәйрәмгә Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдинов та килгән иде. Ул халыкны бәйрәм белән котлап, татар милләтен саклаган һәм гореф-гадәтләрне үстергән өчен, дип язылган Рәхмәт хатларын өлкә һәм шәһәр автономияләре җитәкчеләренә тапшырды.

Алдан игълан ителгәнчә, рәсми өлештән соң безне театр тамашасы көтә иде. Камышлы театрының яшьләр труппасы бу көнне Туфан Миңнуллинның “Диләфрүзгә - дүрт кияү” спектакленә ремейк ясап, аны Камышлыда булган хәл итеп күрсәтте. Сәхнәнең арткы планына эленгән Камышлы урамы сурәте дә, артистларның камышлыча сөйләве дә табигый булып күренде. Чыннан да, бу пьесаны кайсы татар авылында куйсаң, ул шуныкы булыр кебек. Әмма тик камышлылылар гына йөз елга якын спектакльләр куеп, мәркәзебез Казаннан читтә яшәүче халкыбызны мәдәни тормышка якынайта, элеккеге һәм хәзерге заман драматургларының эше белән таныштырып тора. Театр сәнгатенә яшь буын вәкилләре мөккибән китеп, шулай оста һәм матур итеп уйный белүләре белән шатландырдылар. Залда әледән-әле көлүләр, куәтләп торулар яңгырады. Бигрәк тә Галим ролен башкарган Ленар Нуретдинов, Диләфрүз ролендәге Гүзәл Исламова, Амур һәм Исмәгыйль рольләрендәге Руслан Кәбиров һәм Ринат Инсаповның уены тамашачы күңелендә соклану тудырды. Спектакль тәмамлангач, Ильяс әфәнде Шәкүров Камышлы театрын һәрдаим Самарага гастрольләргә дәшеп, аның репертуарындагы башка спектакльләрне дә күрсәтү җаен табарга вәгъдә итте.

Кемгә ничектер, ә минем күңелдә быелгы Сөмбелә бәйрәме зур өметләр уятты. Бәлки, бу өлкә хөкүмәтенең авыл хуҗалыгына таба йөзе белән борылып, җир кешесенә карата хөрмәт күрсәтә башлавыннан да, районнарда халыкның уяна башлап, җирләребезне сөреп, иген үстерә башлавыннан да киләдер. Бәйрәмдә катнашучыларның һәркайсы моны яхшыга юрап, бик шатланды. Димәк, Сөмбеләне популярлаштыру, игенчеләрнең авыр хезмәтен зурлау эшендә алга китеш бар, һәм ул Самара өлкә хөкүмәтенең һәм татар милли оешмаларның уртак эшеннән килә.

Югарыдагы рәсемдә: Диләфрүз (Гүзәл ИСЛАМОВА) һәм Җәмил (Альберт МИНАТДИНОВ).



1. Ильяс ШӘКҮРОВ (уртада) фотокүргәзмәне Роман НЕКРАСОВка һәм Талип хәзрәт ЯРУЛЛИНга күрсәтә.



2. Рафаэль БАҺАУТДИНОВ котлый.



3. Роман НЕКРАСОВ Минегали ГАЙСАРОВка "Алтын көз" күргәзмәсенең алтын медален тапшыра.

Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәтләре.
 


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ 44 | 27.10.2013
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»