поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 13 Май
  • Солтан Габәши (1891-1942) - композитор
  • Халидә Минһаҗева - журналист
  • Таһир Якупов (1946-1999) - җырчы
  • Миләүшә Таминдарова - мәдәният хезмәткәре
  • Җәүдәт Хөсәенов - көрәшче
  • Рөстәм Нәбиев - блогер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
26.10.2013 Фаҗига

Ике гаилә язмышын хәл иткән янгын

Быелның 4 июлендә Гадел Кутуй урамында урнашкан 68/1 нче йортта чыккан янгын турында зур шау-шу булмады. Әмма анда зыян күргән гаиләләр, газиз балаларын югалткан әти-әниләр әле дә тилмерә.

Без түзәргә тиеш

“Бу йортта минем кызым, киявем, оныгым яши иде. Алар анда кеше бүлмәсендә торды. Кызым Лилия белән киявем Искәндәр бер-берсен шулкадәр хөрмәт итеп, яратып яшәде. Очраклы гына танышып китсәләр дә, шактый очрашып йөрделәр. Искәндәр Лилиянең йөрәген бик тиз яулады. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укып йөргәндә дус кызларына: “Искәндәр әйбәт ир булыр иде ул”, – дия торган булган. Шулай итеп, алар өйләнешеп куйды. Мин дә шушы йортта, күрше подъездда гына яшим. Балалар икесе дә дин юлында, мөселман кануннары белән яшәде. Бергә яшәүләренә сигез ел булуга карамастан, балалары булмады. Быел көтеп алынган оныгым дөньяга килде. Лилия минем бердәнбер кызым иде, – дип искә ала Халидә Галиева. – Менә 4 айдан артык үземә мең төрле сорау биреп яшим. Һаман да аптырашта мин. Янгын башлангач, баламны коткарыйм дип, Лилия сабыен күтәреп урамга чыкмакчы булган. Әмма баласы кулыннан төшеп киткән. Кызын эзли-эзли үзе пешеп беткән. Бу янгын бик тиз булды. Мин чыкканда киявемне тәрәзәдән тө­шерәләр иде. Кызымны да, киявемне дә урамга чыгарып салдылар. Ә мин оныгымны эзлим. Шунда берәү: “Аны кемдер кү­тәреп йөри иде”, – дип тынычландырды. Соңыннан гына җир­дә яткан мәетен күргәч, ата-анасы пешеп беткән килеш, ничек бала исән калсын инде, дигән уй башыма барып җитте. “Ашыгыч ярдәм” көтә-көтә кызым 40 минут ыңгырашып ятты. Ба­лакайларымның хәле авыр иде. Ә табиблар икенче йорт янына килгән.

Ярдәмгә мохтаҗ кеше­ләрне шунда кадәр илтергә ки­рәк булды. Мине табибларның битарафлыгы шаккатырды. Оныгыбызны җирләргә кайтып киттек. Кечкенә Мәрьямгә 2 ай иде. Килүебезгә Лилия янына реани­мациягә керттеләр. Хәле бик начар иде, озак тормасын аңладым. Йә Аллам, ничек язган, шулай булсын, китсәң, балаң бе­лән бергә булырсың, кызым, дип хушлашып чыктым. Берничә сәгатьтән Лилия дә үлде. Исән калган булса, баласы пешеп үл­гәнне белсә, яши алмас иде, дип тә уйлыйм. Бу вакыта Ис­кәндәр дә хастаханәдә иде. Аның эчке органнары пешкән. Искәндәр сөйләшеп ятты. “Лилия ничек? Ашыймы?” – дип сорый иде. Баланы авылга алып кит­теләр, дигәннәр аңа. Лилиянең өчесенә Искәндәр дә үлде. Шулай итеп, 32 яшьлек киявем, 28 яшьлек кызым, 2 айлык оныгымны югалттык. Димәк, шулай язган булган. Бернишләп тә булмый, без тү­зәргә тиеш”, – ди Халидә ханым.
Оныгы төшләренә еш керә икән. “Әле Корбан бәйрәме алдыннан сабыемны төштә күрдем. Күзләрен тутырып карый балакаем. Кил әле, бер сөйим үзеңне, дип кочаклап алдым”, – ди Халидә апа. Бүген ул башындагы мең соравына җавап таба алмыйча интегә.

– Авыр, бик тә авыр миңа, аңлатырлык сүзләр таба алмыйм. Янгын чыккач килеп тикшереп тә йөрүче булмады, кешеләрдән дә сораштырмадылар. Шулай итеп, үтте дә онытылып калды. Ә бит йөрәк ярасы онытырлык түгел. Авыр вакытымда терәк булган өчен әниемә, туганнарыма, ЖБИ-3 коллективына рәхмәт­лемен, – ди ул.

Диананы эше көтә

Шушы янгында Лилия һәм Искәндәр Әбҗәлевләрнең күр­шеләре Диана белән Ленар да зыян күрә. “Ул көнне туганымның улы Ленар белән кызымны икесен генә калдырдык та бакчага киттек. Әлеге йортта 1990 елдан бирле торабыз. Башта малосемейка иде, аннан соң шәһәргә тапшырдылар да, фатирга әй­ләнде. Янгын чыккач, кызым белән энем урамга чыгып котылмакчы була. Аска йөгереп төшәләр дә кире өскә менәләр. Без өченче катта тора идек. Стеналар, фатир ишекләре янды дип искә ала кызым. Диананың сумкасыннан кирәкле документлары, эш ачкычлары төшеп китә. Ул аларны эзләгәндә бик каты пешә. Ике кулы, ике аягы зыян күрә”, – дип сөйли Диананың әнисе Резедә ханым.

“Ирем Илһам белән тиз арада бакчадан кайтырга туры килде. Күршебез шалтыртып: “Кайтыгыз әле, кайтырга кирәк”, – дип кенә әйтте. Дианага шалтыратам – телефоны дәшми, энем дә алмый. Соңыннан ул алды да: “Без янабыз, алма апа”, – диде. Ничек кайтып җиткәнне хәтерләмим. Кызым аңсыз иде. Яшәренә өмет булмаса да, Аллага шөкер, хәле яхшыра инде. Ул бит безнең бердәнбер кызыбыз”, – ди Резедә ханым.

Диананы “Ашыгыч ярдәм” машинасы алып китә. Әмма кабул итү бүлегендә озак яткыралар. Төнге икедә генә хастаханәгә салалар. Кызым ярдәм сорап табиб­ларга мөрәҗәгать иткән. “Шортик­ларымны кисегез, кулымдагы йөзекләремне салдырыгыз”, – дигәнен ишетмәгәннәр. Кызым шундый каты шешенгән иде. Авырлыгы 150 килога җитте. Энем дә шешенде. Киленебез үз баласын үзе танымады. Аңын югалтып егылган иде. Диананың күзләре ачылмады. Башта моңа бик борчылган идем, аның керфекләре генә янган, күзенә дә, йөзенә дә зыян килмәгән. Энем дәваланып аякка басты инде, ә менә Диана гына рәтләнеп китә алмый. Гемоглобины түбән. Ашаган ризыгы юк. Су гына эчеп тора. Кайчак үзе сораган ризык­ларны капкалап куя ансы. 4 ай эчендә 19 наркоз кичерде, 9 тапкыр тиресен күчереп куйдылар”, – ди Резедә Салихова.

Диана башта күкрәк турындагы авыртуга зарланды. Флюорография үткәргәч, үпкәләре сау-сәламәт икәне күренде. Аннан соң гына аңладык – Диана урамга чыгам дигәндә егылган, күкрәк өлеше белән бәрелгән булган. Хәзерге вакытта сидек, кан анализлары яхшырды. Тамагына нык­лап ашаса, бар да яхшы булыр иде”, – ди ул.

Әнисе гел янында икән. Башка кешене кертмиләр. Әтисе бе­лән дә күптән түгел күрешкән. Моннан бер ай элек наушник аша әтисенә шалтыраткан. Кызы­ның тавышын ишеткән әти­се елап ук җибәргән. Бу көнне иң бәхетле көне итеп саный, ди Резедә ханым.

Дианага 22 яшь. Ул Совет районында урнашкан 20 нче гим­назиядә сәркатип булып эшләгән. “Шундый акыллы кыз бала. Мө­лаем, изге күңелле, кешелекле ул. Бар эше тәртиптә, нинди эш кушсаң да, җиренә җит­кезеп эшли иде”, – ди укытучылар коллективы. Бүген дә Диа­наны эш урынында көтеп торалар. “Исән-сау терелеп аякка гына бассын, көчле рухлы булсын”, – дип тели алар.

Диана белән телефон аша аралашырга туры килде. “Мин авыр вакытымда дусларым күп икәнгә ышандым. Минем өчен кан бирергә 80 кеше килгән. Хәтта Минзәләдән үк килүчеләр булган. Әле һаман да аркамда гына ята алам. Төрле вакытлар бар. Күңелсез, кәефсез чакларым да күп. Аллага шөкер, терелеп барам. Минем әти-әниемә, табибларыма, коллективыма, дусларыма рәхмәт әйтәсем килә”, – ди ул.

– Республика хастаханәсенең тән пешү бүлеге табиблары Айдар Шакировка һәм Динар Дәүлиевкә алтын медаль бирер идем, – ди Резедә ханым. – Бары аларның тырышлыгы белән Диана терелеп килә, – ди ул.
– Диананың аяк-кулларына тире кирәк. Уң як кулы бигрәк тә зыян күргән. Шуңа күрә әллә ничә операция кичерергә туры килде инде. Хәтта марляларны алыштырганда да наркозсыз булмый”, – ди Резедә ханым.
Янгын вакытында 150 кешене коткарганнар. Каты пешкән кешеләрдән башка тагын бик күпләр зыян күргән. Дианага табиблар: “Сез бәхетле кыз икән”,– дип әйтәләр, ди. Ул да моның шулай буласына бик ышана. Аның эшлисе эшләре, тормышка ашырасы хыяллары бик күп әле.

“Дианага күзләр тигәндер”, – ди туганнары, танышлары. Әмма янгын чыгып бер гаилә һәлак булганны, ике кеше авыр тән җәрәхәтләре алганны моның бе­лән генә аклап булмый. Күрә­чәкме бу, саксызлыкмы, әллә Ходайдан бирелгән тәкъдирме? Адәм баласына алдан белү код­рәте бирелмәгән, язмыштан уз­мыш юк, дип кенә юана алабыз.  


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ 174 | 25.10.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»