поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
25.10.2013 Сәясәт

Ялган тапшырулардан кем ота?

Волгоградта шартлау булганнан соң “Россия” каналындагы “Вести”дан террорчы Наидә Асиялова турында тапшыру күрсәттеләр. Башта аны һәм ире Дмитрий Соколовның Мәскәүдәге “Кәүсәр” дини оешмасындагы мәдрәсәдә укыганын тәфсилләп сөйләделәр.

Аннан террорчыларны ничек әзерләү­ләренә тукталдылар, шул ук вакытта, мәчет янында коткы таратучы бар, дигән сылтау белән бер егетнең халык белән сөйләшүен төше­реп алганнар. Иң кызыгы, дөресрәге, көенечлесе – бө­тен экранга мәчет манарасындагы айны озаклап күрсә­теп торулары булгандыр.

Чеп-чи ялган

“Россия” каналларыннан мон­дый тапшыруларны карарга күнеккәнгәдерме, бу сюжет­ларның асылында нәрсә ятканы аңлашыла кебек. Әмма мине икенче көнне “Кәүсәр” дини оешмасы җитәкчесе Анар Ра­мазановның мөрәҗәгате гаҗәп­ләндерде.

– “Вести” каналында сөйлән­гән сюжетларның барысы да чеп-чи ялган, – дигән ул. – Мо­ның кадәр әхлаксыз, тәрбиясез булу мөмкинме икәнни? Каналда профессиональ булмаган хезмәткәрләрнең эшләве мине шаккатырды. Анар әфәнде әйтү­енчә, әлеге тапшыру чыгасы көнне иртән телевидение журналисты “Кәүсәр” оешмасына килгән. Бандитлар сезнең оешмада укыдымы, дип берничә тапкыр сорау биргән. “Мин үзем биредә укыган укучыларны яхшы белгәнгә күрә, Наидә Асиялованың да, аның ире Дмитрий Соколовның да бездә укымаганлыгын, аларның биредә бөтенләй күренгәне булмауларын әйттем, – ди Анар әфәнде. – Әмма журналист моны кабул итәргә теләмәде. Безгә әңгә­мәне тәмамларга туры килде. Шуннан соң алар ишегалдын тө­шереп йөрделәр, аннан уз­ган-барган, биредә яшәгән ке­шеләрдән сораштылар. Шул көнне эфирда террорчылар­ның бездә укыганлыгы хакында сөй­ләнде. Аңлыйм, Волгоградта булган вакыйгалар күпләрне хәсрәткә салды. Әмма каналның рейтингын күтәрү өчен ялган мәгълүмат туплап, булмаган сюжетлар уйлап чыгару бөтенләй башка сыя торган хәл түгел”.

Бу очракта нишләргә?

Канун бозган телевидение төркемен җавапка тартыргамы? “Кәүсәр” оешмасы җитәк­чесе фикеренчә, Россия законы буенча бу очракта ике җинаять кылынганлыгы раслана икән. Әмма бу фикерне ничек җит­керергә, аларның сүзләрен колакка элүче булырмы? Без соңгы вакытта мондый хәлләр белән еш очрашып торабыз. Әмма мөселманнар үз пози­цияләрен, хаксызга рәнҗетү­ләрен ничек исбатлый ала?

– Бу мәсьәләне дәүләт күләмендә күтәрергә тиешләр, – ди “Казан нуры” мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм Зиннуров. – Россия Президенты Владимир Путин: “Андый очраклар булганда, ягъни телевидение каналыннан сюжетлар күрсәт­кәндә, милләтен, динен атамас­ка кирәк”, – дип тә чыгыш ясаган иде. Хәтта әлеге уңайдан закон да кабул иттеләр. Бу дөрес тә, чөнки мондый очракта массакүләм мәгълүмат чаралары милләтара дошманлык хисе тудырмасын өчен сак карарга, сюжетларны нигезле фикер­ләргә таянып эшләргә тиеш. Дөрес, ниндидер ыгы-зыгы куптарып йөреп булмый. Әмма бу уңайдан мөселманнарның тавышы ишетелсен иде. Аларга бердәм булырга кирәк. Күп очракта акыллырак эш итәргә кирәк. Кояшка бөтен кеше тө­кереп кенә аңа бернинди дә зыян килми. Пәйгамбәрне күпме Европа илләрендә мыскыл итәр­гә, динебезне мәсхәрә­ләргә, тап төшерергә тырыштылар. Әмма аңа карап кына безне кимсетә алмадылар. Ә безгә алга таба эшне дәвам итәргә кирәк. Тагын бер нәрсәне әйтеп китәсе килә, кайбер очракта аклану шөбһә дә тудырырга мөмкин.

Россиянең төп каналында бу ялган тапшырудан кем ота? Те­левидениедәгеләрме, әллә Рос­сия­дә яшәүче халыкмы? Кыскасы, берсе дә түгел. Без һаман да шуны аңлап җиткерә алмыйбыз. Әлеге вакыйга бе­лән без мил­ләтара бәрелешләр генә китереп чыгарабыз. Кү­рәсең, телевидениене бу кызыксындырмый, аңа үз рейтингы мө­һим.  


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 174 | 25.10.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»