поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
24.10.2013 Җәмгыять

Күктән җиргә төшерделәр

Без бу ханым белән урамда, дөресрәге, балалар мәйданчыгында еш очрашабыз. Ике яшь ярымлык оныгы Әмирне уйнатырга алып чыкканын белсәм дә, моңа кадәр танышып, иркенләп-озаклап сөйләшеп утырганыбыз юк иде. Ә беркөнне шундый җай чыкты.

Минем кайда, кем булып эшләгәнемне сораштыргач: «Ә мин бит сезнең газетагызның даими укучысы! – диеп куймасынмы Гөлия ханым. – Күптәннән алдырам инде. Аеруча гыйбрәтле язмаларын көтеп алам. Безнең – гади халыкның, шуның ише хәлләргә хушыбыз китә бит инде. Кайсын елап, кайсын елмаеп укыйм. Кайбер язма геройларына ачу кабара, бу кешенең үзен бер күрергә иде дигән чаклар да булгалый. Менә безнең күршеләрнең гаилә тарихларын да сериал эчтәлеге итеп алырлык. Газеталарда язган гыйбрәтле язмышлардан бер дә ким түгел.

Алинәне мин балачактан ук беләм. Әти-әниләре белән күрше йортта яшәделәр. Аннан соң башка фатирга күченеп киттеләр. Бик затлы, абруйлы гаилә иде. Ире дә, хатыны да югары урында эшләде. Иркен – зур фатирларына купшы җиһазны кайтарып тутырып кына тордылар. Өч бала үстерделәр. Өчесе дә мин укыткан мәктәпкә укырга йөрде. Олы уллары белән кызлары да, үз тиңнәрен табып, бай гаиләдә тәрбияләнеп үскән егет-кыз белән парлаштылар дип беләм. Кечкенәләре Алинә белән генә әллә нәрсә булды. Төпчек, иркә бала иде. Чибәр туташ үзен һәрвакыт карап йөртте, матур киенде. 11 нче сыйныфта укыганда чибәр генә егет белән подъезд төбендә машинада утырганнарын еш күрдем. Кияүгә дә шул үз тирәләрендә кайнашкан бай егеткә чыгар дип уйлаган идек. Алай булып чыкмады шул. Әти-әниләре башка урынга күченгәч, берара күздән югалткан идем мин Алинәне. Менә узган ел ахырында безнең күрше фатирга килен булып төшмәсенме кызыбыз! Тел шартлаттык! Аптырамаслык та түгел шул, Борис дигәнем ярлы гына гаиләдән. Әле җитмәсә, рус. Бер бүлмәле фатирда алты кеше яшәп яталар. Аңа өстәп, бер фатирны ике эт, попугай, мәче дә бүлешә! Андагы сасы искә чыдап була торган түгел. Алинәне, аның гаиләсен белмәсәк, аптырамас та идек. Кызның әти-әниләре бик нык каршы булган, диделәр. Әнисе туйга да килмәгән. Әтисе дә тиз генә килеп киткән икән. Ата-анасының фатихасын алмыйча: «Мин Борисны яратам. Каршы чыгасыз икән, бу өйгә башка аяк та атлап кермәячәкмен», – дип, ишек тибеп чыгып киткән бала ул. Борис үзе дә тырыш-булдыклы димәс идем. Килеш-килбәте дә хуш китәрлек түгел. Кирәгеннән артык симездер үзе. Белмим, нәрсәсенә кызыккандыр Алинә.

Ә хәзер менә шуның ачы җимешләрен татый. Бүген аңа 22 яшь. Өч ай элек алты айлык көмәне белән кире туган йортына кайтып китте. Ана кеше нишләсен инде?! Бәгырь җимеше бит, гафу иткән. Алинәнең үзенә аерым фатир да алып биргәннәр. Ә безнең күршедә яшәгәндә бер дә тынычлык булмады инде. Анда тавыш-гауга туйның икенче көнендә үк башланды дисәм дә ялгышмыймдыр. Борис бер айдан соң ук, Алинәнең киемнәрен чемоданга салып, тәрәзәдән ыргытты. Яшь хатын каенанасы белән дә уртак тел таба алмады. Бер-берсенә нинди генә сүзләр әйтеп бетермәделәр. Әлеге алты кешелек фатирда карт әби дә яши. Шуның авылдагы өенә дә кайтып яшәп карадылар инде яшьләр. Анда да сугышып, тәрәзә ватып, өйнең астын-өскә китереп, авыл халкын көлдереп килделәр. Менә шулай яшәп тә, бала табарга уйлаган бит үзе. Хәзер әнә бүген-иртәгә әни булырга җыена. Борис та, бала туу белән үк ДНК ясатам, минеке булган очракта гына ярдәм итәчәкмен, дип әйтә икән. Ахыры ничек булып бетәр, анысын бер Ходай гына белә».

Гөлия ханым күршеләрендәге хәлләрне сөйләде дә нәтиҗә ясап әйтеп куйды: «Гаиләнең таркаласы билгеле иде инде. Әти-әнисенең фатихасын алмыйча, руска кияүгә чыкты. Аннан соң, купшы тормышта үскән кыз бала тиен санап яши алмый инде ул...» 


Зөһрә САДЫЙКОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»