поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
23.10.2013 Җәмгыять

Батырлык шундый була

Түбән Кама егете, 30 яшьлек Рузил Гыйльфанов, янгын чыгып, ут ялмап алган бакча йорты эченә кереп, танышларының яшь ярымлык баласын алып чыга. Шөкер, сабыйга бернинди зыян килми. Ә аның тормышын коткарып калган батыр егет район үзәк хас­таханәсендә авыр хәлдә ята.

Бу вакыйга әле күптән түгел генә булды. Рузил үзе­нең хезмәттәше Максим бе­лән табигатьтә ял итеп, шашлык пешерергә сөйлә­шәләр. Рузил хезмәт­тәшен гаиләсе белән үз­ләренең дачасына кунакка чакыра. Максим бик теләп риза була, хатынын һәм ике баласын машинасына утыртып, Рузил­ләр дачасына ки­лә. Капканы ачып, машинаны бакчага кертәләр. Юлда килгәндә йоклап киткән биш яшьлек кызларын уятырга кызганып, машина эчендә бикләп калдыралар, ә яшь ярымлык улларын, бакча йор­тының икенче катына алып менеп, йокларга яткыралар. Әмма идәнгә тараткан помидорларны күр­гән хатын, балада аллергия булмасын дип куркып, башкаларга әйтеп тормыйча гына, малаен йорт­ның беренче катына алып төшеп яткыра. Балалар тынычлап йоклаган арада шашлык пешерергә кере­шәләр. Инде караңгы­лана башлый, утын яна, күмер төшә, өстәл әзерләнә – кыскасы, барысы да тәртиптә кебек тоела.

Әмма, бәла бәхеттән тиз­рәк йөри, дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр шул... Рә­хәт­ләнеп, тыныч кына сөйлә­шеп утырганда, колакла­рына ниндидер шарт-шорт килгән тавыш ишетелә. Рузил башын күтәреп караса, бакча йор­тының икенче каты такталары арасыннан ялкын теллә­рен күрә. “Анда бала калды!” – дип ачыргаланып кычкырган тавышны ише­түгә, Рузил яшен тизлеге белән йорт эченә ыргыла.

Менә кайчан кирәк була аның спорт белән шөгыль­ләнүе! “Ә” дигәнче икенче катка менеп җитеп, ул баланы эзли башлый. Бу вакытта ялкын инде икенче катны тәмам ялмап алган була. Егет сулыш та ала алмый: бөтен җирдә төтен, ис һәм ялкын. Ул куллары белән капшанып, баланы эзли, әмма таба алмый. Кул­ларының нык пе­шүен дә сизми, башында бер генә максат: ничек тә баланы коткарырга! Сулыш ала алмыйча аңын җуя башлагач кына, егет ишегалдына атылып чыга. Шул чагында гына каушавыннан басып торган урынында катып калган ана кеше: “Бала беренче катта!” – дип кычкыра. Рузил шул ук секундта тагын ут эченә ташлана. Инде беренче катны да ялмап алган ут эченнән баланы эзләп таба, өстенә юрган каплап алып чыга һәм анасына тапшыра, аларны урамга, куркынычсыз урынга озатып куярга да өлгерә. Иң куанычлысы, балага бернинди зыян кил­мәгән була.

Ул арада, кычкырышкан тавышка машина эчендә йок­лаган бала да уяна, нәни куллары белән тәрәзәсенә бәрә-бәрә елый. Атасы Максим машинаны ачарга ничек кенә тырышса да, ачкыч белән бик­ләнгән ишек ачылмый. Мак­симның: “Ключи! Ключи давай!” – дип кычкыруын ише­түгә, Рузил тагын, инде өчен­че мәртәбә, янгын эченә – өйнең беренче катында калган ачкычларны алып чыгарга дип ыргыла. Монысында инде аның куллары гына түгел, бите дә, тәне дә пешә. Ачкычлар һәм документлар салынган сумканы алып чыгып, Максимга ыргыта. Машинаны һәм аның эчендәге баланы да исән-сау урамга чыгарып өлгерүгә, янгын сүн­дерү машинасы белән “ашыгыч ярдәм” дә килеп җитә.

Аңын җуеп егылган Рузил­гә беренче ярдәмне күрсә­теп, ашыгыч рәвештә дәваха­нәгә алып китәләр. Бүген ул район үзәк хастаханәсендә ята. Батыр егетнең үзен кү­реп, хәлен белергә дип янына баргач, “Ватаным Татарстан” өчен фотога төшерергә рөхсәт сораган идем, риза булмады: “Йөргән кызым да бар, мондый чорналып-ура­лып беткән кыяфәттә фотога төшермәгез инде”. Фотосын Интернеттан “ВКонтакте” сайтыннан табып алдым.

Шушы урында бу язмага нокта куярга да мөмкин булыр иде. Әмма бу дөрес булмас, дип уйлыйм. Чөнки Рузил үскән гаиләне яхшы бе­ләм, алар шәһәребезнең Тынычлык урамында безнең белән бер йортта яшәүче күршеләр генә түгел, күп­тәнге танышлар да. Әнисе Рәдилә һәм әтисе Фәннур – икесе дә Арча районыннан, Түбән Камага узган гасырның сиксәненче елларында килеп урнашалар. Фәннур “Нефтехим”ның олигомерлар заводында тракторчы иде, хәзерге вакытта, авыру булу сәбәпле, пен­сия­дә. Рәдилә Түбән Кама кан күчерү станциясендә эшли, тырыш хезмәте өчен күп мәртәбәләр Мактау грамоталарына һәм акчалата пре­мия­ләргә лаек булган. Алар ике бала үстерделәр: 1983 елда – уллары Рузил, 1986 елда кызлары Резеда туды.
Балалары кечкенәдән бик тырыш, тәртипле һәм акыллы булып үсте. Рузил җиде яшен­нән каратэ һәм дзюдо белән шөгыльләнә. Тренеры Сергей Куковякин җитәкче­легендә зур уңышларга иреште, бер­ничә мәртәбә Татарстан чемпионы һәм Россия призеры булды. Мәктәптән соң ул Тү­бән Кама химия-техноло­гия институтының икътисад һәм идарә итү факультетын тә­мамлады. Хә­зерге вакытта шә­һәре­бездәге банкларның берсендә эшли. Әлегә өйлән­мәгән.

Ничек шулай туры килеп тора диген: әле узган кышта гына Гыйльфановларның кыз­лары, ягъни Рузилнең сеңлесе Резеданың, турында Тү­бән Каманың “Туган як” газетасына язган идем. Шәһә­ребездәге “Впрок” кибе­тен­дә эшләүче Резеданың бер әби­нең касса янында төшереп калдырган бер айлык пенсия акчасы салынган янчыгын тапкач, шул әбине эзләп өенә барып, акчасын тиененә ка­дәр илтеп бирүе турында иде ул мәкалә.

Инде бүгенге язма героена әйләнеп кайтсак, үз тормышын зур куркыныч ас­тына куеп, балаларны үлем­нән коткарган Рузилнең тиз­рәк савыгып, исән-сау өйлә­ренә кайтуын телик. 


Рафиал ХӘЙРУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 173 | 23.10.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»