поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
22.10.2013 Мәдәният

Бәхетле артист Ринат Таҗетдинов

Ринат абый Таҗетдинов турында язу бик җиңел кебек тоела. Кайвакыт. Өстән генә караганда. Чынлыкта исә бу искиткеч артист, холык-фигыле белән дә, тышкы кыяфәте белән дә мөлаем кеше – колачлап алмаслык дөнья.

Ринат абыйны тәнкыйть итәргә алынучыларга шаккатам. Бардыр инде аның да идеалга җитеп үк бетмәгән яклары. Тик җитешсезлеге кояштагы тап рәвешендәдер: галимнәр аны махсус җайланмаларга карап табалар, күрәләр, өйрәнәләр.

Гади кеше – кояш җылысында рәхәт чигә, нурларында иркәләнә, һәрхәлдә таплары турында уйланмый. Ярый, тукта әле, күңеле тарлыгыннан бөек затларның сәләтен, талантын, уңышын кичерә белмәүчеләр турында язмыйм бит.

Бөек артист Ринат Таҗетдинов – искиткеч талант иясе. Тамашачы тарафыннан ихлас ярату, дәүләт тарафыннан төрле мактаулы исемнәр һәм дәрәҗәләр белән билгеләнгән сәхнә остасы. Ринат абыйга бөек артист дип әйтүче бер мин генә түгелдер, ләкин бу сүзләр, бәяләмәләр аның үзен тотышына бер дә тәэсир итми кебек. Олысы-кечесе белән ул җылы итеп күрешә, якын итеп сөйләшә. Гомер юлдашы Рәйсә апа да ире белән бер камырдан ясалган диярсең. Үрнәк гаилә нинди була дип сорасалар, мин, ике дә уйламыйча, Ринат абый һәм Рәйсә апа Таҗетдиновлар гаиләсен атаячакмын. Бәлки, аларда да бәхәсләр буладыр, тик нигәдер алар озакка бармыйдыр шикелле.

Рольләрен искә төшереп, барлап утырдым әле. Ринат Таҗетдиновны кайсы спектакльдә, кайсы рольдә күреп беренче мәртәбә исемдә калдырдым икән? Мөгаен, Чыңгыз Айтматов әсәре буенча куелган «Гүзәлем Әсәл»дәдер. Уңай дип тә, тискәре дип тә атап булмаслык катлаулы язмышлы баш герой Ильясны уйнады Ринат абый. Үзенең зур ялгышы аркасында яраткан хатынын, улын югалткан бу кеше Чыңгыз Айтматовның әсәрен укыганда да каршылыклы хисләр уята, шуны сәхнәдә күрсәтә алу зур осталык, зур талант таләп итә. Ринат абыйның бу роле бик күп тамашачының күңеленә кереп калды. Шушы спектакльдәге эше өчен аңа Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе бирелде. Ул вакытта Ринат абыйга нибары 29 яшь. Майлы чүлмәк тышыннан билгеле ди безнең халык. Япь-яшь артистның шундый зур дәрәҗәгә ирешүе шул вакытта ук потенциалы никадәр зур булуын күрсәтә. Бүген дә Ринат абыйның артист осталыгы арта гына бара.

Быелгы ел Ринат абый Таҗетдинов өчен юбилей елы. Гыйнвар башында аңа 75 яшь тулды. Туган көне алдыннан без аның белән күрешеп, озак итеп әңгәмә корган идек. Бераз куркыбрак әзерләндем мин ул әңгәмәгә. Заманында әтием Туфан Миңнуллин мине щепкинчылар турында язарга кыстаган иде. «Аларның барысын да син яхшы беләсең, яз», – диде. Нигәдер язып китә алмадым. Әти киткәннән соң, аның шушы сүзләре искә төшеп тынгы бирмәде. Ринат абый юбилеена тәвәккәлләдем, интервью бирегез әле дип сорадым, һәм бөек артист үзе минем янга килеп сөйләшергә ризалыгын да бирде. Каушап та киттем бераз.

Сөйләшү җиңел, хәтта күңелле үтте. Кызыклы хатирәләр, театр анекдотлары... Ничек кенә Ринат абыйны үзе, иҗаты турында сөйләтергә тырышсам да, ул күбрәк башкалар турында сөйләүне хуп күрде. Бергә эшләргә туры килгән өлкән буын артистлар, режиссёрлар, укытучылары... Ринат абый әтием Туфан Миңнуллинны гел искә алды. Әти белән бергә укыганына, аның әсәрләрендә уйнаганына горурланып, ничектер хәтта бераз мактанып та сөйләде. Әлбәттә, бу миңа да рәхәт иде. Мин белмәгән кызыклы нюансларны искә төшерде Ринат абый. Мәсәлән, Камал театрының 70нче еллардагы «культовый» спектакле «Диләфрүзгә дүрт кияү» турында.

– Театр артистлары оркестр чокырына төшеп, тезелеп басып аны кат-кат карыйлар иде. Марсель Сәлимҗановның бик уңышлы эше иде бу спектакль. Анда ул безгә, артистларга бик зур иркенлек бирде. Моны Туфан да кабул итте. Чәчрәп чыккан шампан шәрабе шикелле иде ул спектакль. Хәзер дә онытмыйлар аны, гел искә төшереп торалар. Без аны кайда гына уйнамадык. Татарстанны, Башкортстанны, Урта Азияне әйләнеп уйнап чыктык. Шаккатырлык хәл, хәзер бара торган Диләфрүзне алай итеп кабул итмиләр. Ә бит начар куелмаган – искиткеч әйбәт.

«Диләфрүзгә дүрт кияү» пьесасындагы һәрбер персонаж – характерлы, ә менә сез уйнаган Җәмил тыйнак, азсүзле. Аны уйнавы кыен булгандыр. Диләфрүзнең ни өчен аны сайлаганын исбатларга кирәк бит», – дип сорадым Ринат абыйдан. Ул гади генә җавап бирде.

– Бик кыен булды. Карап торам, калганнарның характерлары искиткеч, уйнар өчен актёрга бик зур мөмкинлекләр бар. Җәмилне бары тик ихласлылык, сөйкемлелек белән алырга мөмкин иде. Яшьрәк чак, холык йомшак, шуңа күрә Марсель аны миңа бирде дә. Һәм Җәмилем югалып калмады, аны яраттылар.

Әйе шул, Ринат Таҗетдиновның геройларын яраталар. Яратырлык сыйфатлары булганда аеруча нык яраталар. Ә инде герое бик үк яхшы бәндә булмаса, җитешсезлек-кимчелекләренә күз йомыбрак карыйлар. Классик драматургиядәге иң җирәнгеч образ – Тартюф та (Ж.-Б.Мольер «Тартюф») Ринат Таҗетдиновның сәхнә сөйкемлелегенә төренгән рәвешендә тагын да куркынычрак кебек.

Ринат Таҗетдиновның тагын бер төр эшчәнлеген әйтеп китәсем килә. Ул да булса сәхнәдән сәнгатьчә уку. Хәзер бу төр жанр «модада түгел». Кызганыч. Чөнки яхшы артист сәхнәдән укыган әдәби әсәр: хикәяме, шигырьме – икенчерәк төсмер ала, үзең укыган вакытта тоемласаң да, аңлап бетермәгән тирәнлеге ачыла. Ринат абыйның шигырь укыганы үзе бер сәнгать Шигъри юллар гына сөйләнми, дөньяның, галәмнең ниндидер зур серләре ачылырга тора кебек.

Ринат Таҗетдинов – бәхетле артист. Артист өчен бәхет – сәхнәгә чыгып, шундагы могҗизалы дөньяга чуму. Ничә мәртәбә сәхнәгә чыкса да, артист туймый, сәхнә сусавы басылмый. Ринат абый сәхнә түрен тоткан артистлардан. Уйнаган рольләре – бихисап. Бүген дә ул актив уйнаучы артист. Шушы сәхнә бәхете аңа ләззәт китерүдән туктамасын иде! 


Әлфия ЮНЫСОВА
Сәхнә
№ 10 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»