поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.10.2013 Мәдәният

Камал театрында - "Банкрот"

7 ноябрьдә, данлыклы татар режиссеры Марсель Сәлимҗановның туган көнендә, традиция буенча, Камал театрында сезонның төп премьерасы. Быел камаллылар Фәрит Бикчәнтәев куелышында Галиәсгар Камалның “Банкрот” комедиясен тәкъдим итәләр. Әлеге премьера Галиәсгар Камалның тууына 135 ел тулуга багышлана.

1939 елдан башлап исемен татар театрыннан аерып карап булмаган Галиәсгар Камалның «Банкрот» (1911) пьесасы - милли классик драматургиядә кабатланмас әсәр үрнәге.

Бу сатирик комедиянең үзәгендә хәйләкәр Сираҗетдин - сәүдәгәр образы. Җиңел генә баеп китү исәбе белән ул хәйлә уйлап таба: банктан зур суммада кредитка акча алып яшереп куя да, товар алырга дигән булып Мәскәүгә китә һәм поездда таланган, шуңа күрә акылдан шашкан булып кылана.

  Әлеге комедия белән танышу мәктәп бусагасыннан ук башлана, ә театр тарихы исә, бу пьесаның төрле чорларда төрле куелышларын хәтерли. Төп рольдә төрле елларда театрның иң затлы артистлары уйный: Габдулла Кариев, Хәлил Әбҗәлилов, Рәфкать Бикчәнтәев, Равил Шәрәфиев… Совет заманында пьесаның төп асылын тәшкил иткән Сираҗетдинның хәйләсе үзенең беренчел мәгънәсен югалтса, тик бүгенге капитализм үсеп килгән чорда ул кабат яңача яңгыраш ала. 

Галиәсгар Камалның 135 еллыгы алдыннан театр әлеге шаулы комедиягә кабат мөрәҗәгать итте. Режиссер Фәрит Бикчәнтәев, пьесадагы образларны традицион чишүне кире кагып, әсәрнең асылын Ләйсән Рәхимова (Татарстанның атказанган артисткасы) башкаруындагы төп геройның хатыны - Гөлҗамал аша чишә. Сираҗетдин ролендә – Радик Бариев (Татарстанның атказанган артисты).

Фәрит Бикчәнтәев һәм рәссам Сергей Скоморохов тудырган «Банкрот» спектакле уңышлы тормышына ашырылган бер хәйлә хакында гына түгел, ә шул чорның рухы, тарихта шаулы дулкын булып күтәрелгән шагыйрьләр һәм сәясәтчеләр, галимнәр һәм рәссамнар, уйлап чыгаручылар һәм политиклар, шул исәптән, хәйлә һәм ялган аша уңышка ирешергә омтылучылары белән татарның яңарыш дәвере хакында да.

“Банкрот” спектакленең премьерасы 7, 8, 9 һәм 10 ноябрь көннәрендә 18 сәгатьтә Камал театрының Зур сәхнәсендә.

 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»