поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.10.2013 Язмыш

Чаба поезд, чаба...

Туган якка таба гына түгел, туган яктан ераккарак алып китәргә ашыга ул. Һәрхәлдә, бөтен булган мөлкәтен сатып, Казанны хатирәләр сандыгына салырга тырышып, җылы якларга юл тотучы Гүзәл ханым өчен шулайдыр.

Яшьләрен йотарга тырышып, поезд тәрәзәсенә береккән урта яшьләрдәге ханымның беркем белән дә сөйләшәсе килми иде кебек. Әмма балалык самимилеге белән: «Әйдә, уйныйбыз», – дип килеп дәшкән кызыма ул елмаеп җавап кайтарды: «Әйдә!» Уртак телне әнә шулай таптык та.

– Язсаң да исем-фамилиямне күрсәтмичә яз, – диде ул, минем журналист икәнемне белгәч. – Район-авылымны да әйтәсем килми, мөмкин булса, мин үземне гомумән тарихтан ук сызып ташлар идем. Тумаган гына булсам, дисәм инде, Алладан узып сөйләшәм булып чыга... Гомере буе сәламәтлеккә туймаган әниемне җирләгәч тәгаенләдем дә инде – иң кулае – туган-үскән яктан гомерлеккә аерылырга кирәк миңа, дидем. Юкса, гел уйга бирелеп йөреп, акылдан язуың да ихтимал...

45 яшьлек хатынның күргәннәре бик гыйбрәтле икән шул. Югалткан кадерлеләре исемлеген барлап чыксаң гына да аңа таудай сабырлык теләрлек: бала вакытта ук әтисе, аннан абыйсы, кияүгә чыккач, башта улы, аннан кызы, моннан сигез ел элек ире гүр иясе булган, әнисенең кырыгы узганга атна-ун көн дә булмаган...

– Минем гомеремдә җеназа – соңгы туйлар, башка бәхетле вакыйгаларга караганда күпкә гадәтирәк булды, – ди Гүзәл, баштан кичкәннәрен күздән кичереп. – Әни исән вакытта ничектер кулда тотып була иде әле үземне, әмма аны да озаткач... Абыем суга батып үлде: аның судан кабарган гәүдәсен миңа – кечкенә кызчыкка, нәрсәгә күрсәткәннәрдер, әмма ул бүген дә хәтердә аермачык. Аңа кадәр әтине озаткан идек бит инде. Ул вакытта кечкенә булгангадыр инде, анысы хәтта бәйрәмгә якын вакыйга итеп кабул ителгән, күрәсең: бөтен кеше тезенә утыртып сөя, кемдер кулга акча кыстыра, кемдер – тәм-том. Үзләренчә юатканнар инде... Әтине җирләгәч, әни аягында басып калган кебек иде әле, ә менә абыйны җир куенына салгач, бетереште. Нерв тәэсиредер инде, буыннары өзлегеп, йөрәк хәле китеп, гел урында булды ул. Мин шул вакытта олыгайдым да инде – абый юк, димәк, әнинең терәге мин.

– Әниегез эшләмәдеме?

– Эшләде, почтага урнашты ул. Хатлар, газета-журналларны мин тарата идем, утырып эшли торганын әни эшләде. Пенсиягә иртә чыкты, аннан шул өйдә кәҗә, тавык кына асрадык инде. Башкасына әнинең сәламәтлеге, ә минем вакыт калмады. Казанга укырга чыгып киттем: җомга кайтасың авылга, дүшәмбе иртән киләсең дигәндәй. Кая анда бәхетле студент тормышы?! Дөресен генә әйткәндә, абыйны югалткан көннән мин әнине югалтудан куркып яшәдем. Авыр эш эшләтмәскә, әнине исән-сау яшәтергә иде ниятем.

– Кайгы-хәсрәтнең саллырагы алдарак көтеп торган бит әле...

– Ике газиземне үз кулларым белән гүргә иңдерермен, соңрак терәк-канатымны да югалтырмын дип гөманламаган идем инде. Улым да, кызым да фаҗигале төстә – машина астында калып үлде... Белмим, нинди гөнаһларым өчен шундый сынау бирелгәндер дә, нишләп мин генә исәндер. Бер юраучы апага бардым мин. Ул: «Әтиең дә, әтиеңнең әтисе дә – бик күп хатын-кызларны рәнҗетеп калдырган кешеләр, нәселегезгә каргыш төшкән», – диде. Хактырмы, ялганмы, белмим. Үземнең кеше өлешенә кергәнем, кеше бәхете өстеннән атлап чыкканым булмады. Анысына Ходай шаһит. Кемнеңдер гөнаһлары өчен нишләп мин газап татырга тиеш соң? Нишләп бу тәкъдир шундый мәрхәмәтсез икән?!. – Гүзәл ханым күз яшьләрен тыеп тота алмаган килеш дәвам итә:

Үзебезнең фатирны да, әнинең нигезен дә саттым. Китү карарын төштә кабул иттем кебек – хәйран зур мәйданлы суда аяк чылатып йөрим икән, янәсе, диңгез төсле. Уяндым да төпле карарга да килдем. Мине монда – туган ягымда бернәрсә дә, беркем дә тотмый. Тома ятим кая барса да ятим – ераккарак китсәм, бәлки, яраларым һәркөнне кан елатып тормас, дип өметләнәм...
 


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»