поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
18.10.2013 Җәмгыять

Безгә татар артистларыннан үрнәк алырга кирәк

Дачабыз, чын татарча әйткәндә бакчабыз, Красноармейский районында булганга, еш кына автобуста йөрергә туры килә. Юлда барганда тирә-юньгә карыйм да шатлынып куям. Күпчелек халыкның (шул исәптән безнең дә) өйләренә, хәтта мунчаларына да газ кертелгән. Авылда яшәүчеләргә хәзер элеккегедән күпкә ансатрак. Хакимияткә моның өчен ничек рәхмәт әйтмисең инде.

Шулай да бернәрсә бик нык борчый мине. Урманнарыбыздагы, юл буйларында урман поласаларындагы тәртипсезлек. Аларның бөтенесен корыган агачлар, төрле чүп-чар басып киткән. Һәр өйдә газ булгач, ул корыган агачларга хәзер караучы да юк. Ә бит газ юк чакта без шул корыган агачларны җыярга чират тора идек. Урманнарның чисталыгына исең китәрлек иде. Гөмбәсе, җиләк-җимеше, чәчкәсе дисеңме - бөтенесе дә үтә күренмәле булып күренеп торалар иде ул чакларда. Урманга, хәтта шул урман полосасына гына барсаң да, рәхәтләнеп саф һава сулап, җиләк-җимеш, гөмбә, мәтрүшкә һәм башка файдалы үләннәр җыеп кайта идек. Ә хәзер корыган агачлар баскан, чистартылмаган урманнарга карыйсың да килми.

Әй, Ходаем, бу җәннәттәй урыннарны чистартып булмыймы, аларның хуҗалары да юкмы икән, дип уйлап та куйгалый идем кайвакытларда. Әле быел җәен карыйм: урыны-урыны белән корыган, кипкән агачларны, ботакларны кисеп-турап аерым өемнәргә өеп куйганнар. Бер төркем ир-ат механик пычкылар ярдәмендә ничәмә-ничә еллар кул тимәгән урманнарны чистарталар, аларны корыган каен агачларыннан арындыралар иде. Әллә Ходаем минем мөрәҗәгатемне ишетеп, бу эшне эшләргә кушканмы? Әллә, ниһаять, ташландык урманнарның хуҗасы табылганмы? Әллә яңа губернаторыбыз Николай Иванович Меркушкинның күрсәтмәләре безнең Красноармейский районы якларына да килеп җиткәнме?

Дачамнан Самарадагы фатирыма кире кайтканда мине зур юл чатындагы автобус тукталышына үз машинасында күрше егете чыгарды. Сөйләшеп киттек.

- Минем әти дә шул урманнарны чистартуда катнаша, үзебезгә утын да әзерли, - дип сөйләде ул.

Гаҗәпләнеп: “Әллә сезнең газыгыз юкмы?” - дип сорап куйдым.

- Бар, апа, мунчаны без утын белән ягабыз бит. Болай эшләгәндә мунчаның тәме дә башкачарак була, - дип җавап бирде ул. - Аннан соң урманнарны да кем дә булса чистартырга тиеш бит инде.

Бу сүзләр минем йөрәгемә “сары май” булып ятты. Дөньяда минем кебек уйлаучы, табигатебезне, урманнарыбызны сакларга теләк белдерүче кешеләр дә бар икән бит әле. Димәк, алга таба урманнарыбызга яңадан җан кереп, алар халыкка элеккечә файда китерә, хезмәт итә башлаячаклар, дип өметләнергә кирәктер.

Урманнарны чистарту, аларны корыган агачлардан арындыруга кагылышлы хәлләр турында миңа әле тагын ишетергә дә, бу турыда язылган язмалар белән танышырга да туры килде.

Минем Самарадагы “Розалина” татар кафесында үткәрелгән өлкә “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать ага Әһлиуллинның 70 яшьлек юбилей кичәсендә Казаннан да, башка төбәкләрдән дә мәртәбәле кунаклар булып, шулар арасында “Шәһри Казан” газетасының һәм Россия төбәкләрендә нәшер ителүче татар басмаларының “Атна вакыйгалары” дип аталган кушымтасының мөхәррире Мансур Газизҗан улы Мортазин да бар иде. Ул үзе белән бүләккә бер төргәк “Шәһри Казан” газетасын алып килгән. Соңрак шуларны укый башлагач, үзем өчен бер кызыклы язмага тап булдым. Анда журналист Люция Хәбибуллина үзенең “Артистлар кулыннан килмәгән эш юк” дигән язмасында татар артистларының Казан кырыендагы “Студенец” бистәсендәге бакчаларында булып, аларның уңганлыгына соклануы турында язган. Татарстанның халык артисты Наил Дунаевны һәм аның хатыны Татьяна Григорьевнаны чын җир кешеләре дип атый автор. Татарстанның халык артисты, атаклы юмор остасы Рәшит Шамкайларның бакчасы да шунда икән. Бакча хуҗасы үзе биредә еш була алмаса да, аның хәләл җефете Суфия ханым җәй буе вакытын биредә үткәрә.

Шамкайлар янәшәсендә генә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиевләр бакчасы да. Ул гөлбакчаны хәтерләтә, бөтен йорт чәчәкләр белән тулган. Биредә агачларның ниндиләре генә юк! Чыршысы, баланы, алмагачы, хәтта имәне дә бар.

Мич һәм мунча ягарга утынын да якындагы урманнан арба белән үзләре ташый икән. Сатып алырга акча жәлләүдән түгел, бер үк вакытта урман чистарту белән дә файда китерәләр.

“Шәһри Казан” газетасыннан шушы язманы укыдым да кылт итеп моннан берничә ел элек нәкъ шушы “Студенец” бистәсендәге бакчаларның берсендә кунакта булуыбыз искә төште. Биредә Наилә кызымның каенанасы - кодагыем Лия ханым белән аның апасы Камал театрының танылган артисткасы Рауза ханым Әхмәрованың (хәзер мәрхүмә инде) юбилеенда булган идек. Әле ул чакларда театрның алыштыргысыз директоры Шамил Зиннур улы Закиров та сау-сәламәт иде. Шушы язмам аларның икесенә дә дога булып барсын иде.

Без Лия ханым белән тәбрикләү сүзләребезне әйткәч, юбилярга моңлы бер җыр да бүләк иткән идек. Бөтен кунаклар да безнең җырлавыбызны ошатып бик озак кул чапканнар иде, ә Шамил әфәнденең бераз шаярта төшеп, сезгә артист булырга кирәк булган, кайда йөрдегез соң, диюе истә калган.

“Шәһри Казан” газетасы журналисты Люция Хәбибуллинаның Камал театры артистлары, аларның бакчалары һәм биредәге урманнарның һәм тирә-юньнең чисталыгы турында язылган язмасын укыгач, үзебезнең Красноармейский бистәсендәге бакчаларыбыз янындагы табигатьнең шыксызлыгын исемә төшергәч, уңайсызланып куйдым. Ә нигә соң без татар артистларыбыз кебек үзебез яшәгән урыннарны тәртиптә тота алмыйбыз?

Кодагыем белән әле хәзер дә шул “Студенец” бис-тәсендәге бакчаларда булган очрашуларыбызны искә алгалыйбыз. Менә тагын бу матур хатирәләрне “Шәһри Казан” газетасында басылган язма яңартып җибәрде кебек.

Разия ӘЮПОВА, Самараның “Розалина” татар кафесы хуҗабикәсе.
 


Разия ӘЮПОВА
Бердәмлек
№ 43 | 19.10.2013
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»