15.10.2013 Милләт
Фатыйх Сибагатуллин: "Безгә утырып бер сөйләшү, аңлашу, аралашу җитми" (ИНТЕРВЬЮ)
Көндәлек матбугат белән даими танышып бару аның канына сеңгән. Нәрсә яздылар икән дип кызыксынудан гына түгел, ни өчен язганнар, максаты нидә? Һәр язмадан Фатыйх Сәүбәнович менә шуларга җавап эзли. Соңгы араларда “Россия халыклары телләре” Законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты хакында матбугатта бер-бер артлы язмалар басылгач та, фикерен белдерүне кирәк дип тапты. Әңгәмәбез менә шуннан башланды да.
– Хәлләр шулай ук тетрәндерерлек һәм төзәтелмәслекмени соң?
– Һәр милләт гомер-гомергә үз язмышы өчен көрәшкән. Хәзер дә ул шулай. Сүз дә юк, көрәшергә кирәк. Әмма шушы юнәлештә эш иткәндә мин вакыт-вакыт аптырашта да калам. Безгә утырып бер сөйләшү, аңлашу, аралашу җитми. Мәскәү кыса дип лаф орудан гына мәгънә юк. Үзара аңлашу булмаса, Мәскәү кысачак та кысачак анысы. Милләтләр эшләре буенча комитет рәисе Хаҗиморат Сәфәралиевне, заманында Думада мәгариф комитеты рәисе булган Григорий Балыхинны, депутат Владимир Шемякинны сүгүдән генә дә эш чыкмаячак. Мин аларның өчесен дә яхшы беләм, мәсьәләне уртага салып сөйләшкәндә җайга килмәстәй, үз туксаннарын гына туглап торучы кешеләр түгел алар. Хаҗиморат Сәфәралиев, әйтик, үтә милли җанлы шәхес, гыйлем иясе – физика-математика фәннәре докторы, РАН академигы. Берничә көн элек Казанга кайтып матбугат белән танышкач, мин аның белән телефон аша элемтәгә кердем һәм закон проектына карата үземнең борчылуларымны белдердем. Ул да мәсьәләнең җитди икәнлеген аңлап, октябрь аенда каралачак закон проектының ноябрьгә күчерелү ихтималы барлыгын һәм, аңарчы Татарстанга килеп, мәсьәләгә ачыклык кертү мөмкинлеген дә белдерде. Шулай итеп, бары тик Татарстан ягыннан гына омтылыш кирәк. Ни гаҗәп, моңарчы аның белән элемтәгә керүче дә булмаган. Сәфәралиев комитетында 8 депутат, әмма шулар арасында Татарстаннан ник бер кеше булсын?! Югыйсә без, татарлар, Россиядә сан ягыннан руслардан кала икенче милләт, дип күкрәк кагабыз, ә Россия Дәүләт Думасының милләтләр комитетында бер депутатыбыз да юк. Бу да уйланырга мәҗбүр итә торган факт. Алай гына да түгел, Думадагы 32 комитет җитәкчеләренең ник берсе Татарстаннан булсын?! Югыйсә, Думада иң күп – 15 депутат Татарстаннан. Бер регионнан да шулкадәр депутат юк. Элегрәк, рәис урынбасары Олег Морозов – безнеке, дип горурлана идек. Хәзер ул да китте һәм аның урынына Татарстан вәкилен тәкъдим итәргә бик мөмкин иде. Квота – безнеке. Моны мин Татарстан Дәүләт Советының кайгыртмавыннан гына күрәм. Шушы урынга депутат Илдар Гыйльметдинов тәкъдим ителгән булса, мөгаен, телләрне кысалар дип сүз башлауның ихтыяҗы да калмас иде. Ул В.Путин фәрманы белән оешкан милли-мәдәни автономияне җитәкли, кайберәүләргә, бәлки, яңалык та булыр: андый оешмаларның җитәкчеләрен Россия Президенты кварталга бер мәртәбә үзенә җыя.
Телләргә, бу очракта татар теленә әллә ни ис китмәгән мөнәсәбәт үзебезнең Татарстаннан ук башлана. Монда инде кемгәдер сылтау итеп торасы да юк. Әйтик, сессиядә депутатлардан кемнәр чалт иттереп татарча чыгыш ясый. Мәрхүм Туфан абый бар иде, ул да бик вакытсыз безнең арадан китте. Разил Вәлиевтән, Роберт Миңнуллиннан кала тагын кемне атый алабыз? Ни өчен сессияне татар һәм рус телләрендә алып бармыйлар? Чуашлар бит чуаш телендә алып бара.
Хәзер салым мәсьәләсен көйләү дә бик җитди булып көн тәртибенә килеп баса. Бүген Татарстанда җыелган салымның 28 проценты гына республикага кала. Бу бик аз. 45 процент турында сүз алып барырга вакыт җиткәндер дип уйлыйм. Һәм моның өчен бик күп мәртәбә Мәскәү юлын таптарга кирәк булачак. Элек донор төбәкләр 17 иде, хәзер 10 га калды. Салым мәсьәләсен уңай хәл итү турыдан-туры милли сәясәткә дә килеп тоташты. Инде әйткәнемчә, көрәшсез булмаячак, әмма көрәш дигәннәренең куркыныч бер нәрсә түгел, уйланылган, акыллы, һәр ике якны да канәгатьләндерә торган булуы шарт. Шуңа иманым камил: безне аңлаучылар һәм аңларга әзер торучылар бар. Без – табигый байлыкларга бай һәм эшчән халкы булган республика. Мин яшь вакытларда, нефть утыз елга җитәчәк, дип сөйлиләр иде. Аннан соң инде утызы да, кырыгы да узды, шөкер, нефть ятмалары сөендереп тора. Галимнәр исәпләвенчә, нефть яңадан йөз елга җитәчәк. Хәзер битум нефте дә чыгарыла башлады. Нефтьле урыннар әледән-әле табылып тора. Димәк, төшенкелеккә бирелү өчен сәбәп юк. Республикада утыздан артык банк бар. Алар безнең республика халкы акчасы исәбенә эш йөртә. Бездәге банкка башка регионнардан килеп акча салмыйлар бит инде. Ник шул банкларны канун нигезендә инвестор итмәскә?
– Фатыйх Сәүбәнович, Сезнең соңгы елларда милләт тарихына, милләт язмышына бәйле һәм галимнәр, гади укучылар тарафыннан бик яратып кабул ителгән китапларыгызда да халыкка мәгълүмат бирү белән бергә, аның өметле киләчәге хакында җитди фикер җиткерелә. “Татары и евреи” дигән китабыгызда аңлашылганча, яһүдләр һәрвакыт бер-берсенә ярдәм итәргә тора, татарда исә мондый әйбер юк кебек...
– Моның сәбәбе, миңа калса, аналарга, гомумән, хатын-кызларга бәйле. Яһүдләрдә барысы да анадан тора. Акыллы, белемле генә татар хатын-кызларын күзәткәнем бар: әйтик, үзбәккә кияүгә чыксалар, балалары бөтенләй үзбәккә әйләнә, белоруска чыксалар – ул-кызлары бер кәлимә татарча белми. Татар хатын-кызлары ирләрен чиктән тыш ярата, аларга чиктән тыш тугрылыклы.
– Ягъни татар хатын-кызлары яһүдиләрдән үрнәк алырга, ирләрен азрак яратырга тиеш дигән сүзме бу?
– Хазар каганатында яһүдләр үзләренең иң чибәр, иң акыллы кызларын аксөякләргә кияүгә биргән. Кияү затлы, акыллы гына булсын. Шундый никахлар нәтиҗәсендә яһүдләр барлыкка килгән дә. Халыкның көче иң элек хатын-кыздан тора шул. Татар хатын-кызларының тәртибен үзгәртү буенча берәр программа кабул итәргә кирәктер алайса. Теләсә нинди милләт вәкилләренә кияүгә чыксалар да, балалары татар булып калсын өчен диюем. Татар кызлары өчен махсус мәктәпләр, махсус журналлар, кинофильмнар, социаль челтәрләр кирәк. Гомумән, яңа татар хатын-кызы культы кирәк. Аннан килеп, татар милли педагогикасы булдырылырга тиеш.
Мин үземә дә, халкыма да бернинди бурыч куймыйм, әмма яңа идеология барлыкка килер дип уйлыйм. Күреп торасыздыр, гомосексуалистлар хәзер үз хокукларын даулапмы даулый, гей-парадлар үткәрә. Бу хәрәкәтне тыю мөмкин түгел, иртәме-соңмы барыбер үз дигәннәренә ирешәчәк алар. Йөзләрчә мең кешене төрмәгә ябып булмый бит. Инде хәзер шуннан файдаланып, халык массаларын күтәрергә маташалар. Удальцов, Навальный, Илья Пономарев – урамда кәмит уены оештырып йөрүчеләр генә. Аларның үз йөзе юк. Черки чапалак белән шапылдатканчы очып йөри бит. Болар да шулай. Тик халыкка яңа идеология кирәк. Моңа да озак калмагандыр дип уйлыйм.
Бүген – Корбан гаете көне. Мөмкинлектән файдаланып, барлык мөселман кардәшләремне изге бәйрәм белән тәбрик итәм.