13.10.2013 Милләт
Арбаны кышын әзерләргә кирәк
Җәйге каникуллардан соң өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте советының беренче утырышы үткәрелде. Көн тәртибенә тиздән үткәреләчәк “Сөмбелә” бәйрәмен оештыру, татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадалар уздыруга татар якшәмбе мәктәпләрен ачып, аларны грантлар программасына кертү һәм киләсе җәйне II өлкә Сабан туен үткәрү мәсьәләләре куелган иде.
“Туган тел” җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров үткән уку елында Самара мәктәпләрендә укучы татар балалары арасында татар теле буенча үткәрелгән олимпиадада 20 укучы катнашуы, ә киләчәктә аларның санын тагын да арттыру мөмкинлеге булуы турында сөйләде. Совет быелгы олимпиаданы үткәрүне декабрь башына билгеләп, анда җиңүчеләрне Казан олимпиадасына җибәрү мөмкинлеге турында хәбәр итте.
20 октябрьдә үткәреләчәк “Сөмбелә” бәйрәменә әзерлек барышы турында шәһәр милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗин сөйләде. Быел бәйрәмгә Камышлы районының хезмәт алдынгылары һәм иҗат коллективлары чакырылган. Аермасы – бу юлы тамашачыларга Камышлы халык драма театрының яшьләр труппасы куйган “Диләфрүзгә – дүрт кияү” спектакле күрсәтеләчәк. Шулай ук “Татар акценты” дип аталган фотокүргәзмәдә үзешчән фотографларның иҗат эшләре халыкка тәкъдим ителәчәк.
Киләсе елга II өлкә Сабан туен уздыруны Шенталы районының Татар Әбдекие авылы үз өстенә алган. Шундый зур чараны уздыру өчен юлларны төзекләндерү, бәйрәм булачак мәйданга электр уты кертү, ат чабышлары өчен юл ясау кебек зур эшләрне өлкә хөкүмәте ярдәменнән башка уздыру бик кыен. “Арбаны кышын әзерләргә кирәк” дип, ”Туган тел” җәмгыяте әгъзалары өлкә Сабан туен оештыру комитеты һәм эш комиссиясе төзү, бу чараны өлкә бюджетына кертү өчен губернаторга хат язу турында карар кылдылар.
Татар җәмәгатьчелегендә икенче татар мәктәбен ачу турында сүз күптән барса да, эш әле һаман кузгалмаган. Шуңа күрә шәһәрнең төрле районнарында татар якшәмбе мәктәпләре ачарга кирәк, дигән идея бар. Ильяс Гомәр улы, уңышлы эшләп киткән якшәмбе мәктәпләрен грант программасына кертеп, акча биреп торырга алына. Шулай ук муниципалитетларның бюджетларында да якшәмбе мәктәпләре өчен акча каралган. Эшне үз кулларына алырдай белгечләр генә кирәк.
Утырыш ахырында сүз алган Азат Надыйров Россия Федерациясе хөкүмәтендә Телләр турындагы законга үзгәрешләр кертү эше алып барыла, ул гамәлгә кергән очракта хәзерге яшь буын үз халкыннан, үз теленнән аерылачак, дип сөйләде. “Туган тел” әгъзалары яңа закон белән риза булмауларын белдереп, Дәүләт Думасына мөрәҗәгать белән чыгарга булдылар.
“Туган тел”нең чираттагы утырышы 20 ноябрьгә билгеләнде.