поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.10.2013 Авыл

Президент ни өчен сыер асрый?

Кичә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре бәйрәме уңаеннан башкаланың “Корстон” сәүдә һәм күңел ачу комплексында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чакыруы буенча бер төркем игенче, терлекче, кош-корт үрчетүче, җиләк-җимеш, яшелчә үстерүче хезмәт алдынгылары бәйрәм мәҗлесенә җыйналды. Президент ел нәтиҗәләре буенча аеруча зур уңышларга ирешкәннәргә Россиянең һәм Татарстанның югары бүләкләрен тапшырды.

Республика җитәкчеләре кулыннан орден-медальләр алучылар арасында Актаныштан – Дамир Ялилов, Әлмәттән – Рәсим Исхаков, Кукмарадан – Нәфыйк Хө­сәенов, Яшел Үзәннән – Рушания Вәлиева һәм башкалар бар иде.

Авыл хуҗалыгында быелгы ел республика тарихында иң катлаулы чор буларак хәтергә кереп калыр, ахрысы. Җәйнең беренче яртысындагы корылык, аннары тоташ яңгырлар авыл кешесен шактый сынаса да, хезмәт алдынгылары сынмады, сынатмады. Ә инде иң югары уңышларга ирешкән механизаторлар, комбайнчылар, тер­­лек­челәр, сыер савучылар, гаилә фермалары, фермерлар, авыл хуҗалыгының башка тармак­ларында хезмәт куючылар – кыс­касы, бәйрәм табынында беркем дә бүләксез калмады.

Яңарак кына Воронеж шәһә­рендә РФ Премьер-министры Дмит­рий Медведев уздырган ки­ңәшмә дә ил буенча сөт җитеш­терү проблемаларына багышланган иде. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Әлеге киңәшмәдә яңгыраган сүзләр республика җитәкчесенең йөрәгенә май булып яткан, күрәсең. Һәрхәлдә, бәйрәм алдыннан “Корстон”ның зур залында республиканың күп­ләп сөт җитештерүче хуҗа­лык­лары җитәкчеләре, район башлык­лары, күп санлы авыл хуҗалыгы белгечләре катнашында узган киңәшмәдә эре инвесторлар исе­менә дә, шәхси хуҗалыкларда сыер асраучыларга карата да мо­ңарчы күпләр уйлап йөреп, әй­тергә кыймаган сүзләр шактый яңгырады. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның, авылда туып үскән кеше буларак, игенчелекне генә түгел, терлекчелек тармагындагы проблемалардан да хә­бәрдар булуын белә идем бе­лүен. Баксаң-күрсәң, Рөстәм Нургали улы бүген дә сыер асрый икән ләбаса. Шуңа да авылларда тер­лекнең баш саны кими баруга борчыла. Сыерсыз авылның киләчәге юклыгын да яхшы аңлый. Шәхси хуҗалыгында күпләп терлек асраучыларның көне гел хезмәттә уза. Балачактан ныклы хезмәт тәрбиясе алган кеше тормышта югалып калмый ул.

Аннан килеп, шәхси үрнәк дигән төшенчә дә бар бит әле. Әгәр авылда хуҗалык җитәкчесе, җир­лек башлыгы да сыер асрамаса, ничек итеп башкаларны бу эшнең мөһимлегенә ышандырырга? Ә инде үзең күпләп терлек асрасаң, бигрәк тә берничә сыер тотсаң, аның сөтен 10 cумга сатасы килми шул инде.

Дөрес, шәхси хуҗалыгында сыер асрау өчен шартлар да кирәк. Ел буена җитәрлек печәнең, саламың, фуражың булмаса, терлек азаплауның кирәге дә юк. Президент әйтүенчә, шәхси хуҗалык­ларда сыер асраучыга төрлечә ярдәм күрсәтү җирле хакимиятнең мөһим бурычы да ул. Әгәр дә пай җире өчен килешүдә каралганы бирелмәсә, авылда сөт җыю оештырылмаса, сөткә тиешле бәя булмаса, шәхси хуҗалыгыңда сыер асрауның мәгънәсе югала. Бәягә килгәндә, сөтне бүген дә әле төрле авылларда төрле бәядән җыярга тырышалар. Безгә килеп ирешкән мәгълүматларга караганда, кайбер районнарда сыер асраучылар исәбенә кесә калынайтырга омтылучылар, арадашчылар да юк түгел. Андый фактлар расланса, кемнең кем булуына карамастан, катгый чара күреләчәк, дип кисәтте Рөстәм Миңнеханов.
Воронежда узган киңәшмәдә Россия Хөкүмәте җитәкчесе авыл хуҗалыгында терлекчелек тармагына, бигрәк тә сөт җитеште­рүчеләргә дәүләт ярдәмен килә­чәктә тагын да арттыру турында әйтә. Бу максатларда ил бюджетында 16 миллиард сум акча бирү күздә тотыла. Терлек азыгы кыйммәтләнүнең тискәре нәти­җәләрен киметү максатында да дәүләт хуҗалыкларга ярдәм күр­сәткән иде. Россия Хөкүмәте җи­тәкчесе, моңа өстәп, сатылган югары сыйфатлы сөткә субсидия формасында 13 миллиард сум акча биреләчәк, дип ышандыра.
Киңәшмәдә шулай ук сөт җи­тештерү тармагындагы коррупция, арадашчылык, ришвәтчелек һәм башка төр закон бозуларга каршы көрәшне кискенләштерү кирәклеге турында да сүз барган.

Әлеге җәһәттән, Президент “Вамин-Татарстан” хуҗа­лык­ла­рын арендага алган “Просто молоко” идарәче компаниясе җитәкчесе Марат Моратовның сөт җитеш­терүдә булган җитешсезлекләрне бетерү буенча ниләр эшләргә җыену белән дә кызыксынды. Бу юнә­лештә әле беренче адымнарын гына атласа да, компания җитеш­терелә торган про­дукциянең сыйфатын яхшырту, арадашчыларсыз эшләү, сөт һәм сөт продук­цияләренең үзкыйм­мәтен киметү буенча конкрет чаралар күрергә җыена. Беренче нәтиҗәләр дә бар икән инде. Әйтик, узган елларда “Вамин” хуҗалык­лары 400 мең гектар чәчү эшләренә киткән чыгымнар 2 миллиард сум булса, быел бу күрсәткеч 900 миллион сум тәшкил иткән. Башка юнәлешләрдә дә чыгымнар сизелерлек кими, ди Марат Моратов.  


Камил СӘГЪДӘТШИН
Ватаным Татарстан
№ 166 | 11.10.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»