поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
11.10.2013 Икътисад

Хезмәт хакы ничек түләнсен? (Сораштыру)

Барысы да югары хезмәт хакы алу турында хыяллана. Ә финанс министры Антон Силуанов хезмәт хакын ничек исәпләргә кирәклеге турында уйлана, ул кеше ничә сәгать эшләгән, шулкадәр акча алырга тиеш дип исәпли. Моны хуплаучылар да, каршы булучылар да бар.

Superjob.ru тикшерү порталы уздырган сораштыруда катнашкан кешеләрнең 41 проценты хезмәт хакын ничек түләгәннәр, шулай дәвам итсен дип исәпли, алар шулай уңайлы, күнегелгән дип әйтә.

Хезмәт хакын сәгатьләп санап чыгарып түләүне хуплаучылар – 32 процент. Сораштыруда катнашучыларның 13 процентына барыбер: “Ничек түләсәләр дә, түләсеннәр, эш хакы гына югары булсын!” – ди. Калган 14 проценты төгәл җавап бирә алмаган. Мондый яңалыкка шикләнеп караучылар да юк түгел: “хөкүмәт тагын халыкны алдарга тырыша, эш хакын кыса”, – дип фикер йөртәләр. Эшләгән сәгатькә карап, акча түләү барлык һөнәрләргә туры килми дип исәплиләр. Ә сез ничек уйлыйсыз: хезмәт хакын ни рәвешле түләсәләр уңайлырак?

Айдар ҖИҺАНШИН, укытучы:

– Әлбәттә, мин айлык түләү яклы! Ничә сәгать эшләгәнгә карап, хезмәт хакы түләүдә бернинди дә уңай ягын күрмим. Кире­сенчә, акчаны кисәргә уйлыйлар дигән хис туа. Хө­күмәткә ышанмыйм, алар иң озын айны сайлап, аны нигез итеп алырга мөмкин, ә башка айларда бәйрәм­нәр туры килсә, тоталар да эш хакын кисәләр. Шуның белән вәссәлам! Бу берничек тә эшнең сыйфатын арттыруга сәбәпче була алмый.

Ленар ХАҖИЕВ, менеджмент фәне укытучысы:

– Министрның бу гамә­лен хуплыйм, эшләгән сә­гатькә карап хезмәт хакын түләү – иң дөресе. Бу рә­вешле кешенең башка җир­дә өстәмә акча эшләү мөмкинлеге булачак. Аннары хуҗаларның күпче­леге, кирәкме ул, юкмы, кеше эш вакытында эш урынында булсын, дип таләп итә. Чынында вакыт бушка уза, эшнең сыйфаты кими, ә “эффективность” юк ди­гәнне аңлата. Сәгатьләп түләгән очракта, хезмәткәр юк-барга вакытын сарыф ит­мичә, тиешлесен сыйфатлы итеп башкарырга ты­рышачак, вакытын дө­рес итеп бүләчәк. Хез­мәт­кәргә дә уңайлы, идарәче­нең дә акчасы дөрес итеп тотыла. Эш вакытын санап, һәр нормативны уйлап чыгарсалар, ике якка да уңайлы. Ләкин бу очракта көндәлек 8 сәгатьлек гарантия, социаль пакетлар каламы, юкмы – билгеле түгел.

Сөембикә НУРГАТИНА, фельдшер:

– Түрәләрнең башка эшләре юк, күрәсең, гел берәр мөгез чыгарырга телиләр. Моңа кадәр дә хезмәт хакын ничек түләр­гә икәннең бөтен нечкә­лек­ләрен уйлап тапканнар, аның төрле системасы бар: “сдельная”, “сдель­но-пре­ми­альная”, сәгать­ләп түлә­нә торган тариф ставкасы, айлык оклад һ.б. Аермасы нидә булачагына төшенеп бетә алмыйм. Айлык эш хакы түләгән оч­ракта да минем бер сәгать эш өчен ничә сум алганым якынча билгеле. Акчаны барыбер сәгать саен тү­гел, айга бер тапкыр түлә­я­чәкләр. Бәлки, үзгәреш­ләр булган очракта, дәү­ләт уч­реждениеләрендә эшләү­че­ләр акча алганда аермасын татыр, ләкин әллә ни зур булмас кебек. Ә менә сәгатьләрне исәп­ләү зур мәшәкать тудырыр кебек.

Динис ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН, эшмәкәр:

– Кешеләр өчен иң мө­һиме – хезмәт хакының тор­мыш итәр өчен җи­тәрлек булуы! Идарәче барыбер ничек килешенгән, хезмәткәргә шулкадәр акча түли. Хезмәт хакының ничек түләнүе төп проблемамы?! Кешеләрнең айлык керемен күтәрү турында тәкъдим ясалса, икенчерәк булыр иде!  



Ватаным Татарстан
№ 166 | 11.10.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»