поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
10.10.2013 Мәгариф

Балага «икеле» куярга ярыймы?

Биш баллдан торган билге системасында иң кайнар бәхәс чыгарганы, мөгаен «2»ле билгеседер. Соңгы елларда «2»ле журналга һәм көндәлеккә генә түгел, ни кызганыч, баланың муенына элмәк булып та төшә башлады.

Мондый гайре табигый хәлләр зур түрәләрне дә пошаманга салды. Шуңа «2»ле бәласен педагогларга аударып: «Укытучы «2»лене укучыга түгел, ә үз хезмәтенә куя», – дип нәтиҗә ясадылар. Яңа уку елы башлангач, «икеле» мәсьәләсе тагын өскә калыкты: әлеге дә баягы, куяргамы аны, куймаскамы?

 

Укытучылар фикере

Рәзинә Кыямова, Питрәчтәге 1 нче мәктәпнең математика укытучысы:

– Мин «икеле» куймаска тырышам. Бала өчен травма бит ул, хәтта депрессиягә китереп җиткерергә мөмкин. Әмма сирәк булса да, яхшы укучыларга, бик тырышмый башласалар, «икеле» куям. Гомумән, начар билгене баланың холкына карап куярга кирәк. Кайбер укучылар «икеле» алганнан соң, тырышыбрак укый, билгесен төзәтергә омтыла. Ә кайберләренә, бигрәк тә начар укучыларга, «2»ле куйдың ни дә, куймадың ни?! Аларга барыбер. Мондыйларга «икеле» куюдан файда юк.



Суфия Галиева, Әтнә районы Күңгәр мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы:

– Башлангычта укучыларга «икеле» куярга ярамый. Баланың белеме икелелек икән, бу билгене куярга ашыкмыйбыз, ә аны төзәтү өстендә эшлибез. Беләсезме, кечкенә сыйныфта балалар «икеле» алсалар бик борчыла, хәтта чирләп бетә. «2»ле өчен генә түгел, «3»ле өчен дә шулай әле ул. Аннан соң билгегә мөнәсәбәт сыйныфтагы балаларның ничек укуыннан да тора. Әгәр бер сыйныфта күпчелек «4»ле һәм «5»легә укый икән, баланың берүзе генә начар укучы булып каласы килми, ул иптәшләреннән калышмыйм, дип тырыша. Әгәр киресенчә икән, минем билгеләрем яхшы, фәлән классташ миннән начаррак укый әле, дип үзен тынычландыра. Шулай да югары сыйныфларда укучыларга «икеле» куярга ярый, дип саныйм. Әйтик, бер бала төне буе утырып өйгә бирелгән иншасын язып килгәндер, ә икенчесе бернәрсә эшләмәгән. Мондый чакта гаделлек йөзеннән «икеле» куярга була. Ә менә тырышып-тырышып та өй эшен башкара алмаган икән, ул балага начар билге куеп булмый инде.

Равия Сабирова, ветеран укытучы:

– Хәзерге балаларның «икеле»гә исе китми бит. «Икеле» куегыз да мине җибәрегез, өстәмә сораулар биреп борчып тормагыз, диләр. Күбесе билгегә битараф. Дөрес, кайбер балаларга «2»ле генә түгел, «3»ле алу да фаҗига. Бала өчен генә түгел, хәтта гаиләсе өчен дә. Әмма андыйлар сирәк. Заманасы шундый бит: бала бөтен нәрсәне акча хәл итә, дигән фикерне сеңдереп үсә һәм билгенең мәгънәсен күрми. Ә «икеле»не укытучы балага түгел, үз-үзенә куя, дигән фикердә күпмедер дөреслек булырга мөмкин. Менә мин үзем бала начар укыса, аның башка фәннәрдән билгеләрен карыйм. Әгәр билгесе яхшы икән, димәк, гаеп миндә: аны үз фәнем белән кызыксындыра алмаганмын. Дөрес, «икеле»не куймыйча калып булмый торган вакытлар да бар. Алар – контроль эшләр. Монда инде телисеңме, теләмисеңме, эшнең нәтиҗәсеннән чыгып бәяләргә туры килә.

Наилә Сафиуллина, Биектау районы Айбаш мәктәбенең математика укытучысы:

Усалрак балаларга кайчак «икеле» куярга кирәк, дип саныйм. Шәхсән, үзем «икеле» куярга яратмыйм. Тест биремнәрендә, мөстәкыйль эшләрдә башка хәл инде: анда нинди билгегә эшләсә, шуны куясың. Ә дәрескә әзерлексез килгәндә, өстәмә эш бирәм. Дөресен генә әйткәндә, хәзер балаларның билгегә исе китми. БДИдан да әллә ни курыкмыйлар. Ә менә укытучы «икеле»не үз хезмәте өчен куя дигән фикер белән килешмим. Үзем укыткан фәнне яхшы белсеннәр өчен күпме тырышлык куям. Дәрестән соң калып, төркем белән дә, индивидуаль рәвештә дә шөгыльләнәбез. Вакыт белән дә исәпләшү юк. Шушы тырышлыктан соң үз эшемне «2»ле куярлык дип саный алмыйм. Гомумән, «икеле« кую укуга стимул бирми ул.

Ата-аналар фикере

Алсу Садыйкова, хуҗабикә:

– Кызыбыз 6нчы сыйныфта укый. «Икеле» алса, мин артык борчылмыйм, ә менә әтисеннән эләгә инде. Ичмасам, яшереп калып та булмый бит аны: интернетка кереп, балаңның электрон көндәлеген ачсаң, бөтен билгесе ярылып ята. Шәхсән, мин «2»лене баланың саулыгын юкка чыгару «чарасы» дип карыйм. Кодрәтемнән килсә, бу билгене бөтенләй куйдыртмас идем.

  

Алмаз Гайфуллин, эшмәкәр:

– Хәзерге балалар «2»ле алуларына әллә ни аптырамый. Беренчедән, мәктәп программасы артык катлаулы һәм кешегә белемнең тормыш итәр өчен кирәклесен бик аз бирә, дип саныйм. Икенчедән, яхшы укудан ни файда! Бер туганыбызның малае мәктәпне алтын медальгә, вузны кызыл дипломга тәмамлады, ә хезмәт хакы ташка үлчим. Шуңа күрә, мин «икеле» хезмәт хакын киметми, ә «бишле» арттырмый, дигән карашта торам.

 

Укучылар фикере

7 Әдилә Шаһвәлиева, Казандагы 165нче мәктәпнең IX сыйныф укучысы:

– «2»ле алу начар инде ул. Мин үзем «4»легә укырга тырышам. Бик тырышып «5»легә генә укысаң да, «ботаник» дип үртәргә мөмкиннәр.

Диана Абдуллина, Яшел Үзән районы Осиново гимназиясенең V сыйныф укучысы:

- «2»ле куймый башлыйбыз, дисәләр, әй шатланыр идек. Әле «3»лесе дә кирәкми аның.

Айдар Фәләхов, Балык Бистәсендәге 2 нче мәктәпнең VII сыйныф укучысы:

– Минем үземнең “икеле” алганым юк. Ләкин, бераз тырышсыннар өчен, начар укучыларга “2”ле куярга ярый, дип уйлыйм.

Гаилә һәм мәктәп белешмәсе:

Мәгариф системасында куелган таләпләр буенча бу очракларда балага «икеле» куярга ярамый:
Дәфтәрен өйдә онытып калдырса, яки дәрес өчен кирәкле башка әйберләре булмаса;
Дәрескә соңга калса, яки аны сәбәпсез калдырса;
Дәрес вакытында тәртип бозса, укытучыга комачауласа.
Шуны онытмагыз: 5 баллдан торган билге системасының төп максаты – укучының белем дәрәҗәсен билгеләү, ә тәрбия «чарасы» түгел!
 


Нурия ӘЛМИЕВА
Гаилә һәм мәктәп
№ |
Гаилә һәм мәктәп печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»