поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.10.2013 Авыл

Кәҗә. Кабак. Колхоз

Кәҗә күргән бар анысы. Шулай да Самара өлкәсе Денискино авылында алар бүтән төсле тоелды. Зур җиленле үзләре, араларында хәйран озын мөгезлеләре дә бар, авыл урамында рәхәтләнеп йөриләр. Авыл башлыгы Өлфәт Зәләков кәҗәләргә артык игътибарлы булуымны үз бакчасына таш ату дип кабул итте булса кирәк.

«Кәҗәләрне хуҗалыктан чыгартмауның ысулы бар аның, ник булмасын. Әйтик, тоткан саен матди җаваплылыкка тартырга була. Әмма сиксәнне узып барган әбекәйләр белән болай итеп көрәшү дөрес булырмы икән, менә эш нәрсәдә... Яннарына барсаң, хәзер, улым, дип кәҗәләрен, орыша-орыша ябып куялар, синең башың күмелүгә артларыннан кәҗәләре чыга», – ди ул. Бу сүзләрдә исә шелтәдән дә бигрәк авылдашларын ярату иде бугай. Минем дә һич кенә дә урамда йөргән кәҗәләргә эчем пошуым түгел, авыл тормышының матур мизгелләренә соклануым гына. Кем әйтмешли, алар минем бакчага кермәгән ләбаса.

Икенче хәйран калганым кабак булды. Бәрәңге бакчасын тутырып кабак утыртучылар күп икән Денискино авылында. Хат ташучы Гөлисә Минһаҗева бәрәңге, әй лә кабак бакчасына алып чыгып аның файдасы турында тәфсилләп сөйләде.

– Беренчедән, кабакны үстерү артык мәшәкатьле түгел. Яфраклары үсеп, җәелеп киткәнче берәр тапкыр чүбен утасаң, аннан соң ул башка үләнгә баш калкытырга ирек бирми. Кабакның яфраклары зур бит аның, каплый да китә. Без аны болай күп итеп, әлбәттә, терлеккә, кош-кортка ашатыр өчен үстерәбез. Кабак ашатсаң, бөртек бирмәсәң дә була, ул шултиклем туклыклы.

Кемгә ничектер, тыңлап торганда кабак үстерү миңа да бик җайлы кебек тоелды. Колорадо корты белән көрәшәсе булмау гына да ни тора. Аңа өстәп тырмалыйсы, арасын ерасы, казыйсы юк. Көз җиткәч, җыясы да аласы. Тәгәрәп үскән эт оясы хәтле кабакларны да, олау-олау кабак ташыган кешеләрне дә үз күзләрем белән күрдем. Уңыш шактый була, димәк.

Денискино авылы халкының яңалыкка омтылучан, эзләнүчән булуы борынгыдан килә. 1937 елда ук инде аларның үз авылларында, Чирмешән елгасыннан куәт алып эшли торган электр станцияләре була. Алар күп кенә хезмәтләрне электрга көйлиләр. Колхозны 33 ел Равил Нурмөхәммәтов җитәкли. Ул чорда авылда 970 колхозчы булган. «Бүген салам эскертләре салабыз дисәк, өмәгә 700 кеше чыга иде», – дип искә ала ул. 2500 мөгезле эре терлеккә өстәп үрдәген дә үстергәннәр. Колхоз үз акчасына мәдәният йорты, мәктәп, балалар бакчасы, хастаханә, юллар салдырган. Бер-бер артлы шәхси машиналарга утыручылар да Денискино авылыннан.

Равил Нурмөхәммәтов белән очрашу, сөйләшү күңелне, рухны баета. Бер уйласаң, нинди зур хуҗалыкның җитәкчесе булган, аны зур дәрәҗәләргә күтәргән шәхес. Шулай да аның сүзлегендә «мин эшләдем» дигән сүз юк, ахрысы. «Без, безнең халык», – ди ул. «Илнең сәясәте авыл халкының җиргә булган кызыксынуын бетерде. Инвесторларга җир түгел, аның көче, куәте генә кирәк. Уйлап карагыз: безнең басуларның 1000 гектарына көнбагыш чәчтеләр. Ә ул җирнең җелеген суыра торган культура. Нәрсә артыннан нәрсә чәчәргә, җирне ничек сакларга, кадерләргә – болар бар да бик мөһим. Авыл халкы элек боларның берсенә дә битараф түгел иде, җыелышларда һәр нәрсә уртага салып сөйләшенде. Кеше үзенең дә, җирнең дә кадерен белә торган, үзен чын хуҗа итеп тойган чорлар иде бу. Иртән алтыда урамга чыксаң, бер-бер артлы машиналар кузгала, 100 чакрым ераклыкка эш эзләп китә алар. Эш булса, шушында эшләмәсләр идеме? Авыл күтәрелергә, үсүгә таба йөз тоткан, җитәкләп, алып китәрдәй кешеләр генә кирәк», – ди Равил абый. Яңа йортлар, яңартылган капка-койм
алар, йорт түбәләре авыл халкының чыннан да яшәргә йөз тотканын күрсәтә. Денискино авылында безнеке, безнең авыл дигән сүзнең дә дәрәҗәсе бар, үткәннәрнең оеткысы әле бетмәгән. Почта бүлеге җитәкчесе Алия Әхмәтвәлиеваны гына әйт син. Аның туган авылын яратуы шултиклем көчле, эчкерсез, ихлас. Безнең дә шулай ук яратып, үз итеп китүебезне теләде ул. Әлбәттә, яраттык без Денискино авылын, Алия. Мәктәпне тәмамлап чыгып киткәндә истәлеккә чиккән сөлгеләр калдыру гадәте генә ни тора? Монда энеләренә апалары, яратып, иркәм дип дәшәләр, ишекләрдә йозак түгел, таяк кына, ишегалларын тутырып гөлләр үсә, бер-берсе турында яман сүз дә әйтмәсләр бу авылда. Егылганда да алга карап егылырга кирәк, дип яшәүче халыкны ничек хөрмәт итмисең дә ничек яратмыйсың?
 


Зөлфия ХӘЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»