поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
07.10.2013 Икътисад

Кәрҗин тотып, уйлар уйладым

Кайлардан гына килеп керде шушы “куллану кәрҗине” дигән сүз. Түрәләр әйтүенчә, ул башка илләрдә дә бар. Безгә соңрак керде, чөнки совет чорында халыкның тормыш дәрәҗәсенә кагылышлы күп кенә мәгълүматлар сер итеп сак­ланган икән.

Безнең уйлавыбызча, монда хикмәт ниндидер “сер”дә генә түгел. Җәмгыять капиталистик үсеш чорына басты, ә капиталга корылган җәмгыятьтә социаль катлаулар барлыкка килүе табигый.

Элек халыкның күп өлеше бертөрле дәрәҗәдә яшәде. Ихтыяҗларыбыз да, таләпләр дә зур түгел иде. Заманалар үзгәрде шул, совет чорындагы “тигезләү сәясәте”н сүгә-сүгә, чуардан-чуар җәмгыять төзеп маташабыз. Әлеге чуарлыкта куллану кәрҗинендә ниләр буласын исәпләп җан асраучылар аерым урын алып тора.

Бер уйлаганда, “куллану кәрҗине” дигәннәре яман сүз түгел. Ул бару тик халыкның, аерым катлауларның социаль хәлен ачыклаучы индикатор сыман. Һәм анда җан асрар өчен ниләр булырга тиеш­легенә биш елдан биш елга аныклык кертелә. Күптән түгел парламентыбызда “Татарстан Республикасында куллану кәрҗине турында” Закон кабул ителде. 3 октябрь көнне исә шул уңайдан матбугат конференциясе үткәрелде.Парламентның социаль сәясәт комитеты рәисе С.М.За­­харова һәм икътисад мини­стрының беренче урынбасары С.С.Сираҗиева Законга аң­латма һәм журна­лист­ларның сорауларына җавап бирде.

Кәрҗин ничек туплана?

Куллану кәрҗинен социаль вәзгыятьне ачыклаучы, халыкның тормыш дәрә­җә­сен билгеләүче индикатор белән чагыштырган идем бит әле. Беренчедән, С.Си­раҗиева әй­түенчә, әлеге кәрҗиндә ниләр булырга тиешлеген, асылда, Россия Фәннәр акаде­миясе­нең Тук­лану фәнни-тикшеренү институты белгечләре ачык­лый. Инде килеп, төрле бел­гечләрдән, шулай ук депутатлардан эш төркеме тө­зелә. Куллану кәрҗинен­дәге “нигъ­мәтләр” төрле җир­дә төрлечә. Климат шартларына, халык­ның тра­диция­ләренә, яшәү рәве­шенә карап, Россия 10 зонага бүленә һәм Татарстан сигезенче зонага керә икән. Без матбугат конференциясе уз­ды­ру­чы­лардан: “Куллану кәр­җиненә мохтаҗлар без­дә ничә һәм бу санны хәер­челәр саны белән тәңгәл дип атап буламы?” – дип сораган идек. Андый сан юк, ди­деләр. Шулай да социаль яклауга мохтаҗлар санын чамаларга мөмкин.

Кәрҗин кемнәргә кирәк?

Социаль яклауга мох­таҗ­лар өч төркемгә бүленә: хез­мәткә яраклы кешеләр, пенсионерлар, балалар. С.Захарова әйтүенчә, ел башыннан сен­тябрь­гә хәтле вакыт эчендә пенсионерлар 6 мең 600 ке­шегә арткан. Хәзер алар 1 млн 661 кеше, ягъни халык­ның 28 проценты чамасы. Моңа хезмәткә яраклы булып та беркая да эшләмәүчеләрне, аз керемле гаиләләрне һәм балаларны кушсаң, шактый халык җыела икән бит.

Нинди үзгәрешләр бар

С.Захарова әйтүенчә, яңа законда язылганча, аксымга бай ашамлыклар һәм ит ри­зык­лары күләме арткан. Мәсә­лән, моннан 5 ел элек 1 пенсионерга елына 32 кг ит туры килсә, хәзер – 54 кг. Яшелчә, җиләк-җимеш куллану да арткан. Кызыксынган кеше өчен тагын берничә сан китерәм. Яңа Законда язылганча, бер пенсионерның куллану кәр­җинендә бер елга 200 күкәй, 70 кг бәрәңге, 10 кг үсемлек мае, маргарин һәм башка майлар, 103,4 кг икмәк продукциясе, 21,2 кг шикәр һәм кондитер ризыклары булачак. Ә инде хезмәт күрсәтү ашамлыклар бәясенең 55 процентын тәш­кил итә. Куллану кәрҗиненә бәйле рәвештә пенсионерларга яшәү минимумы чыгарыла. 2014 елга ул 5912 сум диелгән. Тагын бер нәрсәгә игътибар итик: пенсия яшәү минимумыннан ким булмаска тиеш.

Бөтен ышаныч дәүләттә, әмма...

Башта ук әйткәнемчә, куллану кәрҗине ул – һәр адәм баласы Законда күрсәтелгән килограммнан артык ашый алмый дигән сүз түгел. Бу – халыкның тормыш дәрәҗә­се­нә ишарә. Шушы дәрәҗәдән чыгып, без бюд­жетның “социаль йөзле” икә­нен әйтеп горурланабыз һәм халыкны дәүләт ярдәменә өмет­лән­дерә­без.

Әйе, дәүләт төрле социаль катлауларга ярдәм кулы сузарга мәҗбүр. Мәсәлән, халыкны социаль яклау турындагы Татарстан Законы нигезендә хез­мәт ветераннарына, тыл хез­мәткәрләренә, Татарстан дәү­ләт бүләге алганнарга, сәяси репрессия корбаннарына айлык түләүләр (361 сумнан 539 сумга кадәр), торак-коммуналь хез­мәт күрсәткән өчен 50 һәм 100 процент субсидия-ташламалар, бушлай теш протезлары кую, колак аппаратлары бирү һ.б. каралган. Татарстан Министрлар Кабинеты карары нигезендә пенсионерларга юл чыгымнары өчен аена 361 сум акча бирелә. С.Захарова әйтүенчә, өлкән яшьтәге гражданнар арасыннан 1040,2 мең кеше дәүләттән социаль ярдәм ала һәм 2013 елның 9 аенда бөтен түләүләр өчен 5,77 млрд сум акча бирелгән.

Шушы язганнардан чыгып, илдәге, аерым алганда Татарстандагы “тормыш кәр­тинкә­се”н күз алдына ки­терергә мөмкин. 3 млн 800 мең кеше яшәгән Татарстанда өлкән яшьтәге 1 миллионнан артык кеше социаль яклауга мох­таҗ. Моңа өлкән яшькә җит­мә­гән инвалидларны, балаларны да кертсәң, өч ке­шенең берсе дәүләт ярдә­ме­нә мохтаҗ дигән сүз. Ә дәүләт ярдәме ул – нәкъ куллану кәр­җине кебек: белгеч­ләр үзләре үк әйткәнчә, “ке­шенең эшчән­леген һәм яшә­вен тәэмин итәрлек”, ягъни җан асрарлык кына булып чыга. Әле шуның өстенә кайбер җа­ваплы җитәкчеләр әй­түен­чә, кеше үзенең пенсиясе һәм сәламәтлеге турында күбрәк үзе кайгыртырга тиеш. Әле мин уйлап торам: әлеге сүз­ләр юкка гына әйтелмидер. Россия кар­тая, пенсионерлар, яр­дәмгә мох­­­таҗ кешеләр саны арта. Бу – хакимияткә өстәмә йөк һәм җитәкчелек, әлеге йөк­не җиңеләйтү өчен, ниндидер чаралар күрергә тиеш була.  


Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 162 | 05.10.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»