02.10.2013 Авыл
Безгә болай килешми
Бөтендөнья Сәүдә Оешмасы шартларында эшләү авыл хуҗалыгына йөзләрчә миллиард сумлык зыян китергән. Сентябрьнең соңгы көнендә Мәскәүдә РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясендә министр урынбасары Дмитрий Юрьев “Россиянең БСОга керүеннән авыл хуҗалыгына әллә ни зыян килмәде” дигән фикер әйтте.
Янәсе, терлекчелектә дә, игенчелектә дә дәүләт ярдәменең артуы нәтиҗәсендә уңай үзгәрешләр сизелә. Шуның нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгында ит, сөт һәм башка төр продукция җитештерүчеләр үз товарлары белән чит ил базарына чыгарга җыена икән. Кем әйтмешли, авызына бал да май гына да бит. Тик рәсми мәгълүматлар гына киресен раслый шул.
Кызган комга су сибү
Бөтендөнья Сәүдә Оешмасы шартларында яши башлаганнан бирле чит илләрдә җитештерелгән азык-төлек, аерым алганда ит һәм сөт продукцияләре ташкын булып агыла. Быел Россия чит илләрдән 140 миллиард сумлык төрле азык-төлек, шул исәптән ит һәм сөт продукцияләре сатып алган. Гәрчә үзебезнең хуҗалыклар шул ук төр продукцияне вакыты белән кая куярга белмәсәләр дә. Нәтиҗәдә, Россия авыл хуҗалыгы миллиардларча сум зыян күрә. ”Сөт җитештерүчеләр берлеге” җитәкчесе Александр Даниленко әйтүенчә, “Россия Бөтендөнья Сәүдә Оешмасы шартларында эшли башлаганнан бирле илнең сөт җитештерүчеләре якынча 100 миллиард сум керемнән колак каккан”. Дуңгыз ите җитештерү тармагы да упкын читенә якынлаша. Безнең җитештерүче алдында бүген үз продукциясе белән чит ил базарларына чыгу түгел, ә ничек булса да, җан саклап калу турында кайгыртырга туры килә.
Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчеләре әйтүенчә, соңгы елларда сөт җитештерү тармагына, 2012 елны да кертеп, ел саен 5-6 миллиард сум дәүләт ярдәме күрсәтелә килгән. Быел исә аның күләме 9,6 миллиард сумга җиткән. Моңа тагын 2013 елда кертелгән үзгәрешләр нигезендә сатылган сөт күләменә карап бирелә торган 3 миллиард 200 миллион сум субсидияне дә кушарга кирәктер. Бу, билгеле, узган еллар белән чагыштырганда шактый артык. Әмма унҗиде ел буена дәвам иткән артка чигенүләрдән соң бу акча да сөт җитештерүчеләр өчен кызган комга су сибү шикелле генә шул. Безнең терлекчелек тармагы бүген алга киткән чит илләр белән түгел, Белоруссия кебек якын күршеләребез белән дә тигез шартларда ярышырлык түгел. Әлеге җәһәттән Россия җитештерүчеләре Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан терлекчелек тармагындагы хәлләрне күпертеп күрсәтүне түгел, ә чит илләрдәге кебек 15-20 елга сузылган аз процентлы кредитлар белән ярдәм итүен көтә. Бары тик шул юл белән генә авыл хуҗалыгында сизелерлек үзгәрешләр булуы мөмкин, ди белгечләр.
Җирнең кадере нигә кими?
Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре белән аралашканда, кайчак аптырашта калам. Югыйсә, үзебезнең шартларга яраклаштырылган, бөтен шартларын туры китереп үстергәндә югары җитештерүчән сортлар үзебездә дә шактый икән бит. Шулай булуга да карамастан, кайбер хуҗалыклар әллә кайлардан, шул исәптән Германиядән күп акча түләп, чәчүлек орлык кайтартуын дәвам итә. Шунысы гаҗәп: чит илләр безнең орлыкларны ни өчендер якын да җибәрми. Алар үз җитештерүчесе белән кулга-кул тотынып эшләүне кулай күрә. Аннан килеп, чит илдән сатып алынган орлык безнең шартларга күп вакыт туры да килми. Бер-ике елдан соң алыштырырга туры килә, ди белгечләр.
Россия буенча да шундый ук хәл күзәтелә. РФ авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров әйтүенчә, без Казахстаннан гына да ел саен 1 миллион тоннадан артык чәчүлек бодай орлыгы сатып алабыз. Әйтерсең лә Россия селекционерлары шундый сорт бодайны уйлап чыгарырга сәләтсез. Кем әйтмешли, держава өчен уңайсыз...
Галимнәр раслаганча, Җир шарындагы эчәргә яраклы суның – 25, сөрү җиренең 9 процентына ия булган ил даими рәвештә 500 миллион кешене азык-төлек белән тәэмин итәргә сәләтле. Без исә һаман да казылма байлыкларны исраф итү исәбенә яшәргә тырышабыз. Хәтта үз табыныбыздагы нигъмәтнең дә яртысына якыны чит илдән кертелгән булуы белән килешеп яшибез.
Кыскасы, Бөтендөнья Сәүдә Оешмасы шартларында яшәүгә бер ел тулып узса да, әлегә уңай нәтиҗәләр бөтенләй сизелми. Киресенчә, игенчелектә дә, терлекчелектә дә дистәләрчә елга сузылган түбән тәгәрәү бүген дә дәвам итә. Яңа шартларга күчкәч, һич югы азык-төлек продукцияләренә бәяләр кими башлар, дигән өметләр дә акланмый. Ассортимент буенча да без әле авыл хуҗалыгы алга киткән илләрдән бик күпкә калышабыз. Сыйфаты турында әйткән дә юк.
Күңелне тырнап торган проблемаларның тагын берсе – ул да булса, сөрү җирләреннән тиешенчә файдаланмау. Озак еллар авыл хуҗалыгында эшләгән бер танышым белән сөйләшкәндә, Россиядә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирнең 400 миллион гектар чамасы булуын белгәч, бәхәсләшә язган идек. Югыйсә, арыш белән бодайның мәйданы 45 миллион гектардан артканы юк, ди танышым. Бу чыннан да шулай. Россиядә дистәләрчә миллион гектар уңдырышлы җирнең тәгаен хуҗасы һаман да юк. Җир салымын ун-унбиш тапкыр күтәргәндә, ил бюджетына зыяны тияр идемени? Әлегә җире күбрәк булганнарның аңа саксыз карашы артканнан-арта. Россиядә үзгәртеп кору елларында гына да 50 миллион гектар җир сөрү әйләнешеннән төшеп калган. Җирдән максатчан файдаланмаучыларга кискен чара күрә башламаганда, хәл уңай якка үзгәрмәячәк. Шул исәптән, җирне бернинди чыгымнар кертмичә, бишкә алып йөзгә сатучыларның да кулына сугарга күптән вакыт. Җирдән бары тик файда алуга гына корылган сәясәт киләчәктә дә шулай дәвам итсә, тагын да авыррак хәлләргә дучар булуыбыз бар бит.