02.10.2013 Милләт
Телдән яздыру ничек була?
Моннан берничә ел элек ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиевкә: “Россиядә берәр вакыт милли сәясәт булырмы?” – дигәч, көтелмәгәнрәк җавап алган идем. “Бар бит инде ул, ничә еллар буе милләтләрне кысрыклау буенча эзлекле сәясәт алып барыла”, – дигән иде Разил әфәнде.
26 сентябрьдә узган сессия утырышында янә шул сөйләшү искә төште. Разил әфәнде “Россия халыклары телләре” Законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты хакында чыгыш ясаган иде. Мин аны “көлсәң – көл, еласаң – ела, билләһи” дигән уй белән тыңлап утырдым, һәм Дәүсовет утырышыннан соң Разил әфәнде белән әлеге закон проекты хакында сөйләшеп алдык. Әңгәмә башында ук ул: “Россиядә милли сәясәтнең кая таба баруын яхшы беләбез һәм, ни кызганыч, кабул ителгән законнар, карарлар күпмилләтле Россия халкы файдасына түгел”, – диде. Сүзен дәлилләп, соңгы елларда кабул ителгән кайбер законнарны искә төшерде. Мәсәлән, 2002 елда Россия Думасы латин язуына кире кайту турындагы законыбызны юкка чыгарды. Аннан соң 309 нчы Законны кабул итеп, мәгариф системасыннан милли-төбәк компонентын алып ташларга мәҗбүр итте. Инде килеп, Россия фән һәм мәгариф министрлыгы әмере белән Бердәм дәүләт имтиханын бары тик рус телендә генә тапшыруны керттеләр. Һәм менә Думада күп кенә халыкларның “телен кисүче” яңа закон проекты тикшерелә. Үз фикерләрен әйтсеннәр өчен аны Россия төбәкләре парламентларына да җибәргәннәр, янәсе, халык та үз сүзен әйтсен.
– Мине иң гаҗәпләндергәне шул: әлеге закон проекты Россиянең Төп Законына каршы килә. Бит Конституция “...без – күпмилләтле Россия халкы...” дигән сүзләр белән башланып китә. Ил җитәкчелеге адым саен “без хокукый дәүләт төзибез...”, “Россиянең күпмилләтле халкы – аның байлыгы...” дип тәкрарлап килә. Байлык булгач, нигә соң әле без аны әрәм-шәрәм итәбез, юкка чыгарабыз? – ди Р.Вәлиев.
– Бу илдә бер төрле уйлау, икенче төрле сөйләү, өченче төрле эшләү – гадәти күренеш инде. Бернигә дә гаҗәпләнәсе юк кебек. Тик менә закон проектындагы “Россия милләте” дигән сүз барыбер шаккатыра. Ни-нәрсә соң бу?
– Бу – Россиядә рус милләтеннән башка милләтләр юк, дигән сүз һәм “Россия милләте” дигән термин моннан элегрәк эшләнгән “Россиянең милли сәясәт стратегиясе”ндә дә бар иде инде. Без аңа каршы килдек, фикерләребезне Россия җитәкчелегенә юлладык, әмма колак салмадылар.
– Илдә бер генә милләт булгач, бер генә тел кулланылачак дигән сүз бит инде ул.
– Милләт, кеше хокукларын чикли торган маддәләр шактый әле бу закон проектында. Мәсәлән, без бүген мәхкәмәләрдә ана телебездә сөйли, хакимият оешмаларына ана телебездә гаризалар, мөрәҗәгатьләр яза алабыз. Конституция моңа гарантия бирә. Ә закон проектында исә бу нәрсәләр “мөмкин” дип кенә язылган. Бу инде ана телендә язсаң ярый, язмасаң ярый дигән сүз. Ә безнең “булса ярый, булмаса ярый” дигән милләткә әйләнәсе килми.
Закон проектында дәүләт һәм муниципаль оешмаларга рус телендә мөрәҗәгать итү турында аерым маддә бар. Шунысын да әйтим: Россия Конституциясендә “Рус теле – дәүләт теле” дип язылган бит инде, һәм моңа берәү дә каршы килми. Алай гына да түгел, дәүләт органнарына телдән дә, язмача да рус телендә мөрәҗәгать итү бездә күптән практикага кергән инде. Әмма проектта “гражданнар дәүләт, муниципаль хакимият органнарына ана телләрендә мөрәҗәгать итә ала” дип язылса, әйбәт булыр иде. Бу инде – “мөмкин” генә түгел, ә милли телләрнең саклануына, үсешенә гарантия бирелә дигән сүз.
– Разил әфәнде, Сез, рус телен куллану практикага кергән, дидегез. Ә ни өчен үзебез үк ана телебезгә битараф соң?
– Шәхсән үзем Дәүләт Советында һәрвакыт татарча чыгыш ясыйм, гариза, мөрәҗәгатьләрне дә татарча язам. Баштарак мөнбәргә басып татарча сөйли башлагач, кайберәүләр миңа исәр кешегә караган кебегрәк карыйлар иде. Тора-бара ияләштеләр. Алай гына да түгел, русча чыгыш ясасам: “Нәрсә булды сиңа?” – дип гаҗәпләнәләр. Шуны әйтергә телим: бөтен җитәкчеләребез дә үзләренең эшләрендә татар телен куллансалар, татарча сөйләшсәләр, бу мәгариф турындагы законны гамәлгә кую өчен иң кулай әмәл булыр иде.
– Әйе, тел саклауда үзебезнең җаваплылык турында кайчак онытып җибәрәбез шул.
– Шуның өстенә федераль хакимият даими басым ясап тора. Бөтенләй акылга сыймаслык нинди генә алымнар кулланмый ул. Менә без сөйләп утырган закон проектында да “шып” итеп урыныңа утырта торган мәгънәсезлекләр бар. Сезгә – матбугатка, мәгълүмат чараларына кагылганын гына алыйк. Матбугат чарасы теркәлгәндә, мәсәлән, “фәлән телдә чыга” дип язылса, аны башка телдә нәшер итә алмыйсың инде. Бүген бездә ике телдә чыга торган басмалар бар. Мәсәлән, “Идел”, “Татарстан” журналлары, район газеталары. Яңа закон проектында ике телдә чыга торган басмалар сүзгә-сүз, өтергә-өтер тәңгәл килергә тиеш диелгән. Закон проекты эшләүчеләр тагын да ары китеп, ике телдә барган телевидение һәм радио тапшыруларында сүзләр генә түгел, хәтта аларның яңгырашы, интонациясе дә тәңгәл булырга тиеш, диләр. Минем бу мәгънәсезлеккә башым җитми, “мәгънәсезлек” дисәм дә, аның асылы бер телнең дәрәҗәсен күтәрүгә, икенчесен төшерүгә кайтып кала.
– “Россия халыклары телләре турында”гы Законга шундый үзгәрешләрне кем тәкъдим итте?
– Россия Думасының өч депутаты. Беренчесе – милләтләр буенча комитет рәисе Хаҗиморат Сәфәргалиев, икенчесе – заманында Думада мәгариф комитеты рәисе булган Григорий Балыхин, өченчесе – депутат Владимир Шемякин.
– Думада бездән сайланган 14 депутат бар. Милләтләр язмышына кагылган закон проектлары тикшерелгәндә алар үзләрен ничек тоталар?
– Телгә кагылышлы закон проекты безгә килгәч тә аны тиешле хакимият органнарына, җәмәгать оешмаларына, Думадагы үзебезнең депутатларга да җибәрдек, проектка карата үз фикерләрен әйтүне үтендек. Хакимияттән дә, җәмәгать оешмаларыннан да тискәре бәяләр килде, әмма Думадагы депутатларыбызның берсеннән дә бер хәбәр дә юк әле. Дөрес, Илдар Гыйльметдинов белән даими элемтәдә торабыз һәм ул безгә Дума хәлләрен җиткереп тора. Аннан соң тагын бер нәрсә турында әйтим әле. Иң катлаулы, бәхәсле закон проектларын Думадан безгә, гадәттә, җәй айларында, барлык төбәк парламентлары ялда вакытта җибәрәләр. Бу махсус эшләнми микән дигән шигем дә бар. закон проектын тикшерү өчен нибары бер ай вакыт бирелә бит. Ярый әле, телләр язмышына кагылган соңгысын, тиз генә комитет җыеп, сентябрьдәге сессия утырышына өлгертә алдык.
– Сезнең чыгышны һәм комитет тәкъдимен барлык депутатлар да хупладымы?
– Бер-икесе битараф булды бугай, ә нигездә закон проектына Дәүләт Советы тискәре бәя бирде. Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да: “Без Россия Конституциясенә каршы килә торган закон проектларын хупларга тиеш түгел”, – диде.
– Разил әфәнде, кайчакта миңа милләтләр язмышына кагылышлы мәсьәләләр Татарстан парламентын гына кызыксындыра кебек тоела.
– Россиядә 83 субъект, 21 милли республика бар. Безне асылда Башкортстан һәм Саха-Якутия парламентлары хуплый. Калганнары ни өчендер битараф. Милли мәгариф – бик четерекле өлкә, баш белән генә түгел, күңелең белән эченә кереп эшләмәсәң, әллә ни майтарып булмый. Шөкер, без “булса ярый, булмаса ярый” дип кул кушырып утырмыйбыз. Күптән түгел Татарстанның мәгариф турындагы законын кабул иттек. Ана телендә белем алу 11 сыйныфка хәтле тормышка ашырыла, дип язып куйдык. Ул бөтен илдә 9 нчы сыйныфка хәтле генә гарантияләнә. Без ни өчен тел мәсьәләсенә чат ябыштык? Чөнки телсез милли әдәбият та, мәдәният тә, матбугат та, сәнгать тә, димәк, халык та саклана һәм яши алмый.
– Белүемчә, закон проектында ана теле язмышына кагылышлы тагын бер сәер нәрсә бар.
– Әйе, рус теленә, дәүләт теле булу өстенә “ана теле” статусы бирү турында да сүз бара. Бу – сез әйткәнчә, бик сәер маддә. Мәктәпләрдә рус теле дәүләт теле буларак бер тапкыр укытылса, өстәмә рәвештә туган тел буларак та укытылачак, дигәнне аңлата. Нинди фәннәр хисабына? Әлбәттә инде, математика, физика, химия кебек фәннәр хисабына түгел. Милли телдә белем бирү тагын да кимеячәк дигән сүз бу.