поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
01.10.2013 Җәмгыять

Әбиләр заманы кире кайтмаячак

Яулыгын дүртпочмаклап япкан әбиләрне күрсәм, күңелем тула. Күп еллар элек бакыйлыкка күчкән әбиемне искә төшереп, сыкранып куям. Елдан-ел азаеп бара бит татар карчыклары. Күпмедер вакыттан соң яулыкны дүртпочмаклап бәйләү гадәте бөтенләй онытылыр. Ник дисәң, бүгенге көндә олыгаеп килүче апаларның рәвешләре заманча: күбесендә кыска итеп кыркытылган чәч, арты ерыклы итәк, яисә чалбар, биек үкчәле туфли.

Бар, әлбәттә, гарәпчә-төрекчә киенеп-төренеп йөрүчеләр. Андыйларга элгәре сәерсенеп карасак, хәзер күнегеп киләбез инде. Аларның киемнәре “мин – дин юлында” дип кычкырып тора. Безнең замандагы әбиләрнең намаз укыйлармы-юкмы икәнен тышкы килеш-килбәтләреннән белеп булмый иде. Иң авыр елларда да динне нәкъ алар саклап кала алганнар, югыйсә.
Әбием латин, урыс (кириллица) белән укый-яза белүдән тыш, гарәпчәне дә “су урынына эчә” иде. Без кечкенә чакта кайбер әсәрләрне тәрҗемә итеп укыганнарын хәтерлим әле. Укырга барлык мөмкинлекләр булган рәхәт заманда әбиемнеке кадәр гыйлемем булмавы оят, әлбәттә.

– Әби, сине карт кешегә көчләп кияүгә бирделәрме? – дип сораганым истә, дәрестә революциягә кадәрге тормыш турында ишеткәннәремнән чыгып.

Әбием шул чакта көлемсерәп кенә куйды һәм:

– Булачак ирем белән мин кичке уенда таныштым, бер-беребезгә гашыйк булып өйләнештек. Ә байлыкка омтылган кызлар карт ирләргә үзләре риза булып чыгалар иде, – диде.

Әбиемнең мулла кызы булганын әйтергә онытып торам икән бит.

Дингә һәркем үз юлы белән килә. Ерак туганыбызның кызы Розалина сөйгән егетенең бүтән кызга өйләнүен бик авыр кичерде. Бу язмыш сынавын гамәл-гыйбадәт аша гына җиңә алды. Исемен дә Фатыйма дип үзгәртте.

– Яулыктан йөри башлагач, егетләр арасында минем белән танышырга теләүчеләр күбәйде, – диде ул.

Әйе, ир-ат халкының инсафлы кыз белән тормыш корырга теләве аңлашыла. Әмма яулыклы кызның йөрәген яулавы бик катлаулы икән. Турыдан-туры үзенә сүз катарга мөмкин түгел, моның өчен кызның әтисенең яки олы ир туганының рөхсәтен алырга кирәк. Ярый ла, егет аларны белсә... Белмәгән очракта ниндидер юллар белән, кемнәрдер аша эзләп табарга туры киләчәк. Шөкер, хәзер кәрәзле элемтә заманы: рөхсәтне телефон аша сорарга була. Шуннан соң гына егет кызга чылтырата ала. Ләкин телефоннан сөйләшкәндә дә, араларына “шайтан кысылмасын” өчен кыз янында кемдер – әтисеме, туганымы булырга, яшьләрнең сөйләшүләрен дикъкать белән тыңлап торырга тиеш икән. Очрашырга сүз куешкан очракта да, кызга үзе белән кемне дә булса ияртеп бару зарур. Күрешеп сөйләшкәннән соң, әгәр егет кыз күңеленә хуш килмәсә, кыз бу хакта җайлап кына әйтергә хокуклы.

Розалина-Фатыйманың сөйләгәннәрен тыңладым да, гөнаһ шомлыгына каршы, килешәсем килмәде. Совет заманында алган тәрбиям “баш күтәрде”:

– Егерме беренче гасырда яшибез бит, артыгын кылану түгел микән бу? – дидем.

Фатыйманың әтисе белән әнисе заманында дискотекада танышканнар. Фатыйманың әтисе, динне хөрмәт итсә дә, кызына ияреп йөрү турында ишетергә дә теләми:

– Анасы, теләсәң, син бар “свидание”ләренә, – дип, эшне хатынына “аудара” икән. Ә хатыны:

– Гомер буе шундый “җебегән” булдың инде. Үзем тәкъдим ясамасам, өйләнергә дә курыктың бит син, – дип чәпчи ди.

Кыскасы, фикерләр төрлелеге белән чуарланган кызыклы чорда яшибез. Безнең әбиләр заманы әйләнеп кайтмаячак. Дүртпочмаклап яулык бәйләү-ябулар да тарихта калыр, мөгаен.
 


Галиябану ХУҖИЕВА
Татарстан яшьләре
№ |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»