01.10.2013 Тарих
Кемнәр соң без, Төмәнәк бабай?!
Кемнәр соң без: татармы, башкортмы? Илебездә җан исәбе алу вакыты җитсә, Көнбатыш Башкортстанда, ягъни Ык елгасының теге ягында яшәүче милләттәшләребез алдына аеруча калку куела бу мәсьәлә. Мондый көннәрдә Башкортстан матбугатында, бигрәк тә радио-телевидениесендә башкорт тарихчылары, өзми-куймый, сез – башкортлар, бу як башкортларының телен соңгы елларда гына татарлар килеп татарлаштырган, дип лаф ора.
Мондый дәгъваларны Дамир Исхаков, Марсель Әхмәтҗанов кебек мөхтәрәм тарихчыларыбыз инде күптән дәлилле, төпле кире кагып килә. Аларның җитди хезмәтләре исемлегенә менә тагын бер саллы китап өстәлде. Илфак Шиһаповның: “Кемнәр соң без, Төмәнәк бабай?!” дигән китабын әйтүебез. Көнбатыш Башкортстанның тәгаен бер авылы – Туймазы районының Төмәнәк авылы “шәҗәрәсе”н төзеп, халыкның күзен ачу, гаделлекне тергезү юлында зур эш эшләгән ул (сер түгел бит: Башкортстанда яшәүче кайбер милләттәшләребез арасында, Башкортстанда яшәгәч, без – башкорттыр инде, дигән күзаллау да киң таралган; мондый мантыйкны дәвам итсәк, Русиядә яшәгәч, без – урыстыр инде дип әйтәсе генә кала).
Авыл тарихын социаль-тарихи яссылыкта, урыс хөкүмәте документлары – Русиядә үткәрелгән ун ревизиянең (халык саны алу) сигезе, муллалар тутырып барган метрикалар, рәсми документларда сакланып калган тамгалар – нәсел-ыру билгеләре (63 тамга бирелә) нигезендә бик тә ышандырырлык итеп Төмәнәкнең “башыннан ук татарлар нигезләгән, татарлар яшәгән һәм бүген дә татарлар яши торган авыл” икәнлеген дәлилләгән автор. Шунысы кызык: авылны нигезләүче Төмәнәк карт улы Бикташның тамгасы Казан ханлыгы чорында тарханлык ярлыгы алган татар старшинасы Нәдер Үрәзмәтов нәселе тамгасы белән бер үк икән. “Төмәнәк нәселе тамгасы авылдагы Мөхәммәтколый Рәмкулов һәм Мөхәммәткәрим Бәйрәмгулов тамгалары белән бер үк. Болары исә – чип-чиста татарлар” дигән юллар да, Төмәнәк картның бабасы Ырыс бабайның хәзерге Балык Бистәсе районындагы Күгәрчен авылыннан килүе дә авылга нигез салучының татар булуын раслап тора. “Ясаклы татар”ларның Уфа өязенә күчеп утыргач, “ясаклы башкорт” яисә “асаба башкорт” дип аталуы да галимнәрне гаҗәпләндерми. Чөнки “Урыс хөкүмәте документлары, күпчелек очракта, урыс булмаган халыкларны милләте буенча түгел, ә салым-ясак түләве буенча катлаулары белән исәпләгәнне яктырта һәм күрсәтә; тарихи документларда урыс “башкорт”лары да очрый. Бу – атаманың милләт түгел, катлау исеме икәненә тагын бер дәлил”, – дип яза И.Шиһапов.
Янә килеп шунысы да бар: Ык, Сөн, Агыйдел елгалары буйлары үз заманында ярым күчмә тормыш алып барган бабаларыбыз өчен яңа биләмәләр булмаган. Еш кына алар үзләренең элеккеге җирләренә килеп төпләнгән. Ханга ясак түләүче кеше кышын Казан тирәсендәге биләмәсендә яшәп, җәен киек ауларга, мал көтәргә хан тарафыннан бирелгән үз җирләренә барган. Кайбер мәгълүматларга караганда, бу күренеш XVIII гасырга кадәр дәвам иткән, дип шактый үзенчәлекле хәлне искәртеп китә автор. Урыс патшасына тиешле ясагын түләп бара икән, әле “үзләштереп” бетермәгән җирләрендә кемнең ни белән шөгыльләнүенә исе китмәгән, күрәсең, яңа хакимиятләрнең.
Ык, Сөн, Агыйдел буйларындагы авылларның тарихын өйрәнү ягыннан башкорт тарихчылары арасында киң таралган хилафлыкка игътибар итә автор. Биредәге волостьларның исемнәре чынлыкта аларның үзәге булган авыллар исеменә генә бәйле. “Шуңа күрә бу як халкы арасында ниндидер мәңге билгеле булмаган “елан”, “байлар”, “кыргыз” кебек кабиләләр эзләү – бөтенләй тарихи урынсыз күренеш. Волостьлар – территориаль бүленешне генә чагылдыра”, – дип И.Шиһапов “башкорт” волостьлары дигән уйдырманы кире кага.
Уфа, Казан, Мәскәү архивларында шактый эзләнә торгач, Төмәнәк авылындагы татарларның шактые Менделеев районындагы Камай, Яңабирде, Минзәлә төбәгендәге Балтай авылыннан күчеп килүен ачыклаган ул. Шунысы кызык: 1735 елгы халык күтәрелеше чорында байтак кеше Чулманның икенче ягына чыгып, әлеге дә баягы Яңабирде, Камай авылларында яшәп алган; баш күтәрүләр бастырылгач, бу якларга кире әйләнеп кайткан. Төмәнәк тарихын өйрәнгәндә, шушы баш күтәрүләрдә шикләнеп эзәрлекләнмәсен өчен булса кирәк, кайберәүләрнең исемнәрен алыштыруы да гыйбрәтле.
Озын сүзнең кыскасы, әлеге хезмәт милләттәшләребезнең бу җирләргә “соңгы елларда гына” түгел, 350 ел элек килеп төпләнүен ышандырырлык итеп исбат итә. Алар бүген дә татарча сөйләшә, татар гореф-гадәтләрен саклап яши. “Әнә 400 еллап татар авыллары арасында яшәүче “чын башкорт” Канлы Төркәй авылы халкы нигәдер бер дә татарлашмый”, – дип, И.Шиһапов башкортлаштыру сәясәтен алып баручыларның уйдырмаларын фаш итә.
Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов, авылларыбыз тарихы – халкыбыз тарихы ул, дип барча татар авылларының тарихын язуны максат итеп куйган иде. Шушы максатта тормышка ашырылган, авыл тарихын язучылар өчен үрнәк булган хезмәт бу – Төмәнәк авылы тарихы.
Хәзер үз нәсел-нәсәбе белән кызыксынучылар, шәҗәрәсен булдырырга теләүчеләр бик күп. Әмма Уфа, Мәскәү, Казан, Оренбург архивларында “чокчынып” документлар юнәтү шактый вакытны, көчне ала. Матди чыгымы да аз түгел. Шуңа күрә берьюлы авыл шәҗәрәсен төзергә алыну хәерлерәк. Әмма ашык-пошык, акча эшлим дип кенә алынсаң, юньле хезмәт килеп чыгуы икеле. Ни кызганыч, кайбер авыллар тарихын язарга алынып, бу эшне ярты юлда калдырган хәсрәт тарихчылар да бар. “Төмәнәк тарихын язу ел ярым вакытымны алды”, – ди әнә Илфак Шиһапов.