поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.09.2013 Тарих

Гаяз Исхакый хатлары (ФОТО)

Әхмәтхәсән Исхаковка

Әхмәтхәсән – Гаяз Исхакый­ның бертуган энесе. Ул 1896 елның 12 февралендә дөньяга килә. Уфада «Галия» мәдрәсәсен тәмамлый. Башта туган авылы Яуширмәдә укытучы була. 1923-1925 елларда «Кызыл Татарстан» газетасында эшли. 1925-1930 елларда Совнаркомда тәрҗемәче вазифасын башкара. Лаешта оештырылган укытучылар әзерләү курсларында укыта.

Әхмәтхәсән гел күзәтү астында яшәгән. Аның исеменә чит илдән килгән хатларны махсус хезмәтләр җыеп барган. Г.Исхакыйның кызы Сәгадәтнең 1924 елның 2 мартында Берлиннан язган хатында мондый юллар бар: «...китапны алгансыздыр, дип уйлыйм. Узган ай ахырында икенче китап та җибәрелде, ул барып җиткәндер инде. Исән-сау барып җитсә, китаплар моннан тагын да җибәрелеп торыр. Китаплары басылса һәм укылса, әтигә күңеллерәк булыр иде. Аның язган китаплары күп, ләкин язган бере чемоданнан ары китмәгәнгә, язу теләге дә сүрелә. Халык аның китапларын бик теләп укыр иде, әлбәттә. Сәяси китап­лар түгел алар.

Синең хатыңның яртысы Ленинның үлемен тасвирлауга багышланган. Син, абый, мондый хатларың белән әтигә һичничек йогынты ясый алмыйсың. Болар аны һич кызыксындырмый».

Чит илгә киткәч, Г.Исхакый 1920-1923 елларда гына да 7 әдәби әсәр иҗат итә. Күрәсең, ул шул китапларын Ватанында бастырырлар дип өметләнгән. Әдип 1926 елның маенда Әхмәтхәсәнгә җибәргән хатында үзенең әдәби эш­чәнлеге турында очерк язуы хакында хәбәр итә. Очеркның 1914 елга кадәрге өлешен Советлар Союзында да бастырырга мөмкин булыр иде, ди. Икенче бер хатында ул «Зөләйха» пьесасын төрекчәгә тәрҗемә итүе турында әйтә. (Пьесаның төрекчәгә тәрҗемәсе Төркиядә «Төрек йорты» журналында 1926 елда басыла.)

Әхмәтхәсән, «халык дошманы»ның энесе дип, гел җанына тиеп торганга, 30 нчы еллар башында Уфага, аннан Урта Азиягә китә. Каракалпакстанда мәгариф бүлеге мөдире була, балалар укыта. Әмма аңа монда да тынычлап яшәргә бирмиләр, шул ук «гаебе» өчен (гаиләсе Уфадан үзе янына килеп төшкән көнне) ул кулга алына. 1937-1939 елларны ГУЛАГта уздыра. Аннан котылып чыккач та, бертуктаусыз НКВДга чакырып тинтерәтүләреннән туеп, Әхмәтхәсән үз-үзенә кул сала. Аңа нибары 44 яшь була.
Әхмәтхәсән Исхаковның чит-ят җирләрдә ике бала белән торып калган хатыны Нурия дә нык авырып китә, аяксыз кала. Уллары Илгизәр белән Илтөзәр, күп михнәтләр чигеп, урта мәктәпне тәмамлый һәм бер-бер артлы сугышка китә. Илгизәр ут эчендә һәлак була. Үлеменнән соң аңа Советлар Союзы Герое исеме бирү өчен документлар әзерләнә. Ләкин, күрәсең, аңа фамилиясе комачаулагандыр, бу мәсьәлә ахыргача хәл ителмичә кала. Сугышта зур батырлыклар күрсәткән разведчик Илтөзәр (аның турында фронт газеталарында да язалар) исән-сау әйләнеп кайта. Бер бала алып үстерә. XXI гасырга аяк басканда вафат була. Шулай итеп Әхмәтхәсәннең буыны өзелә.

Гаяз Исхакыйның энесенә 1927 елда гарәп хәрефләре белән язган, журнал укучысына тәкъдим ителә торган хатыннан шул аңлашыла: әдип чит илгә киткәч, баштагы чорларда аның туган ил белән элемтәсе булган, туганнары белән хәбәрләшеп торган, китаплар да алдырта алган. Бераздан контроль көчәйгән. Г.Исхакыйның туганнарын да даими эзәрлекли башлаганнар.

Әдипнең хатта телгә алынган «Утыз еллыгым» һәм «Шималь төрекләре әдәбиятына бер нәзар» исемле әсәрләре басылып чыкмаган. Соңгысы төрек телендә, машинкада басылган, 140 бит тәшкил итә. Монографиядә әдип башта шималь төрекләре (татарлар) этногенезына туктала һәм аларның IV гасырда ук хәзер яшәгән урыннарына килеп утырганлыгын әйтә.

Бу хат та Әхмәтхәсән кулы­на кер­мә­гән, аны органнар эләктергән. Шунлыктан Әхмәтхәсән абыйсының үтенечләрен үти алмаган, Г.Исхакый сораган фоторәсемнәр дә җибәрелмәгән. Абыйсының «хат-хәбәрең юк» диюен­нән Әхмәтхәсәннең дә Гаяз абыйсына язган хатларын органнар тоткарлап барганын чамаларга була. Хат гарәп язуыннан күчерелде.

Әхмәтхәсән!

Синнән һичбер хат-хәбәр юк. Истан­булга килгәннән бирле бер мәктүбең дә килмәде. Сездәге хәлләр шулай бик шәпме, әллә үзең бик шә­бәй­деңме, белмим. Мин акрын гына яшим. Һаман шулай язып ятам. Язы­лып, басылмаган әсәрләрем инде ундүрткә җитте, кайчан бастырырга насыйп булыр? Алла белә! Үткән елны минем әдәби хезмәтемә утыз ел тулган икән. Минем «Тәгаллемдә сәгадәт» 1896 да басылган, имеш, аны мин үзем рәтләп белмәдем дә. Шул мөнәсәбәт берлә утыз еллык әдәби хәятым хакында хатирәләр язарга тотындым. Бик зур, озын булганга, әле беткәне юк, бу ел яз исән-сау булсам, насыйп булса, бетерермен, дип торам. Китапта минем әсәрләрем мең дә ике йөз, мең дә биш [йөз] бит булырга охшый. Яртысы бетте, инде тәмлесенә кердем. Миннән башка беркем дә белмәгән шактый күп мәгълүмат язам, киләчәгемдә эшкә ярар. Сездәге матбугатта театр юбилейлары хакында чыккан әсәрләрне укыдым. Бигрәк ялган инде. Муса әфәнде тәгъбиренчә, бөек үк ялган инде, нигә аның азрак объектив булуына тырышылмый, ул бит һәркемне кызарта торган эш, тәнкыйть булмагач, шулай була күрәсең инде.

Миңа, анда булса, шушы кеше­ләрнең рәсемнәрен күндер әле, чөнки мин Шималь төрек әдәбияты дип бер китап яздым да (төрекләр өчен), шуңарга кирәк иде: Сәгыйд Рәми, Мәҗит Гафури, Галиәсгар Камал, Галимҗан Ибраһим, Фатих Әмирхан, Дәрдмәнд, Заһир Бигиев, Габдулла Кариев, Мөхәммәт Гаяз Исхакый, Гөлсем Болгарская, Габделкаюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани. Тагы Г.Рәхимнәрнең соңгы дәвер тарихы әдәбиятлары чыктымы? Чыкса, аны да күндерә күр.

Үземнең кәефем начар түгел, ләкин бу соңгы елларда эчне пошыра торган бер нәрсә чыкты, ул да йөрәгемнең зәгыйфьләнүе. Безнең кебек һәрбер авырлыкны йөрәк берлә күтәргән кешеләрдә бик еш очрый торган бу авыру миндә тиз үк тәрәккый итә башлады. Хәзер менә сул кулым һаман оешып тора, көчтән төшә, зәгыйфьләнә, сул аягымда да көчсезлек бара, соң тәрәккый итә-итә бөтенләй түшәккә үк яткыруы ихтималы юк түгел икән, шул рухымны кыса (бу хәбәрне Сәгадәткә әйткәнем юк, сез дә белдермәгез), вә халән ки (чынлыкта), әйе, язасы нәрсәләр язылып бетмәгән иде, дарулануы мөмкин түгел бер хәлгә әле кермәгән булса да, минем вазгыятем андый буржуазный эшләргә мөсәгыйд (мөмкин) түгел. Докторлар фәләнне эшлә, фәләнне эшләмә, дип, мөһаҗир тормышында әсассыз нәрсәләрне тәүсия (киңәш) итеп йөдәтәләр. Мин үземнән фидакярлек берлә эшләнә торганыннан башка берсен дә эшли алмыйм. Шуның өчен «Утыз еллык тормыш»ны кызу-кызу язарга тотындым. Хәерле булсын. Ләкин бу хәбәрне бик шаулатып йөрмәгез, бәлки әле, кәефләр яхшырса, бетеп тә китәр.

Сәгадәт үткән ел монда торып китте. Хәзер инде бик зурайды, җисмән вә рухан бик үсте, мәгълүматы артты. Менә хәзер Берлин дарелфөнүненең әдәбият факультетына язылып йөри. Ләкин аның тәрбия мәсьәләсе бераз мөшкелләште. Аурупада укытырлык акча эшләү монда бик авыр, хосусән, миңа. Шуның өчен ул яктан бер дә күңелем тыныч түгел. Вә халән ки кызны укытып, дарелфөнүнне тәмам иттерүне дә үземнең вазифаларым эчендә санаган идем. Минем китапларыма әле һаман гонорар алып булмыймы? Урысларның монархист язучылары алып тора да, ничек татарның иң беренче социалист язучысы ала алмый? Сез шул урыслардан да мәнсезрәктер инде. Әдәби китаплар булса, җибәреп тор! Фәтхи Борнашның «Камали карт» дигән лыгырдамасын укыдым. Ул кешегә аз-маз ихласым бар иде, тәмамән бетте. Шулкадәр начар нәрсәне ни дип бастыралар? Сездә шул әдәби цензура тәмамән беткән, күрәсең. Алла тәүфикъ бирсен инде. Хушыгыз!
Даими адресым: Истанбул. Бәй Гали җаддәсе. Мөсәрәт отеле, Гаяз Исхакый бәк.

Нуриягә, балаларга сәлам.

Гаяз Исхакый. 24 апрель, 1927.

Истанбул.

Бу хат берәр һәфтә җибәрелми торды. Менә бүген Сәгадәтнең дарелфөнүнгә язылуыннан хат алдым. Ул хәзер студент булды.

Без монда Мәскәүдәге съездның бәгъзе бер ораторларын радиодан тыңладык, мин Калинин берлә Рыковны тыңладым. Анда әле өмет күрәм.

Әхмәт Тимергә

Беренче Бөтендөнья сугышында Төркия, Алмания мән­фә­гатьләре йогынтысына эләгеп, аны яклаучы буларак катнаша. Зур сугышлар нәтиҗәсендә, төрек армиясеннән 50 меңнән артык кеше Русиягә әсир төшә. Властьлар җирле кешеләргә әсирләр белән аралашуны тыя. Ул чорларда басылган нинди генә газетаны ачып карасаң да, бер үк сәхифә баруын күрәсең: «Төркия хәлләре», «Төркия фронтында».

Төрек әсирләренә ярдәм итүне рәсмиләштерү мәсьәләсен Гаяз Исхакый нәшер иткән «Ил» газетасы беренчеләрдән булып күтәреп чы­га. Мондый мөмкинлек Февраль револю­циясеннән соң туа. Төрле шәһәрләрдә мөселман комитетлары барлыкка ки­лә. Г.Исхакый ярдәме белән Мәскәү мөселман комитеты каршында (бу вакыт­та ул шул комитетның рәисе) «Төрек әсирләренә ярдәм» берлеге ачы­ла. Әйберләр, акчалар җыялар, әсирләргә мәчетләрдә, мәдрәсәләрдә яшәргә мөмкинлек бирәләр. Алар ту­рында «Ил» газетасы хәбәр итеп тора. Мөселманнар яшәгән барлык шә­һәрләрдә дә әсирләргә ярдәм комитетлары төзелә һәм төрле газеталарда кан кардәшләребезгә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать басыла.

Г.Исхакыйның «Дулкын эчендә» исемле драмасында да шул чор вакыйгалары тасвирлана. Пьесада күп михнәтләр күргән аталы-уллы төрек әсирләре Казанда мәрхәмәтле Разия ханым гаиләсенә килеп сыена, шунда яклау, ярдәм таба. Г.Исхакый мәгълүм «Васыять»ендә болай ди: «Идел буе төреге аларны ачлыктан, үлүдән коткара. Кием бирә. Мәскәүдә безнең корган яшерен «Кызыл Ай» җәмгыятемез бик күп әсир төрек забитларын (гаскәриләрне) Иран аша Төркиягә качыра».

Г.Исхакыйның кызына язган хатлары арасында бер кызыклы хәбәргә юлыктык: «Минем башыма бу арада бер бәла килеп чыкты. Берничә елдан бирле миңа «Хезмәт, вазифа» берлегеннән һәр өч айга дүрт йөз лира биреп киләләр иде, моны минем беренче [дөнья сугышында] төрек әсирләренә ярдәм иткәнемне белгән бер зат ясаткан иде, ул кеше бу елларда күздән төште. Шул акчаны март башыннан кистеләр... Моны төзәттерү дә мөмкин түгел кебек күренәдер, шуңарга мөтәәсирмен (хәсрәтлемен), нишләргә дә белми аптырап калдым». Димәк, Төркиядә Г.Исхакыйның төрек әсирләренә ярдәм итүен бәяләүчеләр булган.

Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң Г.Исхакый шундый ук гуманитар яр­дәмне, Төркиядән торып, бу юлы инде үз милләттәшләренә күрсәтә. Әдипнең Русиядәге әсир төрекләргә ярдәм итүе турында галим Нияз Субаев язмаларында шактый тәфсилле бәян ителгән булса, аның сугыштан соң үз милләттәшләренә шундый ук ярдәм күрсәтүе хакында әлегә безнең матбугатта язылганы юк иде.

Алманиядә калган әсирләр, Төркия­гә күчәргә ярдәм итүен сорап, иң беренче Г.Исхакыйга мөрәҗәгать итә. 1947 елда Истанбулдан Анкарага кызына язган бер хатында ул: «Мин һәркөнне Алманиядәге безнең әсирләрнең калдыкларыннан (калганнарыннан): «Ник безне алдырмыйсыз?» – дип, үпкәләгән мәктүбләр алам. Монда хө­кү­мәт кабул итми, дип, ачык җавап язарга да куркам, чөнки әллә нинди мәгънәләр чыгару ихтималлары бар. Хәлләре бик авыр мескеннәрнең. Араларында үзен-үзе үтерүләр дә шактый күбәйгән икән. Тәңре ярдәмчеләре булсын. Безнең кулымыздан берни килми». Икенче бер хатта: «Безнең Алманиядәге әсирләрнең күпчелеге, ахрысы, шулай килә алмый калалар», – дип борчыла.

Ләкин борчылып кына калса, ул Ис­хакый да булмас иде. Әдип, җиң сызганып, әсирләргә беренче ярдәм – посылкалар җибәрүне оештырып йөри. Болар турында да без аның кызына язган хатларында укыйбыз: «Без монда әсирләремезгә пакет (посылка) күндерү хакында тәдбирләр (чаралар) күрү белән мәшгульбез». «...сиңа теге татар егетенең адресыны күндерәм. Ул тагы бер хат язды, шигырьләрен күндергән, үзе бик ач... Шул мескенгә бер пакет күндерсәң, савап булыр иде. Мин Мөхәммәд әфәндегә һәм аның хатыны Гайшәгә ике пакет күндергәнгә, өченчене җибәрә алмыйм...» «...тагы берсенә Билал бәк күндерергә булды вә башкаларның да адресларын сораттык, бәлки, дүрт кешегә берәр пакет күндерә белербез... Аз булса да, аларны хәтерләү булса да, кәефләре килер иде. Бик авыр көннәр кичерәләр».

Чит җирләрдә яшәүнең ачысын-төчесен үзе татыган Г.Исхакый мил­ләттәш әсирләрнең язмышын йөрәгенә якын алып, аларга матди ярдәм оештыру белән генә чикләнми, өзлексез рәвештә аларны Төркиягә китерү буенча эшли. 1948 елның 4 июлендә ул Сәгадәткә: «Кичә ... тупланып киләчәк әсирләргә ярдәм эшен юлга куярга карар алдык», – дип хәбәр итә.

Г.Исхакыйның якташыбыз, дөнья­кү­ләм танылган профессор, тюрколог Әхмәт Тимергә (1912-2003) 1949 елның 27 февралендә язган хаты нәкъ әнә шул Алманиядәге әсирләргә ярдәм оештырып йөргән вакытка туры килә. Бу хатны миңа, 1994 елда Анкарага баргач, Әхмәт абый үзе биргән иде. Һәм ул үзенең Берлин университетында укып йөргән елларыннан бер хатирә дә сөйләгән иде: «Матди кысынкылык аркасында укуны ташлап, Берлиннан китәргә булдым. «Яңа милли юл» мәҗ­мугасына милләттәшләр белән саубуллашырга бардым. Сәгадәт апа мине тыңлап торды да укуны ташламаска үгетли башлады. Әйдә, мәҗмугада эшләрсең, безгә ярдәм итәрсең, бераз мәгаше (акчасы) булыр дип, минем китү карарымны сүтеп тә куйды».

Әхмәт Тимер Берлин университетын тәмамлый. Г.Исхакый әлеге хатны язган дәвердә Әхмәт Тимер Анкарада Төркия Милли мәгариф министрлыгы каршындагы музейлар идарәсендә эшли. Күрәсең, ул Алманиядәге мил­ләттәш әсирләргә ярдәм фондына үзеннән өлеш тә керткән.

Шуны гына әйтәсе кала: бу чорда Г.Исхакый Ерак Шәрыктагы мөһа­җирләрнең дә үтенечен кабул итеп, аларга Төркия ватандашлыгы алу буенча да актив эш алып бара.

Г.Исхакыйның хаты гарәп язуында төрек телендә язылган.

Хөрмәтле Әхмәд Тимер бәк!

 Җибәргән хатыгызны һәм дә 63 лира акчагызны алдым. Хезмәтегез, мәшәкатегез өчен рәхмәт. Безнең әсирләр берәм-сәрәм килеп торалар. Ләкин зур масса булган безнең Идел-Ураллыларның исемлеген, миграция белән шөгыльләнүче Җәүдәт бәк анда чагында аңа бирмичә, яшереп саклыйлар икән. Безнең 180 якташыбыз бирегә килүчеләрнең исемлегеннән төшереп калдырылган. Аларның хокук­ларын кайтару эшендә тырышабыз.

Бу хат белән бергә кичә Алманиядән сезгә дип җибәрелгән бер хат белән бер рәсем җибәрәм. Сезнең туганнардан, диделәр. Биредә яңа хәбәрләр юк. Мин ун көн буена, грипп белән авырып, өйдә генә тору мәҗбүриятендә калдым. Хәзер инде, бәрәкәт бирсен, хасталыгым бетте. Истанбулның бу елдагы һавасы бик начар. Авырулар бик күп.

Закир1 бәккә, Сания2 ханымга, Лә­лә­гә, Азатка3 күп-күп сәламнәр. 
Хөрмәт белән Гаяз Исхакый.

27 февраль, 1949.

Истанбул, Бәйуглы.

Кереш мәкаләләрне һәм хатларны басмага Г.Исхакый исемендәге бүләк иясе Лена ГАЙНАНОВА әзерләде.
__________________

1 Закир – Закир Кадыйри (1878-1954), дин һәм җәмәгать эшлеклесе, журналист.
2 Сания – Сания Гыйффәт (1899-1957), шагыйрә, 3.Кадыйринең хатыны.
3 Ләлә, Азат – Сания белән Закир Кадыйринең кызлары.



Г.Исхакыйның бертуган энесе Әхмәтхәсән (баскан) һәм әнисе ягыннан икетуган энесе Риза Газизов


Сулдан уңга Фәридәбану, Хәлимәбану, Әхмәтхәсән, Гайнелмәрзия


Әхмәт Тимер
 


Лена ГАЙНАНОВА әзерләде
Безнең мирас
№ 8 |
Безнең мирас печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»