поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
25.01.2009 Мәгариф

ҮЗ ЯЗМЫШЫН ПРОГРАММАЛАУЧЫ РАМИЛ БӘДРЕТДИНОВ

Рамил Бәдретдинов Кукмара районы Кәркәвеч авылында туып үскән. Бүген Мәскәү Дәүләт университетының ВМК факультетында 1 курста программист белгечлегенә укый. Сер түгел, авыл мәктәпләренең күбесендә компьютерлар шактый искергән, интернетка чыгу авыр, ә информатика укыту күбрәк теорияне генә күздә тота. Бу шартларда укып илнең иң атаклы югары уку йортына кереп буламы? Әллә Кәркәвечтә укыту системасы шул дәрәҗәдә камилме? Бу сорауларны без Рамилнең үзенә бирдек. Берочтан башлы егет белән танышып та үттек.

– Рамил, МДУга керү күпләр өчен әкияткә тиң. Син анда ничек барып эләктең?

 

– МДУга мине имтихансыз алдылар. Чөнки информатика буенча Россиякүләм олимпиадада җиңүче булдым. Андыйларны конкурссыз уздыралар.

 

– Кәркәвечтә информатика укыту шул кадәр көчлеме?

 

– Минем әле элеккеге БК компьютерларында язып утырганым истә. Җиһазландыру буенча безнең авыл мәктәбе районда беренчеләрдәндер. Директор һәм информатика укытучысы Илгиз Агмалович талантларны үстерү өчен бик тырыша. Юкка гына авылыбыз мәктәбе миллионер мәктәп булмагандыр. Әмма мин 2003 елда Казандагы 7нче лицей-интернатка күчтем. Күңел гел шәһәргә тартыла иде. 11нче сыйныфны да шушында тәмамладым.

 

– Син гел бишлегә генә укыгансыңдыр?

 

– Юк шул. Рус теле белән интегә идем, бик авыр бирелде. Шулай да тырыша торгач, лицейны көмеш медальгә тәмамладым.

 

– Мәскәүдә көн күрү авырмы? Кайда яшисең?

 

– Тулай торакта. Зарланырлык түгел.

 

– Татарлар белән аралашасыңмы?

 

– Уку йортыбыздагы барлык татарлар белән аралашырга тырышам. Мәскәү татарларын да бик күп беләм.

 

– Әти-әниең синең белән горурланадыр...

 

– Әнием Ильмира, әтием Ринат миңа һәрвакыт булыштылар. Уңышларымны да аларның тәрбиясеннән күрәм. Әле ике энем дә бар.

 

– Интернетта еш буласыңмы?

 

– Әллә ни еш булмыйм. Гадәттә мәгълүмати технологияләр турындагы сайтларны актарам. Алар менә дигән белем чыганагы. Чөнки китапханәдә бу өлкәгә караган заманча китаплар табып булмый.

 

– Үзең дә сайтлар ясамыйсыңмы?

 

– Сайт ясау белән мин авылда укыганда ук шөгыльләнә идем. Мәктәп сайтын ясадым. Соңрак “Булмас.ру” хуҗасы Рузил Мөхетдинов бергә эшләргә тәкъдим итте. Хәзер икәүләп шушы сайтны алып барабыз.

 

– Реаль аралашуны хәзер виртуаль аралашу алыштыра башлады. Бу яхшымы-начармы, ничек уйлыйсың?

 

– Әйе шул, кайберәүләрнең интернетка кермәгән көннәре юк. Бер яктан яшьләр үзләре кызыксынган өлкәдә дуслар табалар, ә бу, үз чиратында, әлеге өлкәнең үсүенә китерә. Әмма интернетка чумып, дөньяларын оныткан кешеләр дә бар. Компьютер беркайчан да җанлы аралашуны алыштыра алмаячак, дип уйлыйм.

 

– Син үз алдыңа зур максатлар куясың һәм аларга ирешә беләсең. Безне дә өйрәт әле...

 

– Үз алдыгызга реаль максатлар куегыз һәм шуларга ирешегез. Шул очракта үз-үзегезгә ышану көче артыр. Мәктәптә икеле алгач, “миннән булмый инде” дип утырмаска, ә “барыбер булдырам!” дип ачу белән тотынырга кирәк. Тырышкан табар, ташка кадак кагар...

 


Данил СӘФӘРОВ
Сабантуй
№ 4 | 24.01.2009
Сабантуй печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»