поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.09.2013 Мәдәният

Гөлнара Сабирова: “Шигырь язу – акча эшләү чыганагым түгел”

Халкыбыз бигрәк тә сагышлы җырларга мөкиббән киткән. Күрәсең, бу безнең фаҗигале язмышыбыз белән дә бәйле­дер. Хәер, бүген дә заманча җырларның асылында Фәр­хад–Ширин, Ләйлә–Мәҗнүн кебек җавапсыз мәхәббәт язмышын кабатлаган темалар өстенлек ала. Радиода тамашачылар соравы буенча куелган концертларны тыңлый башласаң, алар арасында күбесе кайгылы-сагышлы җырлардан гыйбарәт.

Төр­киягә баргач, татар җырла­рын тыңлаган дусларым: “Безнең зәвык белән сезнеке туры килә икән. Төрекләр дә бит сагышлы, бәхетсез мә­хәббәт җырларын үлеп ярата”, – дигәннәр иде. Әйе, Көньяк һәм Көнчыгыш илләр­нең тәэсире телебез,

Мин – җыр текстлары язучы

Мәкаләм язмыш сукмакларында адашып калган, бәхетсез мәхәббәткә дучар булган га­шыйк­лар турында җырлар иҗат итүче популяр шагыйрә Гөлнара Сабирова турында булыр. Хәер, ул үзен популяр дип тә, шагыйрә дип тә атарга яратмый. “Мин – фәкать җыр текстлары язучы”, – ди ул үзе турында. Ә аның өчен шагыйрь, әдип киңрәк төшен­чәне колачлый икән.

Гөлнара Сабирова диюгә, аның “Мәхәббәтнең соңгы төне”, “Пар алкалар”, “Югалтасым килми” дигән өч җырын санап китү дә җитә булыр. Тамашачы тарафыннан шулкадәр җылы кабул ителгән әлеге җырлар эстрада мәйданында шактый озак яшә­деләр һәм яшиләр. Халыкның иң яраткан җырлары исемлегенә Гөл­нара Сабированың әлеге өч җыры гына керми, әлбәттә. Бүген ул иҗат иткән җырларның йөз­дән артыгын танылган җырчылар башкара. Болары – сәхнәдән җырланганнары гына әле. Ә куен дәфтәрендә күпме көйгә салынмаган шигъри тәлгәшләр бар?

8 октябрьдә Г.Тукай исемен­дәге Татар дәүләт филармония сәхнәсендә Гөлнара Сабирова тамашачы тарафыннан үз иткән җырлардан гына торган концерт оештырырга уйлаган. “Юбилей концерты да, иҗат кичәсе дә түгел бу, – дип кырт кисте ул. – Бары тик авторның җыр кичәсе дип кенә атыйк”. Кайберәүләр кебек булмаган тавышын эшкә җигеп җырлап шаккатырырга да уйламый. Артык хисләргә бирелеп, сәхнәдән шигырьләрен сөй­ләп, тамашачыны елатырга да җыенмый. “Мин сәхнә кешесе тү­гел, – ди Гөлнара. – Сәхнәдә фә­кать артистлар, җырчылар гына булырга тиеш. Шуңа күрә җыр кичәсендә аларның урыны түр­дән булачак. Җырчылардан Хә­ния Фәрхи, Зөфәр Хәйретдинов, Алсу Әбелханова, Илсаф, Резедә Шәрәфиева, Раяз Фасыйхов, Ленар Сәйфиев, Илназ Баһ, Илдар Әхмәтов һәм башкалар сәхнә тотачак. Ә концертны Гөлназ Сәфә­рова белән Искәндәр Хәйруллин алып барачак.

Бер караганда, йөз җырлы иҗат дәверендә берничә концерт, дистәләгән иҗат кичәсе үткәреп булыр иде. Хәер, ша­гыйрәгә бу хакта җырчы дуслары да тәкъдим иткән. “Концертыңны үзебез үткәрәбез”, – дип тә әйтеп караганнар. Нишләптер ул вакытта үзен җыр кичәсе уздырырга өлгереп җитмәгән дип уйлаган. Бүген исә иҗат сандыгындагы җырларның иң-иңнәрен генә сайлап, концерт оештырырга кирәк дигән фикергә килгән.

Узып барышлый

Җыр кичәсе “Узып барышлый” дип атала. Бәлки мондый исем кемнәргәдер сәер тоеладыр. Гөлнараның үзенә дә, җыр кичәңне ник шулай атадың, кон­цертыңа шулай җиңел карыйсың­мыни, дип сорау бирүчеләр дә булган хәтта.

– Җыр кичәсенә шулай җиңел генә карасам, әллә кайчан уздырыр идем инде, – ди ул. – Андый чаралар үткәргәнче, минем бу кичәләрне оештырырга хакым бармы, дип үз-үземә сорау би­рәм. “Узып барышлый” дигән сүз­тезмәне күпләр башкача аңларга мөмкин, ә минем фикерем болайрак. Кешенең бөтен тормышы узып барышлый бит. Без барыбыз да – җирдә кунак кына. Тормышыбызда очраган кешелә­ре­без узып барышлый булырга мөмкин. Кемдер килә, кемдер китә. Бик сирәк кешеләр генә безнең яныбызда кала. Шушы мизгелләрдән генә торган гомер­дә бер-беребезнең кадерен белеп яшәсәк иде. Әлеге кичә дә минем тормышымда узып барышлый бер мизгел, чөнки мин соңгы тукталышта түгел. Ул иҗат мизгелләренең күпмесенәдер нәтиҗә ясау да булып тора ул.

Дөресен әйтергә кирәк, бүген өч ноталы, тузга язмаган эстрадада композиторларның үтә таләпчәнлек саклавы әллә ни күзәтелми, әлбәттә. Әмма Гөлна­ра Сабирова иҗатын яхшы белү­челәр аның үзгә шигырьләрен сайлап алу ягында. Туган җир, әти-әни турында һәм синсез яши алмыйм, дип өзгәләнүче мәхәб­бәт геройлары темасына язылган җырлар туйдырды бүген безне. Гөлнара да җырларын иң элек композиторларга түгел, ә җыр­чыларга тәкъдим итә икән. Эстрадада үзенең үзгәлеге, серлелеге белән тамашачыны әсир иткән Алсу Әбелханова, Резедә Шәрә­фиева халыкның зәвыгын күбрәк күрә, яхшырак белә. Җыр дөнья­сында үз йөзе булган әлеге җыр­чыларны Гөлнара якын итә. “Миңа башкаларга охшамаган, эстрадада берәүне дә кабатламаган җырчылар ошый. Аларны мин җырга булган уңай мөнә­сәбәтләре өчен яратам. Чөнки кайберәүләргә шигырь бирәсең, ә ул аның өстәлендә еллар буе тузан җыеп ята. Шигырьләреңне бит дәфтәр арасына куяр өчен язмыйсың. Алсу да, Резедә дә шунда ук үз җавапларын, бәя­ләрен бирәләр”, – ди ул.

Шигырьләрне кирәк булсын өчен язмыйм

Шагыйрә иҗат баскычын танылган композитор Зөфәр Хәй­ретдинов белән башлап җибәрә. Гөлнараны тәүге тапкыр сәхнәгә алып чыгучы да ул була. Икесе бергә алар эстрадада хит булып танылган “Җанга яр таба алмадым”, “Мәхәббәтнең соңгы төне”, “Пар алкалар”, “Сөйгәнемнең сөйгән яры”, “Югалтасым килми” кебек җырлар иҗат итә. Зөфәр Хәйретдинов – бик тә таләпчән композитор. Ул үҗәтлеген эшкә җигеп, шигырьләрне кат-кат төзәттерә, кыскасы, камил җыр сүзләре иҗат иткәнче, әдипләрне тынычлыкта калдырмый.

– Тема төрлелеге дибез дә, әмма бит шагыйрьләрнең күбесе мәхәббәт тирәсендә әйләнә, мин дә шулар өмәтеннән, – ди Гөл­нара. – Әмма мәхәббәтне бит төрлечә яктыртырга була.

Бу, әлбәттә, синең фантазияң, сәләтеңә бәйле. Гөлнара ши­гырьләрне кирәк булсын өчен генә язмый һәм үзен мәҗбүр итми. “Шигырь – минем күңел халәтем. Кемдер кушып кына миңа шигырь яздыра алмый”, – ди ул. Менә шул күңел халәте торгынлык чоры кичергән әле. Берничә ел шигъри тәлгәшләр иҗат ителмәгән. Әдипләр иҗа­тында табигый хәлдер бу. Хис дәрьясын йөгәнли алмаганда гына үзеннән-үзе яңа шигырьләр туа икән. Соңгы вакытта Гөлнара иҗатында яңа дулкын барлыкка килде. Бу күңел халәте инде иҗат башындагы беренче мәхәббәтне үлеп ярату, сагыну, яшьлекнең тиле гыйшкы яки җилбәзәк хисләргә генә бирелү түгел. Тормыш ул яратудан гына тормый, ә бер-береңә хөрмәт тә булырга тиеш. Яшәешкә аек акыл белән дә карарга кирәк, башны югалтып чабудан җете кызыл тиз уңа икән.

Йолдызлар чүпләмәм күкләрдән,
Чүлләрдән ал чәчәк эзләмәм.
Йөрәкнең ярсуын, хисләрнең ташуын
Аңласак, сүз түгел, күзләрдән,
Мин синнән башканы эзләмәм.

“Иң зур сөю” дип аталган Гөлнараның яңа җыры концертта да яңгыраячак. Менә шул күңел торгынлыгын җиңеп, ша­гыйрә янәдән иҗатка керешеп китте. Хәер, журналистика өлкә­сендә һәрвакыт җигелеп эшләгән кеше буларак, аны иҗаттан ерак дип тә әйтеп булмый торгандыр. Аның барыбер язудан туктап торганы юк. Бу халәте – аның шигырь дөньясыннан вакытлыча гына читләшеп торуы. “Мин шигырь укырга яратам. Сергей Есенин, Александр Пушкин, үзебез­некеләрдән Әнгам Атнабаев, Нияз Акмал, Мөдәррис Әгъләм, Равил Фәйзуллин, Илсөяр Иксанова иҗатларын үз итәм. Бик тә китап укырга яратам. Соңгы вакытларда чит ил классикасына баш­танаяк чумдым. Алар миңа күңел тынычлыгы бирә, иҗатыма дәрт өсти”, – ди Гөлнара.

Шагыйрә өчен шигырь язу акча эшләү чыганагы түгел. Аның, акчаны мин башка урында эшлим, диюе башкаларга сәер тоеладыр. Шактый гына шагыйрьләр, композиторлар шигырьләрен, көйлә­рен сатып акча эшли, ул аларның тормыш рәвеше булып тора. Хәер, андыйларны Гөлнара тән­кыйтьләргә җыенмый. “Күңел халәтем белән акча эшләргә җы­енмыйм”, – дип кенә әйтеп куйды.

Акча эшләргә җыенмасаң да, иҗат кешесен һәрвакыт тән­кыйть утында тотарга яраталар. Бу – табигыйдыр. Гөлнара Сабированы таныткан, эстрадада бик тиз хит булып киткән “Мәхәб­бәтнең соң­гы төне” белән дә шулай булды. Бозып җырларга те­ләүчеләр, оятсыз формага күче­рүчеләр дә табылды. Хәтта матбугат битләрендә дә язып чыктылар.

Соңгы төне мәхәббәтнең:
Мин бәхетле, син бәхетле.
Сөю генә китте
бездән бары.

– Тормышыбызда бер-берсен яратмаган кешеләрнең бергә гомер кичерүләрен еш күрәбез. Әлеге парлар аерылышканда, төнме, әллә көнме, алар өчен аның әһәмияте юк, – ди Гөлнара. – Яратмаган кешең белән аерылышудан да зуррак бәхет юк, ди­гән мәгънә салынган бу ши­гырьдә.

Иҗат кешесенең күзен ачар, үҗәтләнеп язар өчен андый “чеметеп” алулар да кирәктер. Әмма хисләр ташкынына кереп киткән Гөлнараны алай гына туктата ал­мыйсың. Бер яза башласа, аңа беркем киртә кора, йөгәнли алмый. 


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 145 | 06.09.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»