поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.09.2013 Мәдәният

Минтимер Шәймиев: “Үз-үзен хөрмәт иткән халык тарихи мирасын торгызырга тиеш”

Узган ел Болгар музей-тыюлыгы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә тәкъдим ителде. Соңгы елларда изге җиребездә барган үзгәрешләрдән соң аның дөньякүләм әһәмияткә ия булуына бернинди дә шигебез калмаган иде, әмма мәшһүр исемлеккә кереп үк җитә алмадык хәзергә.

Дөрес, Бөтендөнья мирасы комитетының быел Комбоджада узган 37 нче сессиясе борынгы Болгарны дөньякүләм универсаль хәзинә дип таныды, бу үзе үк – югары бәя. Шул ук вакытта Комитет кайбер кимчелекләрне төзәтү өчен, күп дигәндә, ике ел вакыт бирде. Тарихи җирлегебезнең язмышын нәрсә көтә? Болгардагы үзгәрешләр үз асылында калырмы? Күпләрне борчыган сорауларга җавап табу өчен, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, тарихи җирлекнең бөтен нечкәлекләрен белгән Минтимер Шәрип улы Шәймиев белән әңгәмә корырга уйладык.

– Минтимер Шәрипович, моннан биш-алты ел элек Болгар җирлегендә сәфәр кылып йөрүчеләр бүген тарихи урыныбызны танымый да. Туристлар гына түгел, бу манзараны күреп, барыбыз да тел шартлата. Бер караганда, ЮНЕСКО җитәкчелеге, мондагы үзгә­решләрне күреп, Болгарны дөньякүләм мәдәни мирас объекты буларак кабул итәр дип уйлаган идек. Күпләрдә, чираттан төшеп калмабызмы, дигән курку хисе барлыкка килде. Бу вакытка сыеша алырбызмы? Төзеп куйган биналарга зыян килмәсме?

– Әгәр бернәрсә дә эшләмәгән булсак, шикләнергә дә урын калмас иде. Безнең төп бурыч – Идел буенда урнашкан Болгар һәм Свияжск тарихи шәһәрләрен мөмкин кадәр торгызу, саклап тоту. Без аларны югала баручы хәрабәләр хәлендә тота алмыйбыз, чөнки республикабыз көн­нән-көн үсә, дөнья үзгәрә. Соңгы елларда тоткан сәясәте, икътисады аркасында Татарстан Рос­сия­дә генә түгел, дөнья мәйданында да үзен күрсәтте. Россия составында булуга карамастан, кайсы гына өлкәне алсак та, безне таныйлар, игътибар артканнан-ар­та бара, тавышыбыз көр чыга. Әгәр шундый тарихи урыннарыбыз була торып та, аларны торгызмасак, бу халкыбызны бизә­мәс иде. Дөрес, моннан 150 ел элек үк Болгар җирлегендә казу эшләре алып барылган. Бәлки куйган хезмәтләр, мөмкинлекләр аз булгандыр, әмма бу тарихи урын белән һәрдаим кызыксынып торганнар. Таныйсыңмы-танымыйсыңмы, бу – Россия һәм Татарстан тарихы, безнең үткә­небез, шуңа күрә фән өлкәсендә эшләүчеләр, тарихчыларыбыз моңа битараф кала алмый. Тарихи урыннарны аякка бастыру һәрвакыт күңелемдә йөри иде. Әмма эшли алмаган, мөмкин­лекләр җитмәгән эшне мин беркайчан да алдан ук “эшлим” дип кычкырмадым. Гадәтем шундый. Ләкин күңел түрендәге әлеге хис һич тынгылык бирмәде. Күрәсең, ул чакта вакыты килеп җитмәгән булгандыр. Дөресен генә әйткән­дә, берничә ел эчендә тарихи Болгар җирлегендә шулкадәр эшләр эшләнәсенә ышанып бет­мәгән идем. Ялга киткәнче, бер ел алдан Владимир Владимирович Путин белән бу хакта сөй­ләштек. Ике тарихи җирлек тә федераль мирас булып тора. Бер караганда, алар Болгарны да, Свияжскины да күбрәк кайгыртырга тиеш кебек. Әмма безнең катнаштан башка булмый, билгеле. Хөкүмәт, парламент җитәк­челеге белән әлеге мәсьәләне болай хәл итәргә уйладык. Федераль бюджеттан тарихи җирлек­не төзекләндерергә күпме акча каралган булса, республика казнасыннан да шул ук күләмдә финанс мөмкинлекләр бүлеп бире­ләчәк дигән карарга килдек. Әй­тергә кирәк, соңгы өч ел эчендә һәр ике як сөйләшенгән акчаны биреп барды. Шул ук вакытта халкыбыздан да, республикабыз­ның зур оешма җитәкчеләреннән дә, эшмәкәрләрдән дә финанс ярдәме зур булды. Һәркемнең күңелгә хуш килә торган эше, шөгыле була диләр бит. Мин моны нәкъ менә шундый гамәл дип атыйм. Ә безнең андый эшләрне хәл итү тәҗрибәбез җитәрлек. Болгарны аякка бастырганчы, Казан Кремлен яңарткан идек. Дөресен генә әйткәндә, аның бит карарлык җире дә юк иде. Ул вакытта Кремль үрмәкүч оясын хәтерләтте. Хәтта диварлары Казансу буендагы дымлылыктан җиргә иңеп беткән иде. Казанның меңьеллыгына бөтен халык дәр­рәү кубып, Кремльне яңар­туга алынды. Һәм дүрт-биш ел эчендә искиткеч манзара хасил булды. Без шунда халыкның мәнфәгатен, аның тарихка булган җылы мө­нәсәбәтен сиздек. Шуны да әй­тәсе килә: Казан Кремлен торгызганда, археологлар, тарихчылар тарафыннан җитди дәгъва ишет­мәдек, чөнки без аларның тәкъ­димнәрен искә алып эш иттек. Хәтерләсәгез, 1998 елда без ЮНЕСКО исемлегенә Казан Кремле белән беррәттән, борынгы Болгарны да ничек бар, шулай, ягъни реставрация үткәрмичә, бернинди объектларны яңарт­мыйча тәкъдим иткән идек. Һәм ул вакытта экспертлар әлеге тарихи җирлекләрне рәткә ките­рергә, яңартырга куштылар. Болгарны торгызу өчен дә бик күп вакыт бирелгән иде. Хәзерге вакытта тарихи җирлеккә сизелерлек үзгәрешләр керде һәм кирәк булган яңа корылмалар да тө­зелде. Белгәнегезчә, быел экспертлар Болгарны ЮНЕСКО исемлегенә кертергә әзерләү өчен безгә ике ел вакыт бирде. Шунысы мөһим: күптән түгел Комбоджадагы утырышта Бол­гар­ның дөньякүләм әһәмият­кә ия булган универсаль объект икәнлеге расланды. Экспертлар­ның дәгъваларын искә алып, алар куйган таләпләрне үти алсак, 2014-2015 елларда Болгарны тәртипкә кертеп бетерербез дип уйлыйм. Шуны да искәртеп китү кирәк: ЮНЕСКО исемлегенә керү өчен объект билгеле бер но­минациядә тәкъдим ителә. Без билгеләгән номинация – ”Болгар тарихи-археология комплексы”. Тагын шунысы: Бөтендөнья мирасы исеменә ия булырга те­ләүче объектка Комитет тарафыннан кабул ителгән 10 мәдәни критерийның (билгенең) һич югы берсе туры килергә тиеш. Болгар тыюлыгы исә өченче критерий белән тәкъдим ителгән иде (Объект хәзергәчә яшәп килүче яки инде югалган мәдәни традиция яки цивилизация өчен уникаль булып тора яки, һич югында, гадәттән тыш үзенчә­леккә ия). Хәзер алар безгә алтынчы критерийны да өстәп була диделәр (Объект турыдан-туры яки матди рәвештә вакыйгалар яки хәзергәчә яшәп килүче тра­дицияләр, идеяләр, дини карашлар, сәнгати яки әдәби әсәрләр белән бәйләнгән һәм гадәттән тыш дөньякүләм әһәмияткә ия). Бу алтынчы критерий Болгарның дөньякүләм әһәмиятен билгеләү­дә өстәмә мөмкинлек­ләр бирә. Быел көз изге җиргә Ядкәрләрне һәм истәлекле урыннарны сак­лау буенча халыкара советтан (ИКОМОС) экспертлар килә. Алга таба тарихи җирлектә нәрсә эшләргә, нинди кимчелекләре­без бар, алар үз сүзләрен әйтәчәк.

– Казан Кремле турында сүз чыккач, аны ЮНЕСКО Бө­тендөнья мирасы комитетына тәкъдим иткәндә, яңа корылма – Кол Шәриф мәчетен төзеп куюны да истән чыгармаска кирәктер. Үз заманында бүген­ге чиркәү урынында урнашкан булса да, аны башка урында яңадан төзүнең мәгънәсен ЮНЕСКО вәкилләренә төшен­дерү юлларын таптык һәм алар безне аңладылар. Болгарда Идел буе Болгар дәү­ләтенең ислам динен кабул итүенә багышлап салынган “Истәлек билгесе” бинасына Бө­тендөнья мирас коми­тетының бүген дәгъвасы бар. Ак пулат, Кара пулат күчер­мәсендәге “Истәлек билгесе”н нинди үзгәрешләр көтәчәк? Яңа би­наның тарихи җирлек терри­ториясендә булуы да Комитетка ошап бетми. Төп дәгъва әлеге бинага булган очракта нишләргә? Сүтәргәме?

– Заманында Кол Шәриф мә­чете тарихи әһәмияте белән ти­рә-якта дан тоткан. Аның төгәл урыны да мәгълүм түгел. Дөрес, Благовещение соборын сүтеп, аның урынына мәчет төзик дип әйтүчеләр булды. Әмма тарихыбыз ничек кенә канлы һәм дәһшәтле булмасын, без аны сызып ташлый алмыйбыз. Халыкка әлеге четерекле мәсьәләләрне яхшылап аңлаткач, дәгъва белде­рүчеләр кимеде. Без чиркәүне яңарту һәм Кол Шәриф мәчетен яңадан төзү турында карарларны бер указ белән кабул иттек. Төрледән-төрле милләтләр, төр­ле дин вәкилләре яшәгән респуб­ликада бу ике гыйбадәт йорты­ның рәттән торуы Бөтендөнья мирасы комитетының таләпләре­нә туры килде. Аларны торгызганда тарихи материаллар да шактый күп табылды. Шунлыктан яңа корылмалы Кремльнең   ЮНЕСКО исемлегенә кертелүе нигезле булды. Болгарны ни өчен ЮНЕСКО исемлегенә кертәбез, нәрсә бирә ул безгә, дип сораучылар бар. Аның уңай яклары бар, әлбәттә. Әгәр Бөтендөнья мирасына кертел­гәнбез икән, димәк, андагы урыннарга, биналарга берәү дә урынлы-урынсыз кагыла алмый. Чөнки заманнар үзгәрә, җитәк­челәр алышына, кем белә, бәлки кемнеңдер тарихи җирлектә нидер төзисе, яңар­тасы килер. Андый куркыныч һәрвакыт бар, әлбәттә. ЮНЕСКО исемлегенә керү әнә шундый очраклардан саклый. Бөтен­дөнья мирасы комитеты ел саен уздырыла торган утырышында исемлеккә кертел­гән объект­ларның торышын да җентекләп карый. Тарихи ядкәр күп еллар элек ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән, әмма аның хуҗасы булган дәүләт Комитет таләпләрен, үзенә йөкләнгән бурычларны үтәми икән, Комитет әгъзалары әлеге ядкәрне исемлектән төшереп калдыралар. Хәзер аларның таләпләре тагын да катгыйланды. ЮНЕС­КО исемлегендәге тарихи истәлекләрнең һәм урын­нарның саны меңгә якын, Бө­тендөнья мирасына керергә те­ләүчеләр саны елдан-ел арта. ЮНЕСКОның киңәшче оешмалары бар һәм бу бәйсез экспертлар һәр тарихи урынны энә күзеннән үткәрә. Бәяне ИКОМОС, ИККРОМ (Мәдә­ни хәзинәләрне өйрәнү, саклау һәм реставрацияләү буенча халыкара үзәк), МСОП (Халыкара табигатьне саклау берлеге) кебек консультатив оешмаларның тәҗ­рибәле галимнәре бирә. Бу бел­гечләр һәр тарихи объекттан 100 процент канәгать була алмый, әлбәттә. Шуңа күрә безгә ниндидер дәгъва белдерүләре дә – табигый хәл. Кемдер кимче­лекләрне күрсәтергә, күзне ачарга тиеш ләбаса. Андый катгый таләпләр куелмаса, ЮНЕСКОның да дәрә­җәсе төшәр иде.

Чыннан да, бүген Болгарда шаккатарлык эшләр эшләнә. Элек әлеге тарихи урынга килеп, нәрсә күрә ала идек? Дөрес, ислам дине кабул ителгән изге җир икәнен беләбез. Болгарга бүген бик күп туристлар килә, күптән түгел генә Универсиада узды, Болгарны анда катнашучылар һәм кунаклар карады. Татарстанда дөньякүләм спорт чаралары уза. Аннан авылларда да әкренләп туризмны җәелдерә башладык. Болгарда да, Свияжскида да туристларны җәлеп итәрлек биналар торгызырга, тарихи җирлекне матурларга кирәк. ЮНЕСКО тарихи урын ничек бар, шулай сакланырга тиеш дигән таләпләр куйса да, әлеге җирлектә яшәүче халыкка яшәү шартлары тудырырга, туристларга барып җитәр өчен юллар төзү дә зарур. Дөньякүләм әһәмияткә ия булган мирас икән, аны кешеләр күрергә тиеш. Мәдәни-тарихи мирасны саклау, аның әһәмиятен халыкка аңлату, балаларны ватандар рухта тәрбияләү дә ЮНЕСКОның төп вазыйфасы булып тора бит. Нинди генә тарихи урын дип мактансак та, халыкны кабул итү урыны, елга порты кирәк. ИКОМОСның нәкъ менә елга порты төзелүенә дә ниндидер дәгъвасы бар. Ә ни өчен әле Идел кебек дөньякүләм әһәмияткә ия елганың яры буенда турист теплоходларының тукталып тору урыны төзелмәскә тиеш ди? Бу – башка сыймый торган фикер. Әлбәттә, моны аңлату өчен ныклы дәлилләребез бар. Чөнки без нәрсә эшләгәнебезне, ни төзегәнебезне яхшы беләбез. ЮНЕСКО исемлегенә керәбезме-кермибезме, без барыбер тарихи һәйкәлләрне торгызачакбыз. Бу төп бурычыбыз булып тора. Үз-үзен хөрмәт иткән халык Идел ярында өч-дүрт теплоход туктарлык елга порты да төзи алмагач, нәрсә була инде ул? Идел ярында музей да ачылды хәзер – Болгар цивилизациясе музее.

Аның тарихи җирлеккә бернинди дә зыяны юк. Киресенчә, килгән туристларны Болгар җирлегендә табылган экспонатлардан торган бай тарихлы музей каршы алуы файдага гына булачак.

 Аның беренче катында ук кешеләрне бөек шагыйребез Кол Гали сыны каршы ала. XIII гасырда шунда яшәп, шунда иҗат иткән Болгар әдибенең әсәрләре бү­генгә ка­дәр сакланган. Бу – хал­кыбызның зур байлыгы. Мәгълүм ки, Кол Галинең “Кыйссаи Йо­сыф” поэмасы буенча иҗат ител­гән балет күптән түгел Россия дәүләт премиясенә лаек булды. Тарихи хезмәтнең шундый дәрә­җәдә танылуы үзе ни тора! ИКОМОСның бәйсез экспертлары ниндидер кимчелекләр күр­сәтә, әмма аларның, бер техник белгечтән башка, берсенең дә Болгар җирен килеп күргәне юк әле. Бары тик документлар буенча гына бәя бирәләр. Борынгы Болгар шәһәренең чикләрен әлеге экспертлар белән тагын бер кат карап чыгачакбыз. Болгардагы яңа корылмалар турында ЮНЕСКО­ның дәгъвасы бар, дидек. Шул ук “Истәлек билгесе”н бит халык, дин әһелләре соравы буенча төзеп куйдык. Күз алдына китерегез: ислам дине кабул ителгән изге урында Коръән булырга тиешме? Кайда сакларга әлеге изге китапны? Истәлек билгесе – ислам дине кабул иткән ата-баба­лары­бызга хөрмәт йө­зеннән төзелгән бина. Үз-үзен хөрмәт иткән халык моны эш­ләргә тиеш иде. Бу Коръән Рос­сиянең милли мәдәни хәзинә­се дип игълан ителде, шулай ук Гиннессның рекордлар китабына да кертелде. Халык бирегә килә, кызыксына. Шул ук вакытта биредә Ибн Фадланның Багдадтан кил­гән юл картасы да сурәтләнгән. Илченең язмалары да бүгенгә кадәр сакланып калган. Әгәр Ибн Фадланның әлеге язмалары булмаса, Болгарның тарихи әһәмия­тен күрсәтү кыен булыр иде. Кем генә, нәрсә генә димәсен – ислам дине кабул иткән тарихи җире­бездә Коръән булырга тиеш.

– Болгарда бик күп яңа биналар калкып чыкты. Дөрес, аларны бу тарихи җирлеккә туры килми диючеләр дә еш очрый. Шул ук вакытта, ни­һаять, ярымҗимерек Болгарга бүген туристларны җәлеп итәрлек, иркенләп намаз укырлык биналар аякка басты дип сөенүчеләр дә бар. Бер-ике ел эчендә яңа биналар, яңа проектлар көтеләме? Әллә инде ЮНЕСКОның соңгы сүзен көтәбезме?

– Дөрес, без төзеп куйган Ак мәчет, Икмәк музее борынгы Болгарның тарихи шәһәрлеге территориясенә керми. Әмма аларга да кайбер дәгъва бел­дерәләр, тарихи биналарга якын төзелгән, диләр. Үзегез уйлап карагыз, бу биналарны урман эченә качырып булмый бит инде. Болгар җиренә килеп төштең, ярый ла җәй көне намазыңны теләсә кайсы урында укып була. Ә бит безнең табигый шартлар гел җылы җәйләрдән генә тормый. Яңгырлы язы-көзе, карлы-буранлы кышы да бар. Шундый һава шартларында кая кереп намаз укырга, кайда дога кылырга? Без тарихи җирлектә хәрабәләр рәвешендә сакланган иске мә­четләрне кешеләргә кулай булырлык итеп торгыза алмыйбыз, чөнки рөхсәт ителми. Тулысынча яңадан төзү өчен бинаның фо­тосурәте яки сызымнары сак­лану шарт. Бүген казу эшләре барышында тарихи корылмалар­ның нигез ташларын өске катламга чыгарабыз, ләкин бу эштә дә таләпләр бик зур. Ә яңа мәчет төзү ул инде күптән уйланылган проект иде. Дөресен генә әйт­кәндә, аны төзергә киң мөмкин­лекләр ачылуына, иганәчеләрнең ашкынып ярдәм итәчәгенә ышанып бетмәдек. Бөтенебезне шаккатырырлык гаҗәеп матур архитектуралы Ак мәчет-мәдрәсә тө­зелде. Анда бернинди буяу кулланылмады, Италиядән бик тә сыйфатлы ак мәрмәр таш кайтарылды. Дөньякүләм танылган Ла Скала театры нәкъ менә шундый ташлар белән бизәлгән. Минем, гомумән, мескенләнеп акча сорап йөри торган гадәтем юк. Иганәчеләргә, зур оешма җитәк­челәренә хәбәр салдык: “Без тарихи биналар торгызабыз, яңа­ларын төзибез. Соңыннан, миңа әйтмәгәнсез дип, ризасызлык белдермәгез”, – дидек һәм алар барысы да үзеннән өлеш кертте. Шулай ук Икмәк музее да – яңа корылмаларның берсе. Әлеге бинаның төзелүе дә очраклы түгел. Безнең Болгар тарихы игенчелек белән бәйле. Халкыбыз атка атланып, һәрдаим сугышып кына йөрмәгән ләбаса.

Тарихи җирлек дип юл да төземи булмый бит. Болгарда юл, рельеф ничек булса, шул яссылыкта салынган. Әмма асфальт салганчы ук һәр җирдә казу эшләре башкарылды, барысы да тикшерелде.

– Болгар җирлегенең бүген­гә кадәр нибары 3-4 проценты гына тикшерелгән. Әби патша идарә иткән елллардагы елъязмалардан күренгәнчә, әлеге урында җитмештән артык тарихи объект исәпләнгән. Бү­генгә без аларның унлабын гына саклый алганбыз. Кызганыч, археологик казыл­малар­ның да кайберләре кире күме­леп куелган. Бәлки казылмаларны туристларны җәлеп итәрлек итеп күрсәтә белү ки­рәктер безгә? Күп очракта археологлар казып куйган урыннарны реставраторлар күмеп куярга ияләшеп китте.

– Болгардагы тарихи мирасны яхшы сакланган дип әйтеп булмый. Сез әйткән Әби патша заманыннан ук биредәге һәр ядкәргә, мираска юкка чыгу куркынычы янаган. Заманында бу якларда шундый кәсеп булган. Болгардагы нигез ташларыннан сүндерелгән известь ясап, базарларда сатканнар. Петр I Азов походына юл тотканда, бирегә туктала һәм, тарихи урынны күреп, Болгарны саклау турында указ чыгара. Шуңа да карамастан, биредәге тарихи корылмаларны сүтү, юкка чыгару ниндидер күләмдә һаман да дәвам иткән. Бүген бу югалтуларга киртә куелды. Тиздән биредә Археология паркы оештырачакбыз. Анда табылган, тарихи әһәмияткә ия казылма  экспонатлар күрсәте­лә­чәк. Туристлар, елга вокзалыннан кү­тәрелгәч үк, алар белән таныша алачак. Тарихи ядкәрләр белән эш йөрткәндә аеруча сак булырга кирәк. Казу һәм реставрация эшләре бүген дә дәвам итә. Әйтик, 30нчы елларда цемент белән эшләнгән корылмаларны яңартырга туры килә, чөнки ЮНЕСКО таләпләре буенча тарихи объектта цементның эзе дә булмаска тиеш. Әлбәттә, бо­лар­ның һәрберсе Россия, чит ил экспертлары белән киңәшеп эш­ләнә. Алар белән элемтәбезне һәрдаим ныгытып торабыз. Хә­терлим әле, Болгарда эшкә тотынганда, Җәмигъ мәчетенең почмакларын юл сала торган плитәләр белән томалап куйганнар иде. Әлбәттә, безнең табигый шартларда тарихи истәлекләрне саклау җиңел эш түгел. Акчасы да күп түгелә. Археолог казый, ә реставраторлар күмеп куя, ди­сез. Ә башкача була да алмый. Археологлар тарихи истә­лек­ләрне ача, ә көзге яңгыр, кышкы кар тарихи катламнарны юып төшерә. Күмеп куймыйсың икән, казыл­маларның барысын да саклагыч корылмалар белән каплап куярга мәҗ­бүрсең. Әмма һәрвакытта да мөмкинме бу? Ә ЮНЕСКО экспертлары саклагыч корылма ки­рәк түгел дип бәхәсләштеләр. Дөрес, бездәге шартларны үз күзләре белән күреп, татып карагач, тынычландылар тагын. Болгар җирлегендә табылган тарихи биналарның нигез рәвешен өске катламга күтәреп куйдык, әмма сурәтләре сакланмаган биналарны 1 метр 40 см дан да югарырак күтәреп куярга ярамый. Археологлар ачкан урыннарның барысына да саклагыч корылма төзү өчен бик күп акча кирәк. Дөрес, без Франция, Италия, Греция кебек тарихи урыннарда күп йөрибез. Әмма аларның да һәй­кәлләре пыяла корылмалар эче­нә алынмаган. Бу илләрнең табигать шартлары безнеке кебек түгел, әлбәттә, аларда тарихи истәлекләрне саклау күпкә кулайрак. Бу хакта экспертларга сөйләп күрсәткәч, алар безне әкренләп аңлый башладылар. Монда ике генә юл бар. Йә бармакка-бармак сукмыйча, кул кушырып утырырга, йә җиренә җиткереп, халкыбызга, килгән кунакларга үткәнебезне, тарихи чынбарлыкны күрсәтү өчен бө­тен мөмкинлекләрне эшкә җи­геп, мирасыбызны шаккатырырлык итеп торгызырга кирәк. Болгарда иң мөһим казылмаларга саклагыч корылмалар ясыйбыз анысы. Вокзал янында мунчалар, һөнәрчеләр бистәсен таптык, аларны пыяла яки поликарбонат эченә урнаштырачакбыз. Бу истәлекләрне ачканга бик күп вакыт та үтмәде кебек, әмма яңгыр берникадәр өлешен юып төшер­гән инде. Хәзер реставраторлар кылка­ләм­нәр белән бик сак кына чистарталар, төзекләндерәләр. Күптән түгел дүрт төрбә табылды һәм без аларны төрле консервантлар белән буяп, ачык һавада калдырдык. Андый ысулларны да кулланабыз. Узган ел казу эшләре вакытында Җәмигъ мә­чете янында борынгы шәһәр бистәсе табылды. Әмма аны, җен­текләп өйрәнгәч-тикшергәч, кире күмеп куйдылар. Бу тарихи җирлектә рөхсәт ителә. Археология, реставрация, консервация таләпләрен үтәргә тырышабыз.

– Кайбер галимнәр ЮНЕС­КО­­ның Бөтендөнья мирасы комитетына Болгарның халыкара тарихи әһәмиятен аның беренче тапкыр рәсми рә­вештә һәм үз теләге белән ислам динен кабул итүче дәүләт буларак аңлатырга кирәк дип таба. Ә кайберәүләр исә би­редә ислам кабул ителүе безнең өчен генә кызыклы, дөньякүләм мирасына керү өчен аның Алтын Урда баш­калаларының берсе булуын билгеләп китү зарур дип аңла­талар. Ә Сез ничек уйлыйсыз?

– Болгарның тарихи әһә­мияте, кыйммәте барысы да ЮНЕСКО исемлегенә кертү өчен нигез булып торган өченче һәм икенче критерийларда язылган. Бу бит – галимнәр белән киңәш­ләшеп эшләнгән күмәк хезмәт нәтиҗәсе. Хәзер әлеге җирлек­нең тарихи әһәмияте белән беррәттән рухи мәсьәләләргә дә басым ясала. Болгар – ислам динен кабул иткәнче үк яшәгән дәүләт. Ни өчен әле ислам динен тәкъдим итәргә Багдадтан шушы дәүләткә килгәннәр? Чөнки ул вакытта Болгар урта гасыр дәү­ләтләрендә, Көнчыгышта, Европа илләрендә сәүдә үзәге буларак танылган. Аның көчле дәүләт булып үсүенә нәкъ менә су юлы сәбәпче булган. Шуңа күрә Болгарда яшәүчеләргә үзенең чик­ләрен, мөстәкыйльлеген саклап калу өчен көрәшергә туры кил­гән. Сәүдәгәрләр ул чакта ук Кас­пий аша Иран, Гыйракка кадәр барып җиткән. Ислам динен бу якларга тарату үзара мөнәсәбәт­ләрне ныгытырга, димәк, сәүдә итәргә тагын да киңрәк мөмкин­лекләр ачкан. Һәр чорның тормыш таләбе бар. Хәрәкәт иткәч, бәрәкәте дә булган. Шуңа күрә ислам динен таратканнар. Болгар дәүләтендә яшәүчеләргә дә ерак илләрдән килгән мосафирлар, сәүдәгәрләр белән аралашу зарур булган. Ул чагында дөнья­ны сәүдә юллары һәм сәүдәгәр­ләр тоткан. Әйткәнемчә, яшәеш бит сугышлардан гына тормаган. Сәүдә юлына тәэсире булган һәркем аны саклаган. Кәрваннар­га һөҗүм булса, илбасарларның эзенә бик тиз төшкәннәр. Шулай ук Болгар тарихының Алтын Урда дәүләте белән бәйләнгәнен дә сызып ташларга ярамый, чөнки ул – аның дәвамы. Илдә Алтын Урда дәүләтенә карата тискәре идеологик караш яшәгән очракта да, чынбарлыкны инкарь итәр­гә хакыбыз юк. Бүген бу дәү­ләткә карата дөньякүләм ака­демиклар­ның, галимнәрнең фикере дә үзгә. Ничек инде Бату хан утырган хан сараен тарихи сәхифәләр­дән югалтырга мөм­кин? Алтай, Төрки каһанлык, Болгарның ислам динен кабул иткән чорда һәм Алтын Урда вакытында тоткан урыны дөнья халыклары өчен дә һәм үзебез өчен дә әһәмияткә ия.

– Танылган археолог Фаяз Хуҗин: “Минтимер Шәрипо­вич безнең “эчке кухня”ны шулкадәр нечкә тоемлый. Археологлар гына аңлый торган терминнар белән аралашуы, безнең эшне аңлый белүе шулкадәр сөендерә. Шундый җитәкчеләр күбрәк булсын иде ул”, – дигән иде. Минтимер Шәрипович, Сезне бу игелекле эшкә тотынырга нәрсә этәрде?

– Фаяз Хуҗин – иң актив эшли торган тарихчы, археологлары­бызның берсе. Узган ел Алтайда һәм Болгариядә уртак тарихыбызга багышланган халыкара конференцияләр – болгарлар тарихына багышланган форумнар уздырдык. Быел Кырымда шундый ук чара узачак. Мондый тарихи конференцияләрдә Фаяз Ху­җин һәм башка күренекле галим­нәребез һәрдаим катнашып килә. Әле Президент булып эшләгәндә үк тарихчылар белән Болгарны торгызуга кагылышлы сөйләшү­ләр була иде. Тарихи җирлеккә карата һәрвакыт бә­хәсләр чыгып тора. Ул бүген дә шулай. Моны мин гадәти хәл дип саныйм. Без Болгарны тарихи мирасыбыз булганы өчен торгызабыз. Ул эш белән шөгыльлән­гәндә, татар халкының чыгышы турындагы мәсьәләләргә кагылмаска тырышабыз. Әлеге изге җир алга киткән дәүләт булган, ислам динен кабул иткән. Тарихыбыз бик тә борынгы һәм нәсел-ыруыбыз һуннар заманына барып тоташа. Дөнья халкы әлеге данлыклы дәүләтне таныган икән, без аның белән горурланырга, үткәнен, бүгенгесен бу­ыннан-буынга, балаларыбызга тапшырырга тиеш. Бүген татар халкының 7 томлык тарихы дөнья күрә икән, димәк, без тарихыбыз белән күкрәк киереп мактана алабыз. Тагын кемдә бар шундый тарих? Һәм үткәне­безне язганда, һичшиксез, үз сүзебезне фәнни эзләнүләр аша дәлилләргә тиешбез. Өйрәнелгән мирасыбыз шактый зур, алга таба өй­рәнүне тагын да көчәйтергә исәп. Ә үземә килгәндә исә, һәр тотынган эшнең нечкәлекләрен белер­гә тырышам. Мирас мәсьә­ләсен­нән генә чыгып әйтмим, бөтен яшәешем шуңа корылган. Фәнни институтларның, галим­нәрнең, тарихи асылыбызның кыйммә­тен, кирәклеген әнә шулай үзең тотынып эшләгәч кенә ныклап аңлый башлыйсың икән...

 PS: Бу әңгәмә матбугатка әзерләнгән вакытта Ядкәрләрне һәм истәлекле урыннарны саклау буенча халыкара совет (ИКОМОС) экспертлары Бритта Рудольф һәм Виллем Виллемс консультация миссиясе белән Татарстанда булдылар. Алар белән бергә ЮНЕСКО генераль директорының мәдәният буенча урынбасары Франческо Бандарин һәм ЮНЕСКО генераль директорының махсус киңәшчесе Мөнир Бушенаки да килгән иде.

Татарстан Президенты ярдәмчесе, “Яңарыш” Фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова фикеренчә, экспертлар ике көн буе Болгарда йөреп, барысын да җентекләп караганнар, тикшергәннәр, объектларга реставрация һәм консервация ясау ысулларын, нигездә, уңай бәяләгәннәр, Болгар җирендә ачылган тарихи истәлекләр өстенә саклагыч корылмалар төзүне дөрес эш дип тапканнар. Болгарны күргәч һәм безнең белгечләр, тарихчылар, архитекторлар, археолог­лар фикерен тыңлагач, алар борынгы Болгар шәһәренең дөньякүләм мирас булырга лаеклы икәнен, халкыбыз өчен тарихи һәм рухи кыйммәтен аеруча билгеләп узганнар.


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 07.09.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»