поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
05.09.2013 Мәдәният

Удмуртиядә Бураново фестивале узды

29 август - 4 сентябрь көннәрендә Удмуртиядә I Халыкара Бураново мәдәнияте фестивале узды. Әлеге чарада катнашкан, күргән кеше милләтләр турында үзенә бик күп мәгълүмат, рухи байлык, күңеленә ял, гүзәллек алгандыр, милли мәсьәләләргә башка күзлектән карагандыр.

Фестивальнең туган ягында

Күп кенә милләт вәкилләрен, чит ил кунакларын, илебезнең төрле регионнары делегатларын үзенә җыйган әлеге фестиваль Удмуртиянең Бураново авылында ачык һавада башланып китте. Тантанада Удмуртия Президенты Александр Волков һәм Россия Мәдәният министры Владимир Мединский да катнашты. Олы кунаклар Бураново әбиләре исәбенә төзелә торган чиркәү бинасын карадылар, урындагы мәдәният йорты өй алдына алмагачлар утырттылар һәм “Брангурт шыкысъёс” бәйрәме ачылу тантанасында катнаштылар.

“Беренче белен төерле була, дисәләр дә, бу сүзләр фестивальгә туры килми, ул калач сыман олы, хуш исле”, - дип кичерешләре белән уртаклашты Александр Волков. – Мин монда искиткеч матур кешеләрне күрәм. Һәр кайсыгыз үз гаилә тарихын, мәдәниятен, халык язмышын барлар дип уйлыйм. Бураново әбиләре моңа этәргеч ясады”.

Россия мәдәният министры бу бәйрәмдә үзен кулинар буларак сынап карады. Ул Бурановолылар тәкъдиме белән махсус фес­тиваль өчен чыгарылган удмурт мичендә перепеч (удмурт халык ашы) пешереп карады һәм таныл­ган артистларны, республика җитәкчеләрен сыйлады.

Журналистлар белән аралашканда Владимир Мединский Бураново фестиваленең, һичшиксез, традицион бәйрәмгә әвереләчәге һәм алдагы елларда илебезнең игътибарын җәлеп итәчәге турында әйтте.

Матур башлангыч

30нчы августта фестиваль кысаларында удмурт халкының киләчәк язмышы, телне сак­лау, иҗат төркемнәрен үстерү мәсьәләләренә караган түгәрәк өстәл, пресс-конференция булып узды.

Дәүләт циркында Бураново фестивален рәсми рәвештә ачу тантанасын Кытайдан килгән иҗат төркеме “Күптөсле Кытай” дип аталган чыгышы белән башлап җибәрде. Төрле буын вәкилләреннән торган Португалия, Латвия, Эстония иҗат коллективлары, илебезнең 9 регионы һәм республикабызның төрле районнарыннан килгән халык иҗат төркемнәре чыгышлары бер цирк аренасында әллә ничә төрле милләтнең гореф-гадәтләре, холкы, музыкасы белән танышырга мөмкинлек бирде. Әлеге чарада катнашучыларның гына да исәбе 400гә якын иде.

Фестиваль кунакларын һәм катнашучыларны Удмуртия Президенты Александр Волков сәламләде: “Бураново әбиләренең “Евровидение”да яулаган казанышларыннан соң, күпләр уянып, үз тамырлары турында исләренә төшерде. Бу коллективның уңышлы чыгыш ясавыннан соң икенче көнне үк миңа Россиянең мәдәният министрлыгыннан шалтыратып, шушындый зур күләмле бәйрәм уздырырга тәкъдим иттеләр. Без сөенеп ризалаштык. Чит илләрдән, Россия регионнарыннан халыклар мәдәниятен үз итүчеләр табылуына чиксез шатбыз. Безнең республикада иҗатлары белән шатландырып торучы 600дән артык үзешчән халык коллективы бар. Нәкъ алар җәмгыятебезнең рухи хәзинәсен саклаучылар. Хәзер Бураново фестивален үткәрү традициягә әверелер, ул илебез буенча “атлап йөрер” дип ышанам һәм аның нигезен безнең әбиләребез салуы белән зур горурлык хисе кичерер­без”, - дип сөйләде ул.

Республика башлыгы милли мәдәният, республикабыз үсеше, авылларда яңа социаль объектлар төзелеше турында да әйтеп үтте.

Тантанада чишмә чылтыравын, елга ташкыннарын, гөлләр чайкалуын чагылдырган “Моң тууы” дип аталган тамаша беркемне дә хисләндермичә калмагандыр. Сәхнә осталары гөлләр ачылуын, диңгезнең ярларыннан ташып чайкалуын биюләре аша искиткеч матур итеп тасвирлады. Биредә бар чыгышлар, яңгыраган һәр мәгълүмат рус, удмурт һәм инглиз телләрендә трансляцияләнде.

Кызганычка каршы, Бураново әбиләре әлеге фестивальнең тантаналы өлешендә катнаша алмадылар. Алар барлык тамашачыларга, катнашучыларга сәлам буларак видеомөрәҗәгатьләрен юллаган иде һәм, моңа өстәп, үзләре иҗат иткән “Италмас” җырын рус һәм удмурт телләрендә башкардылар.

“Митрофан-Пятницкий” халык крестьян хоры фестивальдә катнашучыларга, тамашачыларга үз чыгышларын бүләк итте. Тамашачылар бу чыгышларны аягүрә басып алкышлады.

Әлеге фестивальнең ачу тантанасын караганнан соң, миңа бер нәрсә генә аңлашылып бетмәде. Ни өчен биредә татар халык ансамбльләре катнашмады соң? Үзләрен танытырга, күрсәтергә мөмкинлекләр булып та, нигә алар бу зур чарадан читтә калганнар? Ни сәбәпле Казаннан делегация юк? Югыйсә, башкалар белән уртаклашырлык күркәм мәдәни байлыгыбыз бар бит безнең.

Мәскәү кунагы шәһәр белән танышты

Шимбә көнне фестивальдә катнашучылар “Лудорвай” этнографик музеенда булып кайттылар. Ә кичен бу көнне Удмуртия иҗат коллективлары республикабызның Рус дәүләт драма театрында концерт куйды.

Александр Волков Мәскәү кунагы Владимир Мединскийны башкалабыз белән таныштыру өчен шәһәр буйлап сәяхәткә алып чыкты. Сәяхәт барышында Александр Волков Мәскәү кунагына УР «Халыклар дуслыгы йорты»н, Дәүләт зоология паркын, милли һәм рус драма театрын дәүләт циркын күрсәтте, бергәләп Ижау буасы ярын да карап үттеләр.

Шулай ук П.И. Чайковскийның 175 еллык юбилеен билгеләп үтү өчен әзерлек планына кертелгән объектлар белән дә таныштырды. Алар, беренче чиратта, Яшь тамашачы театры булачак Рус дәүләт драма театрында, Милли китапханәдә, Опера һәм балет дәүләт театрында булып эш барышы белән таныштылар.

Удмуртия Президенты Россия мәдәният министрына П.И. Чайковский юбилеена багышланган чараларны оештыру һәм әзерлек эшләре буенча Оештыру комитетын җитәкләргә ризалык биргәне өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

“Оештыру комитеты рәисе буларак, Владимир Ростиславович безгә матди мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтәчәк, ә безнең максат - 2015 елда юбилей чараларын югары дәрәҗәдә оештыру”, - диде Александр Волков журналистларга.

Республиканың мәдәният учреждениеләре, башкалабызның истәлекле урыннары белән танышканнан соң, Россия мәдәният министры беренче кичерешләре белән уртаклашты. “Бик күп яңа объектлар төзелә, актив эш алып барыла, искиткеч театрлар, сокландыргыч Ижау буасы яр буе. Хәзер, иң мөһиме, бу эшне алга таба да дәвам иттерү, удмурт җирлегендә Петр Ильич Чайковскийның олуг юбилеен лаеклы итеп каршы алу”, - диде ул.

Халык зур ул, көчле ул!

Көзнең беренче көнендә Удмуртия циркы барлык катнашучыларын янә үзенә җыйды. Бу – фестивальнең ябылу тантанасы иде. Аны үзенең танылырга өлгергән кыңгыраулар белән башкарыла торган биюе белән “Италмас” ансамбле ачып җибәрде. Цирк аренасын янә удмурт, мари, рус, мордва, башкорт һәм башка милли халык ансамбльләренең җырлы-биюле тамашалары, Португалия кунакларының дәртле биюләре искитәрлек ямьгә төрде. Төрле милләтләрне бергә җыйган арена күп төсле гөлләрдән торган болынны хәтерләтте. Бураново фестивале һәр халыкның мәдәнияте үзенчә бай булуын һәм аны башка беркемнең дә кабатлый алмавын дәлилләде. Ә төрле милләт вәкилләренең үзара аңлашып, бер сәхнәгә җыелуы үзе искиткеч матур тамаша иде. Аларның фестивальнең төенләнеш өлешендә бергә заманча җыр башкарулары аеруча дулкынландыргыч булды. Җырның сүзләре рус, удмурт телләрендә яңгырады. Җырга Кытай делегациясе кызлары, Латвия егетләре дә кушылды.

Фестиваль рәсми рәвештә ябылса да, алдагы көннәрдә дә дәвам итте. 4нче сентябрьгә кадәр Португалия, Эстония, Кытай иленнән кунаклар Удмуртия иҗат төркемнәре белән бергә респуб­лика районнарында концертлар куйды. Воткинск районының Переводное авылында фестивальдә катнашучыларны кыяр тозларга өйрәтсәләр, Завьялово районы мәдәният йортында туку станогында эшләргә өйрәтүче остаханә кызыксынучыларны үзенә җыйды.

Бураново фестивале белән беррәттән республикада Заманча халык туку фестивале дә узды. Илебезнең барлык почмакларыннан тукыма туку буенча осталар Ижау шәһәренә җыелып, үзләренең тәҗрибәсе, кул эшләре белән уртаклашты. Аларның эшләрен Удмуртия циркында узган Бураново халык мәдәнияте фестивалендә дә урнаштырганнар иде.

Гомумән алганда, Бураново фестивале милли үзенчәлекләргә бай булды, халыкчан узды. Габдулла Тукай сүзләре белән әйтсәк, нинди милләттән булуына карамастан, “Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул...” Шунысын әйтергә кирәк: киләчәктә Бураново фестивален ике елга бер уздыру күздә тотыла.


Элмира НИГЪМӘТҖАН
Яңарыш
№ --- | 05.09.2013
Яңарыш печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»