поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
23.01.2009 Җәмгыять

“ӘНИ, КАЙЧАН МӘКТӘПКӘ БАРАБЫЗ?”

Дүрт яшьлек улыбыз соңгы араларда шундый сорау бирә башлады. Әле уйлаган да юк иде, менә сиңа мә – әле кичә генә тәпи баскан балабыз инде мәктәп елларына якынлашып килә икән! Алты яшьтән үк укырга җибәрергә исәп юк анысы, хәзер балалар бакчасы да мәктәп шикелле. Ел башыннан ук берничә төрле китап сатып алдык. Шулар буенча шөгыльләнәләр – хәреф өйрәнәләр, язалар-сызалар, мантыйкый мәсьәләләр чишәләр, инглиз телен үзләштерәләр. Кич белән бергәләп дәрес хәзерлибез. Тукта әле, дүрт-биш яшьлек балалар өчен сабак уку иртәрәк бит дип кәҗәләнә алмыйсың. Кеше баласы өйрәнгәндә, авызыңны ачып утырып булмый инде, әйдә, өйрәнсен! Балалар бакчасыннан ук шулай башлангач, мәктәптә ничегрәк икән соң ул дип эч пошып тора анысы. Беренче сыйныфтан ук безнең дә теш үтмәслек дәресләр биреп җибәрә башласалар нишләрсең?

Беркөнне танышым белән телефоннан сөйләшәбез, аларның кызлары өченче сыйныфта укый. “Өй эше итеп бирелгән берничә биремне чишә алмыйча, ирем белән азапланып ятабыз!” – дип зарлана бу. “Кая, укып кара әле!” – дип кызыксындым. Укый башлады бу – шундый күңелсез булып китте – моны чишү түгел,  аңлап та булмый, чөнки баш җитми. Моны аңлап чишә алырдай өченче сыйныф баласы бар микән? Математика укытучысы әнием “икс”, “игрек”лар ярдәмендә  чишеп бирде теге биремне: “Хәзерге балаларның акыл сөреше бөтенләй башкача. Мантыйкый мәсьәлә бит бу. “Икс”лар белән тигезләмә ясамыйча да чишәләр алар”, – ди.

 

Бала тормыштан артта калмасын өчен аны ничә яшьтән мәктәпкә бирергә соң? Ашыктырыргамы, уйнасын уйнап, басылганын көтәргәме? “Әни, кайчан мәктәпкә барабыз?” – дигән соравы тугач, безгә дә уйлана башларга вакыт дигән сүз инде бу. Белгечләрнең моңа карата мең төрле фикере язылган, интернетта да мәгълүмат җитәрлек. Халык шәхси фикерләрен дә яза, тәҗрибәләрен дә уртаклаша. Кайчан мәктәпкә китәргә дигән сорауга төгәл генә җавап бирүче юк. Һәркем үз каланчасыннан карый. Белгечләрнең фикерләре белән танышканда шактый файдалы киңәшләргә дә тап булдым. Әйтик, дүрт-биш яшьлек вундеркиндларга карата күпчелегенең фикере бер чама – кеше алдында мактанам дип, баласының башына биләүсәдән үк диярлек һәртөрле белем дыңгычларга тырышкан ата-ана зур хата ясый икән. Мондый экспериментларның начар тәэсире бер килеп чыга – баланың күзе бозыла, умыртка баганасы кәкерәя, бүтән хроник авырулары барлыкка килә. Дүрт-биш яшьтән барысын да белеп куйган балага беренче сыйныфка баруның, укуның  кызыгы калмый. Дәрестә боргалана, игътибарын читкә юнәтә, сөйләшеп утыра башлый.  Укытучының мондый бөтерчектән, “стандартларга” сыешмаган баладан фикере чуала. Ни дисәң дә, дүрт яшьтән үк бөтен саннарны, хәрефләрне ятлап бетергән балаларны аерым сыйныфларга җыеп укыту юк бит һәм алар гади балалардан, ни дисәң дә, әзрәк. Укытучы мондый балага кисәтүләр ясый, шулай итеп ике арада конфликт барлыкка килә. Шуннан соң баланың мәктәпкә йөрү теләге бөтенләй сүрелә. Бармыйм дип тавыш чыгара, нервысы бозыла, стресс кичерә. Профессор Марьяна Безруких фикеренчә, баланың мәктәпкә кергәнче яхшы итеп  укый, яза, чутлый белүе – иң мөһим күрсәткеч түгел. Сабый үзенең яшьтәшләре белән, чит-ят олы кешеләр белән аралаша белергә, төркемдә югалып калмаска тиеш. “Яныма бер малайны алып килделәр. Ул энциклопедияне ятлаган диярсең – ни генә сорама, барысын да белә. Гәрчә белгән нәрсәләренең күпчелеген ул бөтенләй аңламый да.  Мәктәпкә керергә яше җиткән, ләкин күреп торам – аңа анда бик авырга туры киләчәк. Ул үзен барысыннан да акыллырак һәм югарырак дип исәпли. Ә балалар мондыйларны яратмыйлар. Баланың башына күп төрле мәгълүмат дыңгычларга кирәкми. Чагыштырырга, уйларга, анализ ясарга өйрәтү күпкә файдалырак. Хәреф-саннар белән кызыксына икән, моны артык мәҗбүр итмичә генә, уен рәвешендә күрсәтергә кирәк”.

 

Белгеч фикеренчә, иң мөһиме – мәктәпкә кадәр баланың телен чарларга кирәк. Күп сүзләрне, аларның дөрес яңгырашын өйрәтергә кирәк. Бала җөмләне дөрес һәм матур итеп төзи белергә тиеш. Ручка-каләмне дөрес  итеп тотарга да мәктәпкә кадәр үк өйрәтеп кую бик мөһим. Күпчелек ата-ананың уртак хатасы бар икән – балага хәрефләрне басма хәрефләр белән язарга өйрәтү. Мәктәптә аларны язмачага өйрәтергә тотыналар. Бала аптырашта кала – әти-әни бер төсле өйрәткән иде, ә мәктәптә бөтенләй башкача икән. Ул буталып бетә, нәтиҗәдә язуы ямьсез булып формалаша.

 

Балалар бакчасына йөргәндә бала үз ишләре белән аралашырга, бер-берсенә юл куярга өйрәнә. Аны һәртөрле музей-театрларга, күргәзмәләргә дә йөртергә кирәк. Ниләр күргәннәре турында өйгә кайткач сөйләсен.

 

Баланың сәламәтлегенә, холкына туры килгән мәктәпне сайлый белергә  кирәк. Әйтик, артык актив яисә еш авырый торган баланы гимназия, лицейларга бирмәвең хәерлерәк дип киңәш итә белгечләр. Чөнки катлаулы уку программасына сәламәтлеге һәм түземлелеге чыдый алмаячак. Иң яхшы мәктәп – балага уңайлы булган мәктәп. Соңгы елларда әти-әниләр моны аңлый башлаганнар. Мәктәпкә иртә бирергә ашкынып торучылар да кимегән. Әйтик, ун ел элек Русиядә беренче сыйныф баласы уртача 6 яшь тә 2 айлык булса, бүген исә мәктәпкә керүчеләрнең уртача яше – 6 яшь тә 9 ай.

 


Лилия СӨНГАТУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 7 | 22.01.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»