|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.08.2013 Авыл
Үз кулларыбыз белән “буабыз”, яки Ни югалтабыз һәм нәрсә отабыз?Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында ветеринария һәм күзәтчелек органнары, хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр катнашында узган “Татарстанда дуңгызчылык тармагы үсеше турында” киңәшмәдә республикада эре комплекслар тирәсендәге шәхси хуҗалыкларда дуңгыз асрауны туктату буенча конкрет чаралар күрү турында махсус карар кабул ителгән иде Авылда яшәүчеләр, бигрәк тә гомер-гомергә дуңгыз асрап көн күрүче рус, чуаш, мари һәм башка кайбер милләт вәкилләрендә генә түгел, милләттәшләребездә дә әлеге карар буенча каршылыклы фикерләр бар. Редакциягә килеп ирешкән шалтыратулар, хат-хәбәрләргә караганда, бу гамәл өстәгеләрнең эре агрохолдинг мәнфәгатьләрен яклап, авыл халкын терлек асраудан биздерер өчен эшләнмәдеме икән дигән шик тудырган. Татарстан Республикасы крестьян (фермер) хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров та республика җитәкчеләренең бу адымын “шәхси хуҗалыкларында дуңгыз асраучыларны үз кулларыбыз белән буу” дип атый. Усал телле бер укучыбыз исә: “Чиратта тавык гриппы дип кош-корт асрауны, сарык муры һәм тагын әллә ниләр уйлап чыгарып, шәхси хуҗалыкларда терлек-туар асрауны тыячаклар. Аннары инде бәрәңгедә – корт, кыярда – бет, помидорда – вирус, кишердә – бактерия, карлыганда – гөмбәчек, кура җиләгендә – бацилла һәм башка куркыныч авырулар да табылуы мөмкин”,– дип фаразлый. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов әйтүенчә, эреле-ваклы дуңгызчылык комплексларында 560 мең баш дуңгыз исәпләнә. Шәхси хуҗалыкларда исә ул берничә тапкыр азрак – нибарысы 113 мең икән. Дөрес, Камияр Байтимеровның “арифметика”сы башкача. Ул, республикадагы 315 мең шәхси хуҗалыкның утыз меңендә дуңгыз асрыйлар, дигән фикердә. Ярый, шулай да булсын, ди. Тик Россия буенча әле бер, әле икенче урында баш калкытучы “Африка чумасы” дип аталган зәхмәтнең Татарстанга да килеп чыгу мөмкинлеге бар бит. Соңгы биш елда “Африка чумасы” афәтеннән зыян күргән дуңгызларның саны 700 меңнән артып китә, ди белгечләр. Нәтиҗәдә дуңгызчылык тармагына турыдан-туры 2 миллиард сумлык, ә барлык югалтуларны исәпкә алганда 30 миллиард сумлык зыян килгән.
Камил СӘГЪДӘТШИН |
Иң күп укылган
|