поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
29.08.2013 Җәмгыять

Балалар матбугаты яңалыклар таләп итә

Безнең журнал балаларга бик кирәк түгел! Без хәзерге балаларны тәрбияләү процессыннан артта калганбыз. “Салават күпере” журналы мөхәррире Зиннур Хөснетдинов әнә шундый фикергә килгән әле.

Балалар тормышы белән якыннанрак танышу өчен ул Казанның иң алдынгы тәрбия йортларында йөргән икән.

Бүген журналистлар өчен “Идел-Пресс” полиграф-нәшрият комплексына сәяхәт оештырылды. Барыбызга да мәгълүм булганча, “Идел-Пресс” Татарстанның иң зур китап бастыру оешмаларыннан санала. Комплексның генераль директоры Ришат Хәсәнов белдергәнчә полиграф-нәшрият заманча технологияләр кулланып эш итә.

“Соңгы елларда ихтыяҗ күбрәк балалар әдәбияты, дәреслекләр һәм дини басмаларга күзәтелә. Шуңа күрә төп көчне дә әнә шул юнәлешләргә юнәлдерәбез. Дәреслекләргә килгәндә, кәгазънең сыйфатлысы, ачык, якты буяулар кулланыла. Китапларның тышлыкларына игътибар итсәгез, алар җиңел һәм сыгылмалы (интеграль тышлык), шул ук вакытта чыдам да. Бу исә мәктәп укучыларына шактый җиңеллек тудыручы фактор булып тора,” - диде Ришат әфәнде.

Быелның апреленнән “Идел-Пресс” китап һәм дәреслекләр бастыру өчен яңа җиһазларын куллана башлаган. Кәгазънең ике ягына да беръюлы басучы “Маnroland” машинасы күп заказларны үтәргә мөмкинлек бирә.

Моннан тыш чарада Казанда нәшер ителүче “Салават күпере” (Зиннур Хөснетдинов), “Ялкын” (Ленар Закиров) журналлары һәм “Сабантуй" газетасы җитәкчеләре, “Татарстан китап нәшрияты”ның баш мөхәррире Ленар Шәех, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты директоры Мөдәррис Вәлиев, “Татармультфильм” оешмасы җитәкчесе урынбасары Альбина Бәшәрова. Алар һәрберсе үзләре әзерләп чыгара торган продукция белән һәм яңалыклары белән таныштырды.

Татар яшүсмерләре арасында шактый популярлык казанган “Ялкын” журналы бай тарихлы басмалардан санала. 90 еллык гомере эчендә биредә нинди генә шәхесләр көч куймаган. Хәзерге җитәкчеләре дә заманча рухтан артка калышмый эш итә. Биредә еш кына алдынгы укытучыларның, укучыларның киңәшләре дөнья күрә. Даими рәвештә яшь, кызыклы авторлар белән таныштырып бару да үз нәтиҗәләрен бирә.

Әйтик, “Татармультфильм” татар мультфильмнарын гына дөньяга чыгара дисәгез, нык ялгышасыз. Әлеге оешма нәшрият буларак та үзен танытып килә. Алар чыгарган продукция китап базарында лаеклы урын алып килә. Нәфис-анимацион басмалар татар мультфильмнары нигезендә бастырыла. Һәр китап диск белән баетылган. Традицион китап формалары белән бергә, инновацион китапларга да игътибар бирелә. Аларның хезмәтләренә интернет киңлекләрендә дә юлыгырга мөмкин. Мәсәлән, iPad “TatarCartoon”, “iBook” кушымталары.


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ --- | 29.08.2013
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»