|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.01.2009 Мәдәният
![]() КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯҢА МАРКЕТИНГ АДЫМНАР ЯСЫЙГалиәсгар Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры 2009 елның февраленнән маркетинг акцияләре уздыра.
“Әти, Әни һәм мин – театраль гаилә” акциясе: Сез спектакльгә 2-12 рәтләрдән ике билет сатып аласыз, өченче урын Сезгә чакыру билеты рәвешендә бүләк ителәчәк.
“Яшь парлар өчен” акциясе: Сез ике спектакльгә икешәр билет (2-12 рәтләр) сатып аласыз, ә өченче спектакльгә Сезгә ике урын чакыру билетлары рәвешендә бүләк ителәчәк.
Игътибар: Акцияләр буенча билет алырга уйласагыз, бу турыда кассирга билет алганчы әйтегез. Кассир барлык сорауларыгызга җавап бирер һәм Сезнең өчен иң җайлы вариант тәкъдим итәр.
Сүз уңаеннан: Бу көннәрдә Камал артистлары гастрольгә чыгып китте. 23-25 гыйнварда аларны Самара халкы күрә алыр. Спектакльләр М.Горький исемендәге Рус академия театрында куелачак. Ә 27-29 гыйнварда – Оренбургның М.Горький исемендәге Рус драма театрында. Самара һәм Оренбург халкына Туфан Миңнуллинның “Дивана”сы, Илгиз Зәйниевнең “Люстра”сы һәм Зөлфәт Хәкимнең “Мылтыгы” тәкъдим ителәчәк.
--- |
Иң күп укылган
|