поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
28.08.2013 Тарих

1930-1945 елларда Арча педагогика училищесы (ФОТО)

«Яшьтәшләрем белән мин горурлана алам: минем сабакташларым бүген Ватаныбызның төрле почмакларында зур, мактаулы эш башкара. Алар арасында алдынгы педагоглар, мәктәп директорлары, колхоз пердседательләре, галимнәр, офицерлар, агрономнар, шофёрлар бар – ләкин эшлексезләр, җилкуарлар юк. Чөнки алар яшьтән Ватан язмышы белән суладылар, Ватан язмышы өчен кайгыртырга, шатланырга бала вакыттан ияләнделәр». (Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без – кырык беренче ел балалары» повестеннан)

Билгеле булганча, 1929 елда татар халкын меңьеллык язма мирасыннан аеру максатында гарәп графикасы латин графикасы белән алыштырыла. Мәктәп-мәдрәсә системасы атеистик режим тарафыннан көчле һөҗүмгә дучар була, латин графикасын һәм рус телендә камил аралаша алмаган кешеләр «укый-яза белмәгән» булып санала.

СССР Үзәк Башкарма комитетының һәм Халык комиссарлары советының «Гомуми мәҗбүри  башлангыч белем турында» 1930 елгы карары нигезендә, 8-10 яшьлек балалар өчен башлангыч белем, ә шәһәрләрдә, фабрика-завод районнарында һәм эшчеләр бистәләрендә яшәүчеләргә 7 еллык белем алу мәҗбүри итеп куела.

Әлеге карар, үз чиратында, совет мәктәбе өчен яңа укытучылар әзерләү ихтыяҗын тудыра. 1930 елның 24 июлендә Мәгариф халык комиссариаты  «бу елның сентябрь аеннан да соңга калмыйча, Арча мәктәбен  (9 еллык мәктәпнең икенче концентры базасында (8 класс)) татар, рус һәм удмурт бүлекләре булган педтехникум итеп үзгәртеп корырга» дигән карар кабул итә [1].

Арча педтехникумы буш урында гына барлыкка килми. Беренчедән, Казан арты – танылган татар мәгърифәтчеләре Ш.Мәрҗани, Г.Кусави, Ш.Күлтәси, Г.Тукайларның ватаны. Бу җирлектә гасырлар буена уку-укыту тардицияләре калыплашкан, халкы өчен гыйлем-мәгърифәт, укымышлылык кебек сыйфатлар гадәти күренеш булган. Икенчедән, Арча шәһәре уңайлы географик урында – Себер тракты буйлап Казаннан 60 чакрым ераклыкта тимер юл янында урнашкан. Район җирләренең Мари, Удмурт республикалары һәм Киров өлкәсе белән чиктәш булуы педтехникумда рус, мари һәм удмурт халыклары мәгарифе өчен дә укытучы кадрлар әзерләү мөмкинлеген тудырган. Өченчедән, 1920 елда Арчада 2-3 айлык педагогик курслар эшли башлый, 1926 елдан урта мәктәпнең 8-9 классларында педагоглар әзерләнә, биредә 1929 елда педагогик татар группасы да оештырыла [2]. Техникум ачылганчы ук, бу мәктәпнең 26 укучысы икееллык педагогик гыйлем алырга өлгерә.

Укый-яза белмәү белән көрәшү өчен, милли мәктәпләргә күп сандагы укытучылар кирәк булган. Шул сәбәпле 1930 елда ТАССР Мәгариф халык комиссариаты Арча педтехникумына «ашыгыч рәвештә 60 татардан торган кыска педагогик курслар ачарга» куша [3]. Ике айлык курслар 25 сентябрьдән эшли башларга тиеш була. Бу курсларны 1930 елда 26 кеше тәмамлый.

Техникум беренче елларыннан ук зур кыенлыклар алдында кала. Тиешле матди-техник база һәм уку-укыту әсбаплары булмый, 3 уку кабинетында парталар, өстәл-урындыклар, күрсәтмә әсбаплар җитми. Мөгаллимнәр һәм укучылар дәреслекләргә, китап-дәф­тәрләргә кытлык кичерә, каләм-карандаш һәм акбур иң дефицит әйбергә әверелә. Уку бинасы тулай торак буларак та файдаланыла. Хәерчелек укучыларның көнкүрешләрендә һәм тышкы кыяфәтләрендә дә чагылыш таба. Гадәттән тыш педагогик та­ләпчәнлек, укучыларга карата авторитар һәм бюрократик мөнәсәбәт Сталин чоры уку-укыту һәм тәрбия системасы өчен гадәти күренеш була. Бу елларда студентларны, cәбәпсез өчтән артык дәрес калдырса, техникумнан куганнар [4]. Шундый ук кырыс таләпләр укытучылар өчен дә булган. Дәрескә 10 минутка соңга калу кисәтүгә, ә 20 минутка соңга калу эштән куылуга сәбәп тудырган. Шул ук вакытта укытучыларның һөнәри, аеруча методик әзерлекләре түбән булган. Аларның квалификацияләрен күтәрер өчен, төрле курсларда уку, белгечлек буенча газета һәм журналларга яздыру, Казан педтехникумы белән мөнәсәбәтләрне ныгыту, алардан дәресләр алу кебек гамәлләр мәҗбүри итеп куелган [5].

Беренче елларда педтехникум, дәүләт заказы нигезендә, Арча, Балтач, Кукмара, Биектау, Дөбьяз һәм Чепья районнары өчен укытучы кадрлар әзерли.

Педтехникумның беренче директоры итеп Арча 9 еллык мәктәбе директоры Х.Ф.Рәхмәтуллин куела, ә педагогика мөгаллиме К.А.Ибаев уку-укыту эшләре мөдире итеп билгеләнә. 1930-1931 нче уку елында педтехникумда 3 группа була: I курс – татар, татар-рус һәм II курс Арча мәктәбенең 9 нчы класс укучылары. Беренче булып педтехникумны 13 кеше тәмамлый.

Техникумда уку вакыты 3 ел булган, укучылар атнаның биш көнендә гыйлем алганнар. Уку елы 4 чиреккә бүленгән, кыш айларында унар көн ике мәртәбә һәм җәй көннәрендә унбишәр көн ике мәртәбә ял иткәннәр. 90 минут дәвам иткән дәресләр иртәнге сәгать 9да башланган. Дәресләр арасында 10 минутлык тәнәфес булса, ике дәрестән соң тәнәфес 1 сәгатькә сузылган [6]. 

Ел саен техникумга 7 класс бетергән 100-150 укучы кабул итәргә кушыла. Әмма 7 класс белемле балалар саны бик аз була. Шул сәбәпле мөгаллимнәр төркеме авылларда профориентация эше башлап җибәрә: һәрбер укытучыга җәйге каникул вакытында 20 абитуриент җыйнау бурычы йөкләнә. Педагоглар тырышлыгы белән 1932-1933 елда укучыларның саны 250гә җитә, 3 рус, 3 татар һәм 3 удмурт төркеме туплана.

1935 елда РСФСРның Мәгариф халык комиссариаты рәисе А.С.Буб­нов­ның Арчага килүе техникумның уку-укыту һәм матди-техник базасын ныгытуда зур роль уйный. Аның килеп-китүеннән соң техникумга күпләп уку-укыту әсбаплары кайтарыла. Китапханә 80 мең данә матур әдәбият һәм дәреслекләр белән шыплап тула.

1930 еллар репрессия дулкыны Арча педтехникумын да читләтеп узмый. Директор Х.Ф.Рәхмәтуллин һәм укытучы Х.Б.Бастанов кулга алына. 1932-1938 елларда директор булып Ләбиб Хөсәен улы Гайсин эшли.

1937 елның 7 гыйнварында РСФСР Мәгариф халык комиссариаты барлык педтехникумнарны да педагогик училище итеп үзгәртү турында карар чыгара: педтехникум  «Арча педагогика училищесы» дип атала башлый. 1938 елда директор итеп Г.С.Яфаев билгеләнә. Әмма КПССның  Арча район комитеты аны «1938-1939 нчы уку елына әзерлекне өзгән өчен» эшеннән ала. Эш шунда ки, бу чорда  Арчадан кала ТАССРның барлык педучилищеларының үз уку биналары була һәм алар бер сменада эшли, ә Арча педучилищесында студентлар саны арту сәбәпле, сәгать иртәнге 8дән кичке 9га кадәр ике смена укыганнар, тулай торак кысан һәм караңгы булган [7].

1938-1940 елларда педучилище белән М.Г.Розаков җитәкчелек итә. Бу елларда да башлангыч мәктәп мөгаллимнәренә ихтыяҗ кимеми, укый-яза белмәүчеләр проблемасы хәл ителеп бетми, шул ук вакытта ил акрынлап 7 еллык гомумбелем бирүгә күчә башлый. Уку-укыту һәм педагогик эшне яхшырту максатыннан, педучилищеда предмет комиссияләре төзелә [8]. Алар студентларның өлгерешен, дәресләргә йөрешен тикшерергә һәм, укучыларның белемен күтәрер өчен, төрле чаралар оештырырга тиеш булалар. Училищеда рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты, эш кәгазьләрен алып бару, физик тәрбия, драмтеатр һәм музыка түгәрәкләре эшли башлый. Күп очракта бу түгәрәкләрнең җитәкчеләре укучылар үзләре була [9].

Әгәр дә бу еллардагы уку-укыту программасына күз салсак, социаль-икътисади фәннәргә (иҗтимагый көрәш тарихы, политэкономия, дингә каршы эш, рус һәм татар телләре һ.б.) бирелгән сәгатьләрнең саны педагогик фәннәрнекеннән ике мәртәбә  артып китүен күрәбез. Гыйлем бирүнең төп максаты итеп социалистик җәмгыять төзү өчен совет кешесе хәзерләү куела [10]. Хәтта математика укытканда да укытучылар хәрби эш белән бәйле сызымнардан, геометрик фигуралардан файдаланганнар, ә чишелергә тиешле мәсьәләләрнең эчтәлеге нигезендә коммунистик тәрбия бирү күздә тотылган [11]. Шул ук вакытта татар теле һәм татар телендә тарих фәннәреннән дәреслекләр җитмәү сәбәпле, укытучы дәрес материалын студентларга сөйләп яздырган. 1939 елда латин графикасыннан кирилл графикасын күчү сәбәпле, аның белән таныштырыр өчен өстәмә сәгатьләр каралмаган була, аңлашыла ки, татар теле дәресләренең күп өлеше яңа алфавит үзләштереп узган.

Педучилище ярдәмче хуҗалыгын да оештырып җибәрә. Анда сыерлар, дуңгызлар һәм атлар үрчеткәннәр. Ярдәмче хуҗалык кереме хисабына укучыларны ризык белән тәэмин итү оештырыла.

1940-1941 нче елгы уку елы башында училище бинасына ремонт ясала, 2 нче каты төзелә [12]. Читтән торып уку бүлегенә дә студентлар кабул ителә башлый. Яңа гына директорның читтән торып уку буенча билгеләнгән ярдәмчесе З.С.Шәмиев 1940 елның 25 март – 3 апрелендә, Мәскәү каласына барып, читтән торып гыйлем бирү буенча Россиякүләм киңәшмәдә катнаша [13]. Уку елы дәвамында укучыларның саны шактый кими. Әйтик, училищеның ТАССР Мәгариф  халык комиссариатына биргән хисабыннан күренгәнчә, яңа уку елында 442 студент булса, ноябрьдә өстәмә 64 укучы кабул ителә. Әмма уку елын 314 студент кына тәмамлый. Училищедан киткән 202 укучының 30ы Кызыл Армия сафларына алына һәм җәйге мәктәпләргә китә, 28 кеше эшкә күчә, 3 кешегә, авыру сәбәпле, административ ял бирелә, 1 укучы вафат була, 28 укучы, укуда өлгермәү сәбәпле, училищедан чыгарыла, ә 99 укучы төрле сәбәпләр (нигездә, хәерчелек һәм туган авыл ерак булу) аркасында үзләре теләп укуларын калдыра [14]. Уку елының икенче яртыеллыгында студентлар күпләп китүгә РСФСР Мәгариф халык комиссариатының педучилищеларда укуны түләүле итү турындагы карары (1940 ел, 2 октябрь) гамәлгә керү дә тисрәке йогынты ясый. Край, өлкә һәм автономияле республикаларда уку өчен елына 150 сум түләргә кирәк була. Инструкция буенча, уку хакын түләмәгән укучыларга училище ишекләр ябылган.

1931 елда, СССРда яшьләрне физик, хәрби һәм патриотик яктан әзерләр өчен, ГТО («Готов к труду и обороне») нормалары, 1934 елда БГТО («Будь готов к труду и обороне») комплексы гамәлгә кертелә. Аның нигезендә укучылар, яшь үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, билгеле бер күләмдә физик күнегүләр башкарырга сәләтле булырга тиеш. Шул сәбәпле 1930 елларда Арча педучилищесында хәрби һәм физик әзерлеккә зур игътибар бирелгән. Тулай торакта 72 кв.м. мәйдан физик тәрбия өчен яраклаштырыла, уку бинасының арткы ишегалдында мылтыктан төз атарга өйрәнү өчен махсус мәйданчык оештырыла. Шулай ук анда физик тәрбия өчен 200 кв.м. спорт мәйданчыгы да булган. Уку елы дәвамында атарга өйрәнүгә бирелгән 500 данә кечекалибрлы патроннар, әлбәттә, укучыларга җитмәгән.

Уку елы азагында Татвоенкомат инспекторы майор Цыганов тарафыннан укучыларның башлангыч хәрби әзерлеге тикшерелгән. Ул үзенең тикшерү нәтиҗәләре буенча төзегән актында хәрби әзерлек дәресләренең уңай якларын искә ала һәм хәрби кабинет өчен уку-укыту әсбаплары җитешмәүне күрсәтә [15]. Арча пед­училищесында башлангыч хәрби әзерлек эшенә ВЛКСМ (Всесоюзный Ленинский Коммунистический союз молодёжи) комитеты, профком, ОСОАВИАХИМ (Общество содействия обороне, авиационному и химическому строительству) оешмасы һәм класс җитәкчеләре турыдан-туры ярдәм итеп торган. Гомуми җыелышларда һәм педагогик киңәшмәләрдә елына ике мәртәбә хәрби әзерлек эше турында хисап тотканнар. Уку елы башыннан ук хәрби кабинет каршында даими рәвештә хәрби-физик тәрбия предметлары комиссиясе эшләгән. Районның хәрби җитәкчеләре Мәгариф бүлеге  вәкилләре катнашында төрле методик киңәшмәләр һәм конференцияләр үткәргән.

Педагоглар тарафыннан педучилище укучылары өчен атна саен политинформация сәгатьләре уздырылган. Политинформациянең барлык темалары, докладлары, лекцияләре алдан ук җирле партия оешмасы җитәкчелеге тарафыннан билгеләнгән һәм җитәкчелек белән килешенгән. Студентлар соцкультура йортында  оештырылган лекцияләргә дә даими йөргән. Барлык укытучылар да ВКП(б)ның кыскача курсын, ХVIII партконференция материалларын планлы рәвештә өйрәнгән, ә дүрт мөгаллим марксизм-ленинизмның беренче чыганакларыннан гыйлем алган. Тулай торакның кызыл почмагы агымдагы сәяси хәл һәм көнкүреш мәсьәләләре турында әңгәмәләр оештыру үзәгенә әверелгән, түгәрәкләр (татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты, рус драмтүгәрәге, хор, оборона-физик тәрбия) үз эшләрен дәвам иткән [16].

Архив чыганаклары уку-укыту процессында педпрактикаларның сугышка кадәр үк җитди оештырылганлыгын дәлилли. 1941 елның 27-30 гыйнварында ТАССР Мәгариф халык комиссариаты педучилище хезмәткәрләренең педпрактиканы оештыру мәсьәләләре буенча оештырган киңәшмәсендә Арча педучилищесы педпрактика җитәкчесе, педагогика һәм психология укытучысы К.А.Ибаевның доклады тыңланыла. Аның сөйләвенә караганда, педпрактиканы оештырганда зур кыенлыклар булган. Училище укытучыларына район мәгариф бүлеге җитәкчеләре һәм мәктәп директорлары белән килешкәннән соң да: «Балаларны төрле кешеләргә, аеруча аз әзерлеклеләргә тапшыру – аларны бозу», – дигән сүзләр ишетергә туры килгән. Шул сәбәпле еш кына мәктәп җитәкчеләре: «Сезнең балаларыгызны практикага кертә алмыйбыз», – дип җавап биргән. Кайчакларда эш республика Мәгариф халык комиссариатына кадәр барып җиткән. Әмма соңгы елларда мондый каршы торулар беткән, вазгыять уңай якка үзгәргән. Бу, беренчедән, укытучыларның мәктәптә практика узучыларга кырыс таләпләре (аеруча дәрес планнарына һәм аңа әзерлеккә) барлыкка килү белән аңлатылса, икенчедән, педучилище тарафыннан практика узган башлангыч мәктәп укытучыларына хезмәт хакы түләнә башлаган [17].

1940-1941 нчы уку елы хисабыннан күренгәнчә, студентларның педпрактикасы дүрт юнәлештә узган: 1) II курслар өчен пассив практика, студентлар мәктәптәге уку-укыту һәм тәрбия процессын күзәткән; 2) III курста көз айларында актив практика, студентлар бер көн яки берничә сәгать дәресләр биргән; 3) 8-16 мартта озын практика; 4) туган тел, рус теле, арифметика, география, тарих, табигать белеме, рәсем ясау, физик тәрбия, җыр дәресләреннән ачык дәресләр бирү [18]. Практика өчен, гадәттә, Арчадан өч чак­рым ераклыктагы авыл мәктәпләре сайлап алынган. Уку елының беренче яртысында ук студентлар тарафыннан 356 дәрес бирелә, шуларның 64% «бик яхшы» һәм «яхшы» билгеләренә бәяләнә. Бу бәяне мәктәп укытучылары һәм педучилище методистлары бирә. Педпрактиканы бәяләүдә төп күрсәткеч булып студентның дәрескә әзерлеге, күрсәтмә әсбаплары булу, конспектының камиллеге, өстәмә материаллардан файдалануы һәм дидактик таләпләрне башкара алуы торган. Студентларның күбесе, югары билге алуга карамастан, дидактика һәм укыту методикасында еш кына хилафлыклар җибәргән. Алар – дәресне үткәргәндә ашыгу, ә кайберләрендә гадәттән тыш сүлпәнлек, дәрестә тәртип саклый алмау, күрсәтмә әсбаплар белән эшләргә оныту. Кайбер студентлар такта янына бер укучыны чакырып, дәресне аның белән генә үткәргән. Балаларның дөрес утыруларын, орфоэпик хаталарын күзәтеп бетерә алмаганнар [19].

Педучилищеда педпрактиканы оештыру үзенең уңай нәтиҗәләрен биргән. Студентлар балалар белән эшләргә өйрәнгән, кайберләренең практика узган мәктәпләрдә укытырга калу очраклары да булган. Бер киңәшмәдә Мәгариф халык комиссариаты инспекторы Егорова үзенең училище студентлары үткәргән 3 дәрестә булуы турында: «Мин студентларның, методистларның, педпрактика җитәкчесе К.А.Ибаевның дәресләрне анализлауларын тыңлавымнан зур канәгатьләнү алдым. Монда методиканы һәм башлангыч мәктәпне бик яхшы белү һәм зур тәҗрибә сизелә», – дип яза [20].

Гомумән алганда, 40 нчы еллар башына педучилищеда заманы өчен югары квалификацияле педагоглар төркеме формалашып җитә. Укыту-тәрбия процессын методик яктан тәэмин итү укытучыларның үз җилкәләренә төшә, читтән бернинди ярдәм дә булмый. Шунлыктан сыйфатлы, белемле белгечләр әзерләү турыдан-туры укытучыларның укыту-тәрбия эшләрен камил оештырулары белән бәйләнгән. ТАССР Мәгариф халык комиссариа­тына биргән хисаптан күренгәнчә, 1940-1941 нче уку елында педучилищеда 22 мөгаллим белем биргән (18е югары белемле, 3есе тулы булмаган югары белемле, бары тик берсе генә урта белемле). Укытучыларның педагогик стажларына килгәндә, 8 укытучының 1-5 ел, 6сының – 10-15 ел, 5есенең – 15-25 ел, 3есенең 25 елдан артыграк тәҗрибәсе булган. Хисапта күп укытучыга уңай бәяләмә бирелгән. Шулардан безнең барыбыз өчен дә кадерле ике мөгаллим турындагы бәяләмәгә тукталып үтәсем килә: «Вәлитова Р. – 1, 2 нче татар классларында туган телне укыта, үз предметын яхшы белә, квалификациясен күтәрү өстендә эшли, таләпчән, яхшы планлаштыра, программаны 100% башкара»,  «Вәгыйзов С. – 3 нче класста туган тел һәм аны укыту методикасы укытучысы, үз предметын камил белә, таләпчән, хисап эшләрендә тәртипле, укучылар арасында зур дәрәҗәгә ия, фәнни-иҗади эш белән шөгыльләнә, методик яктан әзер [21]».

Сугыш алдыннан, 1941 елның 21 июнендә студентлар соңгы имтиханнарны тапшыралар, чыгарылыш кичәсеннән соң, электән үк килгән гадәт буенча, Казансу буенда таң каршылыйлар. Иртән Бөек Ватан сугышы башлана...

23 июньдә рус теле һәм әдәбияты укытучысы В.Шигарёв җитәкчелегендәге бер төркем яшь белгечләр фронтка китә. Аннан соңгы айларда да күп кенә укытучылар һәм студентлар фронтка юл ала [21]. Бу студентларының язмышлары төрле була. Капитан Кәрим Садыйков – артиллериядә, Гани Нуриев – стрелок гаскәрендә, училищеда комсомол секретаре булган Дими Гәрәев – фашистлар белән партизан отрядларында, Мингали Хәсәнов фронт разведкасында хезмәт итә. Аларның күбесе фронтка набор буенча озатылса, Зәйтүнә Юнысова кебекләре, озак вакытлар военкомат бусагасын таптаганнан соң гына, үз ихтыяры белән фронтка китә. Солдатларның күбесе Ватан азатлыгы өчен сугыш кырларында һәлак булган, ә Зыя Сафин кебекләре җиңү көненә кадәр аяусыз көрәшеп, яраланып кайталар. Яшь белгечләрнең бер ише яшь буынга белем биргән, ә Мәрьям Гайнуллина кебекләргә сугыш чорындагы авыр авыл хуҗалыгын үз җилкәләрендә тартып барырга туры килә. Арча педучилищесын тәмамлаган белгечләр сугыш чорында кайда гына эшләмәсен, үзләренең намуслы гамәлләре белән Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән.

Сугыш училищеның хуҗалык, укыту һәм тәрбия эшенә тискәре йогынты ясый. 1941 елның августында уку бинасы, тулай торак һәм барлык хуҗалык корылмалары эвакогоспиталь оештырыр өчен хәрби җитәкчеләргә, ә соңрак яраланган немец әсирләре өчен госпитальгә бирелә. Барлык территория энәле тимерчыбык белән уратып алына. Шулай итеп педучилище бинасы немец солдатларының ыңгырашуларын, үлемен, безнең табиб һәм шәфкать туташларының чиксез мәрхәмәтен дә күрә [22].

Сугыш чорында педучилищеның уку бинасы Лесхозга, ә тулай торагы, ашханәсе, укытучылар өчен фатирлары 1 чакрым читтә – Казансу елгасы буенча урнашкан Үрнәк посёлогына күчерелә. Истәлекләргә караганда, күченү, яңа урынны үзләштерү күп көч һәм вакытны ала. Арбасына әйберләр төягән бер ат көненә нибары бер рейс кына ясый алган. Укытучылар һәм студентлар, кулларына глобус, китаплар, таблицалар һәм урындыклар алып, Үрнәк посёлогына Күтәрнәс, Күпербаш, Казиле, Казанбаш, Өчиле, Каенлык, Кече Төрнәле, Тылангыр авыллары аша җәяү күченә. Училищеның сугышка кадәрге архив һәм канцелярия документларының күбесе эвакуация вакытында юкка чыга.

Бу елларда педучилищеның нинди авыр хәлдә калуын сакланып калган архив документлары дәлилли. ТАССРның Халык комиссарлар советы рәисенә Мәгариф халык комиссариаты урынбасары Сәйфуллин докладында: «Арчадан 18 чак­рым ераклыктагы Үрнәк посёлогына күчерелгән педучилищеның матди базасы тулысынча җимерелгән. Педучилищеның биналары төрле авыл йортларына таралып урнашу мөлкәтнең югалуына һәм зыян күрүенә китерә, укучыларга, укытучыларга яшәр һәм укыр өчен  яхшы шартлар бирми», – дип яза. Архив чыганакларында педучилище тулай торагы кеше яшәр өчен яраксыз (кайбер истәлекләр буенча, элеккеге куян фермасында), җимерек бинага урнашканлыгы, уку бинасында тиешле әсбапларның юклыгы, ватык тәрәзәләре такта белән кадакланган, клубтан фанер стена белән генә аерылып торган китапханәдә китапларны куярга урын булмавы турында языла.  Китапханәдә тиешле уку әсбаплары һәм фәнни әдәбият җитәрлек дәрәҗәдә булмаган. Өстәвенә уку әсбапларының өчтән бере Арчада калган [23].

СССР Халык комиссарлар совет­ы­ның карары һәм СССР Сәүдә халык комиссариаты боерыгы нигезендә, сугыш башланган елларда педучилищеда укучы һәрбер кешегә ай саен 1800 гр. ит, 400 гр. май, 400 гр. кондитер эшләнмәләре, 1200 гр. ярма, 2 нче категория эшчеләр нормасында (сәнәгать оешмаларында, транспортта һәм элемтәдә эшләүчеләр) – көнгә 600 гр. икмәк бирелергә тиеш була [24]. Әмма чынбарлыкта моның кадәр күләмдә азык-төлек бирелми. Чөнки Арча районы Башкарма комитеты училищеның үз җир участоклары, хуҗалыгы, бакчалары юклыгын белә торып, анда укучыларны һәм укытучыларны авыл халкы белән бер дәрәҗәдә күрә һәм икмәк күләмен берничә мәртәбә 600 граммнан 500 граммга, ә хезмәткәрләр һәм балаларга 300 граммга кадәр киметә [25]. Студент һәм укытучыларның 5-6, хәтта 15 көн икмәк күрмәгән вакытлары да булган [26]. Тора-бара бирелә торган икмәкнең күләме укытучылар өчен 300 граммга, балалар өчен 200-100 граммга калдырыла. Училище җитәкчелегенең ТАССР Халык комиссарлар советына һәм Сәүдә халык комиссариатына берничә мәртәбә язган мөрәҗәгатьләре нәтиҗәсез кала. Ашханәдә язын һәм җәен кычыткан белән «яшел» аш, ә кыш һәм көз көннәрендә бәрәңге боламыгы ашатканнар. 1943 елгы мәгълүматларга караганда, соңрак ризыкның төре арта, әмма бер мәртәбә ашату саклана, бер укучыга 300 гр. бәрәңге, 10 гр. май, 100 гр. кәбестә, 35 гр. токмач көнлек норма итеп билгеләнә [27]. Истәлекләргә караганда, студентлар кичке ашны үзләре Казансу елгасы ярындагы чишмә буена төшеп, учак ягып әзерләргә мәҗбүр булган, ә кышын чират буенча тулай торакта пешергән [28]. Әмма училище җитәкчелеге, дәрес әзерләргә вакытлары калмый дип, аларны ашарга әзерләүдән тыйган. 1943 елгы 15 ноябрь приказы нигезендә, укучыларга иртән чәй эчәргә кайнар су бирелсә дә, аерым ашарга әзерләр өчен бер литр су да бирелмәскә кушылган [29].

СССР Халык комиссарлар советының 1942 елның 2 июлендә «Техникумнарны ныгыту чаралары», 1943 елның 10 декабрендә «Педучилищелар янында ярдәмче хуҗалыклар оештыру» турындагы карарлары вазгыятьне берникадәр уңай якка үзгәртә. Арча педучилищесына «2 нче номерлы Татарстан» һәм «Тылангыр» күмәк хуҗалыкларыннан 19 га җир бирелә. Җирне эшкәртер өчен ат, авыл хуҗалыгы инвентарьлары, чәчәр өчен орлык табу зур проблемага әверелә. Болай да, хатлар язып, республика җитәкчеләрен туйдырып бетергән директор Л.Х.Гайсинның 3 айга 50 эшче сорап язган чираттагы хатына ТАССР Мәгариф халык комиссариаты рәисе Контюков: «Ул хыялыннан шаша. Тиздән акылдан язачак», – дип җавап бирә [30]. Шулай итеп күп эшләрне башкару студентларның үз җилкәсенә төшә, алар кайчакларда иртәнге 3тән алып кичке 6га кадәр (сәгать 11дән 14кә кадәр ял) хезмәт итәргә мәҗбүр була. 1943 елның июненә студентлар көче белән 7 га бодай, 3 га арпа, 1 га тары, 2,5 га бәрәңге, 4 га төрле бакча культуралары утыртыла һәм алар яхшы гына тишелеп чыга. Хуҗалыкта 25 баш сарык, 5 баш кәҗә булдыралар [31]. Болар өстенә каникул вакытларында студентлар колхоз һәм совхозларда эшли, урак өстендә ярдәм итә, ремонт, бакча эшләрендә, утын, кышка печән әзерләүдә катнаша. Училище җитәкчелеге бу эшләргә күбрәк, тамак ягын кайгыртсыннар дип, ятим балаларны, күп балалы гаиләләрдән булган ярлы студентларны җәлеп итәргә тырыша [32].

Уку һәм тулай торак биналары салкын булу да уку-укыту процессына гаять тискәре йогынты ясый. Бер киңәшмәдә уку-укыту эшләре мөдире Явмиев: «Температура 3-4 градус. Классларда өс киеменнән утыралар. Кызлар, 40 градуста ярминкәгә барган кебек, пәлтә һәм шәлләргә төренгәннәр. Кагыйдә буларак,  егетләр шапка һәм фуражкадан» [33]. Педучилище урман эчендә урнашкан булса да, утын белән тәэмин ителми. Җәен урманда агач әзерләүче студентка көненә, кызыксындыру чарасы буларак, 400 гр. икмәк бирелсә, янәшәдә генә эшләүче «Үрнәк» леспромхоз эшчесенә 600-800 гр. икмәк бирелгән. 1943 елның 1 июлендә урманга җибәрелгән 20 студент 1300 куб.м. утын әзерләргә тиеш була. Утынны алып кайту да зур проблемага әверелә, шактые кышка урманда кала. 1942-1944 елларда студент булган Мәрьям Хәсәнова бу елларны түбәндәгечә искә ала: «Тулай торак бөтенләй җылытылмады диярлек. Без һәркөнне, укудан соң урманга барып, кар астында калган утынлыкны эзли идек һәм аннары 1 метрлы бүрәнәләрне билдән карга батып үз җилкәбездә өстерәдек. Әмма чи утын янмый, пыскып кына утыра иде. Табигый ки, кичке ашка дип кечкенә чуен табаларга куйган бәрәңгеләр пешми. Менә шулай һәркөнне арып-талып, ач килеш, чишенмичә дә дымлы һәм салкын урын-җиргә ята идек».

Тулай торакта дәрес әзерләргә дә урын җитмәгән. Гадәттә, бер караватта өч-дүр кеше йоклаган. Студентлар мендәрне һәм юрганны өйдән алып килгән, бары тик салам матрац кына училищеныкы булган. Ул матрацлар эчендә еш кына тычканнар үрчегән. Электр кертелмәү сәбәпле, керосин лампасыннан файдаланганнар. Керосин күләме бик аз булган (11 лампага 50шәр гр.) һәм ул көн кыскара барган саен арттырылган (100 граммга кадәр) [34]. Мөгаен, җитәкчелекнең кичен тулай торакта ашарга әзерләргә тыюы керосин җитмәү белән аңлатыла торгандыр, студентларның яктылыкта ашарга әзерләүләренә караганда, гыйлем алып калулары отышлырак саналган.

Сугыш елларында да уку срогы 3 ел кала. Училищеда студентлар рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты, математика, тарих, СССР Конституциясе, география, табигать белеме, физика, химия (минералогия белән), психология, педагогика һәм педагогика тарихы, мәктәп гигиенасы, матур язу, рәсем ясау, җыр, физик тәрбия, хәрби әзерлек дәресләрен укыганнар. Татар секторында татар теле һәм әдәбияты укытылса, рус секторында бу сәгатьләрдә гомуми һәм балалар әдәбияты укытылган. Атнага иң күбе математика (өченче курста: 23 сәгать – рус, 32 сәгать – татар төркемнәрендә), аннан кала рус теле (рус төркемнәренә 16,5 сәгать, шуңа өстәп 13,5 сәгать гомуми һәм балалар әдәбияты, татар төркемнәренә рус әдәбияты белән 24 сәгать) һәм туган тел дәресләре (татарларга 22 сәгать) укытылган. Сугыш чорында хәрби әзерлек дәресләренә игътибар тагын да арткан. Беренче сменада укучылар иртәнге сәгать 6.30дан 8.00гә кадәр, икенче смена көндезге 12.20 дән 12.40ка кадәр хәрби әзерлек эше белән шөгыльләнгән. Егетләр дә, кызлар да винтовканы, гранатаны, химик коралларны, противогазларны җентекләп белергә тиеш булган. Егетләр төз атларга өйрәнгән, хәрби уставны ятлаган. Бу дәресләрдә төрле ярышлар да үткәрелгән.

СССР Мәгариф халык комиссариаты карары нигезендә, училищеларда 1, 2 нче курсларны тәмамлаганда, рус класслары 8 фәннән, 3 нче курсны бетергәндә 10 фәннән телдән яки язма имтихан тапшырырга тиеш булган. Ә рус булмаган классларда укучыларга имтиханнар туган тел хисабына бергә арткан [35]. Татар студентлары аеруча рус теле фәненнән начар укыган. Бу, кагыйдә буларак, педучилищега татар авылларыннан балалар күпләп килү һәм аларның рус телен бөтенләй белмәүләре белән аңлатыла.

Училищеда табигать белеме укытучысы Л.Д.Павлова җитәкчелегендә тәҗрибә кыры да оештырылган. Биредә студентлар дәресләрдә алган теоретик белемнәрен тәҗрибәдә сынаган.

Сугыш елларында педучилищега «Начальная школа», «Советская педагогика», «Учительская газета», «Вожатый» кебек вакытлы матбугат алынган һәм алар педагогика һәм психология дәресләрендә уңышлы файдаланылган [36].

Класстан тыш тәрбия эшләре дә югары дәрәҗәдә оештырыла. Кагыйдә буларак, бу сәгатьләрдә укучылар партия һәм хакимият карарлары, Совинформбюро (Советское информационное бюро) хәбәрләре белән танышкан, газета-журналлар укыган. «Бөек Ватан сугышында Кызыл Армия җиңүләре», «Комсомолның сугышта җиңүләре», «Ленин шәһәре – герой шәһәр» дигән темаларга әңгәмәләр үткәргәннәр. Барлык революцион бәйрәмнәрдә дә укытучыларның махсус докладлары укылган һәм үзешчән сәнгать кичәләре оештырылган. Айга бер мәртәбә «Отличник» исемле дивари газета чыгарылу яшь талантларга үзләрен күрсәтү мөмкинлеге тудырган. Студентлар айга берничә мәртәбә күчмә труппаларның чыгышын һәм кинолар караганнар. Укучыларның һәм укытучыларның көче белән Кызыл Армиягә 10 мең 450 сум акча һәм җылы әйберләр җыйнала, кызлар Донбасста фашистлардан зыян күргән балаларга 30 пар оек һәм бияләй бәйләп озата. Ел дәвамында студентлар урманнан утын һәм Арчадан, Казаннан азык-төлек ташу эшләрендә катнашкан.

Сугыш елларында студентның уртача стипендиясе 65 сум була, шуның 3% тулай торакта яшәгән өчен тотып калына, калган өлеше уку хакына һәм хәрби заемга түләнелгән [37]. Начар укучы студентларга стипендия бирелмәгән, уку хакы түләнмәгән очракта, алар училищедан куылган. Тормыш алып барыр өчен, кайбер студентлар лаборант, хат ташучы булып хезмәт иткән. Училище җитәкчелеге, мөмкинлек булганда, «биш»кә генә укучыларны, пенсионерларның, инвалидларның һәм фронтовикларның балаларын кайгыртырга тырышкан, уку хакын түләүдән азат итү белән бергә, матди ярдәм дә күрсәткән. Бу нәүбәттән директор А.Ф.Московкинның ТАССР Мәгариф халык комиссариатына 16 ятим балага өс-баш һәм аяк киемнәре белән ярдәм итүен сорап язган гаризасы игътибарга лаек [38].

Сугыш елларында училищега кабул ителгән студентларның саны (1 нче таб­лица) нык кимегән.

1937-1948 елларда училищега кабул ителгән һәм аны тәмамлаган студентларның саны [39]

Таблица №1



1943-1944 елның беренче яртыеллыгында училищеда барлыгы 265 студент укыса (53 ир бала, 212 кыз), уку елы азагына 224 бала (45 ир бала, 179 кыз) кала. Шул елларда студент булган Т.Мостафин түбәндәгеләрне искә ала: «Класс бүлмәләре кысан иде, бер партага 3-4 кеше утырдык. Октябрь бәйрәмнәре вакытында студентлар өйләренә кайтып киткәч, аларның күп өлеше кире килми. Ә кышкы каникулдан соң студентларның сафы тагын да сирәгәя. Бу, барыннан да бигрәк, училищедагы уңайсызлыклар һәм шулай ук аларның гаиләләрендәге авыр матди хәлгә бәйле. Укучылар 3 нче курска кадәр укуны ташлауны дәвам иттеләр». Шулай итеп сугыш чорында күпләр өчен уку түгел, ә гаиләгә ярдәм итү беренче урынга чыга. Кызыл Армия сафларына алынулары, төрле тәртип бозулар, матди хәл кыен булу, авырулар һәм ел азагындагы кырыс имтиханнар да студентлар сафы сирәгәюгә йогынты ясаган, диплом алу бәхетенә бик сирәк кеше (1 нче таблица) ирешкән.
Педучилищеда аерым сәгатьләрне укытырга укытучылар җитмәгән. Моңа, аңлашыла ки, күп мөгаллимнәрнең  Кызыл Армия сафларына алынуы һәм башка уку йортларына күчерелүе сәбәп булган. 1943 елда укыткан 16 мөгаллимнең (2 нче таб­лица) унбере югары, өчесе тулы булмаган югары, икесе урта белемле булган. Бер укытучыга атнасына уртача 20 сәгать дәрес туры килгән, иң аз дәрес укытучы 11 сәгать (директор Л.Х.Гайсин), иң күп дәрес укытучы 27 сәгать белем биргән (К.А.Ибаев). Бер укытучы уртача аена 600 сум хезмәт хакы алган [40].

1943 елда училищеда эшләгән укытучылар исемлеге

Таблица №2


 
1944 елда укытучылар саны янә­дән үзгәрә, төрле предметлардан яңа 9 укытучы белем бирә башлый. 3 нче таб­лицадан күренгәнчә, татар милләтеннән булган укытучыларның да саны арта.

1944 елда училищеда укыта башлаган мөгаллимнәр

Таблица №3



Сугыш чорында училищеда ел саен, хәт­та кайбер елларда өчәр мәртәбә җи­тәкчеләр алышынып торган. 4 нче таблицада без биш ел эчендә 9 җитәкченең алышынганын күрәбез.
 
1940-1946 елларда училище директорлары [41]

Таблица №4



Кайбер фән укытучылары да еш кына алышынып торган. Әйтик, 1943-1945 елларда гына да алты хәрби әзерлек укытучысы училищедан китәргә мәҗбүр булган (5 нче таблица). А.Б.Верман, Г.Н.Козлов, С.Н.Жиглов Арча военкоматы карары белән Кызыл Армия сафларына алына, ә калганнарының, чыганаклар булмау сәбәпле, язмышларын ачыклап булмады. 

1943-1945 елларда училищеда хәрби әзерлек фәнен укытучылар исемлеге

Таблица №5



Сугыш чорында Арча педучилищесында Ленинград, Мәскәү, Воронеж һәм башка шәһәрләрдән эвакуацияләнгән белгечләр дә эшли, хәтта кайберләренең гыйльми дәрәҗәләре дә була. Авыл балаларын шәһәр укытучылары аеруча кызыксындыра. 1944 елда Ленинградтан килгән музыка укытучысы Е.И.Раздяловская татар  балаларын классик музыкага җәлеп итә. Аеруча ул балаларны  фортепианода уйнап таң калдыра.

Үзенең газаплары, борчу-мәшәкатьләре белән авыр сугыш еллары узып китә. 1945 елда М.Ф.Аитов, Р.Г.Вәлитова, Х.Ю.Юсупов, Кариев, А.А.Баһаветдинов, М.Г.Москвина кебек укытучылар сугыш чорында яшь буынны тәрбияләүгә керткән игелекле хезмәтләре өчен  медаль белән бүләкләнәләр [42]. Арча посёлогындагы спецгоспиталь ликвидацияләнү сәбәпле, ТАССР Мәгариф министрлыгы приказы нигезендә, 1946 елның 15 ноябреннән дә соңга калмыйча училище кире үз бинасына күчерелергә тиеш була.

30-40 нчы елларның авыр шартларында училище мәгариф өлкәсе өчен йөзләрчә зыялы белгеч әзерләп чыгара. Алар арасыннан РСФСР һәм ТАССРның атказанган укытучылары А.А.Смирнова, З.С.Солтанов, Р.А.Галиәхмәтов, С.Г.Гәрәев, А.Г.Давытова, М.З.Мусин, Ф.Н.Нуретдинова, Х.Ф.Хәйруллин; профессорлар М.Х.Хәсәнов, В.М.Беркутов, И.Б.Ситдыйков; Социалистик Хезмәт Герое Л.Н.Мусин; күренекле дәүләт эшлеклеләре Ф.Г.Садыйков, Р.А.Галиәхмәтов; халык яхучылары һәм шагыйрьләр – Газиз Нәбиуллин, Самат Шакир, Мөхәммәт Мәһдиев, Гариф Ахунов, Яхъя Халит бар [43].

Республика милли мәктәпләре өчен укытучы кадрлар әзерләүгә керткән зур өлеше һәм татар халык шагыйре Габдулла Тукайның тууына 60 ел тулу уңаеннан, ТАССР Халык комиссарлар советы һәм ВКП(б)ның Өлкә комитеты Арча педучилищесына шагыйрь исемен бирү турында карар чыгара [43]. Әмма уку йортына бу мәртәбәле исемне йөртергә насыйп булмый. Әлеге карарны кабул итү училищеда берничә укытучы, завуч һәм директорны репрессияләү дәверенә туры килә. Тиешле документлар архивка тапшырыла, алар анда 60 ел ятканнан соң гына, безнең эзтабарлар отряды тарафыннан педколледжның 75 еллык юбилее уңаеннан чыганаклар туплаганда, очраклы рәвештә табыла. Бүген Арча педагогика колледжы лаеклы рәвештә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай исемен йөртә.

Бөек Ватан сугышына кадәр һәм сугыш вакытында булган төрле авырлыклар, сынаулар алдында педучилище югалып калмый, киресенчә, соңгы көчен йодрыгына туплап булса да, укытучылар әзерләп чыгаруын дәвам итә. Дөрес, мөгаллимнәргә һәм студентларга сугышның барлык авырлыгын – ачлыкны, салкынны, ятимлекне, якын кардәшләрнең үлемен күрергә туры килә. Аларга яшәр һәм укыр өчен гап-гади шартлар да булмый. Шулай да училищеда белем алганнар чын кешеләр булып җитлегә, алар арасында, М.Мәһдиев язганча, эшлексезләр һәм җилкуарлар булмый. Гомумән алганда, бу елларда педучилище «җан саклап» кына калмый, ә үсешен, камилләшүен дәвам иттерә һәм илдә әйдәп баручы, иң яхшы белгечләрне әзерли торган уку йортына әверелә.

Училище бинасы (1 нче каты – кызыл кирпечтән, 2 нче каты агачтан төзелгән). 1940-1950 еллар

Училищеның беренче чыгарылышы



Училищеның педагогик коллективы. 1933 ел

 

Илһам Низаметдинов

Искәрмәләр:

1. НА РТ, ф-Р-3682-оп-1 д.1645 – л.739, 741.
2. История АПК (1930-1996). Альбом в 4-х ч. / Под ред. Х.Ф.Хайруллина / – Арск, 1996. – Ч.1. (Музей АПК).
3. НА РТ. ф.-Т-3682-оп.1 д.1645 – л.772.
4. Книга приказов №7 АПУ (1943-1945), №48 от 8 мая 1943г. – л.26. – Архив АПК.
5. НА РТ. Ф.Р-3682, оп. 1 д.1795. – л.6, 6 об.
6. Шунда ук.
7. ЦГАИПД РТ. Ф.15, оп.19, св.168 д.788. – 1938. – л.152.
8. Книга приказов №4 АПУ.Приказ №153 от 8 января 1939 г. – л.51. – Архив АПК.
9. Книга приказов №4 АПУ. Приказ №118 от 9 ноября 1940г. – л.2об. – Архив АПК.
10. НА РТ. ф-Р-3682-оп.1 д.2677 – л.66.
11. НА РТ. ф.-Р-3682-оп.1 д.2684 – л.25-25 об.
12. Книга приказов №4 АПУ. Пр. №81 от 2.06.40. / кн. Прик.№6 за 39-40 г.
13. Шунда ук.
14. НА РТ. ф.-Р-3682-оп.1 д.2684 – л.23.
15. НА РТ. ф.-Р-3682-оп.1 д.2684 – л.27-28.
16. НА РТ. ф.-Р-3682-оп.1 д.2684 – л.28.
17. НА РТ. ф.-Р-3682-оп.1 д.2677 – л.87-87 об.
18. НА РТ. ф.-Р-3682-оп.1 д.2684 – л.26.
19. НА РТ. ф.-Р-3682-оп.1 д.2677 – л.87-90.
20. НА РТ. ф.-Р-3682-оп.1 д.2677 – л.102 об.
21. НА РТ. ф.-Р-3682- оп.1 д.2673 – л.169.
22. НА РТ. ф.-Р-3682-оп.1 д.3123 – л.397.
23. НА РТ. ф.-Р-3682-оп.1 д.3123 – л.427, 142, 68, 134.
24. НА РТ. ф.-Р-3682-оп.1 д.312 – л.106.
25. НА РТ. ф.-Р-3682-оп.1 д.3123 – л.397-398.
26. НА РТ. ф.-Р-3682-оп.1 д.3238 – л.9.
27. Книга приказов № 7, пр. №18. – л.6 об. (Архив АПК).
28. Т.Мостафин истәлекләре (Авторның шәхси архивы).
29. Книга приказов №7, пр.№94 от 15.11.1943. – л.46 об.(Архив АПК).
30. НА РТ. ф.-Р-3682-оп.3123 – л.393.
31. НА РТ. ф.-Р-3682-оп.1 д.3123 – л.438-438 об.
32. НА РТ. ф.-Р-3682-оп.1 д.3123 – л.332-332 об.
33. НА РТ. Ф.-Р-3682-оп.1 д.2677 – л.66 об.
34. НА РТ. Книга приказов №7, приказ №84, §2 от 15.10.43. – л.42. (Архив АПК).Книга приказов №7, пр. №105 от 17.12. 1943 – л.56 об. (Архив АПК).
35. НА РТ. ф-Р-3682-оп-1 д-3123 – л.186-186 об.
36. НА РТ. ф.-Р-3682-оп.1 д.3243 – л.32-40.
37. Книга приказов №7, пр. №89 от 13.04.1944. – л.96. (Архив АПК).
38. НА РТ. ф.-Р-3682-оп.1 д.3123 – л.43 об.-44.
39. История АПК (1930-1996). Альбом в 4-х частях, под ред. Х.Ф.Хайруллина. – Арск, 1996. – ч.1 (Музей АПК).
40. НА РТ. ф.-Р-3682-оп.1 д.3123 – л.388-388 об.
41. Арский педколледж – школа педагогичес­кого мастерства / Под ред. Г.Ш.Гайнутдинова. – Казань, 2000. – С.14-17.
42. Протоколы педсоветов за 1945 г.Ф.-139, ед.хр. – №2. – л.34. (Архив Арского района).
43. Сагдеев И.А. Педколледжу – 70 лет // Арский вестник, 2000.
44. НА РТ. ф-Р-128-оп.3 д.122. – л.379.


Илһам НИЗАМЕТДИНОВ,
педагогика фәннәре кандидаты,
Г.Тукай исемендәге Арча педагогика колледжының
югары квалификацион категорияле укытучысы

Русчадан Ленар ГОБӘЙДУЛЛИН тәрҗемәсе


---
Безнең мирас
№ --- | 28.08.2013
Безнең мирас печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»