поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.08.2013 Авыл

Дуңгызларны атларга алыштыралар

Күзәтү органнары зур дуңгызчылык комплекслары тирәсендә яшәүче авыл кешеләренә чучка асраудан туктап, терлекчелекнең башка төрләре белән шөгыльләнергә тәкъдим итә. Әлеге предприятиеләрдә стериль шартларда диярлек асрала торган хайваннар шәхси хуҗалыклардагы дуңгызлардан Африка чумасын эләктерергә мөмкин, имеш.

Ветеринария табибы – йогышлы чир чыганагы

Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, Татарстандагы 179 дуңгызчылык предприятиесендә чучкаларның баш саны 560 меңгә җитә. Шул ук вакытта шәхси хуҗалыкларда нибары 113 мең генә баш дуңгыз исәпләнә.

– Әмма тәҗрибә күрсәткәнчә, Россиядә ачыкланган Африка чумасы очракларының 50 проценттан артыгы шәхси хуҗалыкларга туры килә, – ди Татарстан буенча Россельхознадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Фәттерахманов. – Акчаларын янга калдырырга теләп, кешеләр дуңгызны кайда арзанрак, шуннан сатып ала. Ягъни авыру очраклары теркәлгән төбәкләрдән. Чирнең инкубация чоры булганлыктан, кеше карап торышка сәламәт хайван сатып ала, әмма бер атнадан ул авырый башлый. Еш кына алар үзләре теләгән җирдә йөри һәм мондый шартларда без шәхси хуҗалыкларда асралучы дуңгызларның Африка чумасы вирусын йөрткән кыргый кабаннар белән очрашуын истән чыгара алмыйбыз. Ә аннары вирусны туктатып калып булмаячак. Чөнки ул авыру хайваннарны йөрткән транспорт аша да, терлекче һәм дуңгыз сатучыларның киемнәре аша да күчә. Бездә шундый бер очрак булды: зур дуңгызчылык предприятиесенә вирусны штаттагы ветеринария табибы алып керә, аңа кадәр ул шәхси хуҗалыктагы дуңгызларны дәвалаган була. Чөнки кеше механик вирус йөртүче санала... Зур дуңгызчылык фермалары эшне ябык режимда алып бара һәм эпидемиягә каршы кирәкле барлык чараларны күрә ала. Алай эшләмәсәләр дә, күзәтчелек органнарының андый предприятиеләргә йогынты ясау алымнары бар: вазифаи затларга штраф салудан алып аларны эштән кууга кадәр. Ә шәхси хуҗалыкларны күзәтү мөмкин хәл түгел.

Чучка юк икән – чума да юк?

Бу хәлләргә бәйле рәвештә Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, Россельхознадзор һәм район авыл хуҗалыгы идарәләре белән берлектә, муниципалитет башлыкларына тиешле күрсәтмә биргән, аның нигезендә алар шәхси хуҗалыкларны терлекчелекнең башка төрләре белән шөгыльләнергә өндәячәк. Әйтик, дуңгызларын атларга яки хуҗалыкта кирәкле башка хайваннарга (куян, сарык) алыштырырга. Дөрес, барысын да түгел, бары зур дуңгызчылык фермалары янында урнашкан хуҗалыкларны гына агитацияләргә булганнар. 5 меңгә якын хайван асралган предприятиеләр яныннан – 5 чакрым, 5 меңнән артып китсә – 20 чакрым арада шәхси хуҗалыкларга дуңгыз асрарга киңәш ителми. Чучкалардан баш тартырга риза булган авыл кешеләренә дәүләт “альтернатив” хайваннар сатып алу өчен субсидия бирергә вәгъдә итә. Шул ук вакытта бу дуңгызларны иткә озатырга дигән сүз түгел. Шәхси хуҗалыклардан яки фермерлардан аларны якын-тирәдә урнашкан дуңгызчылык комплексы сатып алырга мөмкин. Өстәвенә, базар бәясеннән.

Кисәткәнче, буып үтерүе җиңелрәк

Әмма кече һәм урта дуңгызчылык бизнесы вәкилләре куян һәм сарык асрау перспективасына бик сөенми.

– Вәгъдә ителгән субсидияләрне күрербезме һәм сатып алу бәяләренең яхшы булачагына гарантия бармы? – дип фикер йөртә Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров. – Белүемчә, әлегә бу мәсьәләне регламентлаучы рәсми документлар юк. Димәк, түрәләр башларына нинди карар килсә, шуны кабул итәчәк. Африка чумасының җитди куркыныч тудыруы аңлашыла, әлбәттә. Ул кичә генә барлыкка килмәде һәм күктән дә ишелеп төшмәде. Ветеринария идарәсе һәм башка ведомстволар, чирнең республика территориясенә таралуына юл куймас өчен, кирәкле барлык чараларны да күрергә тиеш. Әмма ул чаралар кече бизнес вәкилләренең мәнфәгатьләрен чикләргә тиеш түгел. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында ничек санаганнардыр, анысын белмим, әмма миндә булган мәгълүматлар буенча, республика терлекләренең өчтән бере чамасы Татарстандагы 315 мең крестьян хуҗалыгы өлешенә туры килә. Аларның 30 меңендә дуңгыз асрала, уртача алганда – 3-4 баш. Минемчә, бу аз түгел. Хәзер аларны тартып алсаң, зур агрохолдинглар базардагы бушаган урынны тутыра алмастыр. Әлбәттә, без дуңгыз итеннән мәхрүм калмабыз, әмма ул инде безнеке булмаячак. Республикага башка төбәкләрдән һәм чит илләрдән продукция китереп тутырачаклар, чөнки без Бөтендөнья сәүдә оешмасына кердек инде. Дәгъва белдерергә теләсәк тә, инде соң булачак! Чөнки без үз кулларыбыз белән җирле дуңгыз асраучыларны “буабыз”.


Елена МЕЛЬНИК
Интертат.ру
№ --- | 27.08.2013
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»