поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.08.2013 Авыл

Бөгелмәдә бәрәңгене... салам астында үстерәләр

«Җәй ничек үтте?» дигән соравыңа каршы ике танышыңның берсе: «Арт бакчада бәрәңге тәпкеләп, утап, төбенә өеп, колорадо коңгызы җыеп, ничек үткәнен сизми дә калдым», – ди икән, әллә ни исебез китмәячәк, чөнки бу табигый.

Ә менә Бөгелмәдә яшәүче танылган рәссам-архитектор Камил Акмановлар гаиләсе бәрәңгене утыртуын утырткан, иллә дә мәгәр, чүбен дә утамаган, тәпкеләп тә интекмәгән, күммәгән дә... Иҗат кешесенең бакча карарга әллә ни исе китмидер инде, дип нәтиҗә ясарга ашыкмыйк. Ничек кенә карыйлар әле алар бакчаны. Зәлилә һәм Камил Акмановлардагы кебек, әҗәл даруына тотарлык үләннәр, күз күрмәгән чәчәкләр, җиренә җиткереп каралган җиләк түтәлләре бар кешедә дә юк ул.

Бәрәңгене утамаган да, күммәгән дә дию, ул бит әле чүп эчендә утыра дигән сүз түгел. Ялгышып бер чүп булса икән шунда! Юк, юк, чүп үләннәргә каршы нинди дә булса әйбер дә сиптермәгәннәр. Хикмәте шул: утыртканда җир белән күмәсе урынга салам белән каплап чыкканнар күзәнәкне, ягъни һәр орлыкка аерым чокыр казып утыртылган бәрәңге түгел бу... Былтыр сынап карарга дип, бакчаның бер башында бер рәт, икенче башында тагын бер рәт шулай утыртып караган булганнар.
– Уңыш балчык белән күмгәндәге кебек үк булды. Дөрес, бер баштагысы «сыеграк» чыкты. Күзәнәге бик яхшы түгел иде – анысын орлыктан күрдек. Аның каравы, быел 7 төрле орлык утырттык, – диләр алар.
Җәй буе караган бакчадан да, салам белән күмелеп, җәйгә бер дә кул тимәгәненнән дә шул ук уңыш чыккач, быел әнә бәрәңгегә дигән 4 сутый җирнең буеннан-буена орлыкны салам астына утыртканнар. Саламны күтәреп карап була – уңыш начар булырга охшамаган.
Чүлмәкчедән күрмәкче

Бу, әлбәттә, алар уйлап тапкан нәрсә түгел. Кем әйтмешли, чүлмәкчедән күрмәкче эшләнгән нәрсә. Салам астындагы бәрәңге минем өчен яңалык булды дип әйтә алмыйм, чөнки моңа кадәр дә интернетта материаллар очраштырганы булды. Ни гаҗәп, ул чагында бик ис китмәгән иде. Чөнки ул вакытта мин әле Акмановларның бакчасын күрмәгән идем.

– Газета-җурналларда  бар нәрсәгә дә эксперимент ясап карарга кирәк, дип язалар. Интернетта булган видеоязмаларны да карап чыктым. Кайберәүләр бәрәңгене кипкән печән астына да утыртканнар. Һәркем үз тәҗрибәсе белән уртаклаша. Һәркайсы эзлекле рәвештә эш барышын төшерә барган. Рәт арасына кишер, кәбестә, сидератлар (солы белән борчакны йә булмаса солы белән вика) утыртучылар да бар. Кемдер салам өстенә бәрәңгене тезеп чыга да, шуңа черемә, көл сибә, аннан салам белән каплап куя. Ә без исә бәрәңгене тигез җиргә салып чыгып капладык. Рәте-рәткә аермачык күренеп тора. Нинди генә яңгырсыз ел булса да, салам астында дым саклана, чүп тә чыкмый. Алганда юган кебек чип-чиста бәрәңгеләр җыясың, – ди Зәлилә ханым.
– Бәрәңгене алгач, шул саламы-ние белән казып чыгарга кирәк. Язга бу саламнан берни дә калмый. Ул черемә ролен үти. Яз көне инде бернәрсәгә дә тимибез. Казымыйбыз да, утыртабыз гына. Бу алым нәрсәсе белән җәлеп иттеме? Ялкаулыктан түгел, әлбәттә. Яңгырдан соң җир өсте катып китүчән безнең. Тирес керткән очракта да, кирәкмәгән артык чүп-чар керә бакчага. Җирне йомшарту өчен дип тотындык моңа, – дип сүзгә кушыла әлеге алымнан канәгать калган Камил Акманов.

Эшләп карамаслык әйбер түгел. Җитмәсә, хуҗалыкларда мал-туарның баш саны кимегәч, саламнан күп нәрсә юк бит хәзер. Ә монда 1 сутый җиргә якынча 20-30 кубометр салам кирәк, диләр. Җир казып, черемә кертеп, чүп утап интегәсе дә юк. Эш күләме күзгә күренеп кими. Никадәр вакыт янга кала дигән сүз. Тәҗрибә өчен тәвәккәлләргә ярыйдыр...

 


---
Шәһри Казан
№ --- | 25.08.2013
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»