поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.08.2013 Бәйрәм

Майнур күле Сабантуй җыйды (ФОТО)

Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районы Кече Рбишчада авыл тарихында беренче тапкыр милли бәйрәм – Сабантуй уздырылды. Ул 10 август көнне Майнур күле янындагы яшел аланлыкта Рбишча авылларыннан булган эшмәкәрләр ярдәме белән оештырылды һәм Ураза гаетенә багышланган иде.

Бәйрәм якынлашкан саен күбесе кешеләр, һава торышы белән кызыксынып, синоптиклар фаразларына колак сала башлады. Чөнки Кече Рбишча Сабан туе алдыннан якынча бер ай диярлек көннәр шактый салкынча торды, чиләк кырыеннан яңгыр яуды. Кояш кирәкле вакытта гына кыздыра, дигәндәй, Ходайның рәхмәте белән Сабантуй көне дә эссе, кояшлы булды. Һәркемнең  йөзендә шатлык чаткылары уйнады.

Тантаналы ачу 13.00 сәгатькә билгеләнгән булса да, без бераз иртәрәк бардык. Көн җылы, кояшлы булгач, кәефләр тагын да күтәрелде. Баксаң, үзалдына елмаеп, табигатьнең гүзәллегенә хозурланып, һава торышының шулкадәр матур торуына шатланып йөрүчеләр бездән башка да байтак икән.  Шуңа күрә бәйрәмгә ашыгучы ак яулыклы апалар, түбәтәйле абзыйлар яныннан да җитез генә уза алмадык, туктап хәлләр сораштык.

- Уен-көлке, җыр-биюгә мәхәббәтем көчле булгангамы, милли бәйрәмебез – Сабан туен элек-электән яраттым, - ди Мәскәүдә яшәүче, чыгышы белән Пильна якларыннан булган Кәримә апа Хәсәнова. – Шунда туганнар, дуслар, таныш-белеш белән очрашасың, рәхәтләнеп концерт карыйсың. Бу якларда ел саен бәйрәм бик күңелле уза, рәхәтләнеп ял итеп кайтам, - диде ул.

- Сабантуйда күңелсезләнергә һич кенә дә җай юк: телисең икән, концерт кара, уеннарда катнаш, бер-бер артлы тезелеп киткән сату нокталарыннан тәм-том алып сыйлан, кызган шашлык белән тамак ялга, - дип сүзгә кушылды Максут ага Абдулбәров. Анысы шулай, теләгән кешегә биредә аш-су байтак иде. Кием-салым, бизәнү әйберләре сатып алу мөмкинлеге дә булды.

Көн төшкә таба авышты, без әкренләп мәйданны урадык та, аеруча күп халык тупланган сәхнә тирәсенә таба юл тоттык. Монда мәш киләләр: кунакларны каршы алырга әзерләнәләр.

Алары да озак көттермәде. Билгеләнгән вакытка сәхнәгә  Кызыл Октябрь районының җирле үзидарә  башлыгы Халит Сөләйманов, авыл хакимияте башлыгы Наил Хөсәинов, сабантуйны оештыручы, төп спонсор Ансар Насибуллин, Татарстанның халык артисты  Ирфан Измайлов, Dj Радик һәм башкалар узды.  Алар барча халыкны Ураза гаете белән тәбрикләп, күңелле ял итүләрен теләделәр.

Сабантуй ул, иң беренче чиратта, хезмәт  алдынгыларын  зурлау бәйрәме. Бу көнне дә аларның урыны мәйдан түрендә булды. Хуҗалык хезмәткәрләре, алдынгы механизаторлар, терлекчеләр, сәламәтлек саклау, социаль сферасында  эшләүчеләр, укытучылар – барысы да мәйданга чакырылып бүләкләнде.

Тантаналы өлештән соң, әлбәттә, милли көрәш, мини-футбол, волейбол турнирлары, ә сәхнәдә икенче җирле үзешчән артистлары конкурсы башланды. Исегездәдер, беренче конкурс узган елда Зур Рбишча Сабан  туенда  оештырылган иде.Конкурс ике категориядә үткәрелде. 10-17 яшьлекләр арасында дистәләгән катнашучыдан жюри әгъзалары Эльнара Равилованы (Сергач) билгеләде, ул – беренче. Икенчедә - грибанлы Ләйсән Шәймәрданова, өченчедә –  Диана Арифуллина (Мәскәү-Кочко-Пожар).

17-25 яшьлекләр арасында катнашучылар саны бераз азрак булса да, конкурс бик кызу барды. Нәтиҗәдә, беренчене семочкилы Руслан Исхаков, икенчене Равил Исхаков (Мәскәү-Суыксу) һәм өченчене Камилә Зөбәирова (Түбән Новгород) яуладылар. Беренче урынны алучылар синтезаторлар, икенчеләр духовкалы мичләр һәм өченчеләр магнитофоннар белән бүләкләнде.

Истә калган мизгелләрнең берсен билгеләп үтмичә булдыра алмадык: икенче урынны яулаган Равил Исхаков конкурс тәмамлангач, үз бүләген шушы конкурста катнашкан, әмма финалга эләкмәгән Кочко-Пожар егете Рамил Хөсәиновка тапшырды. Әлбәттә, халык аның бу адымын хуплады һәм кайнар алкышларга күмде.

Конкурс тәмамланганнан соң, профессиональ татар эстрадасы артистлары концерты башланды. Аны ТНВ каналы хезмәткәре Зөлфәт Зиннуров алып барды. Ә халыкны матур җырлары белән Найлә Фатехова, Сәит Абдуллин, Динар Фәйсханов, Айрат Сафин, Ирфан Измайлов, Dj Радик, Ринат һәм Марат Яруллиннар, Рената Ильясова һәм башкалар сөендерде.

Сабантуй мәйданыннан бераз читтә урнашкан мини-футбол һәм волейбол кырларында кызу  ярышлар барды. Бәйрәмне оештыручы Ансар Насибуллин әйтүенчә, мини-футболда 19 команда ярыша. Волейболда командалар азрак булса да, алар искиткеч уен күрсәттеләр. Волейбол кырында зур азарт һәм осталык белән туп суккан, Мәскәүдә яшәүче Грибан егете Илдус Насеровка карап сокландык. Уен беткәч, очрашып сөйләштек. “Бу спорт төре белән Грибан мәктәбендә хезмәт иткәндә мавыга башлаган идем. Яңа гына төзелгән мәктәп спорт залында кичләрен волейбол уйнап үткәрә идек. Мәскәүгә китеп урнашкач та бу уеннан баш тартмадым, ял көннәрендә бер төркем якташларым белән спорт үзәгенә йөреп туп суккалыйбыз. Һәм менә бу бәйрәмдә дә уйнарга насыйп булды. Без – өченчеләр, Пашат командасы - икенче, рбишчалылар - беренче. Ләкин яулаган урыннарда, алган бүләкләрдә эш түгел бит, иң мөһиме – дусларың белән ял итү, күңел ачу,” – дип сөйләде Илдус.

Мини-футбол буенча беренче урынны Пашат белән Шөбиле авылларының җыелма командасы яулады, Семочки футболчылары икенче, уразавыллылар өченче булды.

Көрәш башланганчы, мәрәдә төрле милли уеннар үткәрелде. Иң кызыклысы чүлмәк вату иде, чөнки бу уенда катнашырга бик күпләр теләк белдерде. Күбесе балалар, әлбәттә, ләкин берле-икеле зурлар да бар иде.

Кичке сәгать дүрт тулып сабантуйның асылы булган милли көрәш башланды. Рбишча җире электән үк өлкәбездә билбаулар белән көрәшчеләр үстерү үзәге булып тора. Бу авыл Сабан туенда үзеңне танытырга һәр көрәшченең тормышка ашкан хыялы – бигрәк тә яшь көрәшчегә горурлык ул. Шуңа күрә, ярыш дүрт үлчәмдә генә барса да, көрәшергә теләүче егетләребез саны шактый күп иде. Сокланырлык алымнары, искиткеч көрәшләре белән чирәм "тетрәтеп" егетләр караңгыга кадәр бил алышты. Тамашачылар арасында грек-рим көрәше буенча Россия чемпионы, илебезнең җыелма командасы әгъзасы Эмиль Шәрәфетдинов та иде. Ярышның баш судьясы – атаклы спортчы, грек-рим көрәше буенча олимпия уеннары призеры, дөнья чемпионы Фәрхат Мостафин (олимпия чемпионы Алия Мостафинаның әтисе) хәрәмгә урын калдырмады. Нәтиҗәдә пьедесталда урыннар түбәндәгечә бүленде:

65 килограмм авырлык категориясендә рбишчалы Рәис Хутбеев – беренче, шул ук авылдан Рәмис Алимов – икенче, Мәскәүдән Илһам Шәмшетдинов өченче булдылар.

75 килограмм авырлыкта Рбишча егете Рөстәм Измайлов  җиңде, Сафаҗайдан Айрат Усманов икенче урында, ә мәскәүле Камил Хайретдинов өченче булды.

85 килограммда Ишавылдан Дамир Юсупов беренче урынны яулады, Рбишча егетләре Айрат Аксянов – икенчедә, Фәнис Мөхетдинов – өченчедә.

Сафаҗай егете Марат Усманов абсолют авырлык категориясендә җиңде Һәм сабантуй батыры итеп танылды. Ишавылдан Илшат Абдрахманов икенче булды, Кызыл Ярдан Илдар Биләлетдинов өченче урынны яулады. Ә сабантуйның төп бүләге – яшь матур ат – Айрат Аксяновка тапшырылды. Судьялар коллегиясе аны Кече Рбишчаның көрәш батыры дип таныды.

Бәйрәм оешкан төстә, бик күңелле узды. Көне буе фотоаппаратлар ялтырап торды. Яңгыраган җырлардан, яңа гына чабылган печән исеннән һәм кайнап торган  самавыр күренешләреннән чын-чынлап татар тормышының матур бизәкләре үрелгән төсле тоелды.

Сабантуйның тагын бер үзенчәлеге - Майнур күленең аръягындагы тау  битендә  "Рыбушкино" дип язылган иде. Белешкәнебезчә, аны бер көн калды дигәндә, ике дистә рбишчалы известь эремәсе ташып язганнар.

Төнге уникедә Рбишча күген ялтыратып матур салют атылды. Аннары  таңга кадәр яшьләр өчен күңелле дискотека яңгырады.

 

 

 

 


Р.ХАМЗИНА, Р.СӨННӘТОВ
Туган як
№ --- | 16.08.2013
Туган як печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»