поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
21.08.2013 Шоу-бизнес

Айгөл Кыямова: «Әзрәк йокларга, күбрәк йөрергә!»

Биегәндә курчакныкыдай миндаль сыман күзләреннән нур сирпеп тамашачыны бары үзенә каратып торучы кем дисәгез – ул Айгөл. Айгөл Кыямова – Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле биючесе һәм сәхифәбез кунагы. Балачагыннан сәхнәдә тыпырдап бүгенгәчә аяк астыннан ут чыгарып биеп яши ул. Ансамбль белән дөньяның кайсы гына ягында чыгыш ясамаган икән алар? Күп илләр гизгән, күпне күреп сокланган Айгөл сәяхәт итү өчен киңәшләр һәм башка кызыклы тәкъдимнәре белән уртаклашыр.

Үзеңне күрсәтү

«Күмәк биюләрдә башкалардан аерылып торырга ярамый. Шулай да миңа «сине башкалар арасыннан йөзең, мимикаң буенча танып алырга була», дип еш әйтәләр. Ә соло биюләрдә инде үзеңне бөтенләй башка яктан ачасың, тамашачыга танытасың. Тормышка килгәндә исә... башкалар кебек буласым килми дип кенә, индивидуальлегеңне күрсәтеп булмый. Барысы да синең эчке дөньяңнан тора. Эчке халәтең матур, үзенчәлекле икән, кешеләр моны болай да күрәчәк».

Сәяхәт итү

«Һәр кеше үзенчә ял итә: кемгәдер тыныч ял кирәк, кемгәдер – диңгез, кемгәдер – экскурсияләр. Мин үзем соңгысына өстенлек бирәм. Гастрольләр белән бик күп илләрдә булганыбыз бар. Шул илләрнең табигате, шәһәрләренең архитектурасы белән сокланып йөрергә яратам.

Чит илләргә сәяхәт кылганда әзрәк йокларга, күбрәк йөрергә тәкъдим итәм. Билгеле инде, чит илдән истәлеккә сувенир алырга онытмаска кирәк. Мин, мәсәлән, һәрчак әниемә сувенир тәлинкә алып кайтам. Киштә тутырып тезелеп торалар чит ил тәлинкәләре.

Ялга барырга җыенганда, һичшиксез, маршрутны алдан билгеләргә, барачак илегез турында алдан ук мәгълүмат тупларга кирәк. Нинди тарихи биналарны күрергә, нинди ризык төрләрен татып карарга кирәклеген билгеләгез, юкса барысына вакыт җитмичә, үкенечкә калырга мөмкин».

Киенү

«Минемчә, нәрсә кисә дә, иң мөһиме, хатын-кыз үзен уңайлы хис итәргә тиеш, шул чакта гына ул матур булачак. Кайчакта зур, күзгә ташланып торган аксессуарлар кигән кызлар, ул чуарлыкта югалып кала. Кием эчке халәтне билгеләргә тиеш. Мин үзем классик стильне яратам. Ул беркайчан да модадан чыкмый, һәркемгә дә килешә. Минемчә, классика стилендә киенгән хатын-кыз таләпчән, үзенә тәнкыйть белән карый торган, чиста-пөхтә, һәр эштә тәртип булганны яратучы кеше образын тудыра».

Сәламәт яшәү

«Сәламәт һәм яхшы физик формада булу өчен һәр иртәгезне физкультура, аэробика яки йогадан башлагыз. Кичке якта авыр ризык ашамаска тырышыгыз. Күбрәк саф һавада йөрергә, йөзү белән шөгыльләнергә, яшелчә, җиләк-җимеш ашарга киңәш итәм.

Артык киллограммнардан арынырга Яшел коктейль булышыр. Бер порция коктейль ясар өчен 1 киви, 2 телем лимон (кабыгы белән), 8-10 яфрак петрушка, 6-8 яфрак бөтнек (мята) кирәк булачак. Ингредиентларны тирән савытка салып төяргә, аннан 100 мл чиста су кушып болгатырга, пюре дәрәҗәсенә җиткерергә. Теләсәгез, 1-2 чәй кашыгы бал өстәргә дә мөмкин. Коктейль әзер!»

Блиц-киңәшләр

Укырга: хатын-кыз журналларын. Мондый журналларда һәрчак файдалы киңәшләр күп була.

Карарга: татар спектакльләрен. Соңгы караганнарымнан «Диләфрүз – Remake» комедиясен тәкдим итәм.

Тыңларга: баянга җырланган татар халык җырларын.


Рания ЮНЫСОВА
Сәхнә
№ --- | 21.08.2013
Сәхнә печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»