поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
21.08.2013 Җәмгыять

Тегеләре дә, болары да алдый

Беренче тапкыр сатучыны караклык өстендә миңа апам тотып күрсәтте. Казанның үзәк базарында сыер мае сатып алдык. Сатучы төгәл итеп үлчәде, исәпләп акчасын алды. Барысы да үз урынында һәм борчылырга һич урын юк кебек иде. Әмма апам, майны алып, контроль үлчәүгә китте.

Контроль үлчәү исә якынча 10 процент тирәсе җит­мәүчелекне күрсәтә иде. Май сатучыга әйләнеп кайтып, апам аның алдашуын игълан итте. Каршы як бәхәсләшеп тормады, шунда ук урланган акча кайтарып бирелде. Каракта печтек кенә намус та бар иде шикелле, чөнки аз гына кызарып китте. Шунда мин беренче тапкыр төгәл үлчәү­нең әле дөрес үлчәү түгел икәнлеген аңладым. Базар сатучылары герләрне тишеп, авырлыгын киметәләр дә, си­зелмәслек итеп томалап куялар икән. Мин үзем сату­чы­ның күзгә карап алдап үлчә­гәнен күрә торып та эндәш­мим, аның өчен кызарам, оялам гына. Ә менә апам алай түгел. Ул хәтта кибеттә кап­чыклап шикәр комы алганда да, капчыкны үлчәүгә салдыра, 50 килолык капчык гадәттә 47-48 кило авырлык күрсәтә.

Сатучыларның сатып алучыны, ягъни безне алдауның дистәләгән төр ысулы бар. Без гадәттә артык толерантлык күрсәтәбез, вакланып тор­мыйбыз, кесәгә кергәннә­рен күрә торып эндәшмибез. Ә менә автобуста кесә карагы кулын кесәгә тыкса, беребез дә риза булып тормас идек ихтимал. Сәүдәгәрләрнең без­­не базарларда алдау бе­лән кибетләрдә алдау ысуллары аерыла. Шунысы хак: һәр җирдә алдыйлар. Хәтта инде товар үлчәнеп, чипланган пакетларга салынган супермаркетларда да куллану­чы­лар­ның борынына чиер­тү­нең әллә ничә ысулы кулланыла. Бу язмада базар сатучылары хакында гына сөйлә­шербез.

Язманы әзерләр алдыннан мин кичә район үзәген­дәге базарга (түбә астында булганга күрә аны матур итеп “Сәүдә үзәге” дип атыйлар) кереп чыктым. Бернәрсә дә аласы юк иде, мин сатучыларга бары тик сорау гына бирдем. Башта базарны әйләнеп-тулганып “контроль үлчәү” эзләп йөрдем – юк иде. Шуннан җиләк-җимеш сатучылардан “контроль үлчәү”нең кайда икәнен сораша башладым. Күпчелек аптырап башларын селкеде: “белмибез”, янәсе. Тик үлчәү булырга тиеш, монысын төгәл беләм. Сатып алучы аны эзләп йөр­мәскә, ул һәркем күрерлек урында булырга тиеш. Базар зур булса, аңлашыла инде, берничә контроль үл­чәү та­ләп ителә. Шул таләпне әйткәч, сатучыларның берсе: “Бездә бит электрон үлчәү­ләр”, – дип җавап кайтарды. Имеш, болар белән алдашып булмый. Электрон үлчәүдә алдашу тагын да җиңелрәк, аның үз технологиясе бар. Тик мин бәхәсләшеп тормадым, каршымда торган герле үлчәүгә төртеп күрсәттем. Базардагы үлчәүләрнең якынча 50 проценты герле үлчәүләр иде. Шуннан акрынлап сатучыларга хәтерләре әйләнеп кайта башлады: “контроль үлчәү” бар икән: ул “фасовочный” дигән бер аулак бүлмә­дә. Иренмичә “фа­со­воч­ный”­ны эзләп киттем, берничә ке­шедән сораганнан соң, аны табу бәхетенә ирештем. Бүл­мәдә тыныч кына ике хез­мәткәр утыра иде. “Контроль үлчәү” турындагы сорау аларны шаккатырды. Тик почмактагы үлчәүне инде мин шәй­ләп алган идем. Дө­рес, “контроль үлчәү” дигән язуы юк (ул исә булырга тиеш) һәм тагын бер нәрсә кәефне кыра: “контроль үлчәү” төгәл күр­сәтми иде. Буш тәлинкә­ләре белән дә ул инде бер­ничә граммны “үлчәп” тора. Кимчелекне әйтүгә, төзәт­те­ләр, җилтерәтә торгач, ук шкаладагы тиешле урынга кайтты. Мин исә, күрәсең, тә­линкә астында магнит булгандыр, каты итеп селкетүгә түз­ми төшеп киткәндер дип уйлап куйдым. Ихтимал, ул тәлин­кәгә ябышмагандыр да, үл­чәүне читкәрәк тарту ти­гезләгәндер укны.

Хәзерге саты­п алучылар­ның күбесе магнит турында хәбәрдар, шуңа күрә сәүдә­гәр­ләр аны ябыштырмыйлар, берәр нәр­сәгә төреп үлчәү янына куялар гына, магнитны якынайтуга тарта башлый инде. Арча базарында исә сатып алучылар моңа кадәр беркайчан да төгәл үлчәүне таләп ит­мәгәннәр, чөнки минем вак­ланып йөрүем, шаккатуга тиң гаҗәпләнү тудырды.

Электрон үлчәүләргә кил­сәк, аларда алдауның үз “инновацион технологиясе” бар. Аларның берничә төрле көй­ләве билгеле. Иң мөһимен “калибровка” дип атыйлар. Датчиктан үлчәүгә килә торган сигналны 900 грамм авырлык­ны килограмм дип күрсәтә торган итеп көйләп була. Моның өчен отвертка һәм калибровка герләре генә кирәк. Дөрес, сатучылар моны үзләре эшли алмаска мөм­кин, билгеле бер бәягә үлчәү­не көйләп бирүче оста куллар табарга туры килә.

Гадәти үлчәүдә исә тишел­гән герләрдән башка да ал­дауның йөз төрле ысулы бар. Алар катлаулы түгел. Сатып алучы ачык авыз булмаса, аны алдап булмас иде. Иң киң таралганнарын гына санап чыгыйк. Үлчәүгә товарны ыргытып салу. Бу очракта укның тигезләнгәнен хәтта сатып алучы көтеп торырга үзе дә те­ләми, каршы як исә тигез­ләнеп бетмәгән үлчәүдән товарны алып ачык авызга суза. Сатып алучының ахмаклыгына исәпләнгән тагын бер алымны “сәяхәт” дип атыйлар. Монысын кибетләрдә генә кулланып була. Товар үлчәгәндә, сәүдәгәр “корбанын” кассага түләргә дип җибәрә, ул әйләнеп килгәнче инде эш алдакчы файдасына төгәлләнгән була. Туңдырыл­ган товарларны боз белән үлчәү дә һәр адым саен диярлек. 10-15 процент тавык ите яисә балык урынына боз күтәреп кайтып китәбез мондый очракта. Аеруча оятсыз сатучылар үлчәү тәлинкәсенә кәгазь яисә полиэтилен пакет куялар да, үз ягына чыгарылып калдырган читеннән сиздерми генә тарталар. Кайбер үлчәүләрнең хәтта безгә кү­ренми торган ягында моның өчен махсус тотка да куела икән. Селкенеп торган өстәл ярдәмендә дә бик җиңел алдашып була. Сатучылар – га­дәттә шомарган психолог­лар, баскан килеш йоклап торган клиентларны алар аеруча те­ләп алдыйлар. Шуңа күрә базарда контроль үлчәү­не та­ләп итүдән курыкмаска кирәк. Хәтта үз бизмәнең бе­лән йөрер­гә дә кушалар белгеч­ләр. Алданган очракта бар кеше ишетерлек итеп бу турыда әйтү нәтиҗәле. Гадәт­тә сатып алучы белән бәхәс­ләшмиләр мондый очракта. Һәрберебез гаделлек таләп итә торган булса, карак сәү­дәгәрләр дә бөтенләйгә юкка чыгар иде. Зур кибетләрдә исә алдауның үз технология­ләре. Үлчәүсез дә алдап була клиентларны. Кесәбезгә кер­мәс өчен шуңа күрә, иң беренче эш итеп, караклардан оялудан туктарга кирәк. Без түгел, алар ярамаганны эшли бит.


Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 21.08.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»