поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
20.08.2013 Авыл

Кемнәр илне чүплек базына әйләндерә?

Күңелсезрәк темага алынсам да, мәкаләне сөенечле хәбәрдән башлыйсы килә. Президент Рөстәм Миңнеханов Минзәләдә хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, белгечләр белән очрашуы вакытында, елның үтә авыр килүенә карамастан, шәхси хуҗалыкларда терлек асраучыларга ярдәм итәргә тырышачакбыз, дип ышандырган иде.

Ел дәвамында шәхси ху­җалыгында терлекнең баш санын киметмәгәннәргә яр­дәм итәр өчен республика бюджетыннан 200 миллион сум акча биреләчәк. Шәхси хуҗалыкларда булган мал башына бүлгәч, бу – һәр сыерга 2 мең сум дигән сүз. Авыл кешесе шунысына да рәхмәтле. Ни генә дисәң дә, иш янына куш бит. Шуңа өстәп кайбер районнарда шәхси хуҗалык­ларга кирәк кадәрле ашлык бире­лүен дә әйтергә кирәк. Бу эштә бигрәк тә Спас, Балтач, Чистай, Әлки, Кукмара һәм Тәтеш районнары өлгер­лек күрсәтә. Шәхси хуҗалык­ларга инде 35 мең тоннадан артык ашлык таратылган. Күп районнарда терлек азыгы әзер­ләргә дә булышалар. Шу­ның нәтиҗәсе буларак, шәхси ху­җалыкларда терлекнең баш санын киметүгә юл куелмый.

Шул ук вакытта бу мөһим эштән читтәрәк торырга тырышучы районнар да җитәр­лек. Югыйсә шәхси хуҗалык­ларда күпләп терлек асрау өчен шартлар булдыру, җи­тештергәнне тиешле бәядән сатуны оештыру – авыл һәм район җитәкчеләренең эше. Ил табынын баетуның да төп юлы шул.

Үзебезне үзебез яклыйсы

Шәхси хуҗалыкларда күп­ләп терлек асрау, ит, сөт, яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка төр продукция җитеш­терү, бердән, авыл кешесен эшле итсә, икенчедән, шә­һәрдә яшәүчеләрне экологик яктан чиста, югары сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Кай­бе­рәүләр, исең киткән икән, хәзер әнә чит илләр кибет киштәләрен нәрсә кирәк, шуның белән тутырырга тора, дип тә әйтер. Чыннан да, Бөтендөнья Сәүдә Оешмасына кушылгач, йөзләгән чит ил Россияне гигант сәүдә базары итеп күрергә тели. Бездә хәзер кем теләсә шул үз продукциясен сатарга хокуклы.

Югыйсә Россиядә иң күп терлек асраучы буларак, башка регионнарга ит, сөт һәм башка төрле про­дукцияләрне сатарга мөм­кинлегебез зур. Россиядә җи­тештерелгән сөт­нең 8 проценты – безнең тер­лекчеләр хезмәте җимеше. Кош ите җитештерү буенча да күр­сәт­кечләребез югары. Тик менә чит илләр белән ярышырга иртәрәк шул әле. Бе­ренчедән, озак еллар дәва­мында үз дәүләтләреннән дис­тәләрчә, йөзләрчә тапкыр кү­б­рәк яр­дәм алып эшләгән чит ил­ләрдә техника һәм техно­логияләр безнекенә караганда югары. Икенчедән, аларда үз продукцияләрен башка илгә сата алган ху­җа­лыклар дәүләт тарафыннан өстәмә кызыксындыру чараларына ия. Аннан килеп, табигать шартларын да безнеке белән чагыштырып булмый шул инде. Озакка сузылган кыш көн­нәрендә тер­лекче­лектә чыгымнар бер­мә-бер арта. Билгеле инде, салкын кышның ни икәнен дә бел­мәгән илләрдә терлек асрау җиңелрәк тә, чыгымнары да кимрәк. Тик элек-электән авыл хуҗалыгы державасы булып саналган Рос­сия өчен авыллардан баш­ка киләчәк юк. Шуның өчен үзебезнең җитештерү­чене якларга һәм сакларга кирәк. Аннан килеп, үзебездә җитештерелгәннең халык сә­ламәтлеге өчен файдасы зуррак икәнлеген дә истән чыгарырга ярамый.

Безгә бар да бара?!

Россельхознадзор мәгъ­лү­мат­ларыннан күренгәнчә, бү­ген күп илләрдән Россия базарына үзләрендә кулланырга ярамаган түбән сыйфатлы, фай­дасыннан зыяны күбрәк булган продукция ташкын булып ага. Кем әйт­мешли, һәр төргәкне сүтеп, тартмаларны ачып, тикшереп бетерү дә мөмкин түгелдер. Ачыкланган кадәресе дә уйландыра. Югый­сә Чилидан җибәрелгән эчәк­лектәге таякчык микроб­лары һәм листерия авыруы булган керкә балыгы һәм мидия ите, Польшадан китерел­гән зарарлы сыер ите һәм шпик, Америкадан җибәрел­гән кош һәм балык ите дә төрле куркыныч авырулар белән зарарланган булып чыга. Әлеге исемлектә Кытайдан килгән краб, Нор­вегиядән җи­бәрелгән балык һәм балык продукцияләре, Бразилиядән кош ите, Австрия, Нидерланд, Польшада җитеш­терелгән азык продук­цияләре дә бар. Без аеруча күп куллана торган Белоруссия продукция­ләре, шул исәп­тән Яңа Зелан­диядән җибәрелгән сарык ите дә кеше сәламәтлеге өчен куркыныч авыру белән зарарланган булып чыкты. Ходай саклагандыр инде, әлегә ул-бу сизел­гәне юк сыман. Әмма бит теләсә нинди авыруның, кеше организмына эләккәч, әк­рен­ләп көч туплавы һәм билгеле бер вакыттан соң үзен сиздерү кыркынычы да юк түгел.

Иң хәтәре шунда: дистә­ләрчә мең тонна белән исәп­ләнүче бу продукцияләр без­гә килеп җиткәнче дә төрле  ил лабораторияләре аша узгандыр бит? Әллә соң ул ил­ләрнең тикшерүчеләре Россия халкын ниндидер тәҗ­рибә куяннары итеп исәпли микән? Шунысы аяныч: бу илләр үз продукцияләре бе­лән бүген дә безне “сыйлап” яши әле. Мондый хәл­ләрдән соң башка илләр аларны якын да җибәрмәс иде.

Дөрес, Россельхознадзор андыйларга киртә куя тора. Әйтик, Яңа Зеландиядән кер­телүче сөт һәм сөт про­дукцияләре, сарык итенең кү­ләмен 12 августтан вакытлыча чикләгәннәр. Чикләвен чикләгәннәр дә, ил базарына кергән кадәре күптән кулланылган шул инде.

Тагын шунысы да бар: белгечләр чит илдән кертел­гән продукциянең әллә ничә төрле куерткычлар, өстәмә­ләр, тәм­ләт­кечләр һәм биоөс­тә­мәләр белән ясалуын ачык­лаган. Алар­ның кайберләре, шул исәп­тән кеше организмы өчен аеруча куркыныч тудыручы “Е”-өстәмә җитештерел­гән про­дук­циядә эчәк таякчыгы микробларын хәтта лаборатория шартларында да ачыкларга мөмкинлек бирми. Бу җә­һәттән иң куркынычлысы – биштән дүрт өлеше ясалма ит һәм соядан торган кол­басаларның кеше организмында дистәләр­чә төр куркыныч авыру, шул исәптән яман шеш авыруына китерүе бар.

Төрле тәмләткечләр кушып ясалган продукцияләр бала организмына аеруча куркыныч тудыра. Шул ук “Е”- өстәмәсе балаларда баш мие, төрле нерв һәм күз авыруларына китерергә дә сә­ләтле, ди белгечләр.


Камил СӘГЪДӘТШИН
Ватаным Татарстан
№ --- | 20.08.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»