поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
20.08.2013 Җәмгыять

Ата-ана хакын ничек түләргә?

Американың Авыл хуҗалыгы министрлыгы кызыклы статистик тикшеренүләр үткәрә икән. Соңгы шундый тикшеренү­ләрнең берсе – әти-әнинең балалар үстерүгә тоткан чыгымнары.

2012 елда туган баланы 17 яшькә кадәр үстерү өчен, америкалы гаиләгә 241 мең доллардан артыграк акча тотарга туры киләчәк, ди. Бу – торакка, ашау-эчүгә, кием-салымга, белем алуга тотыла торган акча. Федераль ста­­тистика хез­мәте 2012 елда уртача америкалы гаилә 12 мең 600дән 14 мең 700 долларга кадәр акча сарыф иткән дип санаган. Бу хакта “Америка авазы” телеви­дениесе хәбәр итә. Ике исәп бер хи­сап инде: унҗиде яшькә кадәр тотыла торган сумма якынча 250 мең доллар ти­рәсе. Рос­сиялеләр өчен, әл­бәттә, ас­трономик саннар бу. Әмма балалар сау-сәламәт һәм уңышлы булып үсеннәр өчен, бездә дә әти-әни акча кызганып тормый. Хәзер бит вуз сту­денты булган улың яки кы­зыңны укыту да әти-әни­ләр өстендә. Стипендия акчасына көн күрүләр күптән бетте. Тик бала өчен җанын да аямаган әти-әнинең бар мә­шәкатен акчага әйләндереп булса, нинди зур саннар чыгасын күз алдына да китерү кыен. Кызганыч, андый калькулятор юк, картайгач, инде җит­леккән һәм үз көнен үзе күрә башлаган бала кулына касса чегы китереп тоттырып булмый. Бөтен өмет уллар һәм кызлар күңеленә дөрес тәр­бия нәтиҗәсендә кешелеклелек орлыклары салып калдыруда гына. Шул орлыклар шытым бирсә, без, Алла те­ләсә, картлыкта хәерле уңыш җыеп алырбыз дип өмет­лә­нәбез. юк икән, хәле китеп, сабыйлар акылы кер­гәч, язмыш иркенә ташлану көтә әти-әнине. Без­нең хәзер­ге тормышта моның мисалларын күп.

Кеше күңеленә әти-әни хисе, баланы ярату тойгысы инстинктив рәвештә салынган. Бу бездә генә түгел, хайваннарда да шулай. Хайван нәрсәнедер үз баласы дип таный икән, аны имезә, ризык ташып ашата, яклап, утка-суга керергә әзер тора. Әйтик, песи балала­рының селәгәен сөртеп бераз тотсаң, мәче хәтта яңа туган күсе баласын да имезеп үс­терә диләр, чөн­ки анда ис сизү анализаторы күрү анализаторына караганда көчле­рәк. Пошиларның баланы тану тойгысы исә башкачарак икән. Ана поши бозаулаганда, аның янында сөй­ләшеп тор­саң, ул сине үз баласы дип кабул итә. Поши асраучы фермерлар моннан пошиларны саву өчен файдаланалар. Баласы дип таныган кешегә генә сөтен бирә урман сыеры.

Бездә, кешеләрдә, ана­ның сукыр мәхәббәте акыл белән баетылырга тиеш. Шулай булмаганда бала өчен һәр адымга барырга әзер торган аналар бары тик үзен генә сөйгән рәхимсез эгоистлар тәрбия­ләп үстерә. Пенсия акчасын эчкече улына аракыга тотарга мәҗбүр булган аналар күпме? Эчәргә акча бирмәгән өчен анасын буып үтергән залим балалар күп­ме? Ә бит барысы да бик аздан башлана. Һәр сораган уенчыкны алып бирү, һәр капризны үтәү... Еш кына хыя­нәткә дә аналар балаларын үзләре өйрәтә: риш­вәт биреп, карьера баскычын­нан югарыга этәрергә тырышалар. Ә бит мондый очракта, баскычтан менгәндә, басма урынына кемнәрнеңдер баш­­ларына ба­сарга туры ки­лә. Юлны чис­тарту өчен, кем­нәрнедер этеп төшерергә дә кирәк булгалый. Тормыш хәй­ләсенә өйрәтәм дип, әти-әни балага шул чакта кешелексезлек, рә­химсезлек, тү­бәнлек үрнәклә­ре күрсәтә. Быел вузларга кабул итү кам­паниясендә күп­ләрне тет­рән­­дергән шундый бер вакыйга булды. Кү­рәсең, акча түләп тә улы өчен ки­рәкле БДИ балларын җыеп бетерә алмаган бер әни (ришвәт түләп җый­ганда, ул баллар ниндидер хикмәт бе­лән аз җыелалар, югары максатка ирешә алмаган карак­лар күп була), КФУ факультетын штурмлаганда, кискен креатив адымга бара. Керүгә тәкъдим ителгәннәр исемле­гендә иң соңгы урында торган абитуриентның ке­сә телефонына кабул итү комиссиясе исеменнән шалтыратып, аның конкурстан үт­мәве, документларын алыр­­га кирәк­леге турында әйтә. Шул рә­вешле үз баласына юл чис­тартырга өметләнә ана. Тик юлдан алып ташланырга тиешле абитуриент та – кем­нең­дер баласы бит. Каршы як гаилә дә адымны үлчәп ясый: кемдер әйтте дип кенә төп нөсхәне алырга чабып бармыйлар. Киресенчә, тиешен­­­чә белешеп, дөрес­лекнең эзенә төшәләр һәм баласын хыянәт ярдәмендә студент итәргә теләгән ана фаш була. Телефон һөҗүменә дучар булган абитуриент исә шунда үзе өчен сабак ала: социаль челтәргә телефон номерын элеп кую аяныч нәти­җәләргә китерергә мөмкин икән.

Балаларны хыянәткә этәргәндә, кояш астындагы җылы урынны табу өчен әхлакый түбәнлеккә барырга мәҗбүр иткәндә, әти-әни бер нәрсәне оныта: без сәбәп дөньясында яшибез һәм һәр кылган гамәлебез бумеранг булып үзебезгә әйләнеп кайтучан. Гомерләр үтә, бала бе­лән әти-әни урыннарын алы­ша. Физик яктан хәлсезләнеп, сабый хәленә кайтырга туры килә күпләргә: кулдан тотып ашатырга, җи­тәкләп йөртер­гә, күп вакыт хәтта чистартып астын алыштырырга кирәк була кайчандыр җир җимер­теп йөргән әти-әнинең. Моңа “картлык маразмы“ дигән нәр­­сә дә килеп өстәлә, без­неңчә әйтсәк, сабый акылы керә кешегә. Табиблар телен­дә сениль деменция дип аталган авыру башлана, ягъни хәтер югала, онытучанлык барлыкка килә, кайчандыр көчле булган интеллект булмагандай юкка чыга. Менә шул чакта балага әти-әни алдындагы бурычның бер өле­шен кайтарып бирү кирәк була башлый. Хәзерге җәм­гыять­тә тәрбия­ләнгән яшь­ләрнең күпмесе әти-әни­сен хыянәтсез карарга әзер соң? Әле бик яхшы тәрбия алганда да бала мәхәббәте әти-әни­некенә караганда күпкә кайтышрак була. “Бала күңеле – далада”, – дип тиктомалдан гына әйтел­мәгән бит. Ә инде бала, үз мәнфәгатьләре өчен көрәш­кән­дә, әни тарафыннан хыя­нәткә дә өйрәтелгән булса, астыртынлык шытым­на­ры­ның мул уңыш бирәсенә шик юк. Бурычларны түләү­дән хыянәтчел рәвештә баш тарту процессы башлана. Ә бит ул бурычлар Американың Авыл хуҗалыгы министрлыгы исәп­ләгән саннардан күп­кә зуррак. Фидакарьләрчә тырышлык үрнәге күрсәт­кәндә дә, әти-әни хакын үтәп бетереп булмый. Гарәп­ләр­дән бер кеше Пәйгамбәр са­лаллаһу галәйһиссәламгә килеп әйтә: “Әй Рәсүлулла, дө­реслектә, ми­нем анамның күп яшәүдән акылы үзгәрде һәм зәгыйфь­ләнде. Мин аны кулым белән ашатам, эчер­тәм, тәһарәтлән­дерәм һәм аны иңбашыма күтәрәм. Йә, мин аңа тиешлене кайтараммы?” Пәйгамбәр салаллаһу галәйһиссәламнең җавабы болай була: “Юк, йөздән бере дә юк. Шулай булса да, син яхшылык кыл­дың һәм Ал­лаһы Тәгалә сине аз бәра­бәренә күп белән савапландырыр”.


Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 20.08.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»